news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Болгар радиосы» алып баручысы Фаил Гыймадов велосипедта сәяхәткә чыккан

Журналист Казан - Уфа арасын велосипедта уза.

news_top
«Болгар радиосы» алып баручысы Фаил Гыймадов велосипедта сәяхәткә чыккан
https://www.instagram.com/fail__gimadov/

«Болгар радиосы» алып баручысы Фаил Гыймадов күптәнге хыялын тормышка ашырган — Казаннан Уфага велосипедта сәфәргә чыккан.

«Юлга кузгалырга торам. Велосипедым әзер. Кирәк һәм кирәкмәгән әйберләр белән тулган. Сумкалар, палаткалар белән. Дуслар, ничек уйлыйсыз, велосипед белән Казан - Уфа арасын ничә көндә узып була икән?» — дип сөйләгән ул инстаграмда.

Журналист юлда барганда сторислар төшерә. Баллы кукуруз чәкәннәре белән туклануы, Сон суында коенып чыгуы, мәчетләрдә кунуы турында сөйли.

«Аллаһ Тәгалә үзе ярдәм итә. Шөкер итеп барасы да барасы Казан - Уфа арасын», — дигән Фаил.

«Хәерле, имин юллар! Тизлекне арттырма, штрафлар килмәсен! Иркенләп йөреп кайт, ашыкма»,

«Я Аллам, көн дә юк, төн дә юк безгә бу посттан соң! Кайгырып торучы язылучыларыгыз бар. Хәбәрдә булыйк», — дип борчылган журналистның тыңлаучылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар