«Елмаеп чыгып киткән булган» - Минзәлә басуында комбайнчы ургычка егылып төшеп үлгән | intertat.tatar

«Елмаеп чыгып киткән булган» - Минзәлә басуында комбайнчы ургычка егылып төшеп үлгән

Гомерен авыл хуҗалыгы техникасына багышлаган һәм гомере дә нәкъ менә шул техникада өзелгән. Бу сүзләр Минзәлә районының кичә мәрхүм булган 57 яшьлек комбайнчысы Рәкыйп Сабирҗанов турында. «Интертат» аның якыннары белән сөйләште.

Рәкыйп Сабирҗанов Дружба авылы янындагы басуда «Нива» комбайнында арпа суктырган. Тик эш барышында фаҗига килеп чыга: Рәкыйп абый бункердан ургычка егылып төшеп һәлак булган. Ул Дыреевка авылында яшәгән. Әмма тумышы белән Дәвек авылыннан булу сәбәпле, бүген комбайнчыны туган авылы зиратында җир куенына салдылар.

«Универсаль механизатор иде»

— «Полянка» хуҗалыгында эшләп йөрде. Күптәннән эшли инде — яз көннәрендә чәчүдә, көзен сөрүдә. Күп функцияле универсаль механизатор иде — тракторда да, комбайнда да, башка техникада да хезмәт куйды. Тәҗрибәле, бик тәртипле, ярдәмчел иде, беркайчан начар сүз ишетмәдек аннан, һәрвакыт елмаеп, көлеп кенә йөрде. Берәр ярдәм кирәк булса, һәрвакыт техникасы белән килә иде. Авыл халкына, күршеләренә дә гел булышырга гына тора иде.

Кызлары да шундый әдәпле аның, күрше авылдан килеп укыдылар. Алар укыганда, мин мәктәп директоры идем. Мәктәп автобуслары юк иде әле ул вакытта, Рәкыйп үзе йөртте аларны.

Мин бу хәбәргә башта ышанып та җитә алмадым әле, нык тетрәндем. Бик зур бәхетсезлек очрагы инде бу, — дип уртаклашты Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов.

«Үз эшен намус белән башкара иде»

Рәкыйп абый эшләгән «Полянка» КФХ җитәкчесе Тимерхан Миргаязовның безнең белән сөйләшкәндә әле җирләп кайтып килеше генә иде.

— Һуш китмәле инде, моның хәтлене күргән юк иде, сөйләп бетерерлек түгел.

Ел саен үзенең «Нива» комбайнында эшләде. Бункер тулгач, ашлыкны тигезләп сыпырам дип бункер өстенә менгән инде ул. Ашлыкны тигезләгәндә - комбайн эшләп торган бит инде, селкенеп торган, шул вакытта ургычка егылып төшә ул бункер түбәсеннән. Башы әйләндеме, нәрсә булгандыр…

Хуҗалык идарәчесе әйтә инде, иртән үз шәхси машинасында килде, комбайнны карады да, 9 нчы яртыда басуга чыгып китте, ди.

Рульдә үзе булган, комбайн еш ватылгач, идарәче, аңа ярдәм итәргә дип, 36 яшьлек бер эшчене җибәргән булган, ярты көн эшләп калды ул малай аның белән. Рәкыйп егылып кысылгач, комбайнны ул малай сүндергән инде. Ул инде егылып төшкәндә үк бәрелеп аңын югалткандыр. Прокуратура, тикшерү комитеты өйрәнә инде хәзер.

Бик начар, аяныч хәл, хуҗалыкта һәркем санаулы бит, ике генә комбайн. Механизатор буларак, үз эшен намус белән, белеп эшләде, бигрәк тә соңгы ике елда бик тырышты. Бик тырыш, гаиләсе, балалары, оныклар өчен бик тырышты инде, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.

«Яхшы әти, яхшы бабай булды»

Рәкыйп Сабирҗанов тормыш иптәше Илсөя апа белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары аны өч малай оныклы иткән.

— Тырыш, уңган-булган, кулыннан эш килә, хуҗалыкны алып бара, өйне тәртиптә тота иде. Яхшы әти, яхшы бабай булды. Үз эшен яратып башкара иде. Басуга гашыйк иде. Үз кыйбласын, күңеленә ятышлы эшен тапкан кеше иде ул, — дип искә алып сөйләде кияве Илфат.

«Авылга кайтырмын да, һаман җизни шунда йөридер шикелле…»

Каенекәше Фәнүс Әблиев яраткан җизнәсен югалткан.

Аяз көнне яшен суккандай, әкәмәт булды бу. Гомере буе техникада эшләгән кеше бит ул җизни.

21 яшьтә автобуска утырдым мин. Мин үзем Аюдан идем, шул вакытта әзрәк ватылса, җизнигә алып бара идем. Нәрсә булса да, шул арада төзәтеп тә бирә иде. Ни өчен дигәндә, мин автобуска утырган елны әти үлеп китте. Автобусны төзәтә башласам, берәр нәрсәсе җимерелеп төшә дә, «иии, әткәй булса, әткәй юк» дип елый идем, чөнки ул гомере буе техникада эшләде. Җизни шунда, «нәрсә булса да, алып кил миңа» диде. Аның да барлык автобус категорияләре бар иде таныклыгында.

Ышанып бетә алмыйм. Башка сыймый әле, авылга кайтырмын да, һаман җизни шунда йөридер шикелле…

«Тегесен сүттем, моны ясадым» дип, бөтен техникаларын күрсәтә иде, техниканы бик яхшы белә иде.

Мин үзем дә «Дон» комбайн ярдәмчесе булып эшләгәнем бар, 2000 еллар башы булгандыр… Берсендә елганың теге ягында комбайнында ул, бу ягында мин — шулай бер очрашкан идек. Ничә ел стажы бар бит инде җизнинең.

Ул көнне үзен начар да хис итмәгән ул. Апам әйтә, «елмаеп чыгып китте» ди, — дип уртаклашты Фәнүс абый.

«3 нче август — туган көнендә җидесе булачак инде…»

Каенэнекәшенең тормыш иптәше Айгөл апа да «безнең җизнәбез» дип иң җылы сүзләрен әйтергә ашыкты.

— Нык әйбәт кеше иде җизни, безне әти-әни кебек каршы алалар иде. Сүз юк, эмоция генә, күзләр гел яшьтә. Мин кияүгә чыккан елны иремнең әтисе үлгән иде, җизнәсе әти урынына булган, ул аны Жигулида, автобуста йөрергә өйрәткән.

3 нче августта җизнәбезгә 58 яшь тулыр иде. Кеше туган көненә якынайганда үлә диләр, шуңа тагы бер кат инандым. 3 нче августта аның җидесе булачак инде. Ургычны тикшерергә чыккач, аягы таеп китеп эләккәндер дигән фараз бар. Безгә кичә кысылган гына дигәннәр иде, бүген җәсәден күрсәтмәделәр дә. Чәрдәкләнгән булгандыр инде, күрәсең.

Ел саен алдынгы комбайнчы иде. Шулкадәр булдыклы гаилә, кызлары шулкадәр булган. Кияүләре дә безнең өчен дә, әби-балайлары өчен дә үлеп тора торганнар, — дип җылы сүзләре белән бүлеште Айгөл Әблиева.

«Татар-информ» редакциясе Рәкыйп Сабирҗановның тормыш иптәше, балалары, оныкларының, туган-тумачалары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Рәкыйп Сабирҗановның урыны оҗмахта булсын!