«Үз илемдә ямьле миңа!» Татарстандагы борынгы шәһәрлекләр буенча экскурсия

Хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә заманында шаулап-гөрләп торган шәһәрлекләр булган. Аларның күбесе безгә таныш та түгел. «Татар-информ» читкә китмичә генә барып күрердәй тарихи урыннарны барлады.

Иске Казан

Иске Казан — XIII–XV гасырларда хәзерге Биектау районы Камай авылы территориясендә урнашкан борынгы шәһәр, Казан ханлыгының беренче башкаласы.

Кызыклы фактлар: Риваять буенча, Алтын Урда ханы Аксак Тимер Габдулла исемле әмирне үтерә. Аксак Тимердән Габдулланың ике улы — Алтынбәк белән Галимбәк качып котыла. Урда вәкилләре территорияне калдырып киткәч, ике ул Казансу елгасы ярында текә калкулыкта Иске Казан шәһәренә нигез салалар. Иске Казан соңрак Казан ханлыгының башкаласы да була.

1552 елда Иске Казан рус гаскәре тарафыннан тар-мар ителә. Яңа урында Казан шәһәре салына. Иске Казан исә шәһәр титулын югалта, хәзер Иске Казан шәһәрчеге музей-тыюлык буларак төзеп, үзгәртелде.

Хәзерге көндә. Иске Казан музей-тыюлыгында ачык һавадагы музей, Кирмән урыны, Чыңгыз ханга һәйкәл, «Изгеләр зираты», «Изге Мулла Хаҗи» һәм Хан чишмәләре урнашкан. Туристларга шул замандагы киемнәрне киеп, фотога төшү мөмкинлеге тудырылган.

Август аенда Иске Казан территориясендә «Сәләт» лагеренең «Иске Казан» дип аталган сменасы үтә.

Зөлфия Хәсәнова:

— Иске Казан Арчадан ерак түгел, шуңа күрә без мәктәптә укыганда анда экскурсияләргә еш бара идек. Дөресен әйткәндә, мин тарих белән бик кызыксынмыйм, шуңа күрә мондый экскурсияләрне дә яратмый идем. Шулай да әлеге музейда экспонатларны кул белән тотып карау, үзең нәрсә дә булса эшләп карау кызык иде. Ә узган ел мин «Иске Казан»га әйдаман (вожатая) булып бардым. Ничә ел эчендә Иске Казанны танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Дөрес, ул реконструкция. Тик анда берничә көн яши-яши шул борынгы заманга эләккән кебек буласың. Шулай ук элекке замандагы киемнәрне киеп, тамашалар да күрсәттеләр. Бик матур һәм кызыклы җир.

Болгар

Болгар — Алтын Урда башкаласы. Хәзерге Спас районы территориясендә, Идел елгасының сул ярында урнашкан.

Кызыклы фактлар. Болгар шәһәре беренче тапкыр галим Әл-Бәлхинең 920-921 елгы истәлекләрендә телгә алына. Ул анда зур ике шәһәр — Болгар һәм Сувар турында яза. Ике шәһәрдә дә халык саны ун меңгә җитә.

Борынгы Болгар Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы була. Ул Көнчыгыш Европаның үсешендә дә зур роль уйный. Болгар — зур һәм төрле яклап үсеш алган, ныгытмалар белән әйләндереп алынган шәһәр була. Шәһәр су торбалары белән җиһазландырылган, анда фонтаннар, мунчалар эшләп тора. Осталар ювелир эшләнмәләре, көзге, савыт-саба җитештерә. XIV гасырда Болгарда чуен җитештерә башлыйлар. Бу Европага караганда ике гасыр алданрак була.

1222-1236 елларда Идел буе Болгары монгол яуларына каршы чыга. Ә 1240 елда Алтын Урда составына кереп, аның башкаласына әйләнә. 1431 елда Болгар шәһәре рус гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә.

Хәзерге көндә. 2010 елда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча Изге Болгар җире музей-тыюлык итеп үзгәртелеп, төзекләндерелде. Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә керүче объект. Хәзерге көндә Болгар туризм буенча иң популяр җирләрнең берсе. Интернет челтәрләрендә Ак мәчет фонында төшкән фотолар санының иксез-чиксез булуы да моны раслый.

Идел елгасы ярындагы Болгар музей-тыюлыгында Хан сарае, Җәмигъ мәчете, Болгар цивилизациясе музее, Икмәк музее, Ак мәчет, мавзолей урнашкан.

Болгар музей-тыюлыгында ел да, Ислам динен кабул итү уңаеннан, «Изге Болгар» җыены үтә.

Әлеге музей-тыюлык территориясендә Болгар Ислам академиясе дә эшләп килә.

Илүзә Касыймова:

— Болгарда берничә мәртәбә булганым бар. Иң беренче булып, әлбәттә, Ак мәчеткә игътибар иттем. Әле ул чакта эченә кереп карамаган да идем. Ә эчке ягы бөтенләй искиткеч икән! Аның эшләнелеше, аның бизәлеше… Кич белән мәчет тирәләре тагын да матур. чөнки фонтан эшләп утыра, утлар кушыла.

Икенче объект — ул Болгар Ислам академиясе. Аның бүлмәләре, аудиторияләре, китапханәләре, яши торган җирләре шундый заманча, матур итеп эшләнелгән. Тышта нинди генә агачлар үсми, абрикосларга хәтле бар анда.

Болгар шикелле туристик үзәкләр башка җирләрдә дә булса, әйбәт булыр иде. Чөнки ул Республикабызның йөзе дә. Кунаклар киләләр, күрәләр, кайтып сөйлиләр. Башка шәһәрләр дә үзләрен күрсәтсен иде.

Балымер

Балымер — хәзерге Спас районы Балымер авылы янында урнашкан Идел буе Болгары заманындагы борынгы шәһәр.

Кызыклы фактлар. Төрле елъязмаларда Балымер шәһәре «Балматы» буларак та искә алына. Каберлекләрнең 9-10 гасырларда болгарлар һәм руслар, ә 13-15 гасырларда монгол кочевникларыныкы кебек булуы расланган. Шулай ук сәяхәтче Ибн-Фадланның истәлекләрендә язып калдырган күмү йоласын (русларны ладьяда күмү) ул Балымерда күргән дигән фараз бар.

Хәзерге көндә. Балымер шәһәрлеге хәзерге көнгә кадәр сакланган. Ул Балымер авылы янында урнашкан һәм 3,5 гектар җирне алып тора. Ул төрле яклап балчык белән күтәртелеп, әйләндереп алынган.

Биләр

Биләр — Урта гасырлар чоры шәһәре, Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласы. Хәзерге Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан, Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясен тәшкил итә.

Кызыклы фактлар. Күп тарихчылар фикеренчә, 922 елда ислам дине Болгарда түгел, Биләрдә кабул ителгән. Биләр шәһәренең мәйданы Европаның иң зур шәһәрләреннән зуррак була. Мәсәлән, Борынгы Русьның Киев, Лондон шәһәрләре Биләрдән кечерәк булганнар.

12-13 гасырларда Биләрдә 70-100 меңләп кеше яшәгән. Халыкның төп өлешен сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр тәшкил иткән. Биләр шәһәрчеге территориясендә табылган иң соңыннан сугылган тәңкә 1431 елга карый. Алексеевск районындагы Биләр авылы борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора.

Хәзерге көндә. Биләрне күпләр «Сәләт» аша белә. «Сәләт» форумнары ел да Изге Биләр җирендә үтә. Анда форум саен меңләгән сәләтле бала җыела.

Биләрдә күпләргә таныш «Хуҗалар тавы», «Изге чишмә» комплексы бар. «Хуҗалар тавы» — 9-10 гасырлардан ук изге җир булып саналган. «Изге чишмә»нең шифалау көченә ышану, анда төрле йолалар үткәреп, дога укуып, сәдака бирүчеләр дә бар. Әлеге чишмәнең суын күп кенә туристлар үзләре белән алып китә. Бу җирне «кече Хаҗ урыны» дип тә атыйлар.

Зөлфия Хәсәнова:

— Биләрдә мин беренче тапкыр 2014 елда булдым һәм хәзер ел да барам. Дөресен әйткәндә, мин башта Болгар белән Биләрне бер үк дип уйлый идем. Безгә гел «Биләр — ул көч җыю урыны» дип әйтәләр иде. Мин ышанмыйча: «Шул бер тау бар инде анда», — дип йөри идем. «Изгеләр тавы»на менеп карагач, моның чыннан да шулай икәнен аңладым. Бәлки, бу бары тик үз-үзеңне ышандыру гынадыр, тик анда әйтерсең лә һава да башка. Менгәндә ул баскычлар мәңге бетмәс, тауның башына мәңге менеп җитмәссең кебек тоела. Ә менеп җиткәч, шундый зур юл үткәнеңне аңлыйсың, горурланасың. Иң өстә анда изге таш та бар. Шулай ук менгәндә агачларга җеп бәйләп, теләк теләп була. «Изге чишмә» суын эчкәндә дә миңа ничектер рәхәт булып китә.

Берсендә лагерьнең бер көне Корбан Гаете көненә туры килде. Нәкъ шул көнне без территория буенча экскурсиягә чыктык. Һәм шунда аш үткәрергә килүчеләрне күрдек. Матур-матур чатырларда самавырлар кайнатып, әби-бабайлар җыелып, аш үткәрделәр. Ягъни, изгеләр җирендә изге эш эшләделәр. Шушы хәлдән соң минем дә Изге Биләр җирендә аш үткәрү хыялы барлыкка килде.

Суар

Суар — Болгар илендә иң эре шәһәрләрнең берсе, Суар бәклеге башкаласы.

Кызыклы фактлар. 10 гасырда Суар Болгар шәһәре белән ярышып яшәгән. Суарның куәтле шәһәр ныгытмалары 100 гектар чамасы җирне биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп салынган. Алардан хәзер биш чакрымга сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына сакланып калган.

Суар шәһәре, Биләр кебек үк, татар-монголларның яулары вакытында җимертелеп, җир йөзеннән мәңгегә юкка чыга.

Гарәп географы Әл-Бәлхи сүзләренчә, нәкъ менә биредә — ун меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә төп мәчет урнашкан булган. Суарның җитәкчеләре Талиб-ибн-Әхмәт һәм Мумин-иб-Әхмәт 970 елга кадәр үзләренең тәңкә акчаларын сукканнар. Ягъни, Суар шәһәрлеге 10 гасыр ахырына кадәр аерым бер дәүләт булып саналган.

Хәзерге көндә. Суар хәрабәләре Татарстанның Спас районы Кузнечиха авылыннан дүрт чакрым ераклыктагы Утка елгасы буенда урнашкан. Шәһәрлекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый икән.

Суар шәһәре территориясе хәзер сөрелә. 

Борынгы Чаллы

Борынгы Чаллы — Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы янында урнашкан борынгы шәһәр.

Хәзерге көндә. Борынгы Чаллы шәһәренең чикләре билгеле. Тарихчы галим Нурулла Гариф җитәкчелегендә шәһәрнең бер манарасы торгызылган. Тирә-юнь авылларда (Котлы Бөкәш, Биектау, Зур Мәсләк) туган як музейлары эшләп тора. Киләчәктә исә бу төбәкне музей-тыюлык итү көтелә.

Тарихчы галим Нурулла Гариф:

— Борынгы Чаллы шәһәре рус чыганакларында беренче тапкыр 1183 елда, соңгы тапкыр 1556 елда искә алына. Рус гаскәрләре 1552 елда Казан шәһәрен алгач, Борынгы Чаллы дүрт ел буе Казан ханлыгының башкаласы булып тора.

Борынгы Чаллының кыйммәте шунда: монда тарихи катламнар — Болгар чоры да, Алтын Урда чоры да, Казан ханлыгы чоры да бар. Хәзерге көндә шәһәр территориясе тирәсендә егермеләп авыл бар һәм аларның уннан артыгы «Чаллы» кушымтасы белән әйтелә.

Шулай ук Борынгы Чаллы - чүпләнмәгән шәһәр. Мәсәлән, Казанны яулап алгач, анда катламнар, милләтләр бутала. Борынгы Чаллы археологлар өчен полигон кебек. Аның биш кат рәтле валы, кирмәне бар. Ул 100 гектарга якын территорияне алып тора.

Борынгы Чаллы — ул федераль тыюлык. Татарстанда биш меңгә якын һәйкәл бар, шуның бишесе генә — Җүкәтау, Иске Казан, Биләр, Болгар һәм Борынгы Чаллы федераль тыюлык булып тора.

Шәһәрнең чикләрен билгеләдек, ул җирне көтүлек итеп кенә, ничәмә-ничә еллык ландшафтын саклыйбыз. Чикләре буенча нарат агачлары утырттык. Капкасын ясый башладык, тиздән әзер булачак. Бик бөек суфичының кабер ташлары сакланган, изге чишмәләр бар. Пугачев яуларын, күп кенә сугышларны, гомумән, күпне күргән шәһәр бу. Котлы Бөкәш авылында музей бар. Үземнең шәхси музеем бар. Безнең монда асфальт юллар, төзек татар авыллары. Кыскасы, туристлар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Җүкәтау

Җүкәтау — Чулман буенда, Чистай шәһәре элеваторы тирәсендә урнашкан Идел буе Болгары заманы шәһәре.

Кызыклы фактлар. Рус елъязмаларында әлеге шәһәр Жукотин буларак билгеле. Җүкәтау уңайлы географик урында урнашып, Чулман буйлап үткән сәүдә юлларын һәм аны кичү урыннарын күзәтчелектә тоткан. 10-13 гасырларда Чулман аръягы болгарларының эре сәүдә-икътисад үзәге булып торган. 13-15 гасырларда исә Җүкәтәү бәклеге мәркәзе була. Берничә тапкыр рус гаскәрләре һөҗүменә дучар була, бу исә аның көчсезләнүенә китерә. Нәтиҗәдә, 15 йөздә шәһәр элеккеге әһәмиятен югалта һәм Казан ханлыгының гади торак пункты булып кала. Җирле халык сүзләренчә, Чистайны да башта Җүкәтау дип атаганнар.

Хәзерге көндә. Шәһәр урнашкан тау битендә әле дә юкәләр үсә. Фотога төшәр өчен матур пейзаж күренешләре бу. Кирмән урынын, Чистай музеенда экспозиция карарга була.

Кашан

Кашан — Лаеш районы Шуран авылы янында Кама буена урнашкан, 13 гасырга карый торган борынгы шәһәр.

Кызыклы фактлар. 12-13 гасырларда Түбән Чулман буеның төп сәүдә-икътисад үзәге булып тора. 14 гасырдан Кашан кенәзлегенең башкаласы. 1391 елда ушкуйниклар, 1399 елда Мәскәү гаскәре тарафыннан тар-мар ителә.

Монгол һөҗүмнәренә кадәр биредә фин-угор халыклары яшәгән зур шәһәр булган дип санала. «Кашан» атамасы да мари телендәге «каш», ягъни дернина, пласт земли дигән сүздән алынган. Борынгы шәһәрләрнең кырыйларын чыннан да балчык өемнәре белән ныгыта торган булганнар.

Хәзерге көндә. Кашан шәһәрлеге урнашкан җирдә хәзер иген игәләр. Имәнкискәдән ерак түгел «Кашан капкасы» дигән урын булуы да мәгълүм. Әлеге капка Кашан шәһәренә алып кергән.

Тубылгы тау

Тубылгы Тау — хәзерге Яңа Чишмә районы Чишмә елгасы буенда урнашкан шәһәр-кирмән.

Кызыклы фактлар. Идел буе Болгар дәүләтен төзү белән, һөҗүм иткән очракта саклану өчен кирмән ясау кирәк була. Дәүләтнең иң көнчыгыш өлеше - Чишмә елгасы буенда кирмән ясарга булалар. Кирмән өчен урын чыннан да бик яхшы була. Чөнки биек ярдан бөтен төбәк уч төбендә шикелле була. Дошман да сакчыларга күренмичә генә һөҗүм итә алмый.

Әлеге ярда болын үләне тубылгы күпләп үсә торган була. Кирмәннең атамасы да шушы үлән исеменнән алына һәм Тубылгы Тау дип атала башлый. Алга таба кирмән шәһәр статусын ала.

Хәзерге көндә. «Кала башы», ягъни шәһәргә керә торган юл дигән топоним хәзер дә сакланган. Тау халык телендә кала башы дип йөртелә. Шәһәрнең ничек юкка чыгуы турында төгәл фактлар юк. Тик археологлар фикеренчә, шәһәр янгын нәтиҗәсендә югалган.

Тубылгы Тау авылы янында 14-15 гасырга караган кабер ташлары сакланган. Туристларга тауга менеп, фотога төшү өчен матур җир бу.