Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән егете 14 яшьлек кызны һәм аның анасын үтерү эшендә яңа дәлилләр ачыкланган

news_top_970_100

Екатеринбургта 14 яшьлек кызны һәм аның анасын үтерү турында җинаять эше буенча яңа дәлилләр билгеле. Аларны 16 яшьлек үсмер үтергән, дип шикләнәләр. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Социаль челтәрдә әлеге егет болай дип язып куйган булган: «Миңа тимәсәләр, мин тыныч. Тик тисәләр, миңа тигән кешенең кабере янында тыныч кына басып торачакмын».

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, Денис (исеме үзгәртелә) дус кызы һәм аның анасын үтерүгә алдан әзерләнгән. Бу турыда тикшерүчеләр егетнең интернеттагы сорауларыннан аңлаган.

«Аларга һөҗүм иткәнче, ул «тикшерү» жанрында, үтерүчеләрне ничек эзләүләре, полиция эшчәнлеге һәм башкалар турында видео караган. Конспирация һәм эзләрен яшерү өчен чаралар күргән. Ләкин аннары психик авырлыкка чыдый алмыйча, иптәшенә сөйләгән, иптәше бу турыда Денисның абыйсына әйткән. Денис хәзер иптәшенә дә саткан өчен үпкәли. Ә бит аны болай да тоткан булырлар иде: ул мәрхүмәнең картасыннан акча алган», – ди сайт чыганагы.

Башта Денис сорау алганда сөйләгәнчә, ул дус кызын абыйсыннан көнли. Ләкин ул кызның анасын да үтергән. Аны үтерү өчен, Денис фатирда берничә сәгать качып торган – әни кеше эштән кайтканын көткән. Мәрхүмә кызның этенең дә үләксәсен тапканнар. Денис җинаяте турында салкын кан белән сөйли, ул үкенми. «Моның белән ничек яшисең инде?» – дип сорагач, ул «үтергән хатыннар күз алдында тере килеш тора» дип зарланган.

Мәрхүмә кызның күршеләре Денисның көнчелек ярсуын моңа кадәр дә күрүен искә төшергән. Бер хатын сүзләренчә, ул фаҗига килеп чыгуга артык гаҗәпләнми: үсмерләр еш тавышлана, үзләрен начар тота, подъездда интим белән шөгыльләнә. Ләкин мәрхүмә кызның дуслары моны кире кага, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100