Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дневник Удмуртки» ТикТок блогы авторы милли горурлыкны блоглар аша үстерергә тели

Удмуртиянең танылган Тикток блогеры «Дневник Удмуртки» блогы авторы Вера Трефилова каналын милли темага багышлаган. Анда удмурт халкы үзенчәлекләре, тарихы, яшәеше, милли ризыклар, теле. Әбисен дә төшерә. Милләтнең репутациясен күтәрергә тырышам, ди ул. Аның ысулларын татар халкы өчен кулланып буламы?

news_top_970_100
«Дневник Удмуртки» ТикТок блогы авторы милли горурлыкны блоглар аша үстерергә тели
Гөлүзә Ибраһимова

Удмуртия блогеры Вера Трефилова «Татмедиа» га кунакка килде. Бик ачык, идеяләргә бай, үз өлкәсендә тәҗрибәле кеше дип кабул иттем аны.

«Дневник Удмуртки» блогы авторы Россиянең ТикТоктагы танылган этно блогерларының берсе санала. Аның 132 мең укучысы бар.

Хәзерге вакытта удмурт теле юкка чыгып килә торган тел булып санала. Рәсми статусы шундый. Татар теле андый ук дәрәҗәдә булмаса да, милли проблемаларыбыз бер үк дип уйлыйм.

«Казанга көнләшеп карыйм»

@dnevnik_udmurtki Удмуртский акцент вошёл в чат😅 #удмуртия #дневник_удмуртки #путешествия #хочуврек #рек ♬ Oh No - Kreepa

Безнең милли рейтинг түбән иде, хәзер күтәрелеш сизелә. Анда үз өлешемне кертә алуыма мин бик шат. Кешеләр 2000нче елларда үзләрен «удмурт» дип атаудан ояла иде. Хәзер Удмуртия белән кызыксынучылар арта. Блогерлар да үз өлешен кертә. Кешеләр, горурланып, үзләрен «удмурт» дип әйтә башлады.

Тел кулланылышта, популяр булсын өчен милли код белән эшләргә кирәк дип саныйм. Мәдәни код архитектурада, бизнеста күп булырга тиеш. Ул кешенең аңында уела. Менә миңа Том Сойер тарихы ошый, ул шундый ләззәтләнеп койманы буйый. Башкалар тыныч кына үтеп китә алмый.

Мин үземнең мәдәнияткә гашыйк, миңа ошый, үземә ошагач, мин аны башкаларга да күрсәтергә телим. Күзе янып торган кеше битараф кына узып китә алмый. «Сез тиеш, ул мәҗбүри, мәдәниятны күтәрергә», — дип булмый, ул эшләми. Чын күңелдән булырга тиеш.

Кеше милләтеннән һәм телдән оялмасын өчен мохит булдырырга кирәк. Ул милли-мәдәни мираска, тирә-ягына таянырга тиеш. Шундый мохит булу мөһим. Ютуб каналлар аша да милләтне күтәрүгә зур өлеш кертеп була. Элмә такталарның милли телдә язылуы да мөһим, мәсәлән, Татарстанда бар ул, ә Удмуртиядә юк. Удмуртия белән чагыштырганда, Казанда миллилек бик нык тоела. Ул яктан бик хөрмәт итәм, хәтта бераз көнләшеп тә карыйм, — дип сөйләде Вера.

«Бүгенге көндә этно-блогинг бик популяр»

Шулай да блогер телләр мәсьәләсендә пессимистик карашта. Аны ул интернациональ телләрне өйрәнүгә ихтыяҗ булу белән бәйли.

Милли телләр әкренләп юкка чыга. Бер йөз елдан соң алар инде калмас дип уйлыйм. Этно-блогинг барыбер телне саклап калуга тәэсир итә. Кеше кызыга башлый. Этно-блогинг, милли темага багышланган сәхифәләр бүгенге көндә бик популяр. Ул юнәлеш әле тулмаган, мөмкинлекләр күп, — ди ул.

Вера сүзләренчә этно-блогны алып баруның да үзенчәлекләре бар. «Удмуртиядә 25 район бар, димәк, төрле диалектлар, традицияләр, гореф-гадәтләр… Күпмедер дәрәҗәдә тәнкыйь булачак, әлбәттә. Аны кабул итәргә генә кирәк. „Дөрес әйтмәдең“, — дип язалар, тышкы кыяфәтне ошатмаучылар да бар. Аны бары тик кабул итәргә кирәк, бездә аралашу экологиясе әле барлыкка килә генә, — ди Вера.

Блогерның эшен туктата торган ике фактор бар: тәнкыйть һәм теманы дөрес сайламау. Вера үзенең беренче видеоларын Тиктокка 2020 елның декабрендә керткән булган. Ул вакытта Тиктокны күбрәк Инстаграм өчен видео монтажлау кушымтасы итеп кулланган.

«Удмуртия турында видеолар төшерәбез, акча эшлибез», — дип төшерелгән кызык видеодан башланып киткән аның блогы.

«Хәзер Татарстанда булуым һәм удмурт блогерының татар блогерлары белән тәҗрибә уртаклашуы — нонсенс. Чөнки гадәттә Удмуртиядә „Ә менә Татарстанда шулай“, — дип үрнәк китерәләр. Моны Удмуртия медиа өлкәсе өчен бер вакыйга дип карап та буладыр», — ди Вера.

«Милли контентны милли киемнән төшерү мәҗбүри түгел»

Вера психология өлкәсендә белем алган, бүгенге көндә дә балалар психологына укый, шулай ук дүрт ел радиода да эшләгән. Миллилек белән сугарылган аккаунт аның тарафыннан төрле яклап анализлана.

Удмуртия турындагы бердәнбер канал булгач, әлбәттә, аны нигездә удмуртлар карый. Дөньяның төрле почмакларыннан язалар. Тамырлары Удмуртиягә барып тоташкан кешеләр хәтта яза, елый-елый карыйбыз, диючеләр бар. Мин каналда яшьләрчә, кызыклы итеп Удмуртия турында сөйләргә тырышам. Удмурт яшьләрендә милләткә үзгә караш булдырасы килә.

Милли контентны милли киемнән төшерү мәҗбүри түгел. Мин дә башта милли киемнән төшерә иде. Мин үзем алай киенеп йөрмим, дип уйладым да, костюмның бер элементын гына куллана башладым. Ә минем әбием өйдә дә шулай киенеп йөри.

Этно юнәлеш бик популяр. Ун ел элек толерантлык булса, бүгенге көндә милли потенциалны билгеләү бара, — ди ул.

Белгеч сүзләренчә, Тиктокта гадәти булмаган әйберләр категориясенә кергән күренешләр күп карала, милли тема да шул юнәлешкә карый, дип аңлаатты ул. Милли тема сәяхәтчеләр өчен дә кызыклы икән. Аның фикеренчә, күпмедер вакыттан соң дәүләт социаль челтәрләрне контрольгә алачак, киләчәктә билгеле бер законнар кабул ителер, ди ул. 

Киләчәктә синтет блогерлар популяр булачак, ди белгеч. Бу очракта ясалма интеллект һәм голограмма күз уңында тотыла. Ул Виктор Цой һәм Сергей Есенинны мисал итеп китерде. Аңлашылсын өчен: «Гадел Әңгәмә» тапшыруына "Илһам Шакиров" яки "Кол Шәриф" килгән кебек, аларның голограммалары була.

Киңәшләр һәм лайфхаклар

Белгеч уртаклашкан кайбер файдалы киңәшләр белән дә уртаклашабыз:

  • Тикток канал барлыкка килгән көнне үк анда видео кертергә кирәк. Беренче айда ким дигәндә 20 видео кертелсә, әйбәт була.
  • Видео астында 3-4 хештег кулланырга кирәк.
  • Бер теманы сайлап алу һәм аңа тугры калу мөһим. Һәр видеода каналның төп темасы чагылыш табарга тиеш.
  • Психологик яктан караганда кадрда ике һәм аннан да күп кеше булу игътибарны күбрәк җәлеп итә.
  • Беренче секундтан ук динамика булырга тиеш.
  • Текстта әйтелгән сүзләрнең видеода язылган сүзләрдән аерылуы — кызыклы ысул. Ул очракта видеоны ике тапкыр карарга кирәк була, дөресрәге бер тапкыр укырга һәм тыңларга
  • Идеяләрне башка блогерлардан да алырга була, ул барыбер бер үк төрле килеп чыкмый.
  • Видеолар караулар җыймый, язылучылар саны артмый башлый һәм нишләргә дә белмәгән очракта, каналны юкка чыгарып, яңаны барлыкка китерү күпкә файдалырак булырга мөмкин.
  • Яшүсмерләр өчен видеоны 14:00–17:00 сәгатьтә, олырак аудитория өчен контентны 17:00 сәгатьтән соң һәм ял көннәрендә кич кертү отышлы була. 
  • Һәр көнне видео кертергә тырышып, артык мавыгып китү кешенең «януына» китерә, Тиктокны күрәсе дә килми башларга мөмкин.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100