Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада полициягә һөҗүм иткән егет турында: «16 яшьтә малай өйләнгән иде инде»

Узган төндә Кукмарада 16 яшьлек Кукмара кешесенең полиция хезмәткәренә пычак белән ташлануы һәм атып үтерелүе турында иртән билгеле булды. Яшүсмер турында Кукмара халкы нәрсә сөйли?

news_top_970_100
Кукмарада полициягә һөҗүм иткән егет турында: «16 яшьтә малай өйләнгән иде инде»
Гөлүзә Ибраһимова

Төнге беренче яртыларда уналты яшьлек Виталий полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына янучан сыеклык салынган шешә ыргыта. Машинасын парковкага куючы полиция хезмәткәре җирдә нидер януын һәм пыяла ватыкларын күрә. Полиция хезмәткәре януны туктатырга тырышканда, үсмер тагын бер шешәне ыргыта һәм кача. Полиция хезмәткәрләре егетнең кайда булуын билгели.

Тоткарлаган вакытта вакытта ул: «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», - дип кычкыра, аннан соң полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак белән кадый.

Полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүчегә берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр, ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләре кулга алган вакытта ул берсенә пычак кадый. Икенче полицейский Виталийны атып үтерә.

Әлеге факт буенча «Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәлне үз контроленә алды. 

Яшүсмернең үги атасы хөкем ителгән булган

«Вконтакте» социаль челтәрендә Виталийның аккаунты аның гадәти яшүсмер булмавын күрсәтә. Анда аның нибары 15 дусты булган, канлы куркыныч фильмнардан алынган фотолар элгән. Ул җинаятькә барыр алдыннан видеомөрәҗәгать яздырып калдырган. Ул анда «гөнаһлы кешеләр йөри торган» кафены яндырачагын әйтә, үлемнән курыкмавын сөйли. Әмма ул бик нервлы, як-ягына карана…

Үсмер экстремизм тарафдары буларак исәптә тормаган. Гомумән, ул Кукмара кешесе дә түгел. Виталий үзе Алтай өлкәсеннән. 16 яшьлек үсмернең әнисе тумышы белән Башкортстаннан. Быелның апрель аенда Виталийның әнисе Кукмарада яшәүче Марат Җамалиевка кияүгә чыккан һәм Кукмарага күченеп килгән. Яшүсмер сеңлесе белән Башкортстанда әбисе янында яшәп калган. Быелның җәендә Виталий Ижевскида пицца пешерү осталыгына өйрәнгән һәм сентябрь аенда шулай ук Кукмарага күченеп килгән.Ул Ижевскида дини уку йортына йөргән һәм шунда ислам кабул иткән дигән мәгълүмат бар.

Яшүсмернең үги атасы Марат Җамалиев — хокук саклау органнарында билгеле кеше. Ул 1999 елда 12 кешелек радикал төркем составында Уренгой-Ужгород газ үткәргечен шартлатуда катнаша. 1999 елның 1 декабрендә иртә белән Киров өлкәсендә Татарстан белән чиктә көчле шартлау була. Магистраль газ үткәргеченең өч тармагына зыян килә. Алар барысы да 12 елдан алып 14 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Ул вакытта Җамалиев беренче хатыны белән яшәгән. Алар ике бала тәрбияләгәннәр. Җамалиев колониядән кайткач, беренче хатыны белән аерылышкан.

«Подвалларында һәрвакыт ут яна иде»

Виталий гаиләсе яшәгән йортта безгә ишек ачучы булмады. Күршеләре сүзләренчә, алар тирә-яктагы беркем белән дә якыннан аралашып яшәми.

«Утырып кайтканнан соң ул йортын ремонтлауга кереште. Мин аны ремонт ясаган вакытта берничә тапкыр гына күрдем. Тирә-яктагылардан аның белән беркем дә аралашмады, якыннан аны беркемнең дә күргәне юктыр. Хатынын да күргәнем юк», — дип сөйләде бер күршеләре. 

Икенче күршеләре дә алар белән тыгыз элемтәдә түгел. Җамалиевның икенче хатыны белән Виталий бу күршеләренә бер тапкыр килгән булган. Ул алардан вакытлыча фатир яллап тору теләген белдергән. Фатир Виталий өчен эзләнгән булса кирәк, чөнки гаилә Җамалиев йортында яшәгән. Күршеләре Виталийның никахлы булуын сөйләде.

«Уналты яшьлек малае өйләнгән иде аның. Шулай яшь килеш өйләнүенә шаккаткан идем. Әнисе: „Тегеләй-болай йөрмәсеннәр өчен ризалык бирдек“, — дип әйткән иде. Ул шундый ачык, аралашучан, әйбәт малай булып күренгән иде. Күршеләр булып та без аралашмыйбыз. Беренче тапкыр сөйләшкәндә хатыны әйбәт кебек күренгән иде. Ничек Башкортстаннан килергә булдыгыз дип сораган идем. „Кукмарада яшәү әйбәт диделәр, малайны да чакырдым“, — диде әнисе. Малайларын тәрәзәдән генә күргәнем бар. „Нинди чибәр бала“, — дип карап тора идем. Аларның өйләре янында машиналар һәрвакыт була. Шундый сүз дә бар, кунаклар килгән вакытта аларның подвалларында һәрвакыт ут яна, алар анда кунача да калалар икән. Подваллары зур, матур итеп эшләнгән, диләр», — дип сөйләде күршеләре. 

Шул ук очрашуда Виталий үзенең кичке мәктәпкә йөрүе һәм пешекче белгечлегенә укуы турында әйткән.

Күршеләре аларның мәчеткә йөрү-йөрмәве турында берни дә әйтә алмый. Бер күршеләре «Нур Баян» (Нур Баян урамында урнашкан «Хәйрия») мәчете турында әйтте. «Ул үзгәрәк мәчет. Анда икенче төрле тәртипләр, намаз укулары да аерыла дип беләм», — диде ул.

Тагын бер күршеләре дә аларның баш иеп кенә дә исәнләшмәүләрен әйтте. Бу күршеләре Җамалиевның беренче хатыны белән дустанә мөнәсәбәттә икән, исәнләшмәүләренең сәбәбен шуннан күргәннәр.

«Яңа хатынын кызганган идем. Унбиш ел төрмәдә утырган кешегә ничек килеп эләкте икән дип уйладым. Аның террор ясавы бөтен кеше өчен дә шок булган иде. Ике балалы яшь хатын әле. Үз баласын карамаган ир кеше баласын карармы икән дип уйлый идем. Алар янына еш кына унсигезенче төбәк (Удмуртия) машиналары килә», — дип сөйләде ул.

Виталий үги әтисенең «Бәрәкәт» туклану ноктасында пешекче булып эшләгән

Күршеләре сүзләренчә, Марат Җамалиев беренче хатынын һәм балаларын улының никахы алдыннан куып чыгарган булган. Марат Җамалиевның әти-әнисе дә бергә яшәми. Әнисе аның белән бер йортта яши, ә әтиләре нигезләрендә калган. «Үрнәк гаилә дип әйтеп булмый аларны», — ди күршеләре.

Шуннан без Марат Җамалиевның әтисе яшәгән йортны эзләп таптык. Ул ишегалдында йөри иде. Аның белән сөйләшә башлауга, капка төбендә икенче бер ир пәйда булды һәм чыгып китүебезне сорады. Аның сүзләренчә, Җамалиевның әтисенә күптән түгел инсульт булган, шул сәбәпле аңа берни дә әйтмәгәннәр.

Аннан соң без беренче хатыны эшләгән кибеткә киттек, тик бүген аның эш көне түгел иде, шуңа күрә телефоннан гына сөйләштек. Ул элекке иренең бүгенге гаиләсе турында берни дә белми, бөтенләй аралашмыйлар. Алар тугыз ел бергә яшәгәннәр. Танышкан вакытта Марат Җамалиев дин юлында булмаган. Ул төрмәдән кайткач, аерылышканнар. «Ул бик кырысланып кайтты», — диде ханым.

Кукмарада Марат Җамалиевның ике туклану ноктасы бар. Виталий үги әтисенең «Бәрәкәт» туклану ноктасында пешекче булып эшләгән. «Бәрәкәт» кафесында эшләүче кызлар безнең белән сөйләшергә теләмәде. Икенче кафеда Җамалиев белән бергә төрмәдә утырып чыккан бер ир-ат та эшли икән.

Без Нур Баян урамындагы мәчеткә дә кереп чыктык. Мәчеттә кеше юк иде, чыкканда гына мулла белән очраштык. Виталий да, үги әтисе дә бу мәчеткә йөрмәгән. Килеп чыккан хәлгә карата карашын белдереп, ул: «Исламда андый әйбер юк», — диде.

«Коръәндә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип язылган»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы үзенең рәсми сәхифәсендә Кукмарадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, республика мөселманнарының тетрәнүен, терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына, рәвешенә кискен каршы торуын әйтте. 

«Тумышы белән Алтай өлкәсеннән чыккан, Татарстанга килеп урнашканчы Удмуртия һәм Башкортстанда яшәгән бер яшүсмер, җимергеч идеологиягә ияреп, бүген төнлә Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм итә. Ул үзенең теракт булып саналган куркыныч гамәлен тормышка ашыру өчен безнең республика җирлеген сайлый. Аллаһыга мең шөкер, ниятләре барып чыкмый, — дип яза мөфти. - Коръәндә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип язылган. Әмма, кызганыч, җинаятьче динебезгә хыянәт итеп, Раббыбызның исемен мәсхәрәләп, коточкыч явызлык кыла.

Ул республикабызның бер генә мәчетенә дә йөрмәгән, югыйсә, күңеленә хак дин нурын сеңдерә алган булыр иде. Шул рәвешле, террорист, кешеләрнең гомерләренә кизәнеп, җинаять кылып кына калмыйча, күркәм, изге һәм саф динебезнең мәңгелек һәм бөек кешелеклелек кыйммәтләренә кара тап төшерде. Бу коткы үзенең тискәре йогынтысын ясамас, дип өметләнәм, чөнки Татарстан халкы исламны бары тик тынычлык, игелек һәм шәфкатьлелек дине итеп күрә.

Камил хәзрәт читтән карап торучыларны „арпаны кибәктән аерырга“ чакыра. Үзенең кара эшләрен нинди генә лозунглар астында башкарса да, җинаятьченең дине юк, чөнки ул күңеле белән Хак Тәгаләдән һәм иманнан ваз кичкән була, диелә әлеге постта. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100