Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ТАССР төзелү безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды»

Бүген ТАССР төзелүгә 100 ел тулды. Шул уңайдан, Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды. Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасына мөһер сугылды. «Вакыт капсуласы» салынды.

news_top_970_100
«ТАССР төзелү безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды»
https://tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парламент утырышында ясаган чыгышында ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләде һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.

«ТАССР төзелү безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды, Татарстан территориясендә яшәүче бөтен халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда аерым роль уйнады. Кыска вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф базасы корылды. Татар халкы мәдәнияте чәчәк атты. Болар бар да бүгенге дәүләтчелек рәвешенә — Татарстан Республикасына күчү өчен кирәкле шартлар тудырды.

2020 елны без «Республикабызга нигез салынуның 100 еллыгы» елы дип игълан иттек. 2019 елның 19 декабрендә Казан-Экспода юбилей чараларына старт бирелде. Безгә федераль ведомстволар теләктәшлек күрсәтте. Юбилей тәңкәсе чыкты, ТАССРның 100 еллыгына багышланган маркалы конверт дөнья күрде.

Республика оешмалары, муниципаль берәмлекләр һәм төрле компанияләр онлайн-форматта бик күп чаралар уздыра. Пандемия шартлары безнең планнарны беркадәр үзгәртте, әмма без, һичшиксез, бу тантаналарның төп чараларын уздырырга мөмкинлек табачакбыз», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Татарстанның өр-яңа тарихы агышына зур йогынты ясаган Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка аерым рәхмәтләребез!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды. Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүгә, социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, дәүләт бүләге белән республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләнде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, шулай ук, хезмәт ветераннары Евгений Богачевка, Валентина Липужинага, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиевка тапшырылды.

«Бу бүләкне алу — безнең өчен зур мәртәбә. Депутатлык эшчәнлегенә бәя, шушы бүләк өчен рәхмәт. Безнең Дәүләт Советы, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, хакимият органнары белән берлектә, киләчәктә дә теләсә нинди бурычларны хәл итүгә сәләтле. Моңа ышана аласыз», — дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап сүзендә.

«ТАССР потенциалы республиканың мөстәкыйльлеген арттыруда, милләтара килешүне саклауда зур роль уйнады»

Парламент җитәкчесе «Татарстан АССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе» темасына доклад белән чыгыш ясады.

«ТАССР туплаган потенциал республиканың мөстәкыйльлеген арттыруда, милләтара килешүне саклауда, „базарга йомшак керү“ сәясәтен гамәлгә ашыруда, реаль федерализм башлангычларында Россиянең актив катнашуында җитди роль уйнады», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада 2016 елдан башлап бер гасырлык юбилейга әзерлек буенча киң колачлы эш барганын искәртте. «Россия һәм Татарстан президентлары указлары белән төзелгән оештыру комитетлары, урыннардагы актив, иҗтимагый һәм партия оешмалары, предприятиеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары бу эштә аеруча актив катнашты. Архивлар һәм тарихның билгесез битләре актуальләштерелде, мемориаль такталар яңартылды, ул еллардагы танылган сәясәтчеләр һәм республика парламентының элеккеге җитәкчеләре җирләнгән урыннар төзекләндерелде. Документаль таныклыкларга, Россия һәм Татарстан галимнәренең хезмәтләренә таянып, без ул еллардагы бөек фән һәм сәнгать эшлеклеләренә, җитәкчеләргә һәм барлык хезмәт ияләренә аерым рәхмәт белдерәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республика үсешенең һәр тарихи этабына җентекләп тукталды. «Татарстанда халык хакимияте институтлары ил белән бергә 1930нчы еллар ахыры репрессиясенең иң катлаулы елларын, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору, СССР таркалуның катлаулы елларын узды. Безнең халыкка глобаль үсешнең үзгәреш чорларында яшәргә һәм эшләргә, иҗтимагый-икътисадый формалар алмашынуның, җәмгыятьне демократлаштыру процессларының, күп партияле системага күчүнең, яңа Россияне формалаштыруның шаһитлары булырга һәм аларда катнашырга туры килде», — дип билгеләп узды.

Дәүләт Советы Рәисе татар халкының дәүләтчелеге меңнәрчә еллык традицияләргә ия булуын әйтте. Аның тарихи хәтерендә Бөек Болгар, Алтын Урданың чәчәк аткан чоры да, Казан ханлыгын яулап алу чоры да сакланганын искәртте. «Мәгълүм булганча, башта — Урал-Идел Штатын, шуннан соң Татар-Башкорт Совет Республикасын булдыру проекты җитди каралган. Әмма бөтенләй башка идея тормышка ашырылган. 1920 елның 27 маенда ВЦИК һәм РСФСР Совнаркомы тарафыннан „АТССР оештырылу турында“ декрет кабул итә. Шулай итеп, 1920 елның 25 июнендә хакимият Сәхипгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендәге ТАССР Вакытлыча революцион комитетына тапшырыла. Бу дата ТАССР оештырылу көненә әйләнә дә инде», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, мөстәкыйльлекне арттыру республикабызга күп нәрсә биргән. «Автономия статусыннан файдаланып, республика җитәкчелеге ул еллардагы дәүләт аппаратын милли кадрлар белән тәэмин итүгә, милли мәгарифне, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлтелгән кайбер чараларны уңышлы гамәлгә ашырды», — диде ул.

Парламент җитәкчесе депутат корпусының республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллык юбилее елында Дәүләт Советы Рәисе тарихыбызның фаҗигале битләренә аерым тукталды.

«1980нче еллар ахыры — туксанынчы еллар башында тәгаенләнгән яңа сәяси курс гражданлык активлыгының, милли үзаңны үстерүнең көчле катализаторы булды, — дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Минтимер Шәймиев - абруйлы һәм җаваплы сәясәтче

Ул республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне абруйлы һәм җаваплы сәясәтче дип атады.

«Минтимер Шәрипович сәяси биографиясенең барлык этапларында Татарстан дәүләтчелеген торгызуда искиткеч зур роль уйнады. Россиядән соң, 1990 елның 30 августында М.Шәймиев рәислегендә ТАССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларацияне бертавыштан кабул итте», — диде парламент башлыгы.

«Абруйлы һәм җаваплы сәясәтче ул елларда кыюлык һәм ерак киләчәкне күрә белүчәнлеген күрсәтте. Республиканың яңа сәяси һәм хокукый системасын формалаштыруга шәхси зур өлешен кертте. «Күп милләтле халыкның бердәмлеген саклап, аның бу казанышлары Россия Хезмәт Герое исеме белән бәяләнде. Ул 100 еллык тарихта мондый югары бүләккә лаек булган бердәнбер җитәкче», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе, икътисади сәясәт корылганда төрле фикерлелек, килешмәүчәнлекләр булса да, республика җитәкчеләре федераль үзәк белән һәрвакыт сәяси компромисс эзли һәм таба белгәненә игътибарны юнәлтте. Төрле якларның мәнфәгатьләрен килештерүдә һәм шул чорда милли-тарихи спецификаны исәпкә алуда универсаль корал итеп, Фәрит Мөхәммәтшин 1994 һәм 2007 елларда кабул ителгән, Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлү турында шартнамәләрне атады.  

«Алар нигезендә республика мөһим федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча үзенә җаваплылык алды. Сүз, беренче чиратта, газлаштыру һәм нефть эшкәртү, адреслы социаль яклау, тузган торакны ликвидацияләү программалары турында бара. Алар ярдәмендә мәшгульлек артты, икътисад тотрыкланды, халыкның тормыш дәрәҗәсе артты», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, алга таба бу тәҗрибә федераль һәм төбәк хакимиятләре арасында вәкаләтләрне тагын да төгәлрәк бүлүдә ролен уйнады, җирле үзидарә торгызылуга тәэсир итте. «Республиканың яңа тарихына карап, сайланган юл дөрес булган дип горурлык белән әйтә алабыз. 1990 еллар башында бүгенге Татарстан җәмгыятенең нык нигезләре салынган. Аның төп кыйммәтләре милләтара татулык һәм тынычлык булды», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ул елларда ук барлык хакимият органнарының конструктив хезмәттәшлеге бүген дә Татарстан дәүләтчелеге моделенә нигез булып тора. «100 еллыкны узган Татарстан нинди булыр, федерациядә, глобаль җәмгыятьтә нинди урын алыр — болар, күбесенчә, бездән тора», — дип төгәлләде ул чыгышын.

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасына штамп сугылды

Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасына штамп сугу тантанасы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Почта маркасы 250 мең данә тираж белән чыгарылган. Анда Татарстан гербы, милли бизәк, төбәкнең истәлекле урыннары һәм авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендәге казанышлары сурәтләнгән. Хәзер яңа маркаларны «Россия почтасы» бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, «ТАССРның 100 еллыгы» язмасы белән почта блогы чыгарыла. 2015 елның «Россия Федерациясе шәһәрләре һәм субъектлары герблары» почта миниатюрасы сериясенә «100 ел» дигән язу һәм 100 сум күләмендә яңа номинал өстәлә. Шулай ук «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» дигән маркировкаланган конверт та чыгарыла.

Бүген Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә Россия Банкының республика юбилеена багышланган истәлекле тәңкәсен күрсәттеләр. Ул 3 сумлык акча, ә тиражы — 3 мең данә. Тәңкәнең уң ягында — Россия Дәүләт гербы, ә икенче ягында Казан Кремле фонында традицион татар киемнәрендә милли бию башкаручы яшьләр сурәтләнгән.

«Почта маркаларының һәм юбилей тәңкәләренең истәлекле нөсхәләре Татарстан Республикасы Милли музеена, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырылачак», — диделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.



Галерея: ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "вакыт капсуласын" урнаштыру
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100