Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфага велосипедта барган Фаил Гыймадов: «Ике бәхетне берьюлы тоттым»

«Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов Уфа-Казан арасын велосипедта үткән. Журналист үзенең велосәяхәте турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Уфага велосипедта барган Фаил Гыймадов: «Ике бәхетне берьюлы тоттым»
Фаил Гыймадовның шәхси архивыннан

«Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадовның июль ахырында Уфага велосипедта чыгып китүен язган идек. Журналист Башкортстан каласында кунак булып кайткан. Фаил үзенең велосәяхәте турында безгә дә сөйләде.

Фаил Гыймадов көн саен эшкә велосипедта йөри икән.

«Мин велосипедта йөрергә яратам, көн саен эшкә барып-кайтулары белән 20-25 км чамасы юл үтелә. Башкортстанга барганым булса да, Уфада бер дә булганым юк иде. Фидан Гаффаровның «Уфа юкәләре» дигән җырына балачактан ук гашыйк һәм Уфа минем өчен ниндидер әкияти шәһәр булып тоелды. Велосипедта сәяхәткә чыгарга күптән рухи яктан әзерләнә башлаган идем.

Хәзер чит илгә чыгу проблемалырак — тестлар бирергә кирәк, мәшәкате дә күп, бәяләр дә коточкыч артты. Машина белән артык җиңел, шуңа велосипед белән барып карыйм әле дип уйладым. Берьюлы ике бәхетне тоттым: рәхәтләнеп велосипедта йөрдем һәм җырларда җырланган Уфаны да күрдем. Һава торышы да бик әйбәт — кояшлы, җылы булды», — ди Фаил.

«Сәяхәткә кыштан ук әзерләндем»

Журналист үзенең велосәяхәтенә кыштан ук әзерләнә башлаган — велосипедын көйләп, кирәкле әйберләрен алган.

«Башта шундый сәяхәтчеләрнең видеоларын карадым. Мәскәүдән Владивостокка кадәр баручылар да бар. Ул яз көне чыгып киткән иде, көзен генә барып җитте. Үзеңне ничек тотарга, үзең белән нәрсә алырга, велосипедны ничек көйләргә икәнен өйрәндем. Палатка, велосипедка куела торган махсус сумкага һәм запас частьләргә заказ бирдем. Әзерләндем дә Аллага тапшырып чыгып киттем.

Уфага дүрт көн бардым, 560 чакрым юл үттем. Минем өчен процессы мөһимрәк иде, шул хәрәкәттән ләззәт алып бардым. Ниндидер нәтиҗә күрсәтәм дип ашыкмадым. GoPro камера алып, тирә-юнь белән хозурланып, төшереп бардым. Репортажлар эшләдем, Сөндә су коендым. Минем өчен шундый актив ял булды ул», — ди сәяхәтче.

Фаил төн куну өчен үзе белән палатка да алган була, тик аның кирәге чыкмый.

«Кич, ахшам намазын укырга вакыт җитә башлагач, миңа мәчет очрый иде. Башкортстанда шулай берничә авылны үттем, берсендә мәчет төзелеп бетмәгән иде. Мәчет эзләп күрше авылга барып чыктым. Аларның мәчетләре дә ябык иде. Бер авыл кешесе имам торган йортны күрсәтте. Мулла абзыйга кереп: «Миңа мәчет кирәк иде, намаз укырга», — дим.

Муллалары — Әбүзәр абый үзендә төн кунарга тәкъдим итте. Хатыны белән мине ашатып-эчертеп, иртән бергә намазлар укып, мине озатып җибәрделәр. Мин ике тапкыр мәчеттә кундым. Берсе Минзәлә мәчетендә иде. Анда Минзәләне яңгыратып азаннар әйттем. Иртән мулла тәмле әйберләр белән чәйләр эчертеп, мине озатып калды. Иртәнге сәгать 4-5ләр тирәсендә юлга кузгалдым.

Дүртенче көнне кичкә Уфага барып җиттем. Анда мине инстаграмнан карап барган Алмаз Фатыйхов дигән дустым каршы алды. Шимбә, якшәмбе көнне Алмаз миңа Уфаны күрсәтте. Без танылган әдипләребез, хәзрәтләребез каберләрендә дога кылдык, мәчетләрдә булдык, Агыйделдә пароходта йөздек, музей-театрларда йөрдек. Ул мине шулай кунак итеп йөртте. Дүшәмбе мин автобус белән Казанга кайтып киттем, велосипедны ул бер атнадан соң гаиләсе янына кайтканда салып кайтты, хатыны Питрәчтә иде», — ди Фаил Гыймадов.

«Юлда физик әзерлек тә, тәҗрибә дә кирәк»

Мондый ерак сәфәрләргә чыкканда, Фаил сүзләренчә, уңайлы, сыйфатлы велосипед сайларга кирәк. Сәяхәтче нәрсәгә игътибар итәргә икәнен һәм үзенең киңәшләрен дә бирде. «Алдагы һәм арттагы фонарьлар кирәк. Башкортстанга кергәч, мине полиция хезмәткәрләре туктатып: «Кая барасың, кайларда кунасың, авырмы, түгелме?» — дип кызыксындылар. Аннары мотоциклда сәяхәт итүчеләрне туктаттылар. Алар Мәскәүдән Уралга сәяхәт итүчеләр иде.

Үзең белән яңгырдан сакланыр өчен плащ, запас камера, велосипедны ремонтлау өчен кайбер кирәк-яракны алырга кирәк. Тагын бер телефон алсаң да була, юлда нәрсә булмас.

Иң мөһиме, әлбәттә, физик әзерлек, тәҗрибә. Юлларда йөргәндә куркынычрак — зур фуралар күп йөри. Казаннан Чаллыга бару бик җиңел булды. Юл кырые киң иде, рәхәтләнеп бардым. Урыны-урыны белән генә тар җирләр дә очраштыргалады.

Чаллы белән Минзәлә арасында, Башкортстанга кергәндә дә бик тар урыннар бар. Фуралар кәрван булып ыжгырып киләләр. Алдагысы сине күрә, калганнары күрми. Беренчесе башта сине җиле белән очырып җибәрә, аннан сине турбулентность тартып ала. Бер кузгалып киткәч, минем дә тизлекне киметәсе килми, велосипед авыр бит. Мин юл кырыена төшеп алам да, алар узып киткәч, аннан асфальтка менәм. Арттан фуралар куып җиткәч, тагын шулай итәм. Көпчәккә таш кереп атып бәрмәсен, турбулентность тартып китмәсен өчен бик сак булырга, ашыкмаска һәм игътибарлы булырга кирәк», — диде ул.

 «Сәяхәт кешене рухи яктан баета»

Сәяхәте турында Фаил бик җылы итеп, рәхәтләнеп искә алды. «Алланың рәхмәте, миңа кыен булды дип әйтә алмыйм. Трасса буйларында ягулык салу станцияләре, кафелар, араларында хәләл ризыклылар да бар. Юл кырыенда мәчетләр бик күп хәзер. Берсендә челлә вакытында кереп әзрәк ял итеп тә чыктым. Әйбер алам дисәң кибетләр дә бар. Чүлдән бармадым бит инде. Юл кырыенда көнбагышы да, кукурузлары да үсеп утыра. Шундый тәмле, баллы.

Тауларга менгәндә бераз кыенрак булды. Аннары велосипедчыга җил булса да, җиңел түгел. Берничә зур гына таудан велосипедны этеп кенә менәргә туры килде. Юл төзекләндергән җирдә бөкеләр күп. Чакрымнарга сузылган машиналар арасыннан әкрен генә бардым инде. Үзем белән савытларга тутырып су алдым. Туктаганда мәчеттән, ягулык салу станцияләре янында краннан да су алганым булды.

Президентыбыз авылыннан да үттем. Очраган кешеләр, көтүчеләр белән дә аралашып алдым. Үзем белән берничә китабымны алган идем. Телебезне, динебезне пропагандалый торган китаплар ул. Баруымның максаты да шул иде. Аларны бүләк иттем, динебез, татарлыгыбыз, ватанапәрвәрлек турында сөйләшүләр алып бардым.

Сәяхәт кешене рухи яктан баета бит ул», — ди журналист.

 «Планда Кырым да, Төркия дә бар»

Фаил Гыймадов бер сәяхәт белән тукталырга җыенмый. Ул инде бүген үк киләчәккә планнар да кора. «Аллаһы боерса, киләчәктә дә берәр җиргә барырга дип уйлап торам әле. Әүвәл велосипедымны яңартырга иде. Чыдамлырак, яхшырагын аласы килә.

Татарлар яшәгән җирләргә барасым килә, мәсәлән, Әстерханга. Мине җәлеп итеп тора ул, барып карыйсым килә. Яндекстан караган идем, анда кадәр 1480 км. Быелгысыннан 3 тапкыр артык дигән сүз. Юлларның ничек икәнен белмим, әмма физик яктан мин әзер.

Тукай эзләре буенча сәхәт итәргә дә исәп бар. Кырымга самолет белән барып, анда велосипедта сәяхәт итәргәме. Тагын Төркиядәге татар авыллары буенча сәяхәт итү теләге дә бар, хәзер вакытым булганда төрек телен өйрәнәм. Менә шундый идеяләрем бар, әлегә төгәл маршрутлары төзелмәгән.

Велосәяхәтчеләрнең бөтенесе диярлек берүзләре йөриләр бит. Тагын бер кеше булса, бер-береңә яраклашырга туры киләчәк. Анда синең ирегең чикләнә дигән сүз. Җан дустың булса, бергә күңеллеректер дә инде ул. Тик күп факторлар берьюлы туры килергә тиеш: минем кебек үк велосипедны яратуы, ял вакыты, тормышка карашы, физик әзерлеге, түземлелеге һәм сабырлыгы», — ди Фаил Гыймадов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100