Чит тел укытучысы Алинә Мәҗитова: «Татар моңын немец телендә җырлап җиткереп булмый»  | intertat.tatar

Чит тел укытучысы Алинә Мәҗитова: «Татар моңын немец телендә җырлап җиткереп булмый» 

«Элвин Грей һәм Ришат Төхвәтуллин җырларын тәрҗемә итүе җиңел булды, ә озын көйләргә немец теле бөтенләй бармый», — ди Алинә. «Интертат» хәбәрчесе татар җырларын немец теленә тәрҗемә итеп җырлаучы Чаллы кызы Алинә Мәҗитова белән аралашты.

«Туфрак тартып кайтарды»

Алинәнең җырлавын беренче тапкыр Гүзәл Уразованың инстаграм сәхифәсе аша күреп алдым. Моңа кадәр татарча көйгә немец телендә җыр башкаруларын үземнең дә бер дә ишеткәнем булмады. Чыннан да, бик кызык яңгырый икән. Гүзәл Уразованың күңеленә дә «Нокта”ның немецчә варианты хуш килгән булса кирәк, Алинәгә репост ясаган иде.

Бар яктан килгән кешеләр була бит. Алинә белән аралашкач, аның шундыйлар исәбендә икәнен аңлыйсың. Бераз көнләшеп тә куясың әле. Күз явын алырлык чибәр, инсафлы, белемле кыз.

Алинәгә чит телләр өйрәнү кечкенәдән җиңел бирелгән, инглиз һәм немец телләрен су урынына эчә ул. Дөрес, татарчасы шактый аксый. Моны, артык мактап, күз тидермәс өчен әйтәм. «Саф татарча сөйләшергә барыбер өйрәнәчәкмен», — ди үзе. Өйрәнер дә, чөнки үҗәтлеге дә бик көчле аның. Ә немец теле белән Алинә инде унбиш ел аерылмас дуслар.

 — Немец телен башлангыч сыйныфларда укыганда ук өйрәнә башладык. Мәктәптә үзидарә көннәре уздырганда мин һәрвакыт немец теле дәресләрен үткәрә идем. Әлеге фән буенча төрле шәһәркүләм олимпиадаларда, республика бәйгеләрендә катнашып килдем. Шунысы кызык, мине беркайчан да ниндидер түгәрәкләргә йөрергә, нәрсә беләндер шөгыльләнергә мәҗбүр итүче булмады. Әти-әнием, укытучылар басымы белән өйрәнгән фән түгел бу. Мин немец телен интуитив рәвештә үзем сайладым, — ди Алинә. 

Алинәнең әти-әнисе яшь вакытта туган җирләреннән ерак Коми республикасына китеп урнашканнар. Мәхәббәт җимешләре Алинә дә шунда дөньяга килгән. Читтә туып-үсүенә карамастан, аның күңелен Татарстан җәлеп иткән. 

— Туфрак тарта дигән төшенчә бар бит. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, мин Чаллы дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетына укырга кердем. Студент елларында ук Татарстанда яшәү уңайлы булуын, Себергә кире китәсем килмәгәнне аңладым һәм Чаллыда төпләнергә карар кылдым. Бүгенге көндә шәһәрнең 31нче мәктәбендә балаларга немец һәм инглиз телләре укытам. Узган ел минем артымнан әти-әнием дә Чаллыга кайтып урнашты, — ди Алинә. 

«Генрих Гейне җыентыгын тәрҗемә иттем»

Эшкә урнашыр алдыннан Алинәне мәктәптә эшләве бик авыр, син моңа психологик яктан әзер булырга тиешсең, дип куркытканнар. Ә үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән кыз боларны бары тик стереотиплар дип саный.

 — Мин балалар белән эшләүдән ямь табам. Балалар — балалар инде, аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе шәхес. Мин бүгенге укучыларның хәтере бик яхшы икәнлегенә игътибар итәм. Әгәр материалны кызыклы итеп тәкъдим итсәң, алар теманы тиз истә калдыралар. Телнең нечкәлекләренә төшендерү өчен дәресләргә төрле җырлар, видеолар кертеп җибәрәм, үземә күрә мавыктыргыч итеп уздырырга тырышам. Татар һәм рус җырларын немец теленә тәрҗемә итеп җырлавым да, иң беренче чиратта, шул максаттан башланып китте.

Мин мәктәптә укыганда, күпчелек яшүсмерләр кебек үк шигырьләр язу белән мавыгып алдым. Студент вакытта тәрҗемә итәргә бирелгән шигырьләрнең рифмаларын туры китерергә тырыша идем. Башкалар мәгънәсен генә аңлатып бирә, ә мин рифмалары туры килгән шигырь күтәреп киләм. Шулай, әкренләп, Генрих Гейненең тулы бер шигырьләр җыентыгын рус теленә тәрҗемә иттем. 

«Әйдәгез берәр рэп, Алинә Ришатовна!»

Җырларга кечкенәдән яратам. Әтием дә бик моңлы итеп җырлый минем. Гаиләбез белән татарча җырлар тыңлап, үзем дә кушылып җырлап үстем.

Бер тапкыр дусларым чит телдә берәр җыр башкаруымны сорадылар. Алардан мактау сүзләре ишетеп, күңел үсеп китте. Нигә әле тагын җырлап карамаска, мин әйтәм. Җырларны инглиз теленә яки киресенчә, инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә итеп барысы да җырлый. Минем әлегә тапталмаган, яңарак әйбер уйлап табасым килде. Хәзер мин русча, татарча җырларны немец телендә башкарам. Аларны дусларыма һәм укучыларыма тыңлатам. Укучыларга бу аеруча кызык тоелды. «Әйдәгез берәр рэп, Алинә Ришатовна», — дип көләләр, яңа җырларымны көтәләр. Шул рәвешле аларда фәнемә карата позитив мөнәсәбәт формалашты. Мин кырыс укытучы түгел, шуңа да карамастан, балалар мине тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. Шушы укытучының иң зур бәхете түгелмени?!

Җырларны дәресләр беткәч, сыйныф эчендә яздырам, анда акустика яхшы. Чыгышларымны инстаграм сәхифәсенә дә урнаштыра башладым. Чын профессионаллар кимчелекләремне күрәләрдер. Ләкин мин вокал белән беркайчан да махсус шөгыльләнмәдем, күңелемдәгечә җырлыйм, - ди Алинә.

«Татар җырларының моңын немецчә җиткереп булмый»

Татарча җырларны тәрҗемә иткәндә Алинә өчен иң авыры — кайбер катлаулы сүзләрнең мәгънәсенә төшенү һәм немецча рифманы көйнең ритмына туры китерү. Сүзләрне аңларга Алинәгә әти-әнисе һәм татар телен камил белүче дус кызлары ярдәм итә.

— Тәрҗемә ясаганнан соң җырның көен кабызып куям да, рифманың музыкага туры килү-килмәвен тикшерәм. Заманча, ритмлы көйләргә немец теле әйбәт ята. Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин җырларының тәрҗемәләре аеруча шәп килеп чыкты. Ә озын, моңлы җырларны тәрҗемә итеп булмый.

Шигырь юлы татарча өч сүздән торырга мөмкин. Ә немецчә шул бер юлда ким дигәндә кыска-кыска алты сүз булачак. Моннан тыш, немец теле — төгәл тел. Авызларны сузып әйтеш юк. Ә без татарча җырларның күңелгә ятышлы, җанга үтеп керә торган булуына ияләнгәнбез. Тәрҗемә вариантында аларны моңлы итеп башкарып булмый. Шулай итеп мин татар теленең дә, немец теленең дә кайбер нечкәлекләрен бозам, ләкин өйрәнгәндә бу аз гына рөхсәт ителәдер, — дип көлә Алинә. — Ничек булса да, әлеге идея бик кызык булып чыкты. Җырлар тәрҗемә итү белемемне арттыра, ике телдә дә үзем өчен яңа сүзләр очратам. Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илназ Сафиуллин репертуарыннан җырларым бар. 

Татар һәм немец телләре бер-берсенә бөтенләй охшамаган. Шулай да бер нюанс бар. Мин балаларга фонетиканы аңлатканда, татар телендәге авазлар белән мисаллар китерәм. Чөнки немец телендәге ö, ü, ng авазлары татарча ө, ү һәм ң авазлары кебек үк әйтелә, — ди ул.

Алинә бер урында гына торырга яратмый, һәрвакыт эзләнүдә. Мәктәптә беренче елын гына эшләүче кыз узган ел шәһәркүләм «Ел укытучысы - 2019» бәйгесендә катнашкан. Студент вакытында Бөтенроссия Worldskills бәйгесендә Татарстан данын яклап, Мәскәүдән чемпион исеме белән кайтуы да аның белемен һәм күнекмәләрен арттыру өчен бик күп көч куюын дәлилли.  

Быел Берлинда бер немец гаиләсендә гувернантка булып эшләргә тәкъдим иткәннәр иде. Аздан гына Германиягә китми калдым, коронавирус башланды. Мин бай гаиләдән түгел, шуңа күрә әлегәчә чит илләргә чыгарга мөмкинлегем булмады. Бу хыялым тиздән чынга ашар дип өметләнәм, — ди ул. 

«Мин нигә татарча сөйләшмим?»

Кечкенә чакта минем сөйләм үсешемнең артта калуы ачыкланган һәм табиблар әти-әнигә минем белән бары тик бер генә телдә — русча сөйләшергә кушканнар. Шулай итеп, әти-әнием үзара татар телендә аралашсалар да, минем белән башка телдә аңлашканнар. Нәтиҗәдә, мин татар телен аңлыйм, ләкин чиста итеп, саф татарча сөйләшә алмыйм. Моңа татар теле бик сирәк ишетелгән ерак Себер якларында туып-үсүем дә йогынты ясамый калмады.

Мин татар телен беләм, мәсәлән, Башкортстанда яшәүче дәү әнием белән рәхәтләнеп сөйләшәм. Ә дус-ишләрем белән татарча аралашырга акцентымнан оялам. Минем яшьтә бу оялу да түгел, ә бер психологик киртә дияр идем. Аеруча Татарстанга, саф татар телендә сөйләшүче кешеләр арасына килеп эләккәч, моңа нык игътибар итә башладым. Дусларым да, татарча аралаша башласам: «Син бигрәк кызык сөйләшәсең», - дип гел шул акцентка басым ясыйлар иде.

Ютуб-каналлар аша татар телемне камилләштерергә омтылам. Төрле курслар тыңлыйм. Татар теленең грамматикасы бик авыр, кушымчалар күплегеннән югалып калам. Татар телендә чиста сөйләшмәвем - зур кимчелегем. Аны якын киләчәктә төзәтә алырмын дип уйлыйм. Татарстанда яшәгәч, моның өчен мөмкинлекләрем күбрәк. Минем башка төбәкләрдә булганым бар. Шул ук Коми республикасы яки әниемнең туган төбәге Башкортстан белән чагыштырганда, безнең Татарстан үз халкының милли традицияләрен һәм телен саклый дип уйлыйм.

Укучыларга татар телендә белем бирүнең аз булуы гына кызганыч. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре күбрәк кертелсә, бик яхшы булыр иде.

Татар теленең киләчәге булсын өчен, иң беренче чиратта, гаиләдә татарча сөйләшү бик мөһим. Моның шулай икәнен үз мисалымда яхшы аңлыйм. Минем балаларым татар телендә иркен сөйләшергә, ирем дә татар кешесе булырга тиеш. Болар минем өчен бик мөһим принциплар, — дип үз фикерләре белән уртаклашты Алинә.