Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән»

Журналның беренче номеры 1913 елда дөнья күрә. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал 110 ел дәвамында хатын-кызлар күңелен яулый. Аның турында ир-атлар да, хатын-кызлар үзләре дә, иң җылы хисләр белән, «әни журналы» дип әйтә. Казан ханбикәсе исемен йөрткән «Сөембикә» журналы 110 еллык юбилеен бәйрәм итә!

news_top_970_100
«Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән»

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә дөньяның 500 гүзәл заты яраткан журналларын бәйрәм белән котларга җыелды. Бәйрәм кичәсе III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында узды. Холлда «Азат хатын» тышлыкларыннан торган күргәзмә оештырылган. 1933, 1939, 1963 еллар күзгә чалынды. Минем өчен ул дөнья бөтенләй башка булгандыр кебек. Әмма тышлыктагы хатын-кызлар ул вакытта да елмайган, хәзер дә елмая.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кичәгә җыелган кунакларны алып баручылар Идел Кыямов һәм Миләүшә Кәшәфетдинова сәламләде. Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев тамашачыга «Кышкы романс» җырын бүләк итте. Ул әнисенең «Азат хатын»ны укыганын искә алды.

Фото: © Салават Камалетдинов

Аннан сүз мәртәбәле кунакларга бирелде.

Беренче булып «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр, кунаклар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. 110 ел – бик зур җаваплылык. Беренчедән, коллективка зур рәхмәт әйтәм. Бай мирасны саклап, заманча, халыкчан итеп эшләү – зур казаныш.  Миннән журналның тиражы турында сорыйлар. Эш тиражда гына түгел. Мин моны үземнән беләм. Язылу башлангач, әни: «Улым, «Сөембикә»гә язылырга онытмадыңмы?» - дип шалтырата. Ул журналны бөтен урам белән чиратлашып укыйлар. Аның тиражын санарлык түгел, күп кеше укый. Журналның проектлары да игътибарны җәлеп итә, халыктан бик җылы кайтавазлар килә. Журналның киләчәге дә үзегез кебек матур, якты, чибәр булсын, - дип теләде җитәкче.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Җен ияләшмәсен өчен бер ир-ат кирәк»

Аннан сәхнәгә бер төркем депутатлар күтәрелде. Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Ратникова, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе житәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев хатын-кызлар алдына чыкты.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Җен ияләшмәсен өчен бер ир-ат кирәк, диләр», - диде Римма Ратникова, Камил Ногаевка ишарәләп.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды һәм «Сөембикә»нең 110 еллыгы бергә үтүе очраклы түгел. Алар арасында бәйләнеш нык, дип әйтеп киттеләр. Журналистларча болай дисәм дә буладыр: «Сөембикә» «Ак калфак»ны дөньяга китергән әни, аларның әнисе - Роза Туфитуллова (авт. – 1988-2000 елларда журнал җитәкчесе, ул эшләгән вакытта «Ак калфак» оешмасына нигез салына). «Сөембикә» - зур дәрәҗәдә чыга торган басмаларның иң озын гомерлесе, - диде Римма Ратникова. Ул Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде.

«Азат, син бит – хатын»

«Азат хатын» безнең гаиләдә дә «әни журналы», – дип дәвам итте депутат ханым. – Әнием 92 яшендә дә журналга тугры калды. Бу көннәрдә әнинең күзенә операция ясаттык. Ясаганнан соң, икенче көнгә кайтарып җибәрәләр. Әнине кайтарып куйдым, кич ул миңа шалтырата. «Кызым, укырга ярыймы инде?» – ди. «Әни, бер-ике көн түз инде», - дим. «Түзеп булмый, «Сөембикә»нең бик матур саны килде», - ди. Чынлап та журналны укыйлар!» – диде ул һәм остазы Роза Туфитулловага, редакция коллективына рәхмәт сүзләрен әйтте.

Камил Ногаев районнарда йөргәндә, журналны укыйлармы икән дигән соравына җавап тапкан.

Без үскәндә авылда телефон, телевизор юк иде. «Азат хатын»ны әниләр көтеп алды. «Азат хатын»да сыер савучысы да, табибы да, укытучысы да. татар милләтенең зыялы хатыннары да бар иде. «Сөембикә» шул традицияне саклап бара, шуның өчен бик зур рәхмәт. Мин Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясендә. Без журналга язылу белән дә ярдәм итәбез. Комиссия рәисе Марат Готович (авт. – Әхмәтов): «Карап кайт әле, без ул акчаны юкка гына бирмибезме икән, язылучы бармы икән», – дип районнарга җибәрде. Спас, Балтач, Сарман, Буа районнарында китапханәләргә кергәч: «Кайсы журналны укыйлар?» – дип сорадым. «Сөембикә»не чират торып алалар», –диләр. «Сөембикә» – халыкның иң яраткан журналы, – диде ул. 

Алсу Нәбиева да бер шәхси тарихы белән уртаклашты:

«Минем энекәшемнең исеме – Азат. «Азат хатын» журналы чыкканда, мин: «Азат, син бит – хатын», - дип шаярта идем. «Азат хатын» «Сөембикә»гә әверелгәнгә ул бик нык шатланды», - дип сөйләде ул.

«3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналның татар халкы өчен мөһим роль башкаруын искәртте.

«Татмедиа»да журналлар күп. Балалар, яшьләр өчен дә бар, ирләр өчен «Чаян» журналы да бар, – дип шаяртты ул.

Хатын-кызларныкы иң җанлысыдыр. Күз алдына китерегез: 3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән. Ул бүгенге татар милләтен барлыкка китерүдә төп инструмент булгандыр. Мисал өчен, минем гаиләдә өч буын хатын-кыз: әбием, әнием, тормыш иптәшем тәрбияләнгән. Хатын-кыз татар халкында төп рольне уйный, аның кулында һәрвакыт шушы журнал булган. Журналның тотрыклы киләчәгенә зур өметләр баглыйбыз, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да журналның тәрбияви ролен ассызыклады.

Мин үземне белгәннән бирле, туган йортымда «Азат хатын», аннан «Сөембикә» журналы булды. Без аларны җыеп барабыз, журналларны карыйм да, балачакка кайтам. Бу журнал чыннан да тәрбияви. Аны бөтен кеше укый, ярата. Журналда кунакта булганда, алар үзләренең гозерләрен җиткерде. Ел дәвамында без аларга ярдәм итеп торачакбыз, дип килештек, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 10 ел элек тә журналның юбилее Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае кысаларында узуын искә алды.

Мәгърифәтчебез, беренче казыя Мөхлисә Бубиның гыйбрәтле сүзләре бар: «Хатын-кызның беренче вазифаи бурычы – туган тел һәм гореф гадәт, йолаларны саклау». Тарихка күз салсак, «Сөембикә» журналына нигез салучы Ягъкуб Хәлили дә Бубилар мәдрәсәсендә укыган. Бүгенге көндә журналның аудиториясе затлы, зәвыклы, белемле, абруйлы, дәрәҗәле  хатын-кызлар. Милләт язмышын чагылдырган журналларыбыз булу белән без бәхетле, – диде ул.

Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен Бөтендөнья татар конгрессы халыкара Берлеге медале белән «Сөембикә» журналы ветераны Роза Камалетдинова бүләкләнде.

Соңыннан чәчәк бәйләмнәре тоткан Роза ханым белән сөйләшеп алдым. 

«Азат хатын»да 25 ел эшләдем, әдәбият, сәнгать бүлеген җитәкләдем. Эшебезне бөтен күңелебезне, җаныбызны биреп, яратып, тырышып, дөньяны үзгәртәбез, үзебез дә үзгәрәбез, дип эшләдек. Дөнья үзгәрә, журнал да заман белән бергә атлый, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сөембикә» беләзеге» кемнәргә эләкте?

1999 елдан журналның үз бүләге «Сөембикә» беләзеген булдырган. Ул җир шарының төрле почмагында яшәүче, исеме татар дөньясына билгеле булган, татар халкын таныту, аның телен, мәдәниятын, мәгарифен үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен күренекле татар хатын-кызларына бирелә. Бу бүләк ияләре арасында композитор Софья Гобәйдуллина, җырчы Фәридә Кудашева, Гөлзадә Сафиуллина, язучы Нәзифә Кәримова, галимә Флера Сафиуллина һәм башкалар бар. Әлеге бүләк – кашына Сөембикә ханбикәнең мәшһүр рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән көмеш беләзектән гыйбарәт. Авторы – рәссамнарның Б.Урманче исемендәге бүләге лауреаты Наилә Кумысникова.

Фото: ©  Салават Камалетдинов

Быел редакциянең мәртәбәле бүләге ике хатын-кызга: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага бирелде. Альбина Шаһиморатова бүләкләү кичәсенә килә алмаган иде.

«Алдагы елларда лауреатлар исемлеген «Ак калфак» оешмасы белән бергә барлый идек. Быел бу эшне үзебез генә хәл итеп куйдык. Әлегә минутка кадәр ул сер иде. Беркөнне Кадрия Рәисовна шалтыратты: «Бүләк кемгә булды?» – дип сорады. Мин: «Бу – сер», - дидем. Кадрия Рәисовна, «Сөембикә» беләзеге» нәселегезнең буыннан-буынга тапшыра торган, затлы, кадерле ядкяре булсын иде», - дип теләде журналның баш мөхәррире Лариса Маликова.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бу бүләк – барыбызныкы, «Ак калфак» бүләге. Бергә эшләр башкармасак, бу бүләк безгә эләкмәс иде. Мин сезгә ихлас рәхмәтле», – диде Кадрия ханым.

«Сөембикә» гомер буе юлдашым булды»

Котлауларга, җырларга бай җылы кичә булды. Журналны Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Алинә Шәрипҗанова, Әсхәт Хисмәт, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Айгөл Бариева, Эльмира КәлимуллинаАртур Минһаҗев котлады. Янымда утырган ханымнар җыр саен диярлек: «Яратам бу җырны», – дип видеога төшереп утырды. 

Үзем дә белмәстән, якташым янына утырганмын булып чыкты. Тәтеш районыннан килгән Асия ханым Ибраһимова (безнең фамилияләр дә бер үк булып чыкты) район, авылларда журнал геройлары булырлык хатын-кызлар күп, ди.

Мин әле дә әбинең, әнинең «Азат хатынны» укыганын хәтерлим. Аннан үзем дә укый башладым. Укыган саен кемнедер үзең өчен үрнәк итеп аласың. Журналда хатын-кызларның нинди фикерләр, уйлар белән яшәве чагыла. «Сөембикә» журналында үзебезнең район хатын-кызлары күп тапкыр чыкты. Журнал геройларына бервакытта да кытлык булмас. Район, авылларда шундый тырыш гаиләләр, хатын-кызлар яши. Яшь буында тырыш хатын-кызлар бик күп. «Сөембикә»нең гомере озын булсын, – дип теләде ул.

Залдан чыкканда кызыллы-аклы купшы күлмәк кигән ханымга күзем төште. Ханты-Манси автономияле округыннан килгән Зөлфия Моратшина  журналны татар конгрессы аша ала икән. «Әле мәрхүм әбекәем дә «Азат хатын»ны ала иде. Андагы язмышлар күңелгә ята», – диде ул. 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

БДУның Стәрлетамак филиалында татар теле укытучысы булып эшләүче Нәсимә Мөкимованы да очраттым. 

Стәрлетамакта укыта башлаган вакытта «Сөембикә» журналын рәхәтләнеп кулландым. 90нчы еллар башында  дәреслекләр, өстәмә материаллар юк иде. Журналда мәдәният, тарих темасына язылган материаллар бик нык ярдәм итте. Алар бүгенге көндә дә минем махсус папкада саклана. «Сөембикә» журналын бүген дә көтеп алабыз. Эчтәлеге, һичшиксез, әйбәт. Журналның тышлыгы ни тора! Затлы, төсле, ялтыравыклы тышлык башка журналлардан бик нык өстен тора, – дип сөйләде ул. 

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән Светлана ханым Вәлиеваның да «Сөембикә» белән бәйле бик кызыклы тарихы бар.

Сөембикә журналы гомер буе юлдашым булды. Мин яшь чакта әни ала иде. Әти үлеп киткәч, әнием өч ала белән Казахстанга киткән. 12 яшемнән 35 ел мин анда яшәдем. Өйдә әни белән «Азат хатын»ны укып, татар телемне сакладым. Рус теле укытучысы булып эшләсәм дә, гел татар әдәбиятын эзли идем. 90нчы елларда үзем дә татар телен укыта башладым. Хәзер инде туган ягыма кайттым. Журналны әле дә яратып укыйм. Редакциягә кунакка килгәнебез дә бар, – дип сөйләде ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Мәдәният үзәгеннән чыгу юлында чәчәкләр бәйләмен кочаклаган тагын бер ханымны очраттым. Журналның ветераны Зәлидә Әкбәрова да хезмәт иткән елларын искә алды. «Мин журналда 30 ел эшләдем. Аның элеккеге һәм бүгенге кыйбласы бер. Ул хатын-кызга хезмәт итә. Ул минем өчен бик кадерле журнал. Ветеран булгач, җибәреп торалар. Киләчәге якты булсын иде», – диде ул һәм көтеп торган машинага ашыкты. 

«Сөембикә» журналын тагын бер тапкыр юбилее белән котлыйбыз!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100