Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче яралы – Татарстаннан мобилизацияләнгән егетнең яралануы турында мәгълүмат чыкты

news_top_970_100
Беренче яралы – Татарстаннан мобилизацияләнгән егетнең яралануы турында мәгълүмат чыкты

Кама Тамагы районы социаль челтәрдәге төркемнәренең берсендә махсус хәрби операция зонасында яраланган якташлары турында хәбәр чыкты. Кама Тамагы егете Айназ Сәлимов Россия Кораллы көчләренә мобилизация буенча чакырылган, хәзер ул Мәскәү госпиталендә дәвалана. 16 ноябрьдә туганнары аның янына хәл белергә килгән. «Волжские зори» сайты шул хакта яза.

Айназ хәзер элемтәдә һәм үзен яхшы хис итә, дип яза газета. Кама Тамагында яшәүчеләр Айназдан якыннары турында яңалыкларны белешә. Егет сүзләренчә, бүгенге көнгә Кама Тамагыннан чакырылучылар арасында югалтулар юк.

Айназ Сәлимовның абыйсы газетага: «Айназның хәле тотрыклыланды, куллары, аяклары урынында, хәзер дәвалана, тернәкләнү курсы үтә. Әлбәттә, без барыбыз да бик борчылдык. Аңа хәзер хастаханәдә әни ярдәм итә», – дип сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100