Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыер бозаулатуын блогер видеога төшергән: «Икенче бозау бар. Сыерның гамендә дә юк»

news_top_970_100
Сыер бозаулатуын блогер видеога төшергән: «Икенче бозау бар. Сыерның гамендә дә юк»

Оренбургта яшәүче авыл блогеры София Дәүләтшина үзе белән булган маҗараны күрсәтте. Ул үзенең ветеринар булуын һәм көтелмәгән хәлгә юлыгуын сөйли.

«Өченче май көнне минем төп һөнәремә кагылышлы бер хәл булды. Күршемнең сыеры әйбәт кенә бозаулап куйганнан соң, күрше хатыны, куркып, миңа шалтыратты: «София, кереп кара әле. Сыер бозаулаган иде дә, бик сәер тора», – ди. Кердем. Тикшереп карасам, икенче бозау бар. Ә сыерның гамендә дә юк бозауларга. Менә шулай итеп, җайлап кына, бергәләп тартып чыгардык бозауны. Барысы да яхшы, 2 бозау да, әниләре дә исән-саулар», – дигән сүзләр белән ул сыер бозаулату күренешен 21 мең язылучысы булган сәхифәсендә күрсәтте.

«Авыл җирендә ветврач – бик кирәкле кеше. Молодец, София апай»;

«Ой, София, син шундый молодец! Мин сиңа көч биреп, манма суга баттым. Син үз эшеңнең остасы. Горурланам синең белән!;

«Мондый вакытта югалып калмаска кирәк. Белеп ярдәм күрсәтү кирәк. Эшеңнең остасы, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән бар да әйбәт булды. Чүбен исән-сау салсын инде, бар да әйбәт булсын. Иии, жәллим дә җаныкайларымны. Теле юк бит, әйтә алмый. Озак еллар родильныйда эшләдем», – дигән сүзләр белән бик күпләр София апаны мактап бетергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100