Хәния Фәрхинең кызлары: Әни картыйның бакчасыннан чәчәк өзеп алган иде - аны киптереп, соңгы истәлек итеп саклыйбыз

30 Мая 2018

Укылган: 12493 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расыйх Фәсхетдинов
Алия Гәрәева белән Алсу Валик “Татар-информ”га әниләре вафатыннан соң беренче уртак интервью бирде.
Хәния Фәрхинең үлеменә иң тетрәнгән, иң авыр югалту кичергән кешеләр – ул җырчының кызлары. Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният йортында узган, Хәния Фәрхи исемендәге беренче төбәкара вокал фестиваленә җырчының ике кызы да кайткан иде. Алия Гәрәева белән Алсу Валик “Татар-информ”га әниләре вафатыннан соң беренче уртак интервью бирде.

– Алсу, төпчек кыз һәрвакыт иркәрәк була. Хәния апа сиңа карата нинди әни иде?

– Әни мине генә түгел, безне беркайчан да ачуланмады. Йомшак, бала җанлы әни булды ул. Соң кайтсак та, начар билге алсак та, ачуланмый, тиргәми иде. Проблемалар булса, ул һәрвакыт кирәкле сүзне әйтә, дөрес юлны күрсәтә белде. Безгә генә дә түгел, бөтен кеше белән шундый мөнәсәбәттә иде ул.

– Син кияүгә чыгып, Уфага киткәч, Хәния апа концерт саен: “Йөрәгемнең яртысы Уфага китте” дип кабатлый иде...

– Әнидән аерылып кияүгә, чит шәһәргә китү җиңелләрдән булмады, билгеле. Мин аның белән күрешүне зарыгып көтеп ала идем. Ул Уфага концерт белән килсә, минем өчен бәйрәм. Киткәндә саубуллаша алмыйча, елап бетә идек. Әти белән ирем Руслан әллә кайчан чыгып киткән була инде. Әнинең зур хыялы – безне Казанга күчерү иде. Бу хыял чынга ашты, әмма әни исән вакытта түгел. Алла боерса, августта Казанга, әниләр йортына күчәбез. Руслан Эчке эшләр министрлыгы системасында укыгач, моңа чаклы күченү мөмкин эш түгел иде. Менә, Алла боерса, ул диплом алгач, күченәчәкбез.



– Бу сорау урынлы да түгел инде. Шулай да Хәния апа ни дәрәҗәдә җитми бүген?

– Әни миңа гел җитми. “Эх, әни булса иде” дигән сүзне көн саен кабатлыйм. Декабрьдән бирле төшемә кергәне юк. Аныңча һәр айның 26, 27 числоларында әниле төшләр күрә идем. Төштә генә булса да аралашырга теләсәм дә, ул дәшми, сөйләшми.

– Алсу, әниең белән соңгы тапкыр кайчан күрешкән идең?

– Озак күрешмәгән идек шул, июнь ахырыннан бирле. Көн саен сөйләшеп, язышып тордык. Ул вакытта чыгарылыш кичәләре иде бит, минем клиентларым күп иде. (Алсу – парикмахер һәм визажист – Т.И.) Әни – Тәтешледә, мин Уфада. Барлык эшне ташлап, әни янына кайтасы гына булган да бит! 27 июльдә ул Казанга китәргә җыенды. 1 август көнне аның Уфада теплоходта концерты планлаштырылган иде. “Әни, өч көн өчен Казанга барып торма, безгә генә кил” дип, әллә ничә тапкыр әйттем. “Юк, Казанга барам, сезгә 29ы кайтам” диде. “Бер көн рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәбез әле” диде. Соңгы тапкыр мин аның белән көндезге берләр тирәсендә сөйләштем. Әни картыйның бакчасыннан чәчәк өзеп алган иде бит. Аны, соңгы истәлек итеп, әле дә киптереп саклыйбыз.

– Күңелең ни дә булса сизенмәдеме?

– Әни вафатына өч көн кала, мин әллә нишләдем. Үз-үземә урын таба алмадым. Тәтешлегә кайтасы килде, талпындым. Әлеге дә баягы, шул эш дип, клиентлар дип, кайтып китә алмадым.



– Алсу, газиз кешеңнең вафатын сиңа кем хәбәр итте?

– Фирүзә апа акырып елап шалтыратты. “Алсу, әниең начарланды, ашыгыч ярдәм белән алып киттек”, диде. Мин шундук Алия апага “ватсап”тан аудиоязма җибәрдем. Әнинең мондый приступлары элек тә булгалады. Шуңа күрә, система куярлар да, үтәр дип уйладык. Үләр дигән уй башка да кермәде. Үлү генә түгел, шулай тиз булыр дип башка да китермәдек. Әле авыруы катлауланса да, вертолет белән Уфага алып килергә өлгерербез дип уйладык. Алия апа белән сөйләшкәндә, әнине Казаннан кайтып алган шоферы шалтыратып: “Ул үлде бугай”, диде дә, трубканы куйды. Мин өйдә берүзем идем. Ни уйларга, ни эшләргә белмим. Аның “бугай” дигән сүзе миңа ничектер өмет бирде. Бу хәбәрне иремнең әтисенә шалтыратып әйттем дә, үзем Тәтешлегә барырга җыена башладым. Озак вакыт та үтмәде, каенатай шалтыратты. Бер сүз дәшми тора, тынлык. “Нәрсә булды? Дөресме, юкмы? дип кычкырып җибәрдем. Ул: “Әйе” диде. Мин шул вакытта, гүя, 17 каттан егылып төштем.

– Әтиегез ни хәлләрдә?

– Әтинең башы әни каберенә таш ясату, китап чыгару белән каткан. Әти хәзер күп вакытын авылда үткәрә.

–  Алсу, Хәния ападагы кебек концерт күлмәкләре бер генә артистта да юктыр. Аларны нишләтергә җыенасыз?

– Әнинең өйдә артист бүлмәсе бар. Анда без бернигә дә тимәдек. Хәтта тарагы да шулай, үзе куеп киткәнчә тора. Шул бүлмәне музей итеп эшлисе килә. Концерт киемнәре бик күп! Ул дипломнар, мактау кәгазьләре! Әнинең бер генә концерт күлмәген дә кешегә бирмибез. Сату турында сүз дә булырга тиеш түгел. “Хәниянең күлмәкләрен сатып, шул акчага яшиләр” дигән гайбәт безгә дә килеп иреште. Минем моңа сүзем юк. Шул сүзләрне сөйләүчеләргә акыл бирсен Ходай! Интернет тулган бит гайбәт белән. Бу - кешенең наданлыгын күрсәтә. Мондый сүзләр сөйләр өчен бик бәхетсез булырга кирәк. Көнчелек тә бардыр. Шундый сүзләр сөйләгәч, кеше тантана итә, күңеленә рәхәт була, күрәсең.

Хәния Фәрхинең беренче кызы Алия Гәрәева фестивальнең жюри әгъзасы иде. Шулай ук ул әнисе репертуарыннан “Китәсең” җырын башкарды.



–   “Алиядә – Хәния таланты. Ул аның юлын дәвам итәрме икән, аның җырлары белән сәхнәгә чыгармы?” дип кызыксына халык. Алия, үзең ни дисең?

– Юк инде. Мин аны әнигә дә әйтә идем, хәзер дә әйтәм. Әни дә мине сәхнәгә чыгарасы килде. Мин җырчы түгел. Сәхнәдә профессиональ җырчылар җырларга тиеш. Мин профессиональ түгел. Ни дә булса эшләсәң, аны яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Мин әнидән дә яхшырак җырлый алмаячакмын. Шуңа күрә, сәхнә минем өчен түгел. Мин сәхнәгә чыгам да, бөтенләй югалып калам. Тавышка килгәндә, охшашлык бардыр инде. Миндә генә түгел, әнинең абыйсы - Нурислам абыйның кызы Миләүшәдә дә әни тавышының төсмерләре бар. Ул нәселдән килә. Әмма җырчы булу өчен тавыш кына кирәкми, син артист булырга тиешсең. Әни ул – чын сәхнә кешесе, чын актриса иде.



– Соңгы көнне аның янында булмаудан үкенеч хисләре юк түгелдер, Алия?

– Ул көнне ул минем янга шундый ашкынды. Мин бит яңа гына бала тапкан идем. Әни аны ике-өч кенә көн күреп калды. Әни гомер буе ир бала табарга хыялланды. Минем улым тугач, ул бәхетнең җиденче катында иде. Үләсе көнне дә безнең янга ашкынды ул. “Ватсап”та шул көнне әни белән язышкан “смс”ларым да тора. Мин аңа улымның фотосын җибәрдем, Ул: “Ой, җегет” дип язган. “Балаларны сагындым, туйда җырлыйбыз да, синең янга кайтабыз” дип сөйләштек соңгы тапкыр. “Әни, синең бит хәлең шәптән түгел, кан басымың уйный, юлга чыкма, Уфага, Алсу янына бар” дип сүктем. Алсуга шалтыратып та, әнине үгетләргә куштым. Алсу: “Ул мине тыңламый, Казанга кайтам” дип әйтә иде. Кабат шалтыратам әнигә. “Кызым, мин Казанны сагындым, борчылма” диде дә трубканы куйды. Бу аның миңа әйткән соңгы сүзләре булды.



– Алия, Хәния Фәрхи турында теләсә ни сөйләгән кешеләргә ни әйтер идең?

–  Гайбәтче кешеләрне аңлыйм. Әнине яраткан кешеләр күп иде. Алар аның үлеменә кайгыра. Һәм алар әнинең үлем сәбәпләрен, гаеплеләрне эзли. Аларның күңелләре сыкрыйдыр дип, аңларга тырышам. Әмма “ватсап”та йөри торган язмадагы сүзләрнең яртысы да дөрес түгел. Әни шундый көчле кеше, ул гомерендә дә үз-үзенә кул салмас иде. Ул җырчы буларак кына түгел, әни, дәү әни буларак та бәхетле булды. Ничек алар Хәния Фәрхине үз-үзенә кул салырлык йомшак кеше дип уйлый ала? Әнинең тормышы майлаган кебек кенә барды дип әйтмим. Һәр гаиләдә проблемалар була. Аныкы да булды. Әмма ул миңа да, Алсуга да, башкаларга да зарланмады. Ул безгә килеп, беркайчан да дөньясыннан зарланып утырмады. Безнең белән, оныклары белән үткәргән һәр мизгелдән тәм тапты. Дөрес, күңелендә гел тынычлык булгандыр димим. Һәр хатын-кызның үз уйлары, проблемалары бар. Ул да бит гап-гади кеше. Бу гайбәтләрне уйлап чыгарыр өчен бик зур фантазиягә ия булырга кирәк! Мин акланырга җыенмыйм. Дөрес, әни белән соңгы язышуымны, үлү турындагы таныклыкны халыкка күрсәтә алам. Әмма әни моңа лаек түгел. Мин гайбәтчеләр каршында, үземне кечерәйтеп, акланырга җыенмыйм.

***
Татар эстрадасының йолдызы 2017 елны 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.

Хәния Фәрхи исемендәге фестивальдән репортаж.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән интервью.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым белән интервью.

Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла