Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең соңгы мизгелендә янында булган сеңлесе Галия: "Үлемен без дә, үзе дә сизми калды бугай"

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханымның кызы Галия – коеп куйган Хәния! Ул үзе дә бу хакта гел әйткән, шуңа микән, Галияне икенче төрле ярату белән яраткан апасы. 7 сыйныфта укучы Галия Ибәтуллинаның хыялы – Хәния Фәрхинең юлын дәвам итү. Аңа сәхнәгә чыгу ошый, сәнгатьле сөйләргә ярата. Ул апасының хыяллары һәм соңгы көннәре турында Интертатка сөйләде.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең соңгы мизгелендә янында булган сеңлесе Галия: "Үлемен без дә, үзе дә сизми калды бугай"


– Шигырьләр сөйләргә яратам. Аларны Хәния апага багышлыйм. Әле күптән түгел, Әнгам Атнабаевның “Талантларның язмышлары авыр” дигән шигырен сөйләдем бер бәйгедә. Аның күлмәген кидем, - ди ул.
Галия Хәния апасын бик яраткан, серләре дә уртак булган.
– Хәния апа кебек кеше башка юктыр. Ул минем яраткан апам, серләребез уртак иде. Аның миңа гына сөйләгән сүзләре бар, минем серләремне ул үзе белән алып китте. Хәния апа Тәтешлегә кайтса, мин гел аның белән булдым. “Син минем киләчәгем, миңа охшагансың. Иягеңдәге чокырлар да минеке бит синең” ди иде. Мине артист итәргә теләде, ди – Галия Ибәтуллина.



Галия – Хәния Фәрхинең соңгы көннәре, соңгы мизгелләрендә аның янында булган кеше.
- Ул тетрәндергеч 27 июльне мин бүгенгедәй, ачык хәтерлим. Мин, әни, ун яшьлек сеңлем Гүзәл, Хәния апа – барыбыз бер машинада Казанга барырга чыктык.

Хәния апа Тәтешлегә 13 июльдә кайтты. Без аны поезддан каршы алдык. Ул әнә шул зәңгәр күлмәге белән кайтты. Әле әнигә дә: “Зәңгәр күлмәкле кызны кем каршы ала?” дип “смс” язды.



Соңгы тапкыр киеп кайткан күлмәге (сулда)

Нидер сизенгән кебек, ул көннәрне без бергә үткәрдек, мин аннан калмадым, авылда икәү йөрдек, җиләк җыйдык. Ялының соңгы дүрт көнендә бездә торды. Әмма иртәгә үләсе дигән көнне исә, кинәт кенә җыенды да, әнисенә китте. “Соңгы көнне әнием янында куныйм әле” диде.

Билгеле, ул “соңгы көн” дигәндә, авылдан китүне күз алдында тоткандыр. Әмма бу аның ничектер, чыннан да соңгы төне икәнен күңеле сизүгә ишарә кебек.



– Кан басымы күтәрелә иде Хәния апаның. Үзен генә юлга чыгарырга курыктык. Шуңа без дә, форсаттан файдаланып, Казанны күреп кайтырга булдык. Хәния апа бик сөенде инде аңа.

Ул көнне иртәнге 8дә безгә шалтыратты ул. “Торыгыз инде, әйдә, Фидаил кайтырга чыккан, мунча ягыгыз” диде. Күп тә үтмәде, безгә менде. Ул бит утырып торуны, ял итүне белми. Миңа әйтә: “Кыярларыгыз үскән, бар, җыеп кер, әниең дә китсә, әрәм булырлар, тозлап калдырам” диде. Соңгы көнне ул тозлаган кыярларны әле дә ашыйбыз. Әтигә дип, әллә ничә төрле ризык пешереп калдырырга да өлгерде. Картасыннан акча алгач, сеңлемә дә, миңа да акча таратырга тотынды. Казанга бергә китәбез бит инде, нигә акча бирә? Соңгы бирүем дип сизгәндер инде, – ди Галия.



“Татар-информ” хәбәрчесенә Галия Хәния Фәрхинең соңгы сәгате, соңгы мизгелләре турында да сөйләде.

- Зур әнәй бездә иде. Казанга киткәндә, аны үз өенә төшереп куйдык. Хәния апа өйгә кереп тормады, “хәлем бетә” диде. Ишегалдыннан гына әйләнеп чыкты. Тәтешлене чыкканчы, “заправка”га кердек. Хәния апа шоферына әйтә: “Арттан җил өрә бит, кондиционерны яп, тавыш бетә” ди. Шоферы машинадан төшеп, кассага китте. “Бу малай япмаган бит моны” дип, Хәния апа кондиционерны үзе ябып куйды. Шулай көлешеп китеп бардык.

Тәтешлене чыктык кына, Хәния апаның башы төшеп китте, көзән җыера башлады. Ни эшләргә дә белмибез. Мин ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Хәния апа уянмый да уянмый. Әтигә хәбәр иттек, ул хастаханәгә шалтыратып, носилкалар әзерләп торырга кушты. Кире борылып, хастаханәгә барганда, мәчеткә җиткәч, Хәния апа уянып китте. “Мендәрне бирегез әле, мин Казаныма йоклап кына кайтам”, – диде.



Үзәккә җиткәндә, ашыгыч ярдәм машинасы каршы очрады. Без барганда, хастаханәдә носилкадар белән көтеп торалар иде инде. Хәния апа үз аягы белән машинадан чыкты, күзлеген, аяк киемен салды, сумкасын куйды да носилкага үзе менеп ятты. Лифттан алып кереп киттеләр. Бер сәгать тирәсе маташтылар бугай. Үзенең дарулары әнисендә калдымы икән дип, анда төшеп мендек. Сәгать туктаган кебек булды ул вакытта. Соңгы минутларында бергә булгач, әле дә күз алдында, йөрәктә тора. Казанга дип, сөенеп китеп барыш иде бит. Без дә, үзе дә сизми калды бугай үлемен”, - ди Галия. 
2017 елның 27 июль көнне, Хәния Фәрхи, йөрәге тотып, вафат булды. Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик белән интервью. Хәния Фәрхи белән хушлашу.

Хәния Фәрхинең биографиясе . Хәния Фәрхи белән интервьюлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100