news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шомбай-фест» фестивале дәвам итә: курчаклы һәм курчаксыз спектакльләр – бар да бар

news_top
«Шомбай-фест» фестивале дәвам итә: курчаклы һәм курчаксыз спектакльләр – бар да бар
Фото: © «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Казанда «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале бара. Бүген фестиваль үзенең экваторына җитте – биш көнлек фестивальнең нәкъ яртысы үтте.

Ике көн эчендә фестивальдә катнашучылар, жюри һәм тамашачылар биш спектакль карадылар. Кече залдагы спектакльләр икешәр мәртәбә күрсәтелә – берсе фестиваль кунаклары өчен булса, икенчесе тамашачы өчен.

Программадагы спектакльләр жанр төрлелеге белән җәлеп итә.

Фестивальне Санкт-Петербург һәм Мордовия Республикасы курчак театрлары ачты. Санкт-Петербург Зур курчак театрының «Тараканище» спектаклен (6+) фестиваль кунаклары әкиятнең төп аудиториясе – нәни тамашачылар белән бер залда карады, димәк, балаларның һәм ата-аналарның реакциясен күзәтү мөмкинлеге дә тудырылды.

Саранск шәһәреннән килгән «Зимние чудеса» спектаклен дә жюри югары бәяләде.

Кичә фестивальдә өчесе өч жанрдагы спектакльләр күрсәтелде. Аларны, мөгаен, «курчак спектакле» дип шартлы рәвештә генә атау мөмкинлеге берләштерәдер.

«Забытая история» – Серб Республикасының Балалар театры алып килгән спектакль курчаклар белән уйналган традицион курчак спектакле түгел. Биредә керпе дә, әкәм-төкәм дә, күселәр дә – костюм кигән артистлар.

Алма-ата шәһәре дәүләт курчак театры «Ортеке» спектакленең жанрын сторителлинг дип билгеләнгән. Артистлар казах фольклоры белән бергә төрки уен кораллары буенча мәгълүмат та бирделәр, интерактив та булып алды, курчаклар уйнатып әкият тә уйнап күрсәттеләр.

Фестивальнең икенче көне Башкорт дәүләт курчак театрының «Тьма египетская» драмасы белән тәмамланды. Бу Михаил Булгаковның хикәяләр циклы нигезендә куелган спектакль. Яшь чикләве – 16+. Спектакльдә бер генә курчак – караңгы авыл хастаханәсенә эшкә кайткан табибның курчагы гына бар.

Фестивальнең өченче көне «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Анам кыры» драмасы белән ачылды. Быел «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булган спектакль фестивальдә конкурстан тыш катнаша.

Бүгенге афишада шулай ук Чаллы дәүләт курчак театрының «Я родился завтра. Защитник» фәлсәфи драмасы һәм Курск дәүләт курчак театрының «Письма другу» спектакле.

Фестивальнең жюри әгъзалары каралган спектакльләрне анализлыйлар һәм фестивальнең лауреатларын билгеләячәкләр.

Фестиваль 21 июньдә ябылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар