«Сөенечтән өстенә ятып еладым»: Украинада яраланган Кама Тамагы егете госпитальдә
Айназ Сәлимов Кама Тамагы районыннан мобилизацияләнеп, Украинадагы махсус хәрби операциягә китә. Аннан бик каты яраланып кайта. «Интертат» хәбәрчесе госпитальдә дәваланып яткан егетнең хәлләрен белеште.
Кама Тамагы районыннан мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә озатылган Айназ Сәлимовның яраланып кайтуы турында хәбәр иткән идек. Егет бүгенге көндә Мәскәү янындагы Химки шәһәрендәге хастаханәдә дәвалануын дәвам итә. Айназның әнисе Гөлнара апа Сәлимова улының ничек мобилизацияләнүе һәм, яралангач, аны ничек эзләп табулары турында сөйләде.
Айназ Сәлимов якынча 2 ел элек Мәскәү өлкәсе Ногинскида хәрби хезмәттә булып кайткан. Мобилизацияләнгәнче Кама Тамагы районында элемтәче булып эшләгән.
«Дөньямның асты өскә килде»
Улыма хәрби хезмәткә чакыру килде. Ничек кенә аңа кул куйдыртмаска тырышсам да, Айназ үзе кул куйды. Мин елый башлагач, «Әни, без бармасак, кем барырга тиеш соң инде», – диде. Иртәгә китәбез дигән көнне эшеннән бронь бирделәр. Ул аннан баш тартты һәм китте... – дип сөйли башлады әнисе.
Айназ Сәлимовка 31 октябрьдә 21 яшь тулган. Ул – Гөлнара апа һәм Әнәс абыйның уртанчы уллары. Сәлимовлар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары районда полициядә эшли, төпчекләре – 13 яшьлек кызлары – мәктәп укучысы. Сәлимовлар гаиләсе Даныш авылында гомер итә.
Менә шулай безне калдырып китте. Көн-төн елап яттым инде мин. 24 октябрьдә аларны икенче этапка озаттылар, Казаннан алып киттеләр.
12 ноябрьдә улым өй телефонына шалтыратып, яралануын хәбәр иткәч, дөньяларымның асты өскә килде. Үзем сөйләшә алмадым аның белән. Әтисе, абыйсы белән сөйләште. Улымның аяк-куллары, башы яраланган булган, – диде ана кеше.
Гөлнара Сәлимова Кама Тамагында «Уют» пекарнясында пешерүче булып эшли. Улын эзләп табуда ярдәм сорап, хуҗаларына мөрәҗәгать итә.
Айназ үзен Украинадан Белгородка алып чыгуларын әтисенә әйткән булган, шуннан без аны Белгородтан эзли башладык. Айназны ял көне самолет белән Мәскәүгә, Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгенә алып киткәннәр булып чыкты. Шул хастаханәгә шалтыратып, улымны эзләп таптык. Аннары гаиләбез белән тиз арада гына Мәскәүгә җыенып чыгып киттек. Башта улым янына да керергә курыктым, дөресен генә әйткәндә, иң начарына әзерләнгән идем. Исән-сау кул-аякларын күргәч, сөенечемнән өстенә ятып еладым инде рәхәтләнеп. Әтисе белән абыйсы кайтып киттеләр, мин улым янында калдым. Безне хәзер Химки шәһәрендәге хастаханәгә реабилитациягә күчерделәр, – диде Гөлнара Сәлимова.
Айназ Сәлимов патруль алыштырырга чыкканда, «растяжка»га (минага тоташтырылган җеп яки шнур – авт.) эләгеп яралана. Бер аягының үкчәсендә, икенче аягында тезендә, кулында – кыйпылчыклар. Башы бик каты яраланган. Айназны алып чыгарга ярты сәгать керә алмый торганнар. Айназга ашыгыч медицина ярдәмен күрсәткәннән соң, Луганск госпиталенә алып китәләр. Соңрак егетне Белгород госпиталеннән Мәскәүгә күчерәләр. Егет башына берничә операция кичергән. Табиблар аны кыйпылчыклардан чистартканнар.
Улым, Аллаһка шөкер, үз аңында, тамагына да каба башлады. Сул кулы эшләми иде, массаж ясап торам. Хәзер анысы да ярыйсы. Бармаклары да рәтләнеп китә, дип ышандыра табиблар. Башы сызлый инде. Шунда күп эләккән. Дәвалану ярты елга кадәр дә сузылырга мөмкин. Улым аягына басканчы, балам янында булырмын, дип уйлыйм. Аны аягына бастырып чыгып китәсем килә. Миңа монда йокларга урын бирделәр, – диде ул.
«Кая барасымны белеп бардым»
Айназның үзе белән дә сөйләшеп алдык.
Әнине тынычландыру җиңел булмады. Талашып та алдык. Вакыты белән килде инде. Мин яз көне үк китәсе идем. Әти дә башта борчылган иде, аннан минем якка чыкты. Әти-әниемә җиңел булмаса да, аларга минем карарымны кабул итәргә туры килде.
Мин кая барасымны белеп киттем, белмәдем түгел. Күп кенә дусларым, иптәшләрем дә анда булдылар. Араларында бүген исән булмаганнары да бар.
Башта курку булмады. Анда барып җиткәч кенә, беренче 2 көн куркынычрак иде. Беренче көнне окоп казыгач, иртән тынычрак иде. Шартлата башлагач, курку килеп китте. Анда бер көн дә шартлаусыз үтми: минометтан ут ачулар еш була иде, – дип искә алды егет беренче көннәрен.
21 яшьлек Айназ әнисе өчен, ничә яшьтә булса да, баласы, нарасые булып калачак. Егетнең тавышыннан ук җитди, үз карарларыннан читкә тайпылмый торган, батыр ир-ат икәне аңлашылып тора. Айназ хезмәт иткән хәрби берлекнең вазифасы – сакта тору була. Ул каты яралана, контузия ала.
Кайбер мизгелләрне генә хәтерлим, анысын да өзек-өзек кенә. Операциядән соң бик каты су эчәргә теләвем генә истә калган. Без икешәр кеше патрульдә йөрергә тиеш идек. Иртәнге якта окоптан чыктык. Озак та үтмәде, йөргәндә боҗра зыңгылдаган тавыш ишеттем дә җиргә ята гына башладым... Калганын белмим инде. Җиргә ятмаган булсам, кем белә нәрсә буласын. Броняланган жилет та коткаргандыр, – ди егет.
Егет бүгенге көндә госпитальдә дәвалануын дәвам итә. Әле тагын берничә операция көтә үзен.
Хәзер баш борчый, бик авырта. Иң зур кыйпылчык аякта, бик җайсыз җирдә ул, аны алганнары юк әле. Кешегә борчу китермәгән кыйпылчыкларны алмыйлар да, шулай кала. Аякка бастырып караганнар иде дә, әлегә булмый.
Башка бик каты эләккән минем. Маңгаемның сул ягы тулысынча юк дияргә була. Башыма пластина куячаклар. Бу операция кайчан буласы әле билгесез. Кулым да тернәкләнеп бетмәде, өч бармагым эшләми. Бу – баш мие аркасында да булырга мөмкин, чөнки кыйпылчыклар белән баш сөяге чәрдәкләнгән, һәм ул баш миенә кадәр эләккән, – дип аңлатты Айназ.
Айназ Сәлимовка тизрәк терелеп аякка басуын теләп калдык.