Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мостай Кәрим һәйкәле ачылышына - милли камзуллардан!

Бүген Казанда Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Былтыр Башкортстанның 100 еллыгында Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл сафка баскан булса, быел Казанда Татарстанның 100 еллыгында Башкортстан шагыйре Мостай Кәримнең бөек һәйкәле үз урынын алды.

news_top_970_100
Мостай Кәрим һәйкәле ачылышына - милли камзуллардан!
Владимир Васильев

Истәлекле вакыйганың рәсми өлеше алдыннан башкорт милли көйләренә тезмә яңгырап торды. Тантанага ике республика җитәкчесенең дә гадәти инглиз якалы пиджаклар урынына бераз күтәртмә һәм кыйгачрак төшеп тегелгән камзуллардан килүе милли рухны тагын да куәтләндереп җибәрде кебек.  

— Бүген шатлыклы вакыйга: Татарстанның 100 еллыгында Башкортстанның халык шагыйре, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла. Аның исеме Россия һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган. Мостай Кәрим иҗаты татар халкына якын. Аның әсәрләрен һәрвакыт фикер тирәнлеге, ихласлык, милли башкорт төсмерләре аерып торды.

Һәйкәл Казанны бизәп торачак. Монумент татар-башкорт халкы дуслыгын, мәдәни багланышларны ныгытуга хезмәт итәчәк дип ышанам, — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

«Мостай Кәрим Татарстанны яратты һәм гел туганлык, дуслык өчен янып торды»

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзен: «Башкортстанның дүрт миллион халкыннан татарстанлыларга, тугандаш республикага сәлам алып килдек», - дип башлады.

— Бүген символик вакыйга: Казанның йөрәгендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Безнең өчен бу зур мәртәбә. Шушы һәйкәл һәрвакыт алга үсеш символы булсын! — дип сәламләде ул. 

Ул 60 ел элек Мостай Кәримнең татарстанлыларны республиканың 40 еллыгы белән котлаган юлларын да укып узды. «Сүз остасы, фронтовик һәрвакыт Татарстанны яратты һәм гел туганлык, дуслык өчен янып торды», — диде Башкортстан башлыгы.

Радий Хәбиров, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Сез илнең тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе, сәясәтчесе. Мин сезне сүзендә торган кеше, олы иптәшем, шәхси дустым буларак хөрмәт итәм. Бу һәйкәл Башкортстан һәм Татарстанның какшамас дуслыгы символы булсын!» — диде.

Бронза һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең биеклеге 4 метрга, озынлыгы 7 метрга якын, бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган.

— Бу һәйкәл минем Татарстан һәм Башкортстан Республикалары арасындагы дуслыкка бер өлешем булсын. Казанда яшәүчеләр бу урынны яратырлар дип уйлыйм, — диде Андрей Ковальчук.

Ул Габдулла Тукай һәм Мостай Кәримнең ике бөек халыкның дуслыгы өчен җан аткан шәхесләр булуын ассызыклады. 

Скульптор «Татар-информ» хәбәрчесенә һәйкәл рәвешенә урын тәэсир итүен әйтеп узды. Һәйкәлне ясауга ярты еллап вакыт сарыф ителгән.

 — Бу урын билгеләнгәч, шактый озынча композиция булдыру идеясе туды. Сквер зур булмагач, бик үк биек итү дә килешмәс иде, шуңа күрә озынлыкка басым ясадык. Биредә Урал таулары символы, шунда Мостай Кәрим утыра, аста аның тормышы, иҗаты белән бәйле образлар.

Казан архитекторларына сквер өчен рәхәт. Алар оператив рәвештә шушы скверны булдырды, чөнки һәйкәл үзе генә яши алмый, — диде сынчы.

«Мин хәзер тормышымдагы күп нәрсәләргә Мостай күзе белән карыйм»

Һәйкәл ачылышына Мостай Кәримнең Мәскәүдә яшәүче оныгы Тимербулат Кәримов та кайткан иде.

— Мостайның Татарстанга мәхәббәте балачагында Тукай шигырьләрен, аннары пионер чорында Һади Такташ шигырьләрен ишеткәч уяна. Ә 1956 елның августында ул, татар язучылары белән берлектә, Казан вокзалында сөргеннән кайтучы Хәсән Туфанны каршы алу өчен, Уфадан Казанга килә. Алар гомерлек дусларга әверелә.

Казан Мостай Кәримнең гомере буена яраткан, күңеленә якын шәһәре була. Хәсән Туфан, Риза Ишморат, Гариф Ахунов, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Хәйдәр Бигичев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис һәм башкалар — аның өчен якын кешеләр, — диде ул. 

Тимербулат Кәримов бабасы Мостай Кәримнең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дә дуслыгын искә алды.

— Татарстан да Мостай Кәримнең хисләренә битараф калмады. Казанда даими рәвештә аның татар телендә китаплары чыгып килде. Татарстанда аның пьесаларын куймаган театр юк. Безнең гаилә исеменнән Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, скульптор, архитектор, төзүчеләргә шушы сквер өчен рәхмәт! Мостай Кәрим һәйкәле бер-берсенә тугандаш халыкларның мәхәббәте символы булсын! — дип белдерде Тимербулат Кәримов.

Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә бу һәйкәл Уфадагы һәйкәлгә охшаш булуын искәртте.

— Ул уфалылар яратып йөри торган урынга әверелде. Бу сквер казанлылар өчен дә яраткан урынга әверелсен иде дип телим. Аның шундый катлаулы, саллы итеп төзелүе дә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр, — диде ул.

Тимербулат Кәримов бабасының төп киңәшен, үгет-нәсихәтләрен дә хәтерли.

— Мин хәзер тормышымдагы күп нәрсәләргә Мостай күзе белән карыйм. Ул зур кеше булса да, шул ук вакытта гади, тыйнак була белде. Мин еш кына бабайның төп үгетләүләрен искә төшерәм. Шуның берсе — вакланма! Ул аны еш әйтә иде, шуны йөрәгемдә саклыйм, — дип уртаклашты ул.

Бүгенге тантанада Радий Хәбиров Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска «Салават Юлаев» орденын тапшырды.

— 78 ел элек августның матур көнендә дошман снаряды кыйпылчыгы Мостафа Кәримовның күкрәгенә үтә, йөрәге астыннанрак узып, аның гомерен саклап кала. «Прометей, утыңны ташлама!», «Ай тотылган төндә», «Айгөл иле», «Озын-озак балачак», «Өч көн тоташ кар ява» әсәрләрен яза алсын өчен ул исән кала.

Ул чыннан да Казанны бик яратты, мин моның шаһиты. Килгән саен ул Тукай, Сибгат Хәким, дуслары каберләренә чәчәкләр сала иде, — дип чыгыш ясады Ренат Харис.

«Аның бер канаты — татар, икенчесе — башкорт»

Язучы Рабит Батулла бүгенге чараны татар-башкорт респубикасының уртак бәйрәме дип атады.

— Атасы да, анасы да татар булган һәм татар каныннан яралган шагыйрь, Башкортстанның халык шагыйре. Аның пьесалары дөньякүләм мәшһүр. Татарстанда бик күп пьесалар куйдырды. Аның «Ай тотылган төндә» әсәрен куймаган бер генә совет театры да булмады. Ул классика, борынгы төрки йолаларга корылган трагедия, шуның белән кадерле.

Мостай Кәрим - татар-башкорт халкының Урал бөркете. Аның бер канаты — татар, икенчесе — башкорт. Әгәр бер канаты имгәнсә, кыяга бәрелеп үләчәк, шуңа күрә татар-башкорт канатларын сакларга кирәк, шул вакытта гына бөркет горур, мәгърур булып күккә очачак, — дип сөйләде Батулла «Татар-информ”га.

«Мостай Кәрим беркайчан Татарстаннан читтә булмады»

Шагыйрь Разил Вәлиев та бу вакыйганың татар һәм башкортларны берләштерүен әйтте.

— Мин татар һәм башкорт халыкларын, әдәбиятларын беркайчан аерып карамадым. Ул минем өчен уртак, бер-берсен баета торган әдәбият, чөнки безнең уртак шагыйрьләр, язучыларыбыз да бар. Бу уртак байлык, аны бүләсе юк.

Мостай Кәрим беркайчан Татарстаннан читтә булмады, ул безнең янга килеп йөрде. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким белән бик дус иде. Без аның әсәрләрен укып үстек. Мостай Кәрим дә үзен Габдулла Тукайның укучысы дип санады. Татар әдипләреннән бик күп нәрсәгә өйрәнде, татар язучылары да аннан күпне алды. Киң күңелле, олы җанлы кеше иде. Ул кешене дуска, дошманга бүлмәде. Күпкырлы талант иясе булды.

Казанга исән вакытта еш килә иде, бу юлы бөтенләйгә үз сыны белән Казанның үзәгенә килеп басты, — диде ул.

«Ике республика халкы өчен дә хас дип күргән костюм бик популяр булып китәр дип уйлыйм»

Әйткәнебезчә, республика җитәкчеләре милли стильгә якын костюмнардан иделәр. Язучы, журналист Айгиз Баймөхәммәтов та «Татар-информ» хәбәрчесенә тантанада шундый ук костюмнан булганын әйтте.

— Бик яхшы, шундый милли нәрсәләрне үстерергә кирәк. Башкортстанда миңа да костюмны Хәбировка теккән дизайнер Радик Хәйруллин теккән иде. Борынгы архив белешмәләренә нигезләнеп тегелгән киемнәр бу.

Татарстан Президентыныкы бераз аерыла, аның якасы туры булып менә, Башкортстан башлыгыныкы бераз кыеграк булып аска төшә. Матур күренеш. Башкортстанда сәнгать әһелләре күпләп шуны кия башлар, ике республика халкы өчен дә хас дип күргән костюм бик популяр булып китәр дип уйлыйм.

Теләсә нинди милли кием массакүләм рәвештә уйлап чыгарылмаган, кемдер беренче булып теккән, аннары башка берәү ошаткан да, ул да шуннан күреп тектергән. Шулай таралып, милли кием булып китә. Республика җитәкчеләренең киемнәре киләчәктә еш кулланыла башлар дип уйлыйм. Башкортстанда аны бик күп артистлар, язучылар, сәясәт эшлеклеләре кия, — диде язучв.

Җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, мондый стильдә киенү дәвамлы булса, бик хуш.

— Минемчә, бу бик күркәм күренеш, бары тик иске традицияләргә нигезләнгән димәс идем, бу яңача фикер йөртелгән һәм уйланган мирас. Мин ышанам: бу алга таба да дәвамлы булыр. Башка җитәкчеләребез, зыялыларыбыз да милли кием кияр. Бәлки, бераз үзгәреп, тагын бизәкләр дә өстәлер. Бу яшьләр дә киярлек кием дип уйлыйм. Никахларда, милли мәҗлесләрдә һәм хәтта көнкүрештә дә кияргә мөмкин. Алга таба массакүләм җитештерүдә булсын иде дигән теләктә мин, — диде.

Язучы, журналист Шамил Идиятуллин үзенә күрә «милли код» кушыла башлавын искәртте.

— Татар-башкорт киеме буенча традицияләрне искә төшергәндә, 19 гасыр азагы - 20 гасыр башында татар һәм башкортларның шәһәр зыялылары өчен хас булган киемнәр, камзулларда чыннан да туры яка булганын беләбез. Тукай, Әмирханда да шушы стиль булуы мәгълүм.

Ислам да галстук киюне хупламый. Без инглиз якалы пиджак кигәндә, галстук күзгә ташлана. Ә күтәртмә яка галстук киюдән азат итә. Мораль һәм эстетик, дисциплина ягыннан, административ караштан да шактый күркәм күренә. Матур, килешле күптөрлелекне хупларга кирәк дип уйлыйм. Чыннан да, яңа код кертелсә һәм милли республикаларның түрәләре өчен мәҗбүри ителмәсә, бу яхшы. Һәрхәлдә, башка республикаларда кертелә торган камуфляжланган, хәрби френчларга караганда әйбәтрәк. Хәрби форма һәм күтәртмә якалы камзул арасында сайлаганда, билгеле, минем өчен соңгысы.

Иң мөһиме — ике республикаларның барлык түрәләрен үз хисабына яки бюджет исәбеннән шундый костюм тектереп, мәҗбүри итмәсеннәр. Пиджаклардан, башка күрсәтмә чаралардан тыш, милли мәгариф, телне дә якласыннар иде. Монысы инде чираттагы этап дип ышаныйк, — диде ул.



Галерея: Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100