«Ун секундка җитешмәдем» — 22 яшьлек Зәлидә әти-әнисе күз алдында батып үлгән | intertat.tatar

«Ун секундка җитешмәдем» — 22 яшьлек Зәлидә әти-әнисе күз алдында батып үлгән

Кичә Кукмара районы Каенсар авылы кызы Зәлидә Сибгатуллина су коенганда батып һәлак булган. Кызның гәүдәсен бүген генә тапканнар.

Кукмара районы Каенсар авылында бүген кайгы көне. Авылның чибәр, чая кызы Зәлидә Сибгатуллина, гаиләсе һәм туганнары белән елга буенда ял иткәндә, әти-әнисенең күз алдында батып үлгән.

Зәлидәнең гәүдәсен инде икенче көн водолазлар эзли. Нократ яр буеннан күңелне җылытырлык хәбәрләр генә ишетелми. Нибары 22 яшьлек кызның гомере шулай фаҗигале төстә өзелгәнгә беркемнең дә ышанасы килми. «Гәүдәсе табылсын иде, ичмасам», — дип тели авыл халкы. 

Нократның Борец авылы тирәсендә су коену өчен матур урыннар бар. Ул Каенсардан якынча 30 километр ераклыкта урнашкан. Челләдән котылырга теләп күрәмсең, Зәлидә әти-әнисе, бертуган сеңлесе һәм әнисенең сеңлесенең кызы белән шул якларга юл тоткан. Гаилә матур гына су кереп, ял ит иткәндә, шушы көтелмәгән фаҗига килеп чыга. Тирәнгәрәк йөзеп кергән Зәлидә һәм аның туганнан туган сеңлесе — 14 яшьлек Динә бата башлый. Зәлидә Динәне тиз генә этеп чыгара, ә үзе төпкә төшеп китә. 

Динә — Каенсар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәфидә Әскәрованың туганы.

«Мизгел эчендә була торган хәл бит. Үземнең дә суга батканым бар. Иптәш кызым гына тартып чыгарган иде. Зәлидә: «Коткарыгыз», — дип кычкыргач, әтисе дә, якындагы ир-атлар да ярдәмгә ташланган. Коткаручы егет үзе дә чак батмый калган. Әтисе дә ярдәм итәргә аз гына өлгермәгән. «Ун секундка җитешмәдем, мин йөзеп барып җиткәнче, юкка чыкты», — дип әйтте ди. 

Зәлидә бик акыллы, уңган кыз иде. Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, Биектауга китеп, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетында укый иде. Спортчы кыз, мәктәптә укыганда чаңгы ярышларында, спартакиадаларда даими катнашып килде. Бик талантлы иде. Авылда концертлар оештырганда ике дә уйламый, кайтып төшә иде. Беркайчан «юк» дип каршы килгәне булмады. Сөйләм теле бай булгач, концертлар алып баруны гел аңа тапшыра идек. Матур итеп бии дә иде. Арчада «Татар кызы» бәйгеләрендә катнашты ул», — дип елый-елый сөйли Рәфидә ханым. 

Зәлидәнең гәүдәсен су агызып алып киткәндер, диләр. Водолазлар инде икенче көн эзләп, таба алмыйлар. Аларның хезмәте кыйммәт бәяләнә икән. Аз булса да, ярдәм булыр дип, Рәфидә апа, авыл буйлап өйдән-өйгә кереп, шуларга түләргә дип акча җыйган.

«Бер водолаз бер сәгать эзли икән. Аны икенчесе алыштыра. Хезмәтләре кыйммәт дип ишеткәнебез бар иде инде. Авыл халкы һәр йортка килгән кайгыны үзенеке итеп кабул итә бездә. Бөтенесе дә ярдәм күрсәтте, Аллаһның рәхмәте яусын. Бөтенесе хәсрәткә баткан. Олы кеше булса, яшисен яшәгән дияр идең. Ә Зәлидәнең бигрәк чәчәк атып килгән вакыты шул», — ди ул. 

Рәфидә апа бөтен кешенең дә Зәлидәнең инстаграмдагы соңгы видеосына игътибар итүләрен әйтә. Алабугада имтиханнар тапшырып йөргәндә, Зәлидә дуслары белән Шайтан шәһәрчегенә барган. Зәлидә әнә шул матур урыннарда күбәләктәй очынып йөри. Соңыннан елгага таба бара һәм суга кереп киткән кебек була. Ихлас елмаеп кул болгый, әйтерсең лә барысы белән дә саубуллаша. 

«Зәлидәне таба алмыйлар, әти-әниләре, туганнары барысы да яр буенда тилмереп гәүдәсен алып чыгуларын көтә. Әле аның өстенә, бүген әбиләре үлгән дип тә хәбәр иттеләр. Моннан ике-өч айлап элек бабайлары дөнья куйган иде. Әбиләре, озак та үтми, ковид йоктырды. Бабайның илле берен дә үткәрә алмыйча, Казанга хастаханәгә эләкте. Үпкәсенә 80 процент зыян килгән булган. Хәзер аны алып кайтып, җирләү эшләрен оештырырга кирәк. Зәлидәнең дә гәүдәсен табарларына өмет итәбез. Су төпләрендә ятканчы, мөселманча итеп гүргә иңдерер идек…» — ди Рәфидә апа. 

Ут кебек янып яшәүче, чибәр Зәлидәнең очрашып йөри торган егете булган. Үз авылында да бер егет аны өзелеп яратып йөргән. «Аны бик өзгәләнә, елый дип әйттеләр», — ди Рәфидә ханым. 

Биектаудагы «Тургай» балалар бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина Зәлидәнең киң карашлы, белемле, тырыш кыз булуын билгеләп үтте. 

«Зәлидә бездә ике ел эшләргә өлгерде. Бик актив, акыллы, тырыш кыз. Арча педагогия көллиятен дә кызыл дипломга тәмамлап килде. Яшь булса да, аның бик мөстәкыйль булуына, зурларча фикерләвенә шакката идек. Безнең өчен бик зур югалту бу. Мондый хәлнең булганына, Зәлидәнең коллективка кире кайтмаячагына ышанасыбыз да килми. 

Зәлидә җәйге ялга киткән иде. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетында укыды. Шушы арада гына сессиясен бик уңышлы япты. Җомга көнне соңгы имтиханнарын тапшырган иде. 

Яшь белгечләргә әти-әниләр сак карый. Ә ул үз-үзенә ышанган, актив кыз булгач, әти-әниләр дә бик җылы кабул иттеләр үзен. 

Зәлидә башта бер төркемдә эшләгән иде. Кабат без аны инглиз-татар теле төркеменә күчердек. Чөнки аның инглиз теле укытучысы белгечлеге дә бар. Көллияттән тыш башка юнәлешләр буенча да әзерлек курслары узган. Соңгы арада полилингваль әзерлек узып, бүген шуның буенча имтихан тапшырырга тиеш иде. 

Бакчабыздагы бер чара да аннан башка үтмәде. Чибәрлеге, үз-үзен тотышы, матур сөйли белүе белән бар кешене авызына карата иде», — дип сөйләде Люция Гобәйдуллина.

Әлеге язманы әзерләгән арада Зәлидәнең гәүдәсен таптылар дигән хәбәр килде.

«Судан калкып чыгып, берничә километр агып барган. Моторлы көймәләр белән гел йөзеп, карап тордылар. Шулар — көймә белән йэзләүчеләр — юлыккан. Гәүдәсе бер тәүлектән соң өскә калкачак дигәннәр иде. Шулай туры килде дә. Әлегә моргка алып киткәннәр. Җирләүне иртәгә оештырабыз.

Әбисен дә иртәгә алып кайтып җирләячәкләр. Ул бер атна элек хастаханәгә эләккән иде. Балалары өченче көн барып, хәлен белеп кайтканнар иде. «Әбине реанимациядән чыгарганнар, хәле әйбәт, терелүгә таба бара дип әйттеләр, Аллаһка шөкер», — дип тынычланып, сөенеп кайтканнар иде. Ял итәргә дә шуңа киткәннәр инде алар. Ә ковид ул мәкерле авыру икән. Әбинең хәле кисәк кенә авыраеп киткән.

Мәрхүмәнең әти-әнисенең дә хәле бик мөшкел. Алар хәзер Малмыжда, Зәлидәнең мәетен биргәннәрен көтә», — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов.

Зәлидәнең караңгы гүрләре якты, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Сибгатуллиннар гаиләсенә бу өсте-өстенә килгән хәсрәтләрне күтәрергә Ходай сабырлыклар бирсен.