Халык авазы: «Казанда Татарстанның зур байрагын күрәсе килә» | intertat.tatar

Халык авазы: «Казанда Татарстанның зур байрагын күрәсе килә»

Татарстанлылар өйләрендә республика байрагын саклыймы? Балаларына байрак турында сөйләүче гаиләләр бармы? Бүген Татарстан Республикасы байрагы көне уңаеннан, «Интертат» халыктан сораштыру үткәрде.  

Альбина Нигъмәтҗанова, Апас районы Карамас авылы китапханәчесе:

Бездә кечкенә, балаларның кулына тоттырып куя торган Татарстан байрагы бар. Китапханәче булып эшләгәч, балаларга Татарстан байрагы турында да, Россия байрагы турында да аңлатырга туры килә. Безнең план буенча байракларга багышланган чаралар ел саен уза. Бу тема укучыларның дәрестән тыш чаралар планына да кертелгән. Безнең авыл балалары Татарстан байрагын, төсләренең мәгънәсен, тарихын беләләр.

Фәрхәт Шәйхуллов, Азнакай районының «Маяк» газетасы баш мөхәррире:

Минем өйдә дә, эштә дә сувенир формасындагы Татарстан байрагы бар. Патриотик рухны саклау өчен яныңда республика атрибуты булса әйбәт дип саныйм. Һәркем үзенең туган төбәген яратырга, аның тарихын белергә тиеш. Балалар байрак турында мәгълүматны мәктәптән туплап кайта. Район администрациясе дә байрак көне уңаеннан чаралар үткәрә.

Ришат Нурмиев, Саба районы Олыяз авылында ферма мөдире, зоотехник:

Мин үземне Татарстанның патриоты дип саныйм. Республикага бәйле, матбугатта чыккан сәяси яңалыклар белән дә кызыксынып торам. Өйдә өстәлгә куя торган байрак бар иде, күптән түгел эшкә алып барып куйдым. Анда күбрәк кеше күрә, эш өстәлен дә бизәп тора.

 Фәгыйлә Шакирова, Youtube блогеры:

Өйдә Татарстан байрагы бар. Балага республика турында сөйләгән вакытлар булды, ләкин байрак дип махсус өйрәткәнне хәтерләмим. Минем кызым зур инде. Ул үзе дә Татарстан тарихы белән нык кызыксына, республика байрагын яхшы беләдер дип уйлыйм.

Сиринә Җиһаншина, Әлмәт районы Мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары, Әлмәттәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе:

Минем өстәлдә оныкларым ясаган Татарстан байрагы рәсеме тора. Ике оныгым бар. Өйдә «Исәнме, минем Татарстан!» исемле брошюра саклана. Анда республиканың символикалары турында мәгълүмат тупланган. Балалар аның белән таныштылар, шундагы рәсемнәрне кәгазьгә күчереп ясадылар. Татар милләтеннән булган һәр кеше республика тарихын белергә тиештер дип уйлыйм.

Айзат Минһаҗи, Истанбулның Мимар Синан гүзәл сәнгатьләр университеты студенты:

Безнең өйдә Татарстанның әллә ничә байрагы бар, хәтта зурысы да. Аларның ни өчен кирәк икәнен уйлаганым булмады. Булгач, күңелгә рәхәт. Соңгы дүрт елда Истанбулда яшим. Шунда берәр массакүләм чарада катнашасым булса да, байракның кирәге чыгачак.

Һәр иртә йокыдан торгач, иң беренче күзгә Татарстан байрагы чалына һәм туган ягымны искә төшерә.

Төркиядә халык байракны изге әйбер кебек саный. Миңа калса, байрак өчен җаннарын да бирергә әзер алар. Ул һәр гаиләдә диярлек бар. Күп кенә биналарга Төркия байрагы эленгән. Истанбулда берничә километр ераклыктан күренеп торган бик зур байраклар да бар. Үзем Төркия гражданы булмасам да, шунда карагач, алар өчен сөенеп куям. Туган җирләрен бик яраталар кебек тоела. Минем Казанда да Истанбулдагы кебек зурлыктагы Татарстан байрагын күрәсем килә.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркиядә яшәп иҗат итүче татар журналисты, язучы:

Әлбәттә, өемдә Татарстан байрагы бар. Әле берничә көн элек кенә бер Төркия татарына — олы яшьтәге абзыйга бардык. Шулай сөйләшеп утырганда, аның көллияттә укучы оныгы: «Татарстан байрагын мин дә саклыйм», — диде. Һәм үз бүлмәсеннән алып килеп күрсәтте. Бәләкәй чагында Искешәһәрдә 2013 елда үткән Сабан туенда бүләккә алган, капчык киеп чапкандамы, бер ярышта катнашканда… Шуннан бирле саклый икән. Аның әнисе төрек, әтисе татар. Татар әби-бабасы татарчага да өйрәткән. «Казанга кайтсагыз, миңа зур байрак алып килегез», — диде. Менә өйдә байрак булуы аңа, күрәсең, ата-бабалары кем икәнне оныттырмый. Ул шул кечкенә байракны әйбәт итеп кенә җыеп куйды, шуңа да күзем төште. Кадерле, димәк. Гомумән, Төркиядә күп татарларда Татарстан байрагын күрергә мөмкин. Бу күренешне мин аларның бабалары җирен хөрмәтләү, онытмау, ярату, сагыну, зурлау билгесе итеп кабул итәм.