«Җиде утрау арасында»: Актаныш районындагы бер кешелек Өшәр авылы турында фильм
Режиссер Алмаз Нургалиев һәм куючы-оператор Динар Әхмәтҗанов Актаныш районындагы Өшәр (Иске Семиостров) авылы турында «Җиде утрау арасында» исемле документаль фильм төшергәннәр. Фильм дөнья күрсен өчен матди ярдәм кирәк.
1960нчы елларда Кама ГЭСын төзү вакытында күп кенә хуҗалыкларга су басу куркынычы яный. Өшәр авылы да шул хәлдә кала һәм авыл халкы күченеп китәргә мәҗбүр була, әмма авылны су басмый кала. Инде 44 ел дәвамында ул авылда бер кеше — Габдулла Хәйбуллин гына яши.
Алмаз Нургалиев белән фильм турында сөйләштек.
Бер кешеле авыл
«Актанышның үткәне белән балачактан ук кызыксынганга, бу җирлекләрдә төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан күп кенә авылларның тарихын электән белә идем. Ә Өшәр авылы һәм Габдулла абый язмышы белән якыннан әнием таныштырды. Бу тема буенча сөйләшүебезнең төгәл вакытын хәтерләмим, ләкин нәкъ шул вакытта халыкның игътибарына лаек әлеге кеше һәм авыл турында фильм төшерү хыялы туды. Ә мондый зур проектны бер кеше генә башкарып чыгу мөмкин түгел.
2014 елда «Ак чәчәкләр» сериалын төшерү барышында дуслашып өлгергән Динар Әхмәтҗановка әлеге хыялым турында сөйләгән идем. Ләкин башка иҗадый проектлар белән мәшгуль булганга, әлеге эш кичектерелде. Үткән елның язында Динар белән бер күрешкәч: «Әйдә, берәр үзенчәлекле проектка тотыныйк, син бер әйткән идең Габдулла абый турында, шуны эшли башлыйк әле», — диде. Сөйләшүебез яз айларында булса, җәйдән төшерә дә башладык.
Башта Өшәргә Габдулла абый янына «разведкага» кайттык. Безгә ул кешенең башкаларны ничек кабул итүен белергә кирәк иде, чөнки табигать барыбер үзенекен эшли: кешедә кырыслык арта, дигән фикерем бар. Аралашкач, Габдулла абыйның безнең идеягә карата ризалыгын белдек, эшкә тотынырга булдык.
Урман-күлләргә бай булган әлеге табигать почмагында кайчандыр 600-700 хуҗалыклы авыл булгандыр дип хәзер инде күзалларга да мөмкин түгел. Ләкин авыл халкы күченеп китсә дә, 80-90нчы еллардан Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче байлар аучылык һәм балык тоту өчен бу җирләрне үз итә башлый. Бүгенге көндә дә ял итәргә килүчеләрнең саны артканнан-арта бара һәм аларның күбесе Өшәр авылының соңгы кешесе белән таныш. Төннәрен бу якларда адашып калучыларга Габдулла ага йортының утлары маяк булса, кемнәрнедер бу йорт яңгыр-давыллардан да ышыклый. Өшәрдән күрше авылга кадәр җиде километрга якын юл үтәргә кирәк. Габдулла абый безнең өчен табигать белән кешелекне тоташтыручы күпер булып тоелды.
Шулай ук туган нигезләрен, әти-әниләре яшәгән җирләрне эзләп кайтучылар да байтак. Алар Габдулла абыйдан нигез урыннарын күрсәтүне сорыйлар. Авылдашлары өчен Габдулла абый — авылның тарихын, урынын саклаучы бер якты маяк.
Фильмның исеменә дә без шушы мәгънәләрне салырга тырыштык, — дип сөйләде Алмаз Нургалиев.
Ни өчен Габдулла карт үзе генә авылда калган?
«Ул вакытта аның әнисе, хатыны һәм кечкенә баласы булган. Күченеп китүләр башлангач, әнисе: «Мин китмим», — дигән. «Мин әнине калдырып киткән булсам, аннан соң ничек яшәр идем», — ди ул. Авылда калуның бер сәбәбе шул булгандыр, ә хатыны биш айлык кызны алып, күченеп китә. Алар елына бер-ике тапкыр күрешеп торалар. Араларында бик тыгыз мөнәсәбәтләр булмаса да, әти ягыннан кыз, кыз ягыннан әти якынлыгы, җылылыгы бар.
Габдулла абыйның атлары, сыерлары, кәҗәләре бар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул абзый — бик тә хәрәкәтчән һәм эшчән кеше. Безнең төп эш — көне-төне аның һәр хәрәкәтен, сулышын төшереп бару иде. Аның артыннан калмаска тыршып, арып бетә идек», — дип сөйләде режиссер.
Безнең әңгәмәгә Динар Әхмәтҗанов та кушылды, чөнки алар бергә юлда баралар иде. Ул Габдулла абый янына килгәч, үзен гаҗәпкә калдырган беренче очракны сөйләде.
«Ул бик кунакчыл абый булып чыкты. Килгәч үк безне чәй эчәргә чакырды. Без чәй эчтек. Соңыннан Алмаз: „Сезнең кое бармы? Суны кайдан аласыз?“ — дип сорап куйды. „Юк, суны елгадан алам“, — диде ул. Шунда гына елга суыннан чәй эчкәнебезне белдек», — диде Динар.
Егетләр инде Габдулла абый янына күп тапкыр кайтканнар. «Аның өен ерактан күргәч тә, ниндидер якынлык хисе туа. Габдулла абый да безгә өйрәнде. Беренче көннәр белән чагыштырганда, ул да безнең өчен башка кеше кебек. Безне оныклары, дуслары яки танышлары кебек кабул итә башлады», — ди Алмаз Нургалиев.
«Татар дөньясында фильмнар бик аз»
Бүгенге көнгә фильмның каралама варианты әзер, егетләр аны танышларына күрсәтеп караганнар. «Бу бит бөтенләй икенче дөнья», — дигән фикерне белдерүчеләр дә булган.
«Фильмның форматы — күзәтү. Елның һәрбер фасылында кайтып, Габдулла абый белән бергә яшәдек, 3-4 тәүлек бар нәрсәне дә төшереп бардык. Габдулла абыйның һәрбер хәрәкәтен күзәттек. Төп геройдан тыш, фильмда төрле катламны, төрле милләтне күрергә мөмкин, чөнки ял итәргә килүчеләр еш кына Габдулла абыйга кагылып чыга. Һәм шулай ук күрше авыл кешеләре, яки дуслары, кыскасы, төшерү процессында Габдулла абый белән һәрбер аралашучыны кадрга эләктереп алырга тырыштык. Фильмның эчтәлегенә, мәгънәсенә килсәк, милләт, халык буларак безнең халәтебезне ачып күрсәтүне максат итеп куйдык. Икенчедән, әлбәттә, нинди бай, матур табигатьле, уңдырышлы туфраклы, елга буена урнашкан авылның бетү проблемасы күтәрелә.
Бүгенге көнгә фильм төшерелеп бетте, хәзер монтаж эшләре бара: тавышларны чистарту, музыка яздырту, халыкка чыгару. Беренче елларда ул конкурсларда йөрер дип уйлыйбыз.
Без бу эшне үзебезнең көч белән башлап җибәрдек. Киләчәктә аны бөтен дөнья белән җыелып эшләсәк иде. Һәм әлеге фикерне без халыкка Planeta.ru сайты аркылы җиткерергә булдык. Шулай ук проектны тәмамлау өчен финанс ярдәмнән тыш, Габдулла абыйга генератор сорап язган идек. «Адымнар» тапшыруында сюжет та күрсәтелгәч, якташыбыз Фәнис абый Газетдинов генератор бар, дип шалтыратты. Фәнис абыйның олы йөрәкле, ярдәмчел булуы безне дә, Габдулла абыйны да бик сөендерде.
Фильмны көз азагына әзерләп бетерергә планлаштырабыз. Башланган эш тәмамланырга тиеш. Сәбәбе бик гади: татар дөньясында фильмнар бик аз, документаль фильмнар юк диярлек. Әгәр читкә карасак, бүгенге көндә төрле нәфис фильмнар, сериаллар белән беррәттән, документалистика жанры янәдән популярлашып бара. Нинди генә темага фильмнар төшерелми! Без дә әлеге тенденциядән артта калмаска тиеш. Чөнки нәкъ әлеге фильмнар аркылы без милләтебезне һәм башкаларны үзебезнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, игътибарга лаеклы шәхесләребез белән кызыклы итеп таныштыра алабыз. Кыскасы, шәхесне милләт тәрбияли, ә милләтне — шәхес», — дип сөйләде Алмаз Нургалиев.
Planeta.ru краудфандинг сайтында фильмны ясап бетерү өчен акча җыялар. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала.