Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биш минут эчендә түбәләрне йолкып атты»: Актанышта давыл дүрт миллионлык зыян салган

Татарстанда аномаль эссе һава торышы хөкем сөрүен дәвам итә. Әмма нәтиҗәләре генә аянычлы. 23 июнь көнне булган давыл Актаныш районы Чалманарат авылына дүрт миллионлык зыян салып киткән.

news_top_970_100
«Биш минут эчендә түбәләрне йолкып атты»: Актанышта давыл дүрт миллионлык зыян салган

Һава торышы 30 градустан югары булса, олылар юкка гына «хәерлегә булсын» дип әйтмиләр. Аннары «тели белеп теләсәң теләк, тели белмәсәң, имгәк» дип тә өстиләр. Корылык булу сәбәпле, халык көн дә яңгыр сораган иде шул...

23 июнь көнне Татарстанның кайбер районнарында булган көчле яңгыр һәм давыл күп кенә зыян да салырга өлгергән. Мәсәлән, Актаныш районының бер ягында бер тамчы да яңгыр төшми, ә Чалманарат авылында дүрт миллионлык зыян салып китә. «Наратлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 200 маллык сөт саву комплексының түбәсен алып очыра давыл. Шөкер, маллар җәйләүдә, эшчеләр исә кайберләре төшке ашта булып, кайберләре таралышып өлгерә. 

Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов давылның шаһиты була. 

— 13 сәгать 25 минутларда көчле җил чыкты, яңгыр сибәләде, аннары инде давыллап алды. Җилли башлагач, авылны урап кайтыйм әле дип, чыгып киткән идем. Ул вакытта ферманың бер корылмасының түбәсен алып очырган иде инде. Бер яклап амбар өлешенә очырган, аннары электр линияләре өзелеп беткән иде. КППдан утны аердым, хуҗалык җитәкчесенә һәм электрикларга хәбәр иттем. Электрны тиз арада килеп ялгадылар, эшчеләренә зур рәхмәт. Хуҗалыкка зур зыян килде, әле корылык елы да бит. Дәүләт ярдәме булса, бик рәхмәтле булыр идек, — диде Камил Әхмәтов.

Түбәнең кайбер өлешләре машиналар торган җирдән ун метр ераклыкта гына төшкән. Фотолардан да табигатьнең холыксызлануының нәтиҗәләрен күрергә була. Кубарылып ташланган профнастил түбә бөтәрләнеп-бөтәрләнеп җирдә аунап ята. Якындагы амбарга да зыян килә. Сыерлар исә җәйләүдә була, атларга да зыян килмәгән.  

— Яңгыры белән бергә биш минут була алды микән ул, бик тиз булды. Бер егет: «Машинаны күчереп куйганчы китте дә барды», — дип әйтте. Авыл җирлегендә башка күпләп зыян күрүче юк. Ике җирдә тополь агачы ауган һәм бер йортның шиферы төшкән иде. Аны кире рәтләп куйганнар, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

«Наратлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Алмаз Мосабиров хуҗалыкка килгән зыянның күләме дүрт миллионга якын дип әйтте. 

— Ике мең квадрат метрда түбәне җил алып очырган. Бер өлеше орлык саклый торган корылмага төшеп, эчке ягын җимергән. Бүген сметаны санаттык, гомуми дүрт миллионга якын зыян килгән. Төшке аш тирәсе булганга, эшчеләр дә бик юк иде, корбаннар булмады, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.

Хәзерге көндә зыян күргән объектларны сүтү, чистарту һәм төзекләндерү эшләре башланып киткән. Давыл бетү белән кичке савымга электрны ялгап өлгерәләр.  

— Беренчеләрдән булып, орлык саклау корылмасының түбәсен алыштырып куябыз. Чөнки хәзер анысы мөһимрәк һәм кирәгрәк. Яңгыр була калса, икмәкләр юешләнеп бетүе бар. Башта амбарны төзекләндерсәк, аннары башкаларын карарбыз. Быелгы авыр корылык елында орлыклар да аз. Шуңа күрә дәүләттән дә бераз ярдәм көтәбез, — диде Алмаз Мосабиров.  

Авыл халкы да бу вакыйгадан куркып калган. Авылның бер башында җылы яңгыр, икенче башында гарасат дип кем уйлаган бит. «Әле ярый кешеләр исән», — дип сөйләде шаһитлар.

23 июньдәге гарасат Мамадыш районында да агачларны аударып, бер йортның түбәсен алып ташлый. Шөкер, зыян күрүчеләр юк. Быелгы аномаль эссе һава торышыннан һәм кәефе тиз үзгәреп торучы табигатьтән ни көтәргә белмәссең. Биш минут тирәсе генә давыллап алган яңгыр ничек тиз килгән, шулай тиз генә китеп тә барган. Коры һәм аномаль эссе ел хәвеф-хәтәрләрсез генә узсын иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100