Агач остасы Булат Илдаров: «Сыннарны урманда аунап яткан агачтан да ясарга мөмкин»

Мамадыш районы Хәсәнша авылында яшәүче Булат Илдаров агачтан сыннар, урындык, өстәлләр ясый, тал чыбыгыннан кәрзин, бишек, кәнәфиләр үрә.

Матур килеп чыга останың эшләре. Махсус уку йортлары да тәмамламаган ул. Үзлегеннән өйрәнеп, агачларны сәнгать әсәренә әйләндерә, гади генә тал чыбыгыннан да эшкә ярый торган җайланма ясый.

– Кечкенә чакта ук агачтан әйберләр ясарга ярата идем, мәктәптә укыганда технология дәресендә макетлар ясый идек, — ди Булат. — Интернетта агачтан ясалган фигуралар күргәч, кызыксынып ясап карыйсым килде. Кардан ясаган бар иде инде, агачтан да эшләп карадым. Иң беренче мультфильм геройлары — Маша һәм аюны ясадым, каен агачыннан. Бер метр да 35 сантиметр аюның биеклеге. Ясау-буяу эшләре белән бергә ун көнгә сузылды. Аны Мамадыштан бер абый бакчасына куярга алып китте. Ул вакытта ясау техникасын белеп бетерми идем. Шулай да, ошап китте, ясый башладым. Аю, ябалак, бөркет, эт, кечкенә ат, су кызы ясадым. Әле өйрәнеп кенә киләм.

– Сыннар ясау өчен күпме вакыт кирәк?

– Мин башта төзелештә эшләдем, ул чакта сыннар ясарга вакыт азрак кала иде. Хәзер өйдә торам, күбрәк вакытымны аларны ясауга багышлыйм. Сыннар ясау катлаулылыгына карап сузыла. Иң озак ясалганы эскәмия булды, бер ай эшләдем. Чөнки ул гади генә эскәмия түгел, ике ягында сыннары да бар. Аларын аерым-аерым ясарга кирәк.

– Материалларны кайдан аласың? Урманда аунап яткан корыган агачтан да ясарга мөмкинме?

– Материалларны сатып та алам, заказ бирүче үзе дә китерә. Сын ясаганда төп материал агач инде. Аннан кала буяулар. Агач өчен буяулар күп хәзер, гуашь, колер да кулланам. Урманда аунап яткан агачтан да ясарга мөмкин, черек булмаса. Ишегалдында үземнең кечкенә генә остаханәм бар. Башта ишегалдында агачтан сынга кирәкле үлчәм кисеп, пычкы белән кирәкле формага китерәм. Аннан остаханәдә ясап бетерәм.

– Иң катлаулысы кай җирен ясау?

– Йөзен.

– Ә йөз килеп чыкмаса нишлисең? Ул бит кәгазьдән карандаш эзен бетерү генә түгел…

– Әле андый хәлгә калган юк. Битне ясаганда ашыкмыйм, әкрен генә ясарга тырышам, бозарга тырышмыйм. Беренче ясаганына караганда матуррак булсын, дип тырышам. Игътибарымны читкә юнәлтеп, аны-моны уйламыйм, шул сын турында гына уйлап ясыйм. Онытылам, шул сын белән икәүдән икәү генә калам, дияргә дә була. Пычкы белән формага китереп киселгән йөзне өтерге белән кирәкле кыяфәткә кертәм. Башта пычкы белән күз чокырларын, борынын, күзен, авызын ясыйм. Аннары өтерге белән эшләп бетерәм, шомартам.

– Нинди төр агачлардан ясыйсың? Кайсы белән эшләү уңайлырак һәм сыйфатлырак?

– Төрле агачтан ясыйм. Усак, юкә, тирәк агачы да кулланам. Күбрәк каеннан ясарга тырышам. Каен - каты агач, каты булгач вак өлешләрен ясарга уңайлы, кителми.

– Заказ бирүчеләрне каян табасың?

– Социаль челтәрләр аша да эзләп табалар. Бер алган кеше тагын заказ бирә. Кызыксынучылар бар, бөтенләй үк юк түгел. Сыннар ясаудан тыш, кәрзиннәр, кәнәфиләр дә үрәм.

– Чыбыкларны кайдан аласың?

– Тал чыбыкларын көздән язга кадәр авыл янындагы яр буеннан җыям. Яңа киселгән агач төпләрендә яңалары үсеп чыга, нечкә чыбыклар, шуларны җыеп алып кайтам.

Аннары пешерәм кайнар суда. Махсус мич ясадым олы савыт белән, шунда кайнатам. Аннары чыбыкның тышын салдырам, киптерәм. Кирәкле үлчәмнәрдә кисеп алып, аерым-аерым бәйләп куям да, кирәк вакытта алып кәрзин үрәм.

– Ничә кәрзин, кәнәфи үрдең икән, санын беләсеңме?

– Төгәл санап барган юк. Кәрзиннәр хәйран булды. Кәнәфине узган ел җәй генә үрә башладым. Алтау булгандыр. Сыннар ясый башлаганга ике ел чамасы, якынча егермеләп сын ясадым.

– Нәселегездә агач эше осталары тагын бармы?

– Әни яшь чагында рәсемнәрне матур ясаган. Әнинең әтисе Муллагаян бабай танылган агач эше остасы булган. Чаналар, көянтәләр ясаган.

Менә шундый аз сүзле, тыйнак, тырыш, эш сөючән егет яши Хәсәнша авылында.