Татарстанда кайда папайя, ананас, кәрлә гранат, инҗир, лимон һәм банан үстерәләр?

Саба районы Лесхоз авылындагы Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында нәрсә генә юк! Монда экзотик үсемлекләр дә үстерәләр, чәй дә җитештерәләр, балаларга мастер-класслар да уздыралар.

Дендрология бакчасы директоры Гөлгенә Зөбәерова әлеге бакча территориясендә нәрсәләр бар икәнен аңлатты һәм төрле үсемлекләр үрчетергә яратучыларга берничә киңәш бирде.

Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы 2003 елны ачылган. Гөлгенә Зөбәерова әйтүенчә, хәзерге вакытта монда 524 төрле үсемлек бар. Бакчаның мәйданы — 11 гектар.

Безнең бакча өч өлешкә бүленә: экспозиция төркеме, арчан бакчасы, альпинарий. Альпинарийда күбесенчә матур чәчәкле төрле куаклар, тәмләткеч һәм файдалы үләннәр үсә. Мәсәлән, тимьян, лаванда, шалфей, бөтнек, бадан, барбарис, мәк, мәңге яшел самшит, — диде бакча директоры.

Шунысын әйтергә кирәк, бакчага керү түләүле, җиде яшенә кадәр балаларга — бушлай. Мондагы үсемлекләр күргәзмә өчен дә, сатуга да әзерләнә.

Күпләр бирегә карап кына чыгарга, ял итәргә, тынычлыкта йөрергә киләләр, — дип аңлатты әңгәмәдәшебез.

Дендрология бакчасының бу өлеше елның алты аенда гына эшләсә, оранжереясы һәрвакыт ачык. Анда кешеләр кыш көнендә килергә ярата икән. 

«Үзен хөрмәт иткән һәр кешенең өендә фикус булырга тиеш»

Оранжереяны кыш көне, суык вакытта карарга бик җайлы. Беренчедән, тышта суык, кар, кешегә яшеллек җитми, ә оранжереяга керәсең — анда җылы, бөтен җирдә яшеллек, үзеңне Африкадагы кебек хис итәсең. Икенчедән, җәй көне тышта эссе булганда, анда тагын да эссерәк, дымлылык та күбрәк була, кайбер кешенең тыны җитеп бетми. Керергә бик ашкынучы юк. Шулай да, җәй көне дә биш-ун минутка гына булса да кереп, карап чыгучылар бар.

2018 елда үзебезнең территориядә тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы ачып җибәрдек. Без аның турында күптәннән хыялланган идек, — диде бакча директоры.

Оранжереяның тропик өлешендә температура егермедән ким булмаска тиеш, ә субторпик өлешендә ун-унбиш градус та ярый.

Мондагы үсемлекләр эксперимент рәвешендә үсә, кайберләре яхшы гына үсеп китә, кайберләре ияләшә алмый. Биредә нәрсә генә юк. Мәсәлән, фикусның гына да җиде төре бар. Ком сибеп, чүл кебек ясалган җирдә утыз өч төрле кактус үсеп утыра.

Оранжереяда җимеш бирүче күп төрле үсемлекләр бар. Мәсәлән, папайя, ананас, кәрлә гранат, инҗир, лимон, банан. Шунысы кызыклы, банан агач түгел, ә үлән икән. «Банан үлән кебек үрчи. Аның кәүсәсе яфрагыннан гына тора», — дип аңлатты Гөлгенә Зөбәерова. Үсемлекнең бер чәкәненнән өч йөзләп банан чыга икән һәм бу аның өчен чик түгел.

Бик матур, хуш исле, ак чәчәкле үсемлеккә күзем төште. Ул миңгерәткеч үсемлеге (дурман) булып чыкты. Гөлгенә Зөбәерова әйтүенчә, аны сихерчеләр, им-томчылар кешене саташтыру өчен кулланган. Бу үсемлекне өйдә тотарга киңәш ителми. Шулай ук талгөл (олеандр) дә өйдә үстерү өчен килешми икән. Ул үзе бик матур чәчәк ата, тик агулы.

«Аны, бигрәк тә өйдә кечкенә бала булса, үстерергә киңәш ителми. Чөнки бала ялгыш кына яфрагын алып чәйнәсә дә, сукыр калырга мөмкин», — дип аңлатты бакча җитәкчесе. Ул әлеге үсемлекләр кешенең уңай энергиясен алуы турында да әйтте.

Ә иң файдалы тәэсирле үсемлек дип миртны атады. Аны әз генә кул белән ышкысаң, тәмле исе сеңеп кала. Мирт яфракларын ризыкка кушалар, ул тәмләткеч үлән булып санала. Йорт шартларына да ияләшә, файда да китерә икән. «Фикус та бик яхшы энергетикалы үсемлек дип санала. Үз-үзен хөрмәт иткән һәр кешенең өендә фикус булырга тиеш дип тә әйтәләр бит», — диде Гөлгенә Зөбәерова.

Саба районының Лесхоз авылында урнашкан шушы оранжереяда җимеш бирә торган мушмула агачын үстерәләр икән. Дендрология бакчасы директоры әйтүенчә, җимешенең төсе лимонныкы кебек сары, үзе киви кебек йонлач, тәмгә груша кебегрәк, йомшак һәм баллы ул. Ул транспортта күчүне начар кичерә, шуңа күрә безнең кибетләргә бик кайтмый.

Гөлгенә Зөбәерова җимеш бирә торган агачларның чәчәген беренче елны өзәргә кирәк икәнен әйтте. Чәчәген өзмәгән очракта, ул беренче елны эре җимеш бирергә, икенче елны кечерәк һәм өченче елны гомумән җимешсез калдырырга мөмкин. 

Дендрология бакчасында әкияти өлеш ачылачак

Оранжерея янында ял итәр өчен матур гына бер бүлмә бар, монда еш кына балалар өчен мастер-класслар да уздырыла икән. Шулай ук читтәрәк мастер-класслар уздыру өчен махсус кечкенә генә йорт та бар. Биредә балаларны төрле кызыклы һөнәрләргә өйрәтер өчен көтеп торалар.

Дендрология бакчасы территориясендә балаларга да, олыларга да тагын бер кызыклы урын барлыкка киләчәк.

Без әкияти өлеш ачып җибәрергә булдык. Килгән кунакларны, мөмкинлек булганча, ел да шаккаттырырга тырышабыз. Монда төрле әкият геройлары урын алачак, мәсәлән, Габдулла Тукайның Шүрәлесе, Гали белән Кәҗә. Шулай ук әкияти өлештә элеккеге яшәү рәвеше сурәтләнәчәк, әби-бабайларның көнкүреше чагылачак. Бик тә матур һәм кызыклы килеп чыгарга тиеш. Хәзерге вакытта эш тәмамлануга таба бара, берничә айдан ачылырбыз дип ышанып калабыз, — диде дендрология бакчасы директоры.

«Чәй җитештерәбез, үләннәр киптерәбез»

Саба районында чәй дә җитештерәләр икән. Әлегә зур күләмдә түгел, шулай да сатуга тәкъдим ителә.

2018 елның 4 гыйнварында үзебезнең чәй цехын ачып җибәрдек. Монда без унике төрле чималдан чәй ясыйбыз. Алмагач, карлыган, груша, чикләвек куагы, каен җиләге, кура җиләге, кара бөрлегән — менә шуларның яфракларыннан ясыйбыз. Ул әчетелеп ясала. Кырлыган (иван-чай) ничек әчетелеп ясала, болар да шулай ук. Яфракларны әчетү процессы октябрь аенда башлана. Өстәмә тагын унөч төрле үләнне киптерәбез, алары инде тимьян, чамбыр, лаванда, шалфей, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә һ.б.

Болар бездә әзер чәй булып чыга. Бөтенесе дә кеше кулы белән эшләнә. Компонентларны бутамыйбыз, һәрберсе аерым-аерым пачкада була. Кешеләр шуларның берничә төрен ала да, тәмнәренә карап, үзләре куша һәм шулай куллана, — диде Гөлгенә Зөбәерова.

Димәк, моны әзер чәй кебек кибетләргә дә чыгарып була? — дип кызыксынам.

Әйе, ул безнең Лесхоз кибетендә шулай чыга. Әлегә үзебездә генә сатыла, супермаркетларга, кибетләргә зурлап чыгарырлык күләмдә юк. Бөтен нәрсәне кулдан эшлибез, бик вак эш бит, күпләп ясап булмый. Өстәмә көчләр һәм җиһазлар булса, бәлки күп итеп чәй чыгарыр идек.