Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

София Дәүләтшина 60 яшьтә кияүгә чыгуы турында: «14 апрельдә беренче тапкыр очраштык»

news_top_970_100
София Дәүләтшина 60 яшьтә кияүгә чыгуы турында: «14 апрельдә беренче тапкыр очраштык»

Оренбург өлкәсендә Иске Көтлемәт авылында яшәүче блогер София Дәүләтшина 60 яшьтә кияүгә чыккан. Ул күптән түгел генә Зөфәр исемле ир белән никах укытты. Бу пар бер-берсен мессенджерда табышкан. 22 мең язылучысы булган блогерга бик күп сораулар язалар икән.

«Сездән бик күп сораулар килә: «Зөфәр кайсы яктан?», «Ничек таныштыгыз?». «Сөйләп китегез инде», – дисез.

Зөфәр Минзәлә ягыннан. Без аның белән «ватсап»та «Ялгызлар» төркемендә таныштык. Аралаша башладык. 13 апрельдә мин Казанга Рәмзиянең (блогер – ред.) очрашуына бардым. Хәтерегездәме? 14е көнне Зөфәр Казанга килде. Без аның белән алдан сөйләшеп куйган идек: ул мине Казаннан кайтарырга тиеш иде. Шунда беренче тапкыр очраштык та.

Миңа автобус белән кайтырга 9-10 сәгать вакыт кирәк. Шуңа күрә мин Зөфәрне белештем. Шулай итеп, Зөфәр мине кайтарырга берсүзсез риза булды.

Казанда очрашып, бераз аралашкач та: «Син миңа чыгасыңмы?» – диде. Мин «чыгам» дидем. «Никах укытабызмы соң без?» – диде. «Укытабыз», – дидем.

Шулай итеп, ул мине авылга кайтарды. Кайда торганымны күреп китте. 1,5 ай эштә булып кайтты. Аннары никах көнен билгеләп, үзебезнең авылыбызның мәчетендә никах укыттык, Аллага шөкер. Аллаһыма мең шөкер. Хәзер инде без ялгызлар түгел, ир белән хатын. Матур итеп, тату итеп, бердәм булып, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, гомеребез буе яшәргә язсын Аллаһ Тәгаләкәем», – дип уртаклаша бу шатлыгы белән София Дәүләтшина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100