«Бүген — тавык, иртәгә — балалар». Актанышта этләр тавык, куяннарны ботарлый

Актанышның 57 кварталында яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларда тавыклар, куяннарга этләр ташлана дип зар елый. Халык моны «57нче бистә афәте» дип тә атаган. Иртән торып чыгуга ботарланган куян, кош-кортларын күргән хуҗалар социаль челтәрләрдә чаң суга: бүген кош-корт корбан булса, иртәгә аларның балаларга да ташлануы бар.

«Этләр токымлы тугыз куянымны ботарлады»

Беренчеләрдән булып, әлеге мәхшәр турында 57нче бистәдә яшәүче Айдар Низамов сүз кузгата. Этләрнең токымлы тугыз куянын ботарлауны үз күзләре белән күргән кеше буларак, ул бу эшне төлке, сасы көзән башкаруны кире какты.

— Иртәнге сигезенче яртыда куяннарны ашатырга дип чыктым. Ишектән чыгу белән үк этләрне күреп алдым. Берсе ояга аягы белән таянып басып тора, икенчесе бер куянга ябышкан иде. Куарга, куркытырга дип көрәк эзли башладым. Башта чыгарга урын таба алмыйча, бакча буйлап тегендә-монда чабып йөрделәр. Аннары ачык җир табып, качтылар.

Бер күршем җиденче яртылар тирәсендә эштән кайта. Тисәң, куян ул чиный башлый. Күршем дә шул чинау тавышларын ишеткән. Тик икенче күршенең эте балалаган иде, шул көчекләрнең тавышы дип уйлаган, игътибар итмәгән.

Фландр токымлы, һәрберсе сигезәр килолы тугыз куяным бар иде. Үрчетергә дип үстердем, һәрберсе аерым читлектә иде. Шул этләр тугыз куянымны да кырып чыкканнар, — дип сөйләде ул.

Айдар Низамов күпмедер вакыттан соң әлеге этләрне табып, фотога да төшерә. «Актаныш информ» исә әлеге фотоларны үзенең инстаграм битенә урнаштырган. Комментарийларда халык икегә бүленә. Беренче төркем моның этләр эше булуына ышанмый. «Нинди әкият инде», «Эт булса, буып кына китмәс иде, алып китеп ашар иде. Төлкедер ул. Этнең бер дә алай кыланганын күргән юк», «Эт алай эшләми», — дип язучыларга шушы бәла белән йөзгә-йөз очрашкан 57нче бистә халкы каршы чыга.

— Берсенең муенчагы бар иде. Икенчесе урам этенә охшаган. Күпмедер вакыттан соң табып, аларны фотога да төшердем. Тик ул вакытта теге этнең дә муенчагы юк иде инде.

Бу этләр моңарчы да бар иде. Ярты ел тирәсе күзәтеп килдем. Аларның составы үзгәреп тә ала, гел өер булып йөриләр. Миңа шуларның икесе керде менә.

57дә мин белгән өч-дүрт кешенеке шулай булды, әле мин белмәгәннәре күпмедер. Өй аркылы гына яшәүче бер егетнең дә җиде куянын алдылар. Кемнеңдер тавыгы, кемнеңдер күркәсе, күпчелек куянга ябышалар инде, — ди Айдар.

«Этләр безгә беренче тапкыр гына кермиләр инде»

Әлеге афәтенең икенче корбаны — Лилия Хөсәенова гаиләсе. Әлеге «көтелмәгән кунаклар» аларның ихатасына ике тапкыр сәфәр кыла. Беренче тапкыр июль аенда кергәндә этләр куян ояларының кырыйларын гына умыргалый. Ә икенче юлы хуҗабикә ботарланган өч куянга тап була.

— Безгә болар беренче тапкыр гына кермиләр инде. Ояларның келәләре өске якта, шуңа күрә беренче кергәндә куяннарга тия алмый калдылар, ишекләрен тырнап, асларын чокып бетергәннәр иде. Без өргәнен ишеттек, йөгереп чыгып, кергән ике этне дә куып җибәрдек.

Куяннар ишәйгәч, өч ата куянны икенче якка аерып куйдым. Икенче керүләрендә шул өч куянны ботарлап ыргытканнар иде. Мин аларын иртән, балаларны мәктәпкә илтеп кайткач кына күрдем. Алар бер дә урам этләренә охшамаган. Берсе кечкенәрәк, икенчесе озынча буйлы, токымлы этләр.

57дә көн дә бер хуҗалыкка керәләр. Йә куян, йә тавыкларның башына җитәләр. Келәләрне тартып алып, сеткаларын умырып керәләр, диләр. Берәр кая китсәк, ояларны калайлар белән каплап китәбез, — диде Лилия Хөсәенова.

«Бүген кош-корт, иртәгә — балакайлар»

Алсу Хафизова исә бер мизгел эчендә уналты тавыксыз калган. Этләр тарафыннан кылынган җинаятьтә төлке чалымнарын күрергә була. Әмма хуҗабикә этләр тавышын ишетә.

«57нче бистә афәте. Кичә бездә дә «көтелмәгән кунаклар» булды — этләр. Менә шулай уналты тавыгымны үтереп ташлап калдырганнар. Юктыр, эт булмас диючеләргә чыннан да эт эше диясем килә. Бу хәл кичке сигездә булды. Тавыклар дулавы, эт өрүе (үзебезнеке юк) ишетелде. Ләкин менә мизгелләр хәл иткән.

Бар халыкны борчуга салган афәт шушы тавык, куяннар белән генә тәмамлансын иде дә, тик чарасызлыкта кала бирә бу күренеш. Мин үзем, бала чыгып, бу этләргә каршы тора алабызмы соң? Өстемә сикерүе дә бар иде. Бүген кош-кортлар зыян күрсә, Алла сакласын, иртәгә балакайларга ташланмас димә», — дип ул үзенең инстаграм сәхифәсенә пост куйган.

Алсу Хафизова белән без дә элемтәгә кердек.

— Бер атна элек көпә-көндез күршенең тавыкларын ботарлап чыктылар. Бездәге тавышны балам ишетеп алды. Нәрсә булганын шунда ук аңладым: «И Алла, миңа кергәннәр икән», — дидем. Тәрәзәдән кычкырдык, кугандай иттек. Киенеп чыкканчы эзләре дә юк иде инде. Мизгел инде ул.

Иптәшем сарай янын ике мертлы тимер сетка белән бүлеп куйган иде. Шул тимер сетканы астан ертып, умырып кергәннәр болар. Гадәти урам этләре түгел, ау этләре булырга тиеш. Минем тавыклар йоклаган кебек кенә яталар. Кемдер әйтә көзән ди, кемдер төлке ди. Ул этләрне күрделәр бит инде, зыян күрүчеләр үзләре шаһит.

Полиция хезмәткәрен чакырдым, килде дә: «Эткә протокол төзи алмыйм бит инде. Күрдеңме соң, кем эте соң бу?» — ди. Шулай да фиксация ясатып куйдым. Аучыга шалтыраттым: «Бу эш авыл советына йөкләнергә тиеш. Мин нәрсә эшли алам. Этләрне эзләп карадым, таба алмадым», — диде, — дип сөйләде ул. 

Өмет чаткысы: атна эчендә хәл ителер

57нче кварталда яшәүчеләрнең җан ярасына әйләнгән бу хәлләргә җитәкчелек ничек караган соң? Шушы көннәрдә генә Актаныш үзидарәсе башлыгы итеп яңа җитәкче билгеләнде. Моңарчы эшләгәне, зыян күрүчеләр шәхсән килеп зарларын белдерсәләр дә, айлар буе бу мәсьәләгә ачыклык кертә алмаган.

Актанышның үзидарәсе башлыгы Риназ Шәрипов, бу вазифага керешүенә беренче көн булуга карамастан, әлеге проблема бер атна эчендә хәл ителер дип вәгъдә бирде. 

— Бүген минем бу вазифада беренче эш көнем. Хәбәрдар булсам да, төбенә хәтле төшенеп бетә алмадым әлегә. Белүемчә, андагы берничә этне тотып, приютка җибәрделәр. Бәлки ботарлаучы алар арасында булгандыр. Шушы атна эчендә ачыкларбыз, — диде Риназ Шәрипов.

57нче кварталның участок полиция хезмәткәре исә «этләр» дигән сүзне «җәнлекләр» дигән сүзгә алмаштырырга киңәш итте. Шундый үтенечнең сәбәбен аңлатмады, шуңа күрә аны үзебез аңлатырга тырышып карыйбыз. Матбугат чаралары, кешеләр «этләр» дип яза икән, этнең хуҗалары була, шуңа күрә полиция җавап бирергә мәҗбүр булачак. Хәтта хуҗасыз эт булса да, алар кеше карамагында, алар өчен дә җирле хакимият җаваплы. Ә инде җәнлекләр дип язган очракта, аларның хуҗалары юк, каза күргән очракта беркемгә каршы административ җаваплылык та, җинаять җаваплылыгы да кузгатыла алмый.

Язылган гаризалар район хакимиятенең административ комиссиясенә юллана. Комиссиянең җаваплы сәркатибе һәм баш белгече Алисә Мирзаянова да йорт хайваннарына этләр тиюе факт түгел дип белдерде.

— Безгә куяннар буенча бер гариза керде. Сөйләшү булды, без моны этләр эше дип карамыйбыз. Куяннарны, тавыкларны күпләп бугач, этләр түгелдер дип уйлыйбыз. Этләр булуы факт түгел, — ди Алисә Мирзаянова.

«Гариза кергән дә калган булмасмы соң бу?» — дигән соравыма исә: «Гариза булып кына калмый инде. 57нче кварталга чыгып, карап йөрештерәбез инде без», — дип җавап бирделәр. Күзгә кереп торган нәтиҗәне үзегез ясагыз, иптәшләр.  

«Этме-юкмы икәне билгесез»

Актаныш районында урам этләрен аулау буенча оешма эшен башлап җибәргән. Хәзер тотылган этләр өчен вакытлыча приют эшләп килә. Оешма җитәкчесе Илназ Магданов фикеренчә, 57нче кварталдагы хәлләргә этләр генә гаепле булмаска да мөмкин.

— Зыян күрүчеләр янына барып, карап, тикшереп тә йөрдем. Ул гаҗәеп хәл: тип-тигез итеп тезеп куйганнары да, туздырып ыргытканнары да бар, алары өстерәлеп йөргәндер инде. Башта башка төрле җәнлек буып чыгып, аннары этләр кермиме икән дигән уйлар да туа. Актанышның үзидарәсе башлыгы Риназ Шәрипов белән дә сөйләштек. Ул: «Минем башка авылда да бу проблема белән очрашканым булды. Шундый җәнлек бар: ул вампир кебек хайваннарның канын гына эчеп китә», — ди.

Этме-юкмы икәнен дә, эт икән, аларны каян табарга, ничек тотарга икәнен белмибез, аңлап та бетереп булмый. Версияләр төрле: кемдер зур, кемдер кечкенә эт, ди. Шуңа күрә мин бу эшләрне бер генә эт эшләп йөрүенә ышанып та бетмим. Без чыккан көнне тып-тыныч була. Чыкмаган көнне, гадәттә, төнлә шалтыраталар. Шалтыраткач, шунда ук киләбез килүен, тик бөтен җир тып-тыныч. Берәр тозак ясарга микән әллә дип тә уйлыйбыз инде. Кыргый эт булса, тозакка барыбер керми инде ул. Эт бит ул сизгер җанвар, — ди ул.

Илназ Магданов әйтүенчә, 57нче квартал ягында көндез этләр бөтенләй күренми. Актанышта, гомумән, сукбай этләр кимү ягында икән. Төзелеп килүче приютның эшләре гөрләп барса да, 57леләр һаман тынычлап йоклый алмый. Илназ Магданов фикеренчә, куян, тавык буу белән сукбай этләр эше була алмый.

— Куянга ташланган этләрне бер-ике кеше генә күргән. Берсе этләрнең артыннан куып та йөргән әле. Ул кеше әйтүенчә, алар чын-чынлап ау этләре. Ике этнең фотосын да куйды. Ул этләрнең берсе «венгерская выжла» токымлы эт. Кызыл-сары төстә, колаклары асылынып торучы бик көчле ау эте анысы. Үрдәккә йөриләр ул эт белән. Аннан соң ул этне күрүче булмаган. Берәрсенең эте качып чыккан булды микән инде.

Аннары без бер этне тоттык. Күргән кешеләр: «Охшаган, тик ул түгел бугай», — диләр. Шул этне бер атна ботка ашарга өйрәттек. Көчкә-көчкә өйрәнде. Ул инде урамда гел чи иткә өйрәнгән, каяндыр тапкан бит инде чи ит. Пешкән ит тә, калдыклар да ашамый, ә нәкъ менә чи ит кенә ашый, — дип сөйләде оешма җитәкчесе.

Битарафлык булмасын иде

Шуңа өстәп, эт хуҗаларына тагын бер нәрсәне искә төшерәсе килә: приютка эләккән этегезне табып, алып кайтып китәсез һәм ул эт кабат аучылар кулына килеп эләгә икән, эт хуҗасы җаваплылыкка тартыла, чөнки һәр кеше эте өчен җавап тотарга тиеш.

57нче кварталда яшәүчеләр фикеренчә, ихатага керүче этләр дә кемнеңдер өйрәтелгән ау этләре. Алар көндез бик күренми, димәк, аларны хуҗасы юри төнгә чыгарып җибәрә дигән фикер дә ишетергә туры килде. Ә моны бары тик полиция хезмәткәрләре белән авыл советы тулы тикшерү үткәреп кенә ачыклый ала. Тик фотофиксация юк икән, тик торганнан гына кемнеңдер ихатасына кереп, синең этең шулай иткән дип тә әйтеп булмый.

Этләрнең фотолары бар. Теләгән һәм тырышкан очракта аларның хуҗаларын ачыклау ул кадәр үк кыен да булмас иде, Актаныш бит Казан да, Чаллы да түгел. Участковыйларга кемнең эте бар икәнен ачыклап чыгу өчен бер көн җитәр иде.

Күп кенә белгечләр дә моны бары тик видеофиксация ярдәме белән генә белеп буладыр дигән фикердә. Чыннан да, белгәч, күргәч, хуҗаның да җаны тыныч. Этләр икән, хуҗасын табарга да, сукбай этләрне тотарга да җиңелрәк булачак.

Җәй буе өф-өф итеп кенә үстергән малны, кош-кортыңның ялгыш берсе генә югалса да тынычлап йоклап китеп булмый. Чөнки ул кешенең акчасы, вакыты, хезмәте һәм ризыгы. Бу мәсьәләдә җитәкчелек, сак органнары, хакимият тарафыннан да битарафлык булырга тиеш түгел.