Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнең флаг матур, гади, бер артык җире дә юк» — бүген Татарстан Дәүләт флагы көне

29 ноябрь — Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. Татарстан флагы, аның үзенчәлеге, ни өчен айлы варианты кабул ителмәве, шулай ук, татар халкының этник флагы кирәклеге турында — «Интертат» материалында.

news_top_970_100
«Безнең флаг матур, гади, бер артык җире дә юк» — бүген Татарстан Дәүләт флагы көне
Салават Камалетдинов

Татарстанның дәүләт флагы авторы — ТР халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. ТР Дәүләт флагы — ул триколор: яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора. Ак полосасы уртада, флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, яшел полосасы өстә. Яшел һәм кызыл полосалар үлчәме буенча бертөрле. Флаг киңлегенең озынлыгына нисбәте — 1:2.

Яшел төс — тормыш, яшәеш, яңарыш, Ислам дине төсе. Ак төс — пакьлык билгесе, кызыл төс — яшәеш, сәламәтлек, энергия, көч-куәт төсе. Төсләрнең башка трактовкасы да бар: яшел төс татарларны, кызыл төс русларны, ак полоса фикерләр чисталыгын, пакълеген, ике халыкның бер-берсенә яхшы мөнәсәбәтен гәүдәләндерә.

Бу флаг расланганчы, берничә символика алмашынган. Башта герблы сары флаг булган. Аннары аңа алмашка Казан губерниясе, тагын да соңрак Урал-Идел штаты флаглары килә. Бүгенге флагка кадәр ТАССР флагы булган, берничә елда төрлечә яңартылып торган.

«Илне, халыкны, мәдәниятен ихтирам итү дәүләт символларын ихтирам итүдән башлана»

Флаг ТР Югары Советының махсус комиссиясе ярдәмендә эшләнгән. Татарстанның дәүләт символлары буенча эшче төркемне Ренат Харис җитәкләгән. Флаг 1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы Карары нигезендә расланган. Татарстан флагы кабул ителгәндә, айлы-йолдызлы үрнәкләре дә каралган. Ренат Харис айлы-йолдызлы үрнәкләре ни өчен кабул ителмәгәнен бик кыскача гына аңлатты.

— Төркиянеке бар бит инде, без нигә Төркиянеке кебек флаг кабул итәргә тиеш? Ул сорауга җавап бирү кыен, фәкать кабул ителгән флаг турында гына сүз барырга мөмкин. Бер дәүләт символы да бер илдә дә җиңел генә кабул ителми. Озак тикшерелеп, озак бәхәсләр аша үтә. Бездә дә шулай булды, әлбәттә. Бездә дә озак вакыттан соң, конкурслар аша кабул ителде. Бик күп төрле проектлар каралды. Шушы өч төсле флагка тукталдык.

Флагның ни өчен ак полосасы таррак дигән сүзләр булмады. Нәкъ шундый триколорлар башка илләрдә дә бар. Кайсында агы уртада, кайсында, киресенчә. Моны ничек аңлатып була? Башка флагларны кабатламаган флаг булырга тиеш. Матур, ерактан күренә торган флаг… Әлбәттә, төсләрне сайлаганда, аларның эстетик, философик мәгънәләре истә тотыла, — диде Ренат Харис.

Ренат Харис мәктәпләрдә республика дәүләт символлары турында хәтерне яңартып тору җитәрлек дәрәҗәдә түгел, дип саный.

— Минемчә, чаралар җитәрлек түгел. Бөтен мәктәпләрдә беренче дәрес дәүләт символлары һәм туган тел турында булырга тиеш. Рус мәктәбеме, татар, чуваш, удмурт мәктәбеме — Татарстанда нинди телдә мәктәпләр эшли — барлык мәктәпләрдә дә шулай булырга тиеш. Россия флагы, Россия гербы, гимны, Татарстан флагы, гербы, гимны һәм «Туган тел» җыры. Илне, халыкны, мәдәниятен ихтирам итү дәүләт символларын ихтирам итүдән башлана.

 «Татарстан флагының Чечняныкы белән охшашлык проблемасы бар»

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы вәкиле, Россия геральдистлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Григорий Бушканец, ай-йолдыз ислам символикасы булганга, Татарстан флагының ул варианты расланмаганын әйтте.

— Бездә православныйлар да, яһүдләр дә бар, безнең бит дәүләт дөньяви, дини түгел. Айлы вариантлар дөрес булмас иде ул, шуңа ул вариантлар сызып ташлануы дөрес гамәл.

Берсендә РФ Президенты каршындагы Геральдика советының җаваплы секретаре Глеб Калашников лекциясен тыңладым, ул студентлар каршында чыгыш ясаган иде. Ул флагның әһәмиятен бик үтемле итеп аңлатты. Беренче курс студенты РФ флагында һәр төс нәрсә белдерә, дип сораган иде. Калашниковның шул студент белән диалогы:

— Исемегез ничек?

— Евгения.

— Сезнең исемдә «Н» хәрефе нәрсәне аңлата?

— Белмим, берни аңлатмый.

— Флагта да шулай: һәр төсе, аерым полоскасы берни аңлатмый, алар берләштерелеп, бергә бирелгәндә, закон тарафыннан расланган дәүләт символы булганда, дәүләт, республиканы тәкъдим итә, - ди Калашников.

Григорий Бушканец сүзен дәвам итте.

Безнең Татарстан флагы да республиканы танытучы символ.

Герб зур булмаган элементларда, мәсәлән, документларда файдаланыла. Флагларны киңрәк күләмдә кулланалар, ерактан күренеп торсын дип, зур итеп ясыйлар. Безнең флаг искиткеч, башка флаглардан аерыла, ул җиңел истә кала, җиңел танып беленә. Ул гади, бер артык җире, хәйләкәр элементлары да юк.

Бердәнбер проблема чыкты, ләкин ул Татарстан флагы раслангач, соңрак пәйда булды. Чечня Республикасы флагы соңрак расланды, ләкин республика флагына бик охшаш. Татарстанныкыннан ул кырыйдан чечня халкының милли орнаменты белән бер алтын вертикаль сызык төшүе белән аерыла. Флаг каядыр асылынып торып, флагштогта җил белән 1-2 тапкыр урала икән, сызыгы капланып күренмәсә, ул тулысынча Татарстан флагына охшап кала. Бу проблема килеп чыкты, ләкин, билгеле, ул безнең флаг гаебе түгел, — дип белдерде Григорий Бушканец.

Ак сызыгы ник таррак дигәндә, ул башкалардан аерылып торсын өчен шулай булганын әйтте. «Дөнья флагларын карасагыз, яшел ак, кызыл полосалар бертөрле киңлектә булган флаг табылырга мөмкин», — диде.

Ул Апаста җәмәгать суды бинасы түбәсендә ертык флаг эленеп торуына карата да фикере белән уртаклашты.

— Бу административ хокук бозу, дәүләт символикасына хөрмәтсез карау. Кешеләрне җавапка тарту кирәк. Ертылуга ук алмаштырырга кирәк иде, әлбәттә. Дәүләт символлары турында Татарстан законында бу хакта язылган.

Мәктәпләрдә дәүләт символлары турында чаралар кирәк. Күп кенә укучылар мондый әйберләрне бик үк белеп тә бетерми, гәрчә үзләре яшәгән дәүләт символикасы булса да. Минем моны берничә тапкыр күзәткәнем булды. Без геральдика советыннан хатлар да яздык, чөнки флагны куллануның нечкәлекләре күп. Беренче чиратта, бу флагны элү кагыйдәләре. Флаг шактый симметрияле. Россия флагы буенча төсләрнең урнашу тәртибен бутаган очраклар булды, астын өскә куеп эләләр иде.

Иң зур проблема берничә флаг эленгәндә чыга. Дәүләт символикасы турында законда — дәүләт, район, предприятие флагымы — аларның эленү тәртибе билгеле бер положениедә билгеләнә. Алар берьюлы флагштогка эленгәндә, билгеле бер тәртип булырга тиеш. Югарырак дәрәҗәдәге берәмлек флагы үзәккәрәк куела, ә парлы сандагы флаглар булса, югарырак статуска ия булганы сул яктан эленергә тиеш. Флагларны элгәндә, сулдан уңга таба баралар. Дөрес эленмәгәндә, үзенә күрә закон бозу була. Теләсә нинди тәртиптә эләләр дә куялар иде. Хәзер инде мондый очраклар сирәгәйде, — диде белгеч.

«Татарларда этник флаг сыйфатында Татарстан флагын куллану дөрес әйбер түгел»

Алабуга публицисты Линар Мифтах:

— Еш кына Татарстаннан читтә безнең халык җәмгыятьләре Татарстан флагын татарларның этник флагы итеп күтәрә. Ни дәрәҗәдә бу дөрес? Бу флагка альтернатива кирәкме?

Татар флагларына күзәтүне кырым татар флагыннан башлар идем. Бу флагны мин читләтеп үтә алмадым. Зәңгәрсу төстәге флагта өстәге почмакта тамга бар, шактый матур флаг, аны кырым татарлары ярата. Кырымтатар халкының бер җыелышы да бу флагтан башка узмый. Кырымтатар флагы - республика флагы түгел, ә халыкныкы.

Татарларда этник флаг сыйфатында Татарстан флагын куллану бик үк дөрес әйбер түгел. Бу ТРда яшәүче халыклар флагы, Татарстан гражданнары флагы. Аны этник флаг буларак Түбән Новгород, Уфа, Пенза, себер якларында күтәрәсең икән, татарлар үзләрен мигрантлар хәленә куя. Алар Татарстаннан күченеп килгән дә, үзләренең ватанында яшәми кебек булып чыга. Саратов, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре — татарларның тарихи территорияләре. Анда яшәгән татарлар өчен ул тарихи ватан, Татарстанга аларның бер генә мөнәсәбәте бар — Казан, ул Болгарның варисы, ә ул Алтын Урданың беренче башкаласы. Татарстан түгел, Казанны бөтен татарлар башкаласы дип атарга була.

Интернетта кайбер флаг проектлары бар. Польша-Литва татарларының флагын алыйк, матур флаг, аларның да кызыклы тарихы бар. Аны бүгенгәчә кулланалар. Аклы-кызыллы флаг, Литва кенәзлеге флагы ак ярымайлы кызыл полосада. Алар шундый этник флаг куллана. Тулы хокуклары бар моңа. Бу флаг төгәл күрсәтә: алар Татарстаннан мигрант түгел, Алтын Урдадан чыксалар да, аларның тарихы Литва кенәзлеге белән бәйле. Бу флагны үзгәртеп кулланалар. Безгә дә үткәнгә, хәзергегә таяныпмы, шундый берәр идея кирәк иде. Татарларны берләштерүче башка бер символика булырга тиеш. Кайда гына яшәсә дә, ул төрле җирлекләрдәге татарларны берләштерә торган гомуми символ булсын иде.

Себер татарлары флагы миңа бик ошады. Матур флаг. Себер татарларының үз флагларына ихтыяҗы бар икән, бик яхшы. Себер татарларының үз флагы булуы закончалыклы, бу флаг «кереп китсә», нигә әле безнең халыкның символы булмаска?

Мишәр флаглары да бар. Болар виртуаль флаглар. Аларны әле беркая күтәрмиләр. Нинди максат белән булдыруларын да белмим. Нинди генә максат булса да, барлыкка килгән икән, читләтеп узмаска. Татарстан флагын алганнар да, кызыл төсне шәмәхә төскә үзгәрткәннәр. Мишәрләрнең милли костюмнарын алсак, хатын-кыз костюмнарында анда башка төсләр күрәбез. Бу флагтагы төсләр мишәрләрнең милли үзенчәлеген ничек чагылдырадыр — анысы ачык түгел.

Керәшеннәрнең ике флагы бар. Берсе зәңгәрсу төстә, анда тәре, Татарстан гербыннан барс. Этник флагларда дәүләт гербыннан сурәтләрне куллану бик үк матур күренеш түгел. Икенче флагта керәшен хачы сурәтләнгән — ак тукымада кызыл хач. Аны Питрауда файдаланалар. Менә шул керәшен хачы үзенчәлек бирә.

 Татарларның этник флагы нинди булырга тиеш?

2020 елда фейсбукта татарларның гомуми флагы буенча дискуссия булган иде. Нинди була алыр иде икән — Мәскәүдә, Сахалин, Калининградта да күтәреп булсын өчен. Башта сары төс дигәннәр, ул Казан ханлыгы төсе. Аннары ТР флагы төсләрен куллану кирәк диделәр, полосаларын башкачарак урнаштырып, лалә чәчәге белән йолдыз сурәте. Этник флаг буларак шуны тәкъдим иттеләр.

Татарстанның тарихи флаглары

Алтын Урда әләме

Казан ханлыгы әләме

Идел-Урал штаты флагы

ТАССР флагы (1926-1937 еллар)

ТАССР флагы (1937-1946 еллар)

ТАССР флагы (1946-1954 еллар)

ТАССР флагы (1954-1978 еллар)

ТАССР флагы (1978-1990 еллар)

Татарстан флагының расланмаган проектлары:

1991 елгы флаг проекты

1994 елгы флаг проекты (авторлары - Р.Ногманов, А.Мөхәммәтшин, Ф.Ислам).

Татар иҗтимагый үзәге флагы

"Азатлык" яшьләр берләшмәсе флагы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100