Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Килеп терәлсә, барыбер түли». Суд приставлары алиментчыларны хәйлә белән дә таба

Суд приставларының көн кадагындагы мәшәкатьләренең берсе - алиментчыларны аулау. Үз баласы тормышына да акча кызганган оятсыз, җавапсыз кешеләрне эзли алар. Суд приставларының ничек эшләве турында федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Илзия Исламова сөйләде.

news_top_970_100
«Килеп терәлсә, барыбер түли». Суд приставлары алиментчыларны хәйлә белән дә таба
Солтан Исхаков

Хәтерләсәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алимент түләмәүчеләрне табу эшен көчәйтергә кушкан иде. Быел вазгыять ничек үзгәрде?

Быел дүрт ай нәтиҗәләре буенча, якынча 183 млн сум алимент түләүләре кайтарылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 97 млн сумга күбрәк.

2021 елның дүрт аенда суд приставлары башкаруында алимент түләүләрен түләтү турында 24 меңнән артык башкарма производство булган. Хәзерге вакытта алимент түләмәүче 19 600 татарстанлы бар. 9 меңнән артык эш буенча хезмәт хакыннан барлыгы 1 млрд сумнан артык алимент түләттерелде. Бүген алиментлар буенча бурыч 2 млрд сум тәшкил итә.

Ел башыннан зур эш нәтиҗәсендә, Татарстанда алиментлар буенча бурыч 12 млн сумга кимегән.

Алиментчыларны эзләп табу һәм бурычларын кайтару өчен нинди ысуллар кулланыла?

Бу, беренче чиратта, бурычлы кешеләрнең хезмәт хакыннан һәм банкта булган акчаларыннан тотып калу;

Бурычлы кешеләрнең шәхси милкенә арест салу;

Күчемле һәм күчемсез милекне теркәүне тыю;

Транспорт белән идарә итү хокукын чикләү;

РФ чикләреннән чыгу хокукын чикләү;

Административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

Иң нәтиҗәле чара — мөлкәткә арест салу һәм РФ нән читкә чыгуны чикләү.

Алимент буенча бурычлары 10 мең сумнан артык булган очракта, суд приставлары аның чит илгә чыгу хокукын чикли. 2021 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча, 13 меңнән артык алимент түләмәүче Россия чигеннән чыгу хокукыннан мәхрүм.

Кеше каядыр барырга җыенса, алдан, бер атнадан да ким булмаган вакыт эчендә, суд приставлары идарәсенең рәсми сайтында яки хезмәтнең мобиль кушымтасында бурычлар булу яки булмавын тикшерергә киңәш итәбез. Чөнки бик күп очраклар була - кеше бурычы турында чит илгә чыкканда гына белә, шуңа алдан кайгыртсагыз яхшырак. Ун мең сумнан артык бурыч булса, чил илгә чыгармыйлар.

Әгәр алимент түләмәүченең бурычы 3 мең сумнан артып китсә, суд приставы мөлкәтенә арест сала ала. Андый очракта алимент түләмәүче я акча табып түли, я милек сатуга куела. Акчасы балага күчерелә.

Транспорт йөртү хокукын чикләү дә нәтиҗәле чара. Бүген 1800 алимент түләмәүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукында чикләнгән.

Мәсәлән, Казан шәһәренең Киров районында яшәүче 44 яшьлек ир-атның 2019 елдан башлап алимент өчен 155 мең сум бурычы җыела. Быел суд приставы машинасы булуын ачыклый, «Юл приставы» рейдында "Фольксваген Поло" ны табып, арест салалар. Шул рәвешле, машинаны сатмас өчен, бурычлы 155 мең сумны икенче көнне үк кайтарып бирә. Шул рәвешле, балага 155 мең сум акча күчерелә.

Яшел Үзәндә яшәүченең 2020 елның февраленнән башлап алимент өчен 150 мең сум бурычы җыела. 2021 елның гыйнвар аенда суд приставлары бурычлы кешене табалар. Аңа карата административ беркетмә төзелә. Суд ун тәүлеккә арестка ала, җәза билгели. Машина йөртү хокукы чикләнә. Алиментчы рәсми рәвештә эшкә урнашып, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калмас өчен, 150 мең сум алиментын кайтара. Бу быел булган очрак.

Кеше стенага терәлсә, акчасын барыбер таба. Башта сузып йөри, 2014-2017 еллардан түләмичә йөргән кешеләр була, аларны таба алмыйлар. Рейд вакытында тотылса, каян да булса алып әҗәтен түли.

Сезнең практикада түләттерелгән иң зур күләмле алимент ничә сумлык булды?

Чаллының бер кешесе ике хатыны белән дә аерылган. 34 яшьлек ир 2014 елдан балаларына алимент түләмичә суд приставларыннан качып йөргән. Шул рәвешле беренче балага 800 мең сум бурычы җыелган. Калган ике балага 400 мең сумга якын бурычы була. Суд приставлары аны озак эзли, чөнки прописка урыны буенча яшәмәгән, беркайда да рәсми рәвештә эшләмәгән. Шулай итеп, алимент түләргә «онытып» йөргән әти кеше, фатирны сатмас өчен, бер көндә 1 млн 200 мең сум бурычын түләргә мәҗбүр була.

Таба алмаган ничә кеше исәпләнә?

Быел 1 майга алимент түләүдән качып йөрүче 1850 кеше эзләнә. Быел 4 ай эчендә 257 кеше табылды. Бурычлыны бер елдан артык вакыт эчендә табып булмаса, түләттерүче бурычлыны хәбәрсез юкка чыккан дип тану өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Мәсәлән, Бөгелмәдә яшәүче 39 яшьлек кеше 2017 елда эзләүгә игълан ителә. Үзен һәм мөлкәтен эзлиләр. Суд бурычлыны 2017 елның августыннан хәбәрсез юкка чыккан дип карар чыгара. Гариза бирүчегә туендыручысын югалту буенча пенсия билгеләнә, ай саен 8 мең сум күләмендә пенсия алып бара.

Алиментчыларны эзләгәндә, суд приставлары нинди гадәттән тыш хәлләргә юлыгырга мөмкин?

Яшел Үзәндә 58 яшьлек ир-атны эзләү барышында, бурычлының арендага алынган машинада таксида эшләве турында билгеле булды. Шулай ук бурычлының нинди машинада йөрүе ачыкланды. Суд приставы озак та уйламыйча таксига заказ ясый, бурычлы килә һәм шуның белән аны эзләү төгәлләнә.

Тагын бер очрак. Казанда бер ир, ике баласын тәрбияләүдә булышмый. 400 мең сумнан артык бурычы җыелган һәм суд приставларыннан качып йөргән. Бик озак эзләгәннән соң, бурычлының ремонт буенча мастер булып эшләгәне ачыклана һәм суд приставы аны, янәсе, кер юу машинасын төзәтү хәйләсе белән чакырта. Шулай итеп, бурычлы кешегә суд приставлары бүлегенә барып, алимент түләүдән качуның сәбәпләре турында аңлатма бирергә туры килә. Ул административ җаваплылыкка тартыла, 80 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләнә.

Казан шәһәренең Яңа Савин районында 36 яшьлек кеше алимент түләмәгән, суд приставларыннан гел качып йөргән. Суд приставлары җибәргән барлык эзләү үтенечләренә дә тискәре җавап килде, шуңа күрә суд приставы бурычлы кешенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен үзгәртү фактын ачыклау турында ЗАГС-ка запрос җибәрергә карар кылды. Ул кешенең чыннан да исем-фамилиясе, әтисенең исемен алмаштыруы, рәсми эш урыны ачыкланды. Суд приставы эш урыны буенча чыга, аның барышында бурычлы кешегә 5.35.1 маддәсендә каралган административ беркетмә төзелгән һәм эш урынына карар җибәргән.

Мөлкәт башка кешегә яздырылган булса, нишләргә?

Башка кешегә яздырылган булса, мөлкәткә арест сала алмыйбыз. Кызганыч, махсус шулай эшлиләр, суд карары чыкканчы, башка кешегә теркәп кую очраклары күп. Ә хатыны белән бергә уртак милек саналса, мәшәкатьле булса да, суд аша яртысын ала алабыз.

Гадәттә, нинди милеккә арест салына? Кеше аны үзенә кайчан кайтара ала?

Әгәр бурыч суммасы зур икән, автомобильгә арест салына. Шулай ук, фатирында көнкүреш милкенә арест салынырга мөмкин. Гадәттә, бу кер юу машинасы, микродулкынлы мич, диван булырга мөмкин, әмма тормыш өчен бик кирәкле әйберләргә арест салырга ярамый. Кешегә ун көн срок бирелә, әгәр шул вакыт эчендә акча таба алмый икән, милек сатуга озатыла. Әгәр акча таба икән, андый очракта арест гамәлдән чыгарыла.

Әгәр бурычлы кеше теркәлгән адрес буенча яшәмәсә, аның эзенә ничек төшәсез?

Пристав бурычлыларның милек хәлен тикшерергә тиеш. Адрес буенча чыккач, әгәр анда кеше яшәми дип акт төзелгән очракта, суд приставлары бурычлыны эзләүгә бирергә мөмкин. Әгәр бер елдан артык эзләүдә икән, әйткәнемчә, хәбәрсез югалган дип судка бирергә була. Суд карар кабул итсә, дәүләт тарафыннан пособие каралган.

Әгәр алимент түләүче кинәт үлеп китсә, кем түли?

Андый очракта суд приставы нотариуска запрос җибәрә, әгәр дә нотариустан беркем дә мираска кермәгән дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата. Әгәр мирас кемгә дә булса калдырылган булса, алиментлар бурычы вариска күчә.

Кешенең үзаңы үзгәрәме?

Төрле кешеләр бар. Я административ җәзага тарткач, тули башлыйлар, кайберсе җинаять эше кузгатылгач та түләми. Кешенең үзеннән тора.

Кайсы вакытларда җинаять эшләре кузгатыла?

2021 елның 4 аенда алимент түләмәүче 1 мең бурычлы административ җаваплылыкка тартыла. Узган елны шундый 848 бурычлы кеше булган. Шулай ук быел 400 җинаять эше кузгатылган. Былтыр шушы чорда 272 бурычлыга карата җинаять эше ачылган булган.

Әгәр бурычлының эше юк икән, мәшгульлек үзәгенә басарга һәм алимент түләргә пособие алырга мөмкин. Аңа карата административ беркетмә төзелә. 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки ул 10-15 тәүлеккә административ арест каралган. Административ җаваплылыкка тартылган бурычлыларның яртысы алиментлар түли башлый.

Әгәр административ җәза билгеләнгәч тә, ике ай эчендә бурычлы кеше алимент түләүдән баш тартса, җинаять җаваплылыгы яный. Административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту бурычлы кешене алимент түләүдән азат итми. Ул барыбер бурычлы булып кала.

Җинаять җаваплылыгына тартылганда, кеше ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкинме?

Җинаять эше ачылса, бер елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшләр, өч айга кадәр арест яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин, ләкин күп очракта суд я мәҗбүри эшләр, я шартлы төстә җәза билгели. Авыл җирендә торса, авыл җирлеге советында вак-төяк эшләр табыла. Шәһәр җирендә торак-коммуналь хуҗалык эшләренә һәм башка эшләргә җәлеп ителәләр.

Алимент түләмәүчеләр кемнәр алар? Бәяләмә бирә аласызмы?

Алимент түләмәүче кеше, кагыйдә буларак, 30-45 яшьләрдәге ир-ат санала. Мондый кешеләр Татарстанда 13 меңнән артык. Хатын-кызлар берничә тапкыр азрак — барлыгы 2 меңнән артык кеше исәпләнә. 2473 башкарма производство бар. Аларның 51 проценты гына рәсми рәвештә керем ала. Алимент түлмәүче хатын-кызлар уртача 30-40 яшьтә, нигездә тәртипсез тормыш алып баручылар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.

Төзәлү юлына басарга теләгән хатын-кызлар буламы?

Очрый, тик сирәк.

Алиментчылар арасында җитеш тормышлы кешеләр дә була. Алардан акча ничек тотып калына?

Гадәттә, алар рәсми эш урыны булган кешеләр. Акчаны аларның хезмәт хакыннан тотып калып, түләттерүчегә тапшыралар. Рәсми эш урыны булмаса, бурычлы я үз ихтыяры белән түли, я балага аерым счет ачып, шунда үзе күчереп бара.

Алимент буенча айлык түләүләр ничек билгеләнә?

Суд карарында я билгеле бер сумма, я айлык эш хакының дүрттән бер өлеше дип язылган була. Бердән өч, бердән алты өлеше дә булырга мөмкин — бу ничә бала булуга карый. Эшләмәүче кешеләр өчен бу сумма Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә, андый очракта кешеләрнең бурычлары күбрәк җыела, чөнки Россия буенча эш хакы Татарстанга караганда күбрәк. Суд приставлары андыйларга эшкә урнашырга киңәш итә. Эш урыны булмаган кешегә ай саен якынча 50 мең сум акча түләргә туры килә. Бурычлар ай саен артып бара.

Алимент күләме үзгәрә аламы?

Алиментлар күләме алиментлар түләү турында килешү белән бурычлы кешенең хезмәт хакы яисә башка кереме күләменнән чыгып билгеләнә. Алимент күләмен үзгәртү өчен, түләттерүче як судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гаиләнең мадти хәлен игътибарга алып, суд алиментлар күләмен я арттыра, я киметә ала.

Алдагы еллар өчен дә алимент таләп итеп буламы?

Судка мөрәҗәгать иткән вакыттан алдагы өч ел өчен алиментны түләттерергә мөмкин.

Суд приставларына мөрәҗәгать итәр өчен нинди документлар кирәк?

Суд приставлары хезмәтенә алиментларны түләттерү турында башкарма документ яки алиментларны түләү турында нотариаль расланган килешү рәсмиләштерелгәннән соң мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Түләттерүчегә һәм аның вәкиленә башкарма документның оригиналын һәм алимент күчерү өчен банк реквизитлары белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Приставларга алиментчыны табарга булышырга мөмкинме?

Бурычлының кайда булырга мөмкинлеген һәм матди хәле турында мәгълүматны суд приставларына кабул итүгә килгәч яки язма рәвештә хәбәр итәргә мөмкин.

Алиментчыларга нинди киңәшләр бирәсез?

Һәр алиментчы балигъ булмаган балалары турында кайгыртырга тиешлекләрен онытмасын иде;

Алиментчыларга рәсми рәвештә эшкә урнашып, алимент түләргә киңәш итәр идем.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100