Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туристлар Казан ханлыгы тарихын алып китә». Сөембикә манарасы кирпечләп җимерелә?

news_top_970_100
«Туристлар Казан ханлыгы тарихын алып китә». Сөембикә манарасы кирпечләп җимерелә?
https://tatarstan24.tv/

Казанда Сөембикә манарасы кирпечләп җимерелә башлаган. Аның нигезендә кирпечләр җитешми, булганнарын кул белән алып була, дип хәбәр итә «Татарстан 24» каналы.

Манарага реставрация кирәклеге турында соңгы 2 елда күп сөйләшәләр. Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты «манара тагын 10 сантиметрга авышты» дигәннән соң, бу мәсьәлә аеруча актуальләшкән.

Манара җимерелүдә туристларның да гаебе бар, дип сөйлиләр. Алар Казан ханбикәсе турында риваятьне тыңлап хисләнгәч, үзләре белән Казан ханлыгы тарихы кисәген алып китә, диелә бу хәбәрдә. Ләкин манара күбесенчә табигать шартлары йогынтысында җимерелә.

Кремль территориясендәге биналарның халәтен белгечләр бер ел өйрәнгән, тик тикшеренү нәтиҗәләрен җәмәгатьчелеккә чыгармаганнар. Быел Кремль территориясендә Күпкырлы манара җимерелде. Бу процессны туктату өчен, Казан Кремленең бер стенасын кабаттан төзеделәр. Бу урын Сөембикә манарасы каршында урнашкан, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, тиздән Казан Кремле территориясендә Сөембикә тарихи манарасын реставрацияләү эшләре көтә - эчтә дә, тышта да. Социаль челтәрләрдә кулланучылар манаралардан кирпечләр ишелеп төшкән фоторәсемнәрне куя. Әмма хәзер ул шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бернинди куркыныч та тудырмый, дип аңлатканнар Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100