Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәймиев имәне: Саба урман хуҗалыгындагы үзенчәлекле агач һәм урманчылар турында

Урманнарны җир йөзенең үпкәләре, дибез. Ул үпкәләрне табиблар кебек карап торучылар – урманчылар. Алар вакыты җиткән агачларны кисеп, яңаларын утырталар. Үзләренең һөнәрләре турында Саба урманчылары сөйләде.

news_top_970_100
Шәймиев имәне: Саба урман хуҗалыгындагы үзенчәлекле агач һәм урманчылар турында
Салават Камалетдинов

«Урманны кисәргә кирәк»

Урманчы Рашат Талипов без килгәндә компьютерда эшли иде. Хәзерге заманда урманчылар да бөтен исәп-хисапларын компьютерга теркәр барырга тиеш.

Документация тутыру эше элек тә бар иде. Без урман халәтен, күпме агач утыртылганын, киселгәнен язып барабыз. Агачларны кисәр өчен дә документлар әзерләргә кирәк, — дип аңлатты Рашат Талипов.

Димәк, урманнарда агач утыртырга гына түгел, аларны күпләп кисәргә дә кирәк?

Әйе, урманны кисәргә кирәк, ул бит җитешеп бара. Комачаулый торган агачларны, корыганнарын, сынганнарын кисәсе. Әйбәт агачларны да яше җиткәч кисәргә кирәк, чөнки кисмичә калдырсаң, ул чери башлый.

Урманчылык эшендә нинди яңарышлар бар? Нәрсәләр җиңеләйде?

Урман кисү процессы үзгәрде, хәзер аны харвестер, форвадер машиналары эшли. Кул белән урман кисү — иң авыр эшләрнең берсе. Тагын яңа җиһазлар эшне җиңеләйтте. Элек, урманның мәйданын чыгарыр өчен, метр белән үлчәп йөрисе иде. Хәзер моның өчен GPS-навигаторлар бар. Шулай да, урманчы эшен җиңел дип әйтеп булмый. Урманда эшләгәндә төрле вакыт була: яңгыры да ява, бураны да чыга. Бик күп җәяү йөрергә туры килә. Көн саен кимендә биш-алты чакрым үтәсе, кайчак унар километр да була. Урман эше авыр инде ул.

Үзегез ничек бу һөнәрне сайларга булдыгыз?

Минем әти дә урманчы, бездә бу электән килгән һөнәр инде. Лесхозда торгач та, бу һөнәрне сайларга булдым.

Урман һәм урманчы кадере хәзерге вакытта кимемәдеме?

Юк, кадере кимемәде. Менә бу елларны хезмәт хаклары да яхшырды.

Рашат Талипов - тәҗрибәле урманчы. Аның әйтүенчә, яшьләр Саба урманчылыгында бөтен җирдәге кебек, эшкә килеп калучылары да, китүчеләре дә бар.

«Урманның үзенең хуҗасы, саклаучысы бар»

Рафил Әхтәмҗановның урманчы булып эшли башлавына әле бер ел гына булган. Әлегә ул үз эшен ошатып, бар күңелен биреп эшләвен һәм хезмәт хакы белән канәгать булуын әйтте. Рафил кечкенәдән урманны яратып үскән, шуңа күрә урманчы һөнәрен сайлаган.

«Әтинең һөнәре урманчы булмаса да, ул урманда эшләде, трактор йөртте. Урманны күреп үскәч, урманны ярату хисе туды, шуңа бу һөнәрне сайладым», — диде ул. - Урманның үзенең хуҗасы, саклаучысы бар, безнең Сабада ташландык урманнар юк».

Саба районы урманчылыгы алты өлештән тора, гомуми территория мәйданы — 60382 гектар. Шушы зур мәйданны 26 урманчы күзәтә.

Шәймиев имәне

Әлеге 60382 гектар урман территориясен тәшкил иткән агачлар арасында Шәймиев имәне дә үсеп утыра икән. Әлеге агачның тарихы болайрак.

Петр I хакимияткә килгәч, диңгезгә чыгарырга кораблар төзү эше башлана. Ул вакытта кораблар тимердән түгел, имән һәм яхшы наратлардан эшләнгән. Петр I указы нигезендә, төрле төбәкләрдә кораб төзергә яраклы имәннәрне барлау башлана. Төркәш авылы өстендәге 366-367нче километрларда кораб төзергә яраклы имәннәр табылган.

Менә шунда хәзерге вакытта өч кеше колачларлык юанлыктагы имән үсеп утыра. Петр I заманнарында ул әле яшь агач булган. Без моннан 10-15 ел элек аның 367 яшьлек имән икәнен билгеләдек. Ул имәнне тапкан вакытта мин шундагы урманчы идем, фамилиям - Шәймиев, — дип аңлатты Илфат Шәймиев.

Без аны, Саба урманчыларының Минтимер Шәрип улына карата игътибар билгесе буларак, Шәймиев имәне дип исемләдек, — дип тә өстәп куйды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100