Дрессировкалаучы Ильяс Халитов: «Картаеп үлгән кошларымнан да аерыла алмыйм»

Арча районы Яңа Чүриле авылында бик үзенчәлекле бер кеше яши. Ул кошлардан башка тормышын күз алдына да китерми кебек. Аны «табигать баласы» яки «кошлар атасы» дип атасам? ялгыш булмас. «Интертат» укучыларын гомерен циркта эшләүгә һәм хайваннарны өйрәтүгә багышлаган Ильяс Халитов белән таныштырырга телим.

«Картаеп үлгән кошларымнан да аерыла алмыйм»

Алдан сөйләшенгән адрес буенча, ачык капка янына килеп туктадык. Йорт янында тавыклар, соры бәбкәләрен иярткән казлар йөри. Биредә Ильяс Халитовның сеңлесе Хафизә апа яши икән. Тиздән күрше йорт капкасыннан Ильяс әфәнде үзе күренде, безне сәламләде.

Өй алдында үскән биек үләннәр чабылмаган, ә йорттан читтәрәк урнашкан мәйданга чалгы тигән. «Печәнне элеккечә чалгы белән чабам. Минем монда кечкенә кошлар күп. Лачын һөҗүм итә калса, аларга качып калырга урын булсын өчен бу биек үләннәргә тимим. Өй артындагы кырда печәнне чапканнар бүген. Анда тартар оясы бар иде, юк булган», — дип аңлатты йорт хуҗасы. Үлән арасында читлектә бер куян да утыра, аны танышлары биргән булган.

Йортның бер тәрәзәсенә баскыч терәтеп куелган, аннан тавыклар кереп-чыгып йөри. Тышкы ишектән эчкәрәк уздык. Коридорга охшаган аралыкта ике яклап кошларны күрергә була. Сул яктагы читлекләрдә ак күгәрченнәр гөр-гөр килеп тора, уң якта җансыз карчыга, лачын, әтәч карачкылары эленгән. Өй эченә кергәндә, Ильяс әфәнде аяк киемнәрен салмыйча гына да керергә ярый дип белдерде.

Бүлмә диварларында да җансыз кошлар эленеп тора. «Яраткан кошларым истәлегенә карачкылар ясап куйдым. Картаеп үлгән кошларымнан да аерыла алмыйм», — ди Ильяс Халитов.

Өй тулы гөлләр, зооботаник бакчада йөргән кебек хис иттем үземне. Шкафка тезелгән читлекләрдә кошлар чыр-чу килә. Анда тутый кошлар, кенәриләр, купшыл һәм урман тургае яши икән. Алары өйдә генә яши, юньләп оча да алмыйлар, ди. Гөлләр арасында ике кош оясы бар: купшыл һәм урман тургае анда йомырка салган, тик үзләре «өйләрендә» юк иде.

Бер дивар кулдан бизәлгән, анда агачлар, кошлар, хайваннар төшерелгән. Йортның һәр тарафында табигать белән бәйлелек күзәтелә. Хуҗа кеше йортта үзе генә яши. Ильяс Халитовның тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән, ә балалары Түбән Кама һәм Мәскәү шәһәрләрендә яши.

«Аучылар аткан кошларны кызганып елый идем»

Кошларга ничек ияләнеп киткәнемне үзем дә белмим, — ди Ильяс Халитов. — Кечкенәдән кошлар телен, кайсының кайда оя корганын белеп үстем. Әти тегермәнче булып эшли иде. Мин аның белән барып, урманда, су буйларында йөрергә ярата идем. Уйнарга кеше булмагач, кошларны күзәтеп торуымны хәтерлим. Көз көне аучылар аткан кошларны кызганып елый идем.

Укыганда колхоз көтүен көттек. Көтүдә вакытта бер болан баласы килеп чыкты. Сыердан имездердек тә, әнисе килер дип калдырып киттек. Икенче көнне бүреләр ашаган иде бичараны. Кызганыч булды, нигә өйгә алып кайтмаганбыздыр.

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Түбән Камага эшчеләр җыярга килгәннәр иде. Шунда төзелеш эшенә китеп бардым, ул өлкәгә бәйле һөнәрләрне үзләштердем. Аннан дуслар белән акчалы эшкә дип Ижауга киттек. Ижауда эшләгәндә циркта эшләүче егетләр белән танышып киттем. Алар минем кошлар белән булган мөнәсәбәтләр турында белгәч, гастрольләргә чакырдылар.

Аларга кыр үрдәкләрен, лачынны өйрәтеп бирдем. Кошлар миңа бик тиз ияләшә. Минем биоток әйбәт дип әйткән иде бер экстрасенс, хайваннар сизәдер шуны. Бервакыт кешеләрне дәваларга да чакырдылар, тик мин баш тарттым, хайваннардан аерыла алмадым, — ди Ильяс Халитов.

«Юлбарыс җәрәхәтләнгән урыннарын иңемә куеп тора иде»

Ижаудан гастроль белән Ростов-Дон шәһәренә килгән идек. Анда цирк таркалды да бөркет, маймыл, козгын һ.б. хайваннар белән берүзем калдым. Зоопаркка эшкә урнаштым. Үлем хәлендә булган кошларны дәваладым.

Тырнакларын кисү өчен бер юлбарысны йоклаттылар, ун көн айный алмый ятты мескен. Кеше күрмәгәндә янына кереп утырган идем, каршыма торып утырды. Җәрәхәтләнгән урыннарын иңемә куеп тора иде, шулай терелде. Аннан Ростов-Донда шапито эшләп китте.

Бер кыз белән төне буе этне дрессировкаладык. «Тавыш» командасын әйтәбез, өреп куйса, тәмле колбаса кисәге бирәбез һәм тагын шулай. Ә Лали исемле кара этем унга кадәр саный белә иде. «Бишне икегә тапкырлагач ничә була?» — дим һәм үзем иреннәрне алга чыгарып куям. Ул ун тапкыр өргәч, мин елмаям һәм ул өрүдән туктый иде. Колбаса белән «ламбада» биергә өйрәткән идем аны. «Суыткычтан колбаса урларга ничек барасың?» — дигәч, җиргә ятып, шуышып китә иде.

Башта хайваннарда нинди сәләт барлыгын ачыкларга кирәк. Минем өчен ул һәрвакыт билгеле була иде.

Күгәрченнәрне дә өйрәттем. Ак күгәрченнәр белән элек туйларга йөри идем. Бер елдан артык туйга да барган юк инде. Тавис кошын койрыгын ачарга өйрәттем, аның өчен башта койрыгын ачкан тавыкны күрсәтә идем. Тавис кошының койрыгын йолкыган иде бер малай, шуның өчен колагын бордым. Бик якын иткән бөркетем бар иде, ул картаеп үлде, — дип сөйләде Ильяс Халитов.

Цирк эшеннән соң Ильяс әфәнде әнисе янына авылга кайткан булган. Әнисе: «Улым, китмә инде, күрмичә үләм», — дигәч, авылда калырга булган, унбиш елдан артык авылда гомер итә ул.

«Лачын велосипедым руленә утырып йөри иде»

Ильяс әфәнде элек урман кошларын — урман чуаркае (лесной конек), сызгырак чыпчык (свирестель), тукран, күкене дә өендә асраган. Сыерчыклар, кышын җылы якларга китмичә, аның өендә куна торган булган. Юк, читлеккә ябып түгел, тәрәзә ачык булган, әмма җылы як кошлары да аның өендә кышлаган. Ильяс әфәнде сөйләвенчә, ул бер лачынны да кулына ияләштергән. Ерткыч кош, чеби алырга килә дә, оясында ялгыш бикләнеп кала. Ильяс әфәнде аны тотып ала, кулына ияләштерә, аннары очырып җибәрә.

Бераздан лачын өй каршына килеп йөри башлады, — ди Ильяс әфәнде. — Мин аны ашаттым. Аннары ул көн саен очып килеп йөри башлады. Аннары артымнан да калмый, гел ияреп йөри торган булды. Велосипед руленә чүпрәк чорнап куйдым, кибеткә барганда шунда утырып бара. Кешегә сөйләсәм, ышанмыйлар, безнең авыл халкы шаккатмый инде. Аннары мин аны авылдан читкәрәк алып барып, табигатькә очырдым — көн саен ашатырга ит җиткерә алмый башладым.

Үрдәк бәбкәләренә козгын тия. Үземнең өч козгыным бар иде, башка козгыннарны якын китерми иделәр, тик картаеп үлделәр, — диде ул.

Атаман козгынына «Бранка» дигән кушамат таккан булган ул. Алар урамда яшәгән, «өйгә!» дигәч, гаражына кереп төн чыкканнар. Ул аларны кулдан ашаткан.

Кыр үрдәкләрен дә дрессировкалаган ул. Котлаван казыганда су чыккан. Бер күлдә ботарланган үрдәк күргән, әле чыккан гына бәбкәләре дә булган, «бак-бак» дип кычкырып, бәбкәләрен җыйган. «Шул күлдә унбере дә үсте, аннары аларны Ижевск цирк мәктәбенә тапшырдым», — диде ул.

Урманга җиләккә баргач, ул кураларның сындырылганын күргән. «Кем сындыра икән дип тиз-тиз керсәм, аю басып тора миңа карап. Икебезнең ара биш метрлап булгандыр. Карашып тордык та китеп бардык. Курыкмадым да, аю да курыкмады. Борылып бара идем, юлдашым юк. Урманнан чыккан идем — ул инде әллә кайда икән, йөгерә бар көченә… Аюдан курыккан».

Ильяс Халитовның яшь чагында да кызык очраклар булган икән. «Төнге өчләрдә кайтып киләм кызлар яныннан. Караңгы инде. Этләр дип торам — ун метрлап ераклыкта ике бүре килә. Зур этем бар иде, ул минем янга килеп сырылды. Бүреләр килмәде безнең янга. Сугышмадылар да. Аерылыштык».

Хәзер читлекләрнең күбесен бушаттым. Картаеп теге дөньяга китеп барсам, кем кайгыртыр? Шуңа әкрен генә киметәм кошлар санын. Элек утызлап тутый кош бар иде, аларны кешегә өләштем. Шуннан кулым китте булса кирәк, хәзер икәү генә калдылар. Миңа оясыннан егылып төшкән яки яраланган кошларны күп китерәләр. Үткән ел шәһәр карлыгачы баласын алып килгәннәр иде. Үстереп чыгарып җибәрдем, быел сыерчык оясына кайтып оялады. Күке баласын да шулай китерделәр, көзен җибәргән идем, өй янына килеп «күкелдәп» утыра хәзер. Кыш көне өйгә урам кошлары да кергәли. Кайсылары бакчада эшләп йөргәндә башыма килеп утыра, — дип сөйләде Ильяс Халитов. — Үзем дә аптырыйм, нигә кирәк бу. Кеше бизнес белән шөгыльләнә, ә алар миндә ашап яталар дим. Әмма кечкенәдән яраттым шул аларны.

«Маймылымның чылбырын урлап киткәннәр»

Шуннан без урам ягындагы күгәрченнәрне карарга чыктык. Күгәрченнәрнең кайсы йомырка өстендә утыра, кайсы баласы тирәсендә йөри, кайсы тик карап утыра. «Элек йөздән артык күгәрчен тота идем. Араларында егерме биш яшьлекләре бар, аларга да картлык килә, оча алмый башлыйлар, — ди хуҗалары.

Ул читлектәге күгәрченнәрне кулына утыртып, урамга алып чыкты. Алар сикерешәләр, башына менеп утыралар. Мин дә сикертеп караган идем, беренчесендә кулга төшеп утырды, икенчесендә җиргә үк төшеп китте.

Юл тирәсендә кәҗәләр йөри. «Маймылымның чылбырын истәлек итеп сакладым, бер кәҗәмне шуның белән бәйләп куя идем. Күптән түгел шул чылбыр белән алты метрлы арканымны урлап киткәннәр», — ди әңгәмәдәшем.

Якында гына бер кош тавышы ишетелде. «Тавышыннан таныйсызмы?» — дип сорадым. Ильяс әфәнде урман тургае тавышы булуын әйтте.

Йорт артында бер карт һәм бер нәни эт яши. Алар бүлеп куелган кош-кортларны саклыйлар икән. Анда тавык үрдәк балаларын ияртеп йөртә, чебиләр йөгерешә, мисыр тавыклары да шунда… Иректә кыр үрдәге, бүрекле үрдәк, индоуткалар йөри. Кычыткан һәм әрекмән арасындагы көртлек оясында йомыркалар бар.

«Йөз яшь тулгач өйләнәм, егерме алты ел көтәсе калды»

Кошларның яшисе килә, араларында кешеләр кебек игелекле һәм усаллары бар. Бер ел элек чәүкә китергәннәр иде. Аның канаты яраланган, оча алмый. Әле дә бик холыксыз, кулны тешләп ала. Күгәрченнәрнең күкәйләрен вата башлагач, читлеккә ябып куйдым үзен. Иң тыйнагы — гади күгәрчен.

Казларны суярга кулым җитми. Аларны үстерәм дә балга алыштырам. Кәҗә сөтен дә бушлай гына өләшәм, сигез кәҗә асрыйм.

Элек Сабантуйга чакыра иделәр, шуның өчен бер тонна бодай бирделәр. Кошларны ашату өчен өч тонна ашлык кирәк хәзер кышка, элек ун тонна да китә иде. Булган пенсияне шуларга тотып бетерәм.

Кошларны калдырып, беркая чыгып китә алмыйм. Авылда миңа исем белән эндәшүче дә юк, тирә-яктагы балалар да «Халитов» дип кенә йөртәләр. «Бабай» дигәнне ишетсәм, кемгә әйтәләр икән дип артка борылып карыйм. Берүзем генә яшәгәнем дә юк, минем янга дискәтүккә авыл яшьләре җыела. Барысы да үз балаларым кебек.

Соңыннан гына: «Сезгә ничә яшь?» — дип сорадым. «Йөз яшь тулгач өйләнәм, егерме алты ел көтәсе калды», — дип елмаеп куйды ул. 

Киткәндә ул безгә ямьле, шатлыклы көннәр, елмаюлар теләп калды.

Беренче күрүгә Ильяс әфәндене сәер кеше буларак кабул иттем, тик очрашу азагына аңа хас булган самимилек, саф күңеллелек, нечкәлек күңелемә үтеп керде.