Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шомбай FEST»: курчак уйнауның иксез-чиксез төрләре

news_top_970_100
«Шомбай FEST»: курчак уйнауның иксез-чиксез төрләре
фото: Рәмис Нәҗмиев, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Шомбай FEST» халыкара курчак театры фестивале быел «Әкият» татар дәүләт курчак театрында бишенче мәртәбә үткәрелде. Бу – театрның бөтен бәйрәм-юбилейларын «бер казанга» салып үткәрүе булды: бишенче фестиваль, театрның 90 еллыгы, шулай ук, Илгиз Зәйниевның әлеге театрда эшли башлавының 5 еллыгы һәм дә курчак театры тарихында булмаган хәл – «Алтын битлек» алу, берне түгел – өчне!

Әлеге язмада фестивальнең үзен күзәтербез.

Фестиваль беренче елларда курчаклар белән урам йөрешеннән башлана иде, алдагысы – IV фестиваль – гомумән мәйдан театры рәвешен алды: курчак спектакльләренең күпчелеге театр алдындагы паркта узды. Фестиваль фото һәм видеоларын карагач, андагы халыкның күплеген күргәч, театр алга таба да бу форматны саклармы икән, дигән уй туган иде. Чөнки ул кадәр халык булганда һәр балага спектакльне уңайлы итеп күрсәтеп булмыйдыр, мөгаен, «алдан килгән – урын өчен» дигәндәй, соңрак килүчеләргә берни күренмәскә мөмкин. Шуңа да билет сатып, билет алучыларны уңайлы урыннар белән тәэмин итүдән дә яхшысы юк. Бәлки, шуңа да театр спектакльләрне үзенең әкият сараенда үткәрү форматына әйләнеп кайткан.

Фестиваль конкурслы форматта оештырыла – билгеләнгән номинацияләрдә лауреатлар билгеләнә. Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның катгый карары белән, «Әкият» татар дәүләт курчак театры үзе конкурста катнашмый. Бары тик конкурстан тыш үзенең «Адәмнәр» спектаклен генә күрсәтте. «Адәмнәр» – фестивальдә бердәнбер милли телдә яңгыраган спектакль иде.

«Адәмнәр» – театрның «Алтын битлек»кә һәм Тукай премиясенә дәгъва иткән спектакле.

Спектакльләрне хөрмәтле жюри һәм мәдәни күзәтчеләр карады. Алары да, болары да үз җиңүчеләрен билгеләде: жюри – номинацияләп, мәдәни күзәтчеләре – берне.

Жюри рәисе – Мәскәү балалар күләгәләр театрының баш рәссамы Виктор Платонов. Жюри әгъзалары: театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, режиссер, Александрийский театр актеры Андрей Калинин, театр тәнкыйтьчесе Наталия Райтаровская, КФУ доценты Дмитрий Туманов.

Мәдәни күзәтчеләр: язучы, КФУ доценты Айрат Бикбулатов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова, «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге җитәкчесе Дмитрий Пивоваров, ИЯЛИ галиме Елена Шевченко, журналист Ольга Юхновская.

Фестиваль вакыты кысынкы түгел иде, спектакльләр өсте-өстенә куелмаган, тамашачы да, журналистлар да сайлау алдында калып азапланмады. Катнашучылар да декорация корасы уңайлы булуын, төннәр буена интегәсе юклыгын мактап сөйләде. Программада 1 көндә 2 генә спектакль иде: берсе 11.00 сәгатьтә Зур залда, икенчесе 15.30 сәгатьтә Кече залда. Ике спектакль арасында алдагы көндәге спектакльләр буенча фикер алышулар оештырылган. Катнашучылар өчен шәһәр буйлап экскурсияләр дә тәкъдим ителә.

Быелгы спектакльләрне, мөгаен, аларның төрлелеге берләштерәдер – төрле тематика, төрле жанр, төрле вакытта куелган. 1990 елда куелган «Аршин мал алан»нан башлап беренче сезонын үткәргән яңа спектакльләргә кадәр – бар да бар иде.

Быелгы фестиваль, бәйгеле булуына карамастан, дуслар очрашуын хәтерләтте. Ул ничектер шау-шулы түгел, ә салмак кына акты кебек. Беркем беркая чапмый, шаулашмый-дулашмый, өсле-өстенә очрашулар-матбугат конференцияләре үткәрү каралмаган. Программа тәкъдим ителгән – теләгән кеше килә дә карый. Әкият сараенда тормыш нәкъ шулай агарга тиештер ул. Дуслар җыелган җирдә, кыскасы.

Программаны Чуваш дәүләт курчак театрының «Сказка о добром сердце» әкияте башлап җибәрде. Драматург Александр Болдинов пьесасы нигезендә куелган мәрхәмәтле карачкы турында матур әкият. Артистлар планшет курчаклар белән «кара кабинет»та уйныйлар.

Сүз уңаеннан, быел «Алтын битлек»тә курчак театрлары өчен билгеләнгән дүрт номинациянең өчесен Татарстан – «Әкият» курчак театры алса, берсен нәкъ менә Чуваш дәүләт театры алды. Премиягә «Король Лир» спектакле өчен Санкт-Петербург рәссамнары Юрий Сучков һәм Эмиль Капелюш ия булды.

Икенче көнне Владимир өлкәсе курчак театры «Синюшкин колодец» әкиятен күрсәтте. Спектакль фольклорчы язучы Павел Бажовның Урал әкиятләренең берсе – «Синюшкин колодец» буенча эшләнгән.

Мәгълүмат өчен: Павел Бажовның Урал әкиятләре тупланган «Малахитовая шкатулка» китабы 1943 елда Сталин премиясе алган, 2013 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән «100 китап» исемлегенә дә кергән.

Шул ук көнне Кече залда Рязань өлкәсе дәүләт курчак театрының өлкәннәр өчен куелган «Золоченые лбы» әкияти тамашасын карадык. Автор – Борис Шергин. Беларусь Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Жюгжда куйган, сценография һәм курчаклар авторы – Лариса Микина-Прободяк.

Мәгълүмат өчен: Олег Жюгжда 2022 елда «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Николай Гумилев әкияте буенча «Дитя Аллаха» спектаклен чыгарды.

Фестивальнең өченче көнендә Чиләбе дәүләт театры «Петрушка» курчаклы балет-фантазиясен тәкъдим итте. Либретто авторы һәм режиссер – Александр Борок. Рәссам – Захар Давыдов. Композитор Андрей Заноганың музыкасына артистлар да, курчаклар да бии. Матур.

Шул ук көнне Кече залда Чаллы дәүләт курчак театрының Жан-Батист Мольер буенча куелган «Скупой» гаилә комедиясен карадык.

Инсценировка авторы һәм режиссер – Илгиз Зәйниев.

Дүртенче көнне Оренбург дәүләт курчак театры А.де Сент-Экзюпери әкияте буенча куелган «Маленький принц» спектаклен күрсәтте. Театрның сәнгать җитәкчесе Вадим Смирнов куйган спектакль фестивальнең мәдәни күзәтчеләренә, шул исәптән, миңа да ошады. Үзебезнең премияне без аларга бирдек.

Дүртенче көннең кичке ягында Кече залда Брест курчак театры тамашасын карарга җыелдык. Белоруссия театры безгә Александр Пушкин әсәре буенча Руслан Кудашов сәхнәләштергән «Луна Сальери» трагедиясен алып килгән.

Спектакльнең премьерасы 2007 елда ук булган.

Руслан Кудашов 2020 елда «Әкият» курчак театрында

Фото: © Рамил Гали

Руслан Кудашов – Санкт-Петербургның Зур курчак театрының баш режиссеры, татар чыгышлы. Берничә ел элек «Әкият» курчак театры уздырган «Экият-LAB» курчак театры лабораториясендә аның студентлары эскизлар куйган иде, үзе дә, Казанга килеп, курчак театрында очрашу үткәргән иде.

Бишенче көнне Луганск академия курчак театрының «Сказ о Царе-Девице – удивительной царице, о ее друзьях и недругах, справедливости и смелости» дип аталган спектаклен карадык. Спектакль Владимир Одоевскийның XIX гасыр башында язылган пьесасы буенча куелган. Спектакльдә артистлар үзләре дә, курчаклар да уйный.

Спектакльнең тарихы болайрак: Одоевскийның моңарчы куелмаган курчак спектаклен Образцов исемендәге Дәүләт академия үзәк курчак театры сәхнәләштергән. Ә 2023 елда алар бу спектакльне барлык курчаклары, костюмнары һәм декорацияләре белән Луганск академия курчак театрына бүләк иткәннәр. Луганск курчак театры беренче мәртәбә бу спектакльне фестивальгә алып чыккан – Казанга китергән.

«Безнең өчен ул – яңа спектакль кебек. Әле 1 ел гына уйныйбыз. Без ул спектакльне бик яратабыз. Театрыбыз эшли, елга 4-5 премьера чыга. Әле яңа гына Давид Бурман килде, Гогольнең «Мертвые души» әсәре буенча мәктәп укучылары өчен спектакль куя», – ди Луганск театры артистлары.

Кич белән Мәскәү ачык курчак театрының «Мойры Петроградского района» спектаклен карадык. Режиссер, рәссам – Александра Ловянникова. Спектакль перчаткалы курчаклар белән куелган..

Мәгълүмат өчен: Мойралар – борынгы грек мифологиясендә кеше язмышларын хәл итүчеләр.

Әлегә спектакльне соңыннан жюри «Иң яхшы спектакль» дип таныды. Без – мәдәни күзәтчеләр дә иң яхшысы дип санамакчы идек тә, жюри санагач, алар белән килешеп, башкаларны санадык. Күп иде бит әйбәт спектакльләр.

30 июньдә бер милли спектакль карарга да насыйп булды. Башкорт дәүләт курчак театры «Сабантуй» әкиятен алып килгән. Артистлар курчаклар белән дә, үзләре дә сабан туеның килеп чыгышына аңлатма бирергә тырыштылар. Аңлатма шактый сәер булса да, куелышына һәм артистларга дәгъва юк. Спектакльне театрның директоры һәм режиссеры Альберт Имаметдинов сәхнәләштергән. Спектакль рус телендә бара. «Минемчә, милли теманы башкорт телендә уйнау мәҗбүри түгел. Бүгенге балалар әдәби телне аңламыйча карап утырырга мөмкин. Милли музыкасын тыңлап, костюмнарын күреп, стилистикасын күреп, якынаеп, тел белән ныграк шөгыльләнә башларга мөмкиннәр, – дип саный режиссер. – Спектакльне милли телдә уйнау мәҗбүри түгел. Башкорт музыкасы яңгырый икән, сөйләм мелодикасы бар икән, спектакль рус телендә дә кабул ителә ала», – ди ул.

Ә эчтәлегенә килгәндә, бер авылда Хәйләсез исемле егет яшәп ята. Әллә ни булдыклы егет түгел, чиләкне коега төшереп җибәрә, балтаны сындыра... ә менә гармунда шәп уйный. Шул егет төшендә күргән кызны эзләп сәяхәткә кузгала. Юлында иген чәчүчеләрне дә, пешекчеләрне дә, умартачыларны да очрата. Кыскасы, бөтенесе бергә бәйрәм итеп, Сабан туе бәйрәме барлыкка килә.

Кече залда Мурманск өлкәсе курчак театрының иң нәниләр өчен куелган «Теремок» спектаклен карадык. Спектакльне рус халык әкияте нигезендә театрның баш режиссеры Петр Васильев куйган.

Фестиваль азагында оештыручылар көнгә 3 спектакль куйганнар. Кич белән Мәскәү курчак театрының «Мой внутренний Элвис» спектаклен карадык. Элвис Пресли иҗатына гашыйк үсмер кызның эзләнүләре һәм Элвиска таба сәяхәте сурәтләнә. Артистлар үзләре дә, курчаклар да уйный.

Фестивальнең соңгы спектакле – «Аршин мал алан». Баку марионеткалар театры марионетка курчаклар уйнатуның сәнгати югарылыгын күрсәтеп китте. Узәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе – азәрбайҗан халкының гына түгел, барлык төрки халыклар өчен классик әсәрдер. Театр, үз максаты итеп, әлеге бөек композиторның мирасын саклауны саный.

Фестиваль программасы тәмам. Фестиваль тәмамлану һәм театрның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичә турында язма биредә.

Ә лауреатлар биредә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100