50 ел бергә тормыш иткән Арыслановлар: «Хәзерге вакытта димләү бик кирәк» | intertat.tatar

50 ел бергә тормыш иткән Арыслановлар: «Хәзерге вакытта димләү бик кирәк»

Башкортстанның Гафури районы Үтәк авылында гомер итүче Әнисә һәм Әнвәр Арыслановларның гаилә корып яшәвенә озакламый 50 ел була. Ярты гасыр бит бу! Аларның очрашу тарихы инде «илле» белән генә чикләнми.

Әнвәр абый һәм Әнисә апа беренче сыйныфтан бергә. Әнвәр абый мәктәп елларында ук Әнисә апаны кайгырткан, хәйләләп булса да, аны үз яныннан җибәрмәскә тырышкан.

 «Алтынчы сыйныфта укыганда безне Салават шәһәренә походка алып бардылар. Башта җәяү бардык, Җигән елгасы аша чыктык, аннан соң туктап алдык, автобуска утырттылар. Әнисәгә автобуста йөрергә кыен: күңеле болгана. Мин иң беренче кердем дә, ачык тәрәзә янындагы утыргычта урын алып калдым. Әнисәне шунда утырттым. Тәрәзәдән карап барды, качмады да үзе. Шул вакытта ук аны якын күрдем», — дип елмаеп искә ала Әнвәр абый.

«Өч-дүрт тапкыр яучы җибәрдем»

Мәктәпне тәмамлагач та, алар гел бергә булганнар диярлек.

Әнисә апа буфетта эшләгәндә, Әнвәр абый буфетка продуктлар ташып йөргән. Аннан соң Әнисә апа Уфада тегүчелеккә өйрәнгән һәм остаханәдә эшли башлаган. Заказларны тегеп бетерү өчен төннәрен дә остаханәдә үткәрергә туры килгән, ә Әнвәр абый аның янына кич утырырга килеп йөргән.

«Ул чордагы кызларның иң яхшы сыйфатлары Әнисәдә җыелган иде. Шундый матур итеп киенә, бер плащын әле дә хәтерлим. Ул бер көрән, бер кызыл төсләргә керә иде. Безнең вакытта аулак өйләр юк иде, без кинога, „танцыга“ йөрдек», — дип искә алды Әнвәр абый.

Әнисә апа гел тыйнак, сабыр, йомшак күңелле булган. Хәзер дә ул чын татар хатынына хас булган тыйнаклык белән генә яшь чагын искә алды. «Әнвәр бик матур итеп җырлый иде, үткенлеге дә бар, шул кызыктыргандыр», — ди ул.

Әнвәр абый хәрби хезмәттән ялга кайткан вакытта икесенә бергә машина башына утырып Уфага барырга туры килгән. «Әнисә кеше алдында минем янга утырырга да ояла иде», — ди Әнвәр абый. Алар бер-берсе белән хатлар алышып торган. «Мин авыл яңалыкларын яза идем, алай мәхәббәт хатлары язышмадык кебек», — дип елмайды Әнисә апа.

Әнвәр абый армия хезмәтеннән кайткач, Әнисә апаны хатынлыкка алырга була. Әнисә апа яшәгән йортка өч-дүрт тапкыр яучы җибәргән, ә ул сыйлана да кайта икән. «Әнкәй белән әткәй бик бай яшәмәде. „Аларның барысы да бар, өй башындагы дүрт капчык көнбагышны сатып булса да, туй үткәрерләр“, — дип әйтә икән. Ул вакытта йөзек биреш юк иде, мин аны соңыннан гына алып бирдем», — дип елмая Әнвәр абый.

«Дөньясын үз өстемә алып калдым»

Әнисә апаны кырыс тәрбияләгәннәр. Аңа биш яшь булганда әнисе үлеп китә, әтисе икенче хатынга өйләнә. Әнисә апаның энесе мәктәптә укыганда чирләп үлеп китә. «Үги әни белән озак яшәмәдем. Мин аңа «әни» дип эндәшә идем, тату булдык. Мәктәпкә укырга кергәч, әниемнең апасында яшәдем. Минем зурәнкәй (әби) дә бар иде, гадәттә, балалар аның белән кала бит инде, минем алай булмады. Әнинең апасы кырыс иде, каты тотты.

Мин булачак иремне күз алдына да китермәдем, хыялланмый да идем. Гаиләдә әбинең дә, апаның да иптәше юк иде, ике хатын бергә яшәдек. Бер дә күз алдына китермәдем, хыяллана белмәдемме икән?! Хыялланырга кирәктер инде ул», — ди Әнисә апа.

Беренче балалары тугач, Әнисә апа Уфага югары уку йортына укырга керергә тели. Группа җыелмаган дип, аны кайтарып җибәрәләр. Аннан югары уку йортына керү хыял булып кала. Әнисә апа ындыр табагында эшләгәндә башына зур тимер төшә, баш мие селкенә, укырга китә алмый. Югары уку йортына керә алмау аның гомерлек үкенече булып кала.

«Уку кирәк тә булмагандыр, бәлки, тик бер мисал китерәсем килә. Бер егет бездән бер сыйныфка түбән укыды. Начар гына укый иде, җиде-сигезенче сыйныфтан китте, сәгатьләр ясаучы һөнәренә укып кайтты. Ватылган сәгатьләрне аңа алып бара идек. Аннан соң бер бинаны хосусыйлаштырган. Шуннан эше китте. Хәзер аннан да бай кеше юк. „Икелегә укысам да, дүртле-бишлегә укыганнарга караганда яшәешем әйбәт“, — дип мактана инде. Укымауның тагын бер ягы — кулда документ булмау. Диплом булмагач, миңа премия бирелми иде», — ди Әнисә апа.

«Икебезнең берсе югары белем алсын», — дип ул Әнвәр абыйны авыл хуҗалыгы институтына укырга җибәрә. Ул вакытта кайнана-кайнаталар белән бергә яши торган булганнар. Әнвәр абый алты ел читтән торып укыган. «Дөньясын, картларны, малларны, балаларны үз өстемә алып калдым. Яз көне чәчү вакытында, көзен уңыш җыя торган вакытта сессиягә китә иде. Кешесен, атын табарга туры килде, алып бардым инде», — ди Әнисә апа.

Авылдагы балалар бакчасы мөдире лаеклы ялга киткәч, Әнисә апаны аның урынына куялар. Ул инде мәктәптә хезмәт укытучысы булып та эшләп алган була.

«Эш матди яктан авыр иде. Мин гыйнвар анда эшли башладым, иске бинаның идәннәре салкын, идән юа торган чүпрәк ката иде. Балалар йокыдан тора да, чүлмәккә шул салкын идән буйлап килә, шуңа йөрәгем әрни иде. Язга чыгу белән, идәннәрне актарып, яңаны түшәттем», — дип искә ала Әнисә апа балалар бакчасында эшли башлаган елларны.

Өстәвенә, ул әле ирекле комсомол сәркатибе булып өч чакырылыш буе сайлана.

«Калган кияүләр миннән көнләшә иде»

Әнисә ханымны тәрбияләгән апа кырыс булса да, Әнвәр абыйны бик йомшак кабул иткән. «Мин әби-бабайлы кияү күрмәгән хөрмәтне күрдем, дип Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәт әйтә идем. Калган кияүләр миннән көнләшә иде», — ди Әнвәр абый.

Армиядән кайткач, Әнвәр абый шоферлар курсын тәмамлаган. Кайтуына ике көн дә үтми, аны авыл советы рәисе чакыртып ала. Шофер кирәк булган үзенә. Тәҗрибәсе булмаганга, курыкса да, Әнвәр абый ризалаша. Бер рәисне бер ел йөртә, икенчесен ел йөртә, аннан соң аның үзен авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Аннан соң ул колхоз рәисе булып алган, аннан тагын авыл советында, аннан тагын колхозда… Хәзер Әнвәр Арысланов — авыл мәчетендә имам-хатыйб.

Анда да юлны Әнисә апа күрсәтеп җибәргән. «Пенсиягә чыккан идек, мин эшкә китәм, ул өйдә утырып кала. Кайтып керәм — кәнәфидә йоклап утыра. Мәчеткә булса да йөр инде, җомга намазына бар, дим. Шуннан йөри башлады, Уфада укып кайтты», — ди Әнисә апа.

Әнвәр абый мәетләрне озатырга да өйрәнгән. Шәригатькә туры китереп соңгы юлга озаталар.

«Хәзерге вакытта димләү бик кирәк»

Әнвәр абый фикеренчә, бүгенге көндә бик кирәкле йолалар бар. Димләү дә шул исемлеккә керә.

«Хәзерге вакытта димләү бик кирәк. Мин авыл советы рәисе булып эшләгәндә исәпләп караган идек: 49 өйләнмәгән егетебез бар. Димләү булса, саны азрак булыр иде, бәлки, 29 гына булыр иде. Ә нишләп өйләнмиләр? Ир-ат яшәү шартларын булдырырга, тәэмин итәргә тиеш бит, шуннан курыкканнары да бар, кемгәдер кыюлык җитми. Бервакыт таныштыру клублары барлыкка килде. Шунда күпме пар кавышты! Ул бик кирәкле әйбер.

Тагын бер йоланы сакларга кирәк. Элек ничек кенә булса да иң кече бала әти-әнине карарга, төп нигездә калырга тиеш иде. Ул авылда гаилә кора, бала була, мәктәп тора. Бу йоланы дәвам итсәк, бик әйбәт булыр иде», — ди ул.

Әнвәр абый үзе дә унике бала арасында иң төпчеге булгач, үз бурычын аңлап, ата-ана йортында кала. Тагын бер кызыклы факт: Әнвәр абыйның әти-әнисенә никахны күренекле сәясәтче Зәки Вәлидинең әтисе укыган. Ул хәләл җефете авылына Үтәккә кайткан булган.

«Хәзерге киленнәргә сабырлык җитми»

Әнисә апа кайната һәм кайнана белән бер түбә астында бик озак еллар яшәгән. «Төрле вакытлар була инде. Күбрәк эндәшми калсаң, үтеп китә. Дөнья мәшакате булгач, юк кына нәрсә өчен дә сүзгә киләсең. Соңгы көннәрендә, Аллага шөкер, бәхиллек биреп, рәхмәт әйтеп киттеләр. Хәзерге киленнәргә сабырлык җитми дип уйлыйм. Дөрес, хәзерге дөньяны безнең вакыт белән чагыштырып та булмый. Олы кешеләр белән яшәгәч, без аларның кагыйдәләренә буйсына идек», — ди Әнисә апа.

Әнвәр абый да яшьләргә карата үз фикерен әйтте.

«Хәзерге яшьләргә мин шулай бәя бирер идем: араларында өзеп, йолкып эшли торган бик тырышлары да, «миңа барыбер» дигәннәре дә бар. Алар борчуга сала. Бакчада бәрәңге дә утыртмый торганнар бар бит. Аңларга кирәк: авырлык кешене тәрбияли. Сугыш вакытында үзеңә-үзең кул салулар, башкалары булмаган. Ач булса да, кыш көне яланда кунса да, кеше яшәгән. Хәзерге яшьләргә чыдамлылык, түземлелек җитми. Хәрам сыеклык күп яшьләрнең тормышын боза. Хәрамгә тартылудан гаилә дә таркала. Кайберләре әти-әнисе салып калдырган йортны да тота алмый. Телефон шулай ук яшьләрнең кадерле вакытын күп ала.

Миңа, мәсәлән, армиягә киткәндә «барыбер тарта башлыйсың» дигәннәр иде, авызыма бер тәмәке кабып карамадым. Аллага шөкер, күп туйларда йөрдек, тик бер тапкыр да җитәкләп алып кайтырдай исергәнем булмады, һәрвакыт үз акылымда идем. Хәзер инде ун еллап гомумән кабул итмибез», — ди Әнвәр абый.

«Гаилә белән „Халык театры“ дигән исем алдык»

Әнисә апа белән Әнвәр абый дүрт бала үстергәннәр. Иң зур кызлары Нәсимә апа БДУның Стәрлетамак филиалында татар телен укыта. Гафури районына барырга җыенганда нәкъ менә ул безне кунак итәргә, каршы алырга риза булды. Нәсимә апаның курска балалар җыелсын иде, дип йөрәге янып йөргән чагы булса да, безнең өчен дә вакыт тапты. Әле бу көннәрдә генә Нәсимә апа сөенеч тә алган — оныгы туган. Гомердә беренче тапкыр күрешсәк тә, уртак бер сөенеч кебек тоелды ул хәбәр. Мин аларда беренче тапкыр бишбармак ашап карадым.

Баланың баласының баласын күрү — зур бәхет инде ул, ди Әнисә апа.

Икенче уллары гаиләсе белән үз урамнарында гына яши икән. Ул да зур хуҗалык тота, тагын ике уллары Стәрлетамакта урнашкан. Барысы да үз юлларын тапкан. Чаңгы, футбол, волейбол ярышларында районда гел беренчелекне яулый торган булганнар. Әти-әниләре актив булгач, балаларга башка чара калмаган. «Без Сабантуйны бәйрәм буларак белмәдек инде. Гел оештыру эшендә булдык», — дип искә ала Нәсимә апа.

Әнвәр абый үзе шаярта да, рәхәтләнеп көлеп тә куя. Театр күренешләре күз алдыннан узды. Үзе сөйли, үзе шунда ук рәхәтләнеп көлеп куя. Юкка гына театр уйга килмәгән икән. Алар гаилә белән спектакль куеп йөргәннәр. «Халык театры» дигән исем дә алганнар.

«Гел җаваплы эштә эшләдек бит. Эштән кайтабыз да, агитациягә чыгып йөгерәбез, театр куябыз. Гаилә белән „Халык театры“ дигән исем алдык. Ел да бер спектакль белән районга чыгып китә идек», — ди Әнисә апа. Туй алып барумы, җырлаумы, Сабантуй оештырумы — барысын да эшләгәннәр алар. Артист тормышының ни икәнен дә беләләр.

Хәзер сыер, сарык, кош-корт, умарталар тоталар — барысына да җитешәләр. Әнисә апаның өй алдындагы бакчасы чәчәккә күмелеп утыра. Аның аш-суга осталыгын да ассызыклап узды әле Әнвәр абый. «Мин 58 кг гына идем, Әнисәне хатынлыкка алгач зурайдым да киттем», — дип елмая ул.

Бәхет нәрсә ул?

Әнвәр абый:

Минем өчен бәхет — балаларның сау-сәламәт булуы, тормыш иптәшең белән тигезлектә яшәү. Мин тормышны бик катлаулы әйбер дип күз алдына китерәм. Бергә хәл иткәндә генә алга барып була. Яшәү шарты, ризык белән ир-ат тәэмин итәргә тиеш бит инде, йорт төзергә, агач утыртырга, ир бала үстерергә кирәк, диләр әле. Мин бу юнәлештә үземнең ир-ат бурычын үтәдем дип саныйм.

Әнисә апа:

Хатын-кызның бәхете тормыш иптәшеннән тора. Әйбәт булсын. Балаларның бәхете — әти-әни бәхете инде. 50 ел бергә торуның төп сере — вакытында тыелып калу, сабыр итү. Балалар өчен дип тә куясың. Ике кеше дә бер төптән булса, ирне - ир, ә хатынны хатын дип торсаң, була ул.