Екатеринбургта яшүсмер сөйгән кызын пычак белән чәнчеп үтергән. Аннары ул аның әнисе кайтканын көтеп торган һәм, җинаять эзләрен яшерер өчен, аның да гомерен өзгән.
Фаҗига кичә, 16 яшьлек егет 14 яшьлек дус кызына кунакка килгәч була, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
Бер мәлдә пар талаша башлый, һәм егет пычак белән кызга ташлана. Ул аның муенына һәм аркасына 3 тапкыр кадый. Кыз кан югалтудан вафат була. Шуннан соң үтерүче егет кызның 62 яшьлек әнисенең эштән кайтуын көтеп тора һәм аңа да пычак чәнчи.
Әнисе кызын ялгыз гына тәрбияләгән. Шуңа күрә егет фатирда бүтән беркемне дә көтеп тормый. Ул үлгән хатынның банк картасын алып, фатирны бикләп, дусты янына урамга чыгып киткән. Банкоматтан 20 мең сум акча алган.
Үтерүче егет үзенең дустына кылган эшләре турында сөйләп биргән. Дусты шок хәлендә кала, беркемгә дә әйтмим, дип кылана. Әмма, соңрак ул яшүсмернең абыйсына шалтыратып, аның энесе хәзер үтерүче икәнен хәбәр итә. Тегесе туганын полициягә тапшыра.
Яшүсмернең очрашып йөри торган кызын көнләшү аркасында үтерүе билгеле. Егет үзенең абыйсыннан көнләшкән. Яшүсмер социаль челтәрдә үзен «краш» – матур егет дип атый торган булган.
Тикшерүчеләргә яшүсмер сөйләгәнчә, ул 14 яшьтәге сөйгән кызы аның 26 яшьлек абыйсы белән хыянәт итте дип шикләнгән. Ул инде үз гаебен таныган. Мәктәп укучысына, икеләтә үтерү өчен, 10 ел колониягә хөкем ителү яный.