Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Битлек режимында узган Казан Сабан туе: районнар күргәзмәсе, Фирдүс Тямаев концерты

Сабантуй, ниһаять, Казанга да килеп җитте. Бүген ул өч мәйданда барды. «Татар-информ» хәбәрчесе Тынычлык бистәсендә урнашкан Каенлык мәйданында катнашты. Казан Сабан туе нәрсә белән истә калды?

news_top_970_100
Битлек режимында узган Казан Сабан туе: районнар күргәзмәсе, Фирдүс Тямаев концерты
Владимир Васильев

Бәйрәмнең рәсми өлеше 11:00 сәгатьтә башланса да, халык мәйданга иртәрәк җыелган иде. Барыннан да иртәрәк килүчеләр рәтендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны да очраттык.

— Аллага шөкер, быел берничә Сабантуйда катнаштык. Былтыр булмагач, быел уздырылуы, әлбәттә, сөендерә, — диде Камил Сәмигуллин.

Сабан туена килүчеләрне тән температураларын үлчәп, битлеге барлыгын тикшереп һәм металлодетектор аша уздырып кына керттеләр. Адым саен диярлек тавыш көчәйткечләрщннән халыкка социаль дистанция саклау һәм битлек кияргә кирәклеген әйтеп тордылар.

Сабантуй йөзләгән биючеләрнең театральләштерелгән чыгышыннан башланып китте. Мәйданга җыелган халыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин сәламләделәр.

— Сабантуйда без, гадәттәгечә, Татарстанны һәм тулаем илебезне азык-төлек белән тәэмин итүче хезмәтчәннәрне билгелибез. Бүген без иң яхшы игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтлибез. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Сабантуй аерым әһәмияткә ия. Бәйрәм бер яктан татар халкының бай мәдәниятен күрсәтә, икенче яктан, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Җитәкчеләр чыгышыннан соң республиканың төрле районнарыннан килгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, ветераннарын сәхнәгә чакырып котладылар. Аннары бәйрәм эстрада артистлары, төрле бию коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Шул ук мәйданда көрәш, татар халкының башка традицион ярышлары барды. Күз бәйләп бүләк кисү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу кебек уеннарга чиратның иге-чиге юк иде.

Бер кочак бүләк күтәреп, көянтә белән су ташырга чират торган Энҗе Галимовага күзем төште. Ун яшьлек кызы белән килгән икән.

— Кызым молодец! Бөтен уеннарда катнашып, шуның кадәр бүләк җыйды (кочагындагы бүләкләрне күрсәтә). Үзем дә уеннарда катнашырга торам. Без ел саен Сабантуйга киләбез. Оештыручыларга рәхмәт. Быел эссе булса да, ахырына кадәр йөрергә исәп бар әле, — диде Энҗе ханым.

Мәйданда көрәшергә үз чиратын көтеп утыручы Руслан Хәмидуллин белән дә сөйләшеп алдым. Күп ярышларда җиңү һәм призлы урыннар яулаган Россиянең спорт остасы Зәй районыннан махсус көрәшү өчен килгән.

— Казан егетләре белән көч сынашырга килдем. Монда инде бөтен көчле спортчылар җыелган. Безнең командада олылар арасында биш һәм яшьләр арасында ике малай бар, — диде Руслан Хәмидуллин.

Казанга Кукмарадан Сабантуй карарга килгән Илнур Хәйбуллин бәйрәмне ошаткан.

— Авылныкы да, Казанныкы да үзенчә матур. Шәһәр Сабантуе масштаб белән алдырса, авылныкында үз ишләрең белән җыеласың, — диде Кукмара егете.

Мәйдан янында Алексеевск, Арча, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат районнары үз ишегалларын булдырып, халыкка авыл тормышын күрсәттеләр, килгән кунакларның күңелен ачтылар. Һәр ишегалдында район үзешчәннәре чыгышларын карарга, халык уеннарында катнашырга, аш-судан авыз итәргә була була иде.

Биектау районы мәйданчыгы сәхнәсендә лезгинканы сикереп-сикереп биегән кызга күз төште. Ул үзен Биектаудан Азалия дип таныштырды, быел 10нчы сыйныфны тәмамлаган.

— Лезгинканы интернеттан карап үзлегемнән өйрәндем. Мин ел саен Казан Сабантуен көтеп алам һәм катнашам. Шундый күңелле монда! — диде ул.

Алексеевск районы башлыча рус мәдәниятен тәкъдим итте.

— Без XIX гасыр азагы — XX гасыр башы көнкүрешен күрсәтәбез. Рус йортының бизәлеше, аның җиһазлары шул чорга карый. Шулай ук бездә Пушкин әкиятләреннән Русалканы, Өч баһадирны да күрергә була, — дип таныштырды Алексеевск районының Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Ольга Ладова.

Әтнәдән Зилия Гаязова күңел ачып биюе белән игътибарны җәлеп итте.

— Сабантуйны бик көткән идем. Оештыручыларга рәхмәт! Курыкмыйча халыкны керткәннәр бит. Бик күңелле! Җырлыйм, биим, бөтен җирне карап йөрим. Рәхәтләнәбез, — диде ул.

Эсседә сабый бала күтәреп йөрүче ир-атка да күз төште. Нияз Аманаов Сабантуйга гаиләсе белән Питрәч районы Шәле авылыннан килгән.

— Сабантуй әйбәт, эссе генә. Эссе булса да, киләсе килә бит. Казанга без ел саен йөрибез, — ди.

Милли күлмәкләрдән биеп торган олы яшьтәге апалар белән дә танышасым килде. Алар Кукмарадан килгәннәр. — Мин Кукмарадан. Кукмараның үзендә туганмын, үзендә яшим, шунда картайганмын. Район администрациясе чакыруы белән чыгыш ясарга килдек. Безгә монда бик ошый, — диде апаларның берсе Гөлфия Борһанова.

Яшел Үзән районы мәйданчыгын күзәтеп йөргәндә, сәхнәдә Казаннан «Зәкәрия фолк» төркеме мари җырын башкарып, Кукмара марилары белән бергәләп бииләр иде.

— Без күпмилләтле төркем. Төрле халык җырларын башкарабыз. Мари җырына кушылып Кукмара районының мари ансамбле безгә кушылып биеде. Бу номер шундый яхшы чыкты. Сабантуй шәп! Рәхәтләнеп күңел ачабыз, — диде төркем җитәкчесе Лилия Җиһаншина. Төркемнәре татар, башкорт, керәшен, мордва кызларыннан тора икән.

Арча районы мәйданчыгы кунакларны бүрәнәдән эшләнгән биналары белән җәлеп итеп тора иде.

— Бу йортлар үзебезнеке. Алар өч-дүрт ел элек төзелгән иде. Арчаның символы булган крепость быел эшләнде. Арчадан үзебезнең ансамбльләрне, Арча педагогия көллияте студентларын алып килдек. Шулай ук биредә Арча сувенирларын, кул эшләнмәләрен күрергә була. Безнең мәйданчыкта татар халык уеннарында да катнашырга мөмкин. Тәмле ризыклар, чәйләр әзерләдек, — диде Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина.

Башка район мәйданчыкларыннан аермалы буларак, Зәйнекенең уртасына көрәш келәме җәелгән иде. Аның хикмәте бар икән.

— Без бүген Казан халкына һәм Сабантуй кунакларына Зәй районының мөмкин булганча бөтен үзенчәлекләрен күрсәтәбез. Районда татарлар, руслар, керәшеннәр күп яши. Аларның мәдәниятен биредә күрергә була. Халыкның кул эшләнмәләрен дә алып килдек. Без соңгы елларда Татарстанда көрәш буенча иң көчле командаларның берсе булып саналабыз. Без кунакларга татар көрәшен күрсәтү, аны пропагандалау максатын куйдык, — диде Зәй районы башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов.

Кукмара районы электән итекләре, савыт-сабалары белән дан тота. Сабантуй күргәзмәсендә дә алар урын алган.

— Кукмара районы Казан Сабантуенда күп еллар катнаша. Биредә үзебезнең татар ишегалдын, халыкның гореф-гадәтләрен күрсәтәбез. Шушы ук күргәзмәне без әле федераль Сабантуйларында да тәкъдим итәбез. Безнең районда авыл хуҗалыгыннан тыш, сәнәгать һәм эшмәкәрлек тармагы да үсеш алган. Биредә аларның күргәзмәләрен карый аласыз, — диде Кукмара районы башлыгының киңәшчесе Равия Кәримуллина.

Нурлат районы мәйданчыгында халыкның күңелен Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев ача иде. Җырчыны яраткан тамашачы биредә бик күп җыелган. Нурлатлыларның күргәзмәсе икенче планга күчкән. Халыкның күңел ачуына бирелеп, күргәзмәгә үзем дә игътибар итә алмадым.

Фирдүс Тямаевның үзен кызганмый чыгыш ясавына мин шаккаттым. Тын алырга дип сәхнә артына кереп китүгә, сөйләшеп алырга мөмкинлек туды. Без күрешкәндә ул күлмәген сыга иде. Шулкадәр тирләгән. Тиз генә башка күлмәген киеп куйды.

— Сабантуй шәп, әлбәттә. Эссе генә, — диде ул. Минем сорау буенча халыкка Сабантуй уңаеннан теләкләрен әйтте дә, кире сәхнәгә йөгереп менеп китте. Мин бер-ике сәгать чамасы мәйданны, башка районнарның ишегалларын әйләнеп килдем. Кабат Нурлатлылар янына барсам, Фирдүс Тямаев һаман җырлый иде әле, тик тавышы гына бераз карлыккан.

— Без Нурлаттан Казанга Сабантуйга килдек. Татар милләтендә ул иң зур бәйрәмнәребезнең берсе. Районнардан, шәһәрләрдән, башка төбәкләрдән татарлар җыела. Туганнар, яшьләр очраша. Шушы бәйрәм берләштерә, барыбызны да җыя. Коронавируслар бетеп, бәйрәмнәр барысы да кире урынына кайтсын иде.

Барыбызга да исәнлек-саулык! Шушы Сабантуй әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәт. Ул шулай буыннардан-буыннарга барсын! Безне әйдәп барсын! Бәйрәм белән, барыгызны да! — диде Фирдүс Тямаев.

Мамадышлылар халыкның көнкүрешен күрсәтү өчен ишегалдына тере ат, кәҗәләр, сарыклар, куяннар, кош-кортлар, печән өемнәре китергәннәр. Балык бистәсе районы күргәзмәсендә махсус ясалган сулыкта җәен балыкларын күрергә мөмкин иде.

Сабантуйда күңел ачасы килгән халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, уеннарда катнашты, районнарның күргәзмәләре белән танышты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100