Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәләкәстән репортаж: фаҗига булган йорт, пар кабердә туңган чәчәкләр... Кем гаепле?

24 гыйнвар иртәсендә бөтен республиканы Тукай районы Мәләкәс авылында булган коточкыч фаҗига тетрәндерде. «Интертат» хәбәрчесе канлы вакыйга булган авылда булып кайтты, мәрхүмнәрнең якыннары һәм авылдашлары белән аралашты.

news_top_970_100
Мәләкәстән репортаж: фаҗига булган йорт, пар кабердә туңган чәчәкләр... Кем гаепле?
автор фотосы

Тукай районының Мәләкәс авылы. Машина төтененә чумган Чаллыдан чыгып озак та бармадык, төзек кирпеч йортлары, гөрләп эшләүче мәдәният йорты, ике катлы мәктәбе, кибетләре белән каршы алды ул мине.

Мәләкәстә татары, урысы, керәшене бергә тату гомер кичерә икән. Соңгы елларда шәһәрдән кире авылга күченүчеләр күп. Трассага терәлеп үк диярлек торган авыл халкының күпчелеге эшкә Чаллыга йөри. Бигеш аэропорты, Түбән Кама заводлары да бу авылдан кул сузымында гына. Эшле халык — ашлы халык, диләр бит. Авылның хәлле булуы шуның белән дә аңлатыладыр. 

Кышкы авылның рәхәтен тоеп, кар шыгырдатып йөрисе шушы авылда ике көн элек кенә канлы фаҗига булганына ышанасы да килми…

«Кавышуларына бөтен авыл сөенде»

Мәләкәс авылының бер йортында якыннары 21 яшьлек Алсу Собашникова һәм аның якын туган — 18 яшьлек Сабринаның пычак белән чәнчеп үтерелгән җансыз гәүдәләренә тап булалар дип язган идек. Бу җинаятьтә Алсуның ике көн алдан гына язылышкан законлы ире — 25 яшьлек Тимур Прохоров төп гаепле кеше дип фаразланды. Тикшерү комитеты сүзләренчә, Тимур якыннарын үтергәннән соң өсләреннән бикләп чыгып киткән. Чаллыга барып массаж ясаучыга кергән. Хезмәтләре өчен түләргә теләмичә, аңа карата көч кулланган (көчләгән дип тә язалар), аңыннан яздырганчы кыйнаган. Соңыннан М-7 трассасының Алабуга тирәсендә әтисенең ау мылтыгыннан үзен үзе атып үтергән… 

Бу тикшерүчеләр версиясе. Ләкин авыл халкы әлеге фаразлар белән килешергә теләми. Чөнки алар Тимур һәм Алсу белән бер авылда яшәгән, аралашкан. Мәләкәс халкы Алсуны кулларында гына күтәреп йөртмәгән, әдәпле Тимурның бу коточкыч җинаятьне кыла алуына ышанмый. Авылдашларының бүген теләге бер — чын җинаятьчене тапсыннар, ә Тимурны акласыннар иде. «Инде арабызда булмаса да аның исемен пычратуларын теләмибез», — ди халык. Мәләкәслеләр, аеруча мәрхүмнәрнең якыннары, яшьләрне җирләгән көнне бирегә килеп комментарийлар җыеп йөргән интернет-басмалар һәм телевидениегә дә үпкәле. Халык журналистларны яшь парны якыннан белмәгән, «аек көне аз булган» геройлардан ялган мәгълүмат җыеп, шуны таратуда гаеплиләр.

Матбугат чараларына сенсация кирәк. Никадәр пычраграк мәгълүмат табыла, шуның кадәр әйбәтрәк икән дигән фикергә килдек. Барыгыздан да күңелебез кайтты. Дөреслекне эзләүче, ул балаларның нинди булганын белешүче юк, беренче очраган кешедән сорашып, теләсә нәрсә язалар — дип әрни авыл халкы, төрле сайтларда салмыш абый сөйләгәннәр таралуга ишарәләп.

Кеше кайгысы өстеннән файда эзләп йөрүче кешеләр күп булды, — дип билгеләп үтте Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев та. Аның сүзләренчә, Алсу да, Тимур да тәртипле гаиләләрдән булган.

— Аларның кавышуларына бөтен авыл халкы сөенде бит. Бер-берсенә шулхәтле туры килгән пар иделәр. Алсу мәктәптә укыганда икътисадчы булу теләге белән янып йөрде. Хыялларына кисәк көчәеп киткән чире генә комачаулады. Бөерләре эшләми башлагач, катлаулы тернәкләндерү курслары уздырып, операцияләр белән аякка бастырдылар аны. Укый алмаса да, өстәле тулы дару булса да, тормыштан тәм табып яши иде. Үзенә шөгыль дә тапты — маникюр ясау белән шөгыльләнде. Тимур турында да бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Урамга чыгып, тәртипсезләнеп йөрмәде ул. Җәй көне буш вакыты булса, хуҗалыгында эшләде. Шуның кадәр бер-берсен яратып йөргән кешеләр шундый адымга барган дип уйлавы да кыен. Әрәм булды бу ике бала, — ди Юрий Васильев. 

Канлы вакыйга булган йорт

Юрий Павлович белән фаҗига булган йорт янына юл тотабыз. Якынлашкан саен уч төпләремнең тирли баруын тоям. Бөтен барлыгымны курку хисе биләп ала.  

Прохоровлар гаиләсенең төзек койма-капкалар белән уратып алынган ихатасы күренә. Ишегалдында кызыл кирпечтән өелгән, әле төзелеп бетмәгән яңа йорт. Аның янәшәсендә ике катлы гараж. Яшь пар вакытлыча гаражның өске катында яшәгән. Бер мизгелдә Алсу белән Тимурның шушы яңа йортта, балалар чыр-чуына белән шатланышып йөргәннәрен күз алдына китердем.

Бераздан клуб мөдире Людмила Адамова сөйләвенчә, бу Тимурның әнисе ягыннан төп нигез. Әнисе белән әтисе авылга Чаллыдан күченеп кайткан, ике улларын биредә тәрбияләп үстергәннәр. 

Бөтен авылга үрнәк, тырыш гаилә иде алар. Иске йортларын сүтәр өчен башта икесе гараж җиткерделәр. Галя апаның (Галия) кирпеч ташып, ә Радикның өеп торганы гел күз алдымда тора. Әти-әнисе кебек Артур белән Тимур да эшчән булып үсте. Тимур эштән кайткач та гел мотоблок белән чүп түгүдә, балчык алып кайтуда, бакча эшендә булды. Игътибар иткәнсездер, капка төпләрен дә ничек киң итеп чистартып куйган, — диде ул.  

Бөтен республиканы тетрәндергән фаҗига булган йортның капкаларына бүген бик салынган. Аның белән алга таба ни булыр? Мәрхүмнең әтисе һәм абыйсы кан түгелгән нигезгә кайтып йөри алырмы? Бу йортның язмышы билгесез… 

Пар кабердә туңган чәчәкләр…

Юрий Павлович белән зиратка юл тотабыз. Авылдан шактый читтә урнашкан зур православ зиратының бер өлеше мөселманнар өчен бүлеп куелган. Безне янәшә торучы ике яңа кабер каршы ала. Алсу белән Тимур… Аз гына бәсләнгән каберләр өстендә туңган канәфер, роза чәчәкләре… Үзләре дә чәчәк кебек вакытларында салкын гүргә кереп яткан Алсу белән Тимурны уйлап, инде мин — бөтенләй чит кеше дә күз яшьләремне тыеп тора алмыйм. 

Тимурның кабере әнисенең кабере белән янәшә туры килгән, — дип уйларымнан Юрий Павлович сискәндереп җибәрә. — Махсус алай казылмады. Бу елларда авылда ковидтан кеше кырылды гына. Чир яше-картын аралап тормады… Зират тулып килгәч, зурайту максаты белән койманы күчереп торган идек. Аналы-уллы янәшә яталар. 

Алсуның туганы Сабринаны Ижевск шәһәрендә җирләгәннәр. Бәхетсезлегенә, ул апасының никахын рәсмиләштерүне бәйрәм итәргә дип Мәләкәскә ялларга килгән булган.

«Тимур бүген төшемә керде»

Зираттан кайткач, авыл клубына юл тотам. Мине мәдәният йорты мөдире Людмила Адамова каршы ала. Ул Тимурны да, Алсуны да күптәннән белә. Тимур шушы клубта бер репетицияне калдырмыйча «Яшьлек» бию коллективына йөргән.

Әле без Тимурны укып бетергәч тә биергә чакыра идек. Малайларның кайберсе клубка салгалап та килгәли. Салсалар да алар безнеке инде. Тәртип бозып йөрмиләр. Барысын да чын күңелдән яратабыз. Ләкин безнең Тимурны исерек түгел, эчкән килеш тә күргән булмады. Аерым сәбәпләр аркасында Тимурның армиягә киткәнен белмичә калган идек, озата алмадык. Армиядән кайткач, май кояшыдай елмаеп, исәнләшергә кергәне күз алдымда тора, — ди Людмила Адамова.

Алсуы да акыллы бала бит. Ул теләсә нинди егеткә асылына торган әдәпсез кыз булмады. Бик тыйнак иде. Тимур белән озак очрашып йөрделәр. Тимурны да Алсудан башка кызлар белән күргәнебезне хәтерләмим, — дип сүзгә кушыла китапханәче Лидия Фартдинова

Алсу Мәскәүдә операциядә ятканда авылдашлары хәйрия концерты оештырып, матди ярдәм күрсәткәннәр.

Алсу авырганда шешенеп тә йөрде. Битләре нык тазарды аның. Шул вакытында да Тимур аны ташламады. Яраткандыр, начар яшәсәләр, белер идек. Интернетта Алсуны кыйнаган икән дип язып чыктылар. Нинди кыйнау ди? Кыйнау түгел, кемнең баласын кычкырып үстергәненә кадәр беләбез, — диеште Лидия һәм Людмила ханым.

Ул хәлләр буласы төнне мин өйгә кичке 11нче яртыларда кайтып киттем. Клубта дискотека уздырдык. Өй турыларында ике машина тора иде. Алай бәйрәм иткән тавышлар ишетелмәде. Тимур дус егете Арсенны ул төнне чиркәүгә кадәр озатып та куйган. Камерадан Тимурның йорттан соңгы булып чыкканын күргәннәр, диләр. Ул каршы яктагы батюшканың камерасы инде. Аны бөтенләй Тимурларның капка төбенә карап тора дип әйтеп булмый. Камера аша гына машина эчендә кем утыруы күренәме инде? Аннан ул Тимур барган массаж ясаучы чыннан да бармы икән? Дөрес хәлме икән ул? Тимур дарулар саклаган, наркотиклар кулланган булуы ихтимал, диләр. Менә минем әти үлгәнгә биш ел, аның да көчле дарулары минем аптечкамда тулып тора. Кирәге чыкса дип, берсен дә ташлаган юк. Ә бәлки ул аларны әнисенең төсе итеп тә саклагандыр. Әллә бу эшләрне башка берәү кылып, сылтап калдырырга җайлы кеше табылдымы соң?

Әле бүген Тимур төшемә керде. Бәләкәй вакыты икән дим, шушында кергән дә сәхнә кырыенда утыра. Боек. Мин: «Тимууур», — дим дә елыйм, ә ул бер сүз дә эндәшми, — дип сөйләде Людмила Адамова.

Алсуның әнисе дә Тимурның бу хәлләрне кылганына ышанмый икән.

Кыз бала авырлыклар килгәндә беренче булып әнисенә сөйли, әнисенә таяна. Әгәр шундый тиран булса, Алсу әнисенә Тимур турында бер сүз булса да әйткән булыр иде. Әле ул төнге 3тә бер иптәш кызына: «Табак-савытларны юып бетердек, хәзер ятабыз», — дип смс язган.

Алсуның әнисенә бик авыр хәзер. Кичә балаларны зиратка озата барганда да әллә ничә тапкыр аңын җуеп егылган. Ничек яшәр. Үзе күзен йомганчыга кадәр озата барачак төзәлмәс ярасы бар ул ананың хәзер, — ди Людмила Адамова.

Авыл халкы ни сөйли?

Мәдәният йортыннан чыккач, Алсу белән Тимур яшәгән йорттан ерак түгел урнашкан авыл кибетенә кереп чыгарга булдым. Кибетче апаны сораулар биреп йончытып бетергәннәр бугай, минем белән теләр-теләмәс кенә сөйләште. 

Мин үзем бу авылда яшәмим. Тимур шәһәрдә эшләгәч, кибеткә бик сирәк керде. Вак-төяк ала иде. Кирәк-ярагын шәһәрдән алып кайта торган булгандыр. Ә Алсуны менә беренче тапкыр шушы фаҗига булганнан соң фотоларда гына күрдем, — диде ул. 

Алсуның якында гына торган кибеткә бер дә кермәве миңа бераз сәер тоелды. Берәр ризык пешерә башлагач, маең бетеп китсә дә кибеткә йөгерәсең бит… 

«Кибеткә кергән кешеләр нәрсә әйтә соң?» — дип кызыксынам. 

Кичә-бүген бик шомлы. Авыл халкы курка, тынгысызлана. Дөреслекне беләселәре килә. Безнең авыл шәһәргә якын булгач, килеп эшләүчеләр дә күп. Йорт җиткерүчеләр бар, ул төзелеш эшләрен гастарбайтерлар чакыртып эшләтәләр. Круглое Поле бистәсе дә ерак түгел. Аннан да начар адәмнәр килеп йөргәне турында ишетелгәне бар. Ул яктан тыныч дип әйтеп булмый бездә, — ди кибетче. 

Ә менә урамда очраган (исемен атамауны үтенде) бер ханым киресенчә, курку хисе юк, авылыбыз тыныч, бөтен кеше бер-берсен белә, ярдәмләшеп, терәк булып яшибез дип сөйләде. Ул да Алсуга маникюр ясатырга йөргән, даими клиенты булган. 

— Алсу авырган вакытта да Тимур гел янәшәсендә булды. «Подстава» бу. Икесе дә искиткеч кешеләр иде. Җирләгәндә авыл белән үксеп-үксеп еладык. Мулла җеназа укыганда: «Яхшы кешеләр идеме?» — дип сорады. Бөтен җыелган халык бертавыштан «әйе» дип җавап бирде. Төннәр буе йокламыйбыз шушы балаларны уйлап, — диде ул. 

Кибеткә ипигә килгән Зинаида Савельева фаҗига булган йортның күршесендә тора. Аның сүзләренчә, яшьләр матур итеп исәнләшеп йөргән.

Башкалар кебек җыелышып, шашлык пешереп, тавышланып ятканнары да булмады. Әле берничә көн элек ирем кар көрәргә чыккан иде, Тимур бакчада тау ясап ята дип керде. Абыйсының балалары кайтып йөри бит, шулар өчен дип уйладык. Якшәмбе көне капка төпләрендә берничә машина торганны күрдем. Әмма бүгенге заманда капка төбендә машина тору гаҗәп хәл түгел. Бер сәер нәрсә дә күзәтелмәде, — диде ул. 

«Юк, безнең бала эшләмәгән моны!»

Мондый аяныч хәлләр вакытында мәрхүмнәрнең якыннары белән сөйләшү мөмкин түгел диярлек. Шулай да батырлыгымны җыеп, Тимурның әнисенең бертуганы Зинаида апаның фатир ишеген шакыйм. Ике катлы күп фатирлы йортта торалар. Журналист икәнемне белү белән ул фатир ишеген яба башлый:

Китегез, йөрмәгез. Чын күңелемнән рәнҗим барыгызга да. Әллә нәрсәләр язасыз. Юк! Юк! Безнең бала түгел! Чебенгә дә тия торган бала түгел ул. Тапсыннар җинаятьчене, тиешле җәзасын бирсеннәр, безнең бала түгел. Башка сүз әйтә алмыйбыз, — дип ул, үксеп елый-елый…

Ул арада безнең тавышка Зинаида ханымның ире чыгып, әңгәмәдәшемне алып кереп китә. «Кереп китмәгез, зинһар, сөйләшик», — дип ялваруларым җавапсыз кала. «Безнең бала түгел!» — ди йорт хуҗасы, ишекне шапылдатып ябып. 

Моңсу гына урам буйлап атлаганда мине багажникларына нәрсәдер төягән машина куып җитте.

Корреспондент сез буласызмы? — дип сорады яшь кенә егет, шактый кырыс тавыш белән. Бу Тимурның якын туганы Олег, әле генә сөйләшкән Зинаида ханымның улы булып чыкты.

Сез безгә кергән булгансыз икән. Минекеләрне гафу итегез, зинһар өчен. Әнинең бик тә сөйлисе килә. Ул сөйләячәк әле. Тик хәзер түгел. Әлегә өлкән яштәгеләр дә, без — яшьрәкләр дә сөйләрлек хәлдә түгел. Аз гына тынычланырга, бу хәлләрнең төштә түгел, чынбарлыкта булганына төшенергә вакыт бирегез, — диде ул.

Машина авыл мәктәбеннән ерак түгел бер йорт янына барып туктады. Багажникка эскәмияләр төялгән иде. Иртәгә Алсу белән Тимурның өчесе… Аш уздырырга әзерләнәләр дип уйладым.  Авыр уйлар белән өйгә юл алдым.

«Энемнең гаебе булмауны исбатларга тырышачакмын»

Тимурның бертуган абыйсы Артур белән телефон аша элемтәгә керә алдык. Ул гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Бердәнбер туганын фаҗигале төстә югалткан Артур күз яшьләрен тыеп тора алмады.

Мин энемә үз-үземә караганда да күбрәк ышана идем. Хәзер мин дөреслекне эзләү юлында. Үзем дә МВД системасында эшлим, ничек булса да Тимурның гаебе юклыгын исбатларга тырышачакмын. 

Тимур гадел егет булды. Акчаны да бары тик гадел юл белән генә эшләде. Бер генә тискәре сыйфатын да атый алмыйм… Аның кебек олы йөрәкле кеше беркемгә дә кул күтәрә алмый. 

Алсуын күз карасыдай саклады. Хастаханәләргә барырга кирәк вакытта эшеннән сорап, иртәнге 3ләрдә чыгып китәләр иде Казанга. Әле бу өйләнешкәнче. Бер сүз белән әйткәндә, кадерләде һәм кайгыртты ул аны. Интернетта Тимур турында күпме пычрак нәрсәләр язалар. Минем моңа күңелем әрни. Энемнең чиста исемен пычраталар, — ди Артур.

Яшьләр язылышып кайткан көнне барлык туганнары белән җыелышып утырганнар. Ә икенче көнне авылда бергә уйнап үскән дус-ишләре җыелган. Әле ул көнне дә тормыш иптәшенең авылыннан Чаллыга килешли Артур гаиләсе белән Мәләкәскә кереп чыккан.  

Алсу күз ачып йомганчы өстәлләр әзерләде, бергәләп чәйләр эчтек. Бөтенесе дә әйбәт иде, елмаеп озатып калдылар. Ә иртән…

Тимур минем балаларымны үзенекеләрдәй күреп яратты. Юлга чыксак, 5 яшьлек кызым Мәләкәскә кайтабызмы дип сорый. Чөнки анда Тимур абыйсы, Алсу апасы, башка туганнарыбыз… Кызым кайтып керү белән йөгереп барып, Тимур абыйсын кочаклап ала иде. Шулхәтле күңелемә рәхәт иде аларның аралары якын булуы.

Мәләкәскә үз өебезгә кайткан кебек кайтып керә идек. Әни үлгәннән соң өйнең буш тормавы, Тимурның өйләнеп, туган нигезебездә тормыш куоруы бик сөендергән иде. Икесе дә тырыштылар. Аларның бакчаларында ниләр генә үсми иде… Барлык яшь парлар үрнәк алырлык пар иде бит, — дип өзгәләнде Артур. 

Әлеге язма чыгар алдыннан суд-медицина экспертизасының беренчел нәтиҗәләре билгеле булды. «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итүенчә, экспертлар Тимурның башында күпләгән гематомалар булуын ачыклаган, аның башта кыйналган булуын, аннары исә урамда башына мылтыктан атканнарын әйткән. Соңыннан егетнең мәетен машинасына утыртып калдырганнар. Экспертлар автомобиль эчендә исә бер тамчы да кан булмавын сөйләгән, дип яза газета.

Мәрхүмнәрнең туганнары, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз! Нинди булуына карамастан, чын дөреслек тизрәк ачылсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100