Хезмәт базарындагы парадокс: эшсезләр саны артканда эш эзләүчеләр артамы?

Татарстанда соңгы ярты елда рәсми теркәлгән эшсезләр саны биш мәртәбә арту сәбәпле, «Интертат» хезмәт базарындагы чын вазгыятьне һәм эшен югалтучыларга ярдәм юлларын барлады. Эшсез калганнарга кая барырга? Ни өчен эш эзләүчеләр саны артмый? Кайсы өлкәләрдә белгечләр җитми? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзлибез.

Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда көннән-көн мәшгульлек үзәкләрендә теркәлүче эшсезләр саны арта. Республикабызның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 июньгә Татарстанда эшсезләр саны 65 меңнән артып киткән. Әле 1 июньгә генә мәшгульлек үзәкләрендә теркәлүчеләр 59 меңгә якын иде. Чагыштырып карасак, узган елның җәй башында эшсезләр саны 12 меңгә дә тулмаган, ә 2020 елның 1 гыйнварында тагын да әзрәк — якынча 11 мең булган. Димәк, ярты ел эчендә эшләрен югалтучылар 5 тапкырга арткан.

Кайбер экспертлар әлеге статистиканы эшсезләргә бирелә торган айлык пособиенең күләме 12130 сумга җитүе белән бәйли. Эшсезлек буенча пособие алучыларга яшерен хезмәт хакы алу һәм түләүле эш башкару тыелганын да искәртергә кирәк. Читтән акча кергәне ачыкланса, җинаять эше кузгатулары бар.

Эшен югалтып, яңасын таба алмаган кеше, иң беренче чиратта, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Мин дә эшсез калган кеше кыяфәте белән Казанның «Киров районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»нә киттем. Әлеге оешманы сайлавыма кулланучыларның интернет челтәрендә калдырган уңай кайтавазлары сәбәпче булды. Кешеләр уңай фикердә калгач, миңа да барысын да җиренә җиткереп аңлатырлар дигән өмет туды.

Оешманың ишеге бикле һәм ишеккә гаризаларны бары тик «Россиядә эш» («Работа в России») порталы аша электрон форматта гына тапшырып була дигән игълан язуы эленгән. Ишек төбендә бераз таптангач, урамга үзәкнең җитәкчесе Айрат Шәехов чыкты. Ул нинди мәсьәлә буенча килүемне сорады. Яшәү адресын, эштән китү көнен, эшмәкәр булып теркәлмәгәнлегемне, читтән кергән керемем булмавын белешкәч, Айрат әфәнде сүзен дәвам итте:

Без гаризаларны бары тик «Россиядә эш» порталы аша электрон форматта гына кабул итәбез. Гариза тапшырганда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) теркәлгән булу шарт. Тиешле мәгълүматны тутырып, гаризаны сайт аша җибәрәсез. Документлар килеп ирешкәннән соң, без андагы мәгълүматны Пенсия фондына җибәреп тикшертәбез. Документлар тәртиптә булса, унбер көн эчендә эшсез буларак теркәләсез һәм пособие алу хокукына ия буласыз. Әгәр пособие түләнеп, түләүле эш башкарганыгыз ачыкланса, дәүләттән алган акчаны кайтарасыгыз була, җинаять эше кузгатулары да бар. Мәсәлән, күптән түгел бер ир-атның бездә теркәлеп, таксида эшләве ачыкланды. Аңа дәүләттән алган акчаны кире кайтарырга туры килде.

Гаризаны электрон форматта җибәрә алмаучылар нишләргә тиеш? Бар кеше дә аның рәтенә төшенеп бетә алмый.

Бездә консультация бирү каралган. Алдан шалтыратып та килергә була. Монда килгән кеше янына чыгабыз. Кәгазьдә гариза кабул итә алмасак та, консультация бирәбез, эшне ничек башкарасын аңлатабыз.

Пособиегә озак яшәп булмас. Эш табуда дәүләттән берәр ярдәм бармы?

«Россиядә эш» порталы — ул РФ Хезмәт министрлыгының, ягъни дәүләт ресурсы. Порталда теркәлгән кешеләргә хезмәт хакы, белгечлеге туры килгән эшләр электрон форматта тәкъдим ителә. Теләгән һөнәр буенча эш чыкмаса, башка һөнәрләр сайлап карарга була. Әлеге портал эш эзләүчеләр өчен генә түгел, хезмәткәрләр эзләү өчен дә булдырылган ресурс. 2020 елның апреленнән оешмаларда булган вакансияләр мәшгульлек үзәкләренә тапшырылмый, «Россиядә эш» порталына эленә.

Мәшгульлек үзәге ярдәмендә, элеккечә, башка һөнәр үзләштереп буламы?

Яңа һөнәр үзләштерү буенча да гаризалар «Россиядә эш» порталы аша кабул ителә.

Кызыксындырган сорауларга җавап табып, редакциягә кайттым.

17 июньдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы татарстанлыларга 38600 вакант эш урыны тәкъдим ителә, дип хәбәр итте. Әлеге эш урыннарын «Россиядә эш» порталында эзләргә кирәк дип аңладым.

«Быелгы кризисның үзенчәлеге - эш эзләүчеләрнең дә актив булмавында»

Эш эзләү буенча дәүләтнекеннән башка шәхси ресурслар да бар. Россиядә иң популяр ресурсларның берсенә мөрәҗәгать иттем. «HeadHunter Урал» оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Осипова «Интертат» электрон газетасының сорауларына Татарстан буенча аналитик белешмә әзерләп бирде.

 «Татарстанда 2020 елның маенда вакансияләр саны узган елның май ае белән чагыштырганда 36 %ка кимегән. Хезмәт базары тискәре динамиканы яз буе күрсәтте, әмма май аенда вәзгыять акрынлап үзгәрә башлады. Хәзер эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр саны атна саен бераз булса да арта бара. Бүген вакансияләр саны март башы белән чагыштырырлык.

Тулаем алганда, хәзерге вакытта Татарстанда 16 меңгә якын вакансия ачылган, шуларның яртысыннан артыгы — Казанда», — дип хәбәр итте Анна Осипова.

Эш эзләүчеләр буенча нәрсә күзәтелә?

Быелгы кризисның үзенчәлеге эш эзләүчеләрнең дә активлыгы түбән булуда. Беренчедән, күпләр вирус йоктыру куркынычы аркасында эш эзләми.

Икенчедән, эшен алыштырырга теләгән кешеләр арасында күпләр бу карарны икътисади яктан тыныч чорга кадәр кичектергән. Кайберәүләр яңа эш таба алмаудан яки аның күпкә начаррак булуыннан курка, шуңа күрә ул бик ошамаса да, иске эшенә тотынып тора.

Өченчедән, вазгыятьнең тагын бер үзенчәлеге — бизнес персоналны максималь рәвештә саклап калырга тырыша. Эш бирүчеләр эшчеләрне эзләү, адаптацияләү һәм укытуның гади сорау булмавын яхшы хәтерли. Җитәкчеләр кешене эштән азат итүе тиз икәнен, ә кризис тәмамлангач шундый ук белгечне табуы бик авыр һәм кыйммәткә төшәчәген аңлыйлар.

Саннарга килгәндә, 2020 елның гыйнвар-май айларында эш эзләүчеләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, нибары 8 %ка арткан. Июнь аенда эш эзләүчеләр арасында активлык арта башлады.

 Хәзер нинди һөнәрләргә ихтыяҗ күбрәк?

22 июньгә актуаль вакансияләр арасында «Сату» (28%), «Эшче персонал» (19%), «Җитештерү, авыл хуҗалыгы» (13%), «ИТ-телеком» (11%), «Төзелеш, күчемсез милек» (9%) өлкәләрендә тәкъдимнәр өстенлек алган. Иң аз вакансияләр «Чимал чыгару» (0,5%), «Дәүләт хезмәте, НКО» (0,6%), «Өй персоналы» (0,7%), «Иминиятләштерү» (0,7%) өлкәләрендә урнаштырылган.

 Сайтта кайсы һөнәр ияләре аеруча күп теркәлгән?

Соңгы ай мәгълүматларына караганда, эш эзләүчеләр арасында 5 иң күп һөнәр ияләре түбәндәгечә бүленгән: «Карьера башы, студентлар» (гомуми саннан 15%), «Сату» (14%), «Административ персонал» (8%), «Җитештерү, авыл хуҗалыгы» (8%) һәм «Бухгалтерия» (6%).

«Иң зур проблема — югары квалификацияле белгеч табуның кыенлашуы»

Казанда предприятиелар заказы буенча эшчеләр эзләүче шәхси оешмалар да бар. Шуларның берсенә — хезмәт базарында 10 елдан артык хезмәткәрләр табу белән шөгыльләнүче «Основа+» оешмасына шалтыратып, коммерция директоры Марк Левин белән сөйләштем.

«Без предприятиеләр заказы буенча белгечләр эзлибез. Актуаль вакансияләр сайтта эленгән. Бүгенге эшкә кытлык проблемасы юк. Безгә заказлар кимемәде бит. Иң зур проблема — югары квалификацияле белгеч табуның кыенлашуы.

Хәзер хезмәт базарының эшләргә теләүчеләргә йөзе белән борылган чагы. Югары квалификациягә ия булган белгечәр җитми. Мәсәлән, без конструкторлар, проектлаучылар, инженерлар, смета төзүчеләр, сату буенча менеджерлар эзлибез», — дип әйтте Марк Левин.

Шулай итеп, эш базарында парадоксаль вазгыять икәне яхшы күренә. Бер яктан, рәсми эшсезләр саны артса, икенче яктан — экспертлар югары квалификацияле белгечләр җитми һәм шәхси ресурсларда эш эзләүчеләр саны сизелерлек артмады, ди.

Шулай да, төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган кешеләр вакытлыча дәүләт җилкәсенә таянып тора ала. Ләкин ялган юллар белән пособие алырга теләүчеләр безнең капчыкта озак ятмаганын истә тотсын иде.