Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар «Макдональдс»ы: нигә пекарнялар халык арасында популяр?

Дүрт ел элек Яр Чаллыда 80 пекарня булса, бүген инде аларның саны 232гә җиткән. Ни өчен халык пекарняларны шул дәрәҗәдә үз итә? Пекарня ачу җиңелме? Әлеге язмабызда шул сорауларга җавап эзләдек.

news_top_970_100
Татар «Макдональдс»ы: нигә пекарнялар халык арасында популяр?
pixabay.com

Соңгы елларда республикада икмәк пешерү йорты — пекарнялар күзгә күренеп артты. Шарлар элеп, концертлар оештырып нәрсә ачалар икән дип барсаң, ул чираттагы пекарня булып чыга.

Мин Чаллының яңа, ләкин чагыштырмача тыныч районында яшим. Әлегә алты гына йорт булган кечкенә комплексыбызда өч пекарня эшли. Күрше комплекс та безнекеннән калышмый: пекарнялар базардагы рәтләр кебек тезелеп киткән.

2ГИС мәгълүматлары буенча, 2016 елда Чаллыда 80 пекарня булса, бүген инде аларның саны 232гә җиткән. Дөрес, алар бер челтәр буенча эшләүче пекарнялар хисабына арткан. Ләкин бу исемлеккә соңгы арада үзләре икмәк эшләнмәләре җитештерүче супермаркетлар һәм ресторан яны кибетләре кермәгәнен исәпкә алсак, Чаллы шәһәре өчен шактый зур сан.

Социаль челтәрләр һәм аралашу чатларында бу хакта сораштыру үткәрдем. Аның нәтиҗәләре буенча, шәһәр халкының көнкүрешендә пекарнялар мөһим урын алган. Сораштырылган халыкның 50%ы пекарняга атнага өч тапкыр ипи һәм кайнар пирожки алырга керә. 20%ы — биредән һәр көнне ипи сатып ала. 15%ы пекарняга ике атнага бер керә. Дөрес туклану сәбәпле, камыр ризыклары кулланмаучылар шулай ук 15%ны тәшкил итә.

Ни өчен пекарнялар халык арасында шундый киң популярлык алды? Нигә халык пекарня ризыгын зур ипи пешерү комбинатлары продукциясеннән өстен күрә? Пекарня ачу җиңелме? Әлеге сорауларга җавап эзләп, Чаллының бер пекарнясы хуҗабикәсе Гөлшат Мортазина белән очраштык.

«Пекарня ачу өчен 600 мең кирәк»

Гөлшат Мортазинаның җәмәгать туклануы өлкәсендә саллы гына эш тәҗрибәсе бар. Шуңа да шәхси бизнеска куркмыйча тотынган ул. Элекке эшендә бергә хезмәт куйган икмәк пешерүче кызларны да үзе белән иярткән.

Гөлшат ханым фикеренчә, шәһәрдә мини-пекарняларның популярлашуы халыкка киң ассортимент тәкъдим итүләре һәм сорауга яраклаша алулары белән бәйле. Һәрвакыт бер генә төрле ипи генә аласы килми бит. Ә пекарняларның ассортиментны үзгәртү, икмәк эшләнмәләренең яңа төрләрен өстәү мөмкинлекләре бар.

Чаллыда кечкенә пекарня ачу өчен 600 мең чамасы беренчел капитал кирәк. «Шәхси бизнес өчен бу зур сумма түгел, чөнки тотылган чыгымнар үзләрен тиз арада аклый», — ди ул. Акча бина арендалауга, пешерү җиһазлары сатып алуга һәм хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә сарыф ителә. Куелган таләпләрне бозмаганда, санэпидемстанция тикшерүе дә җиңел генә узып китә, салым хезмәткәрләре дә борчымый. Кыскасы, алып бару өчен уңайлы бизнес.

«Халыкка итле өлеш кирәк»

Гөлшат ханым, пекарня өчен урын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

 Иң беренче чиратта, халык ничек йөрүне (трафик) карарга кирәк. Иртән эшкә барганда ничә кеше керә? Көндезге унбердән икегә кадәр күпме кеше йөри? Көненә 300 кеше үтә торган урын булса, рәхәтләнеп ачарга була. Әлеге пекарня урыныбыз бу таләпләргә туры килеп бетмәде. Тукталышка якын түгел, янәшәдә зур супермаркетлар юк, мәктәп тә ерак. Ләкин мин үкенмим, чөнки без сыйфат белән алдырдык.

Сыйфатлы ризык нинди була ул?

Ризыкның уңу-уңмавы пешерүчедән генә тормый. Камыр эшләнмәләре сыйфатлы һәм тәмле булсын өчен, аны әзерли торган ингредиентлар сыйфатлы булырга тиеш. Үземнең даими эшли торган сәүдә вәкилләрем бар. Аларны алыштырмыйм. Миңа продукция җибәргәндә: «Гөлшат ни әйтер икән, алыр микән, ошатыр микән?» — дип куркып торалар. Кайбер пекарнялар срогы чыгарга торган продуктлар белән эшлиләр дип ишеткәнем бар, анысы бернинди кысаларга да сыймый.

Безнең пекарняның башкалардан өстенлеге нәкъ менә сыйфатта.

 Сезнең пекарняның төп клиентлары кемнәр?

Урта хәлле яшь гаиләләрдер. Без ачылгач та, иремә: «Бу яшь район, ярты халкы ипотека түли. Монда кыйммәтле әйбер сатып булмас, әйдә кәбестә белән йомырка бөккәненнән башлыйк» — дим. Нәрсә уйлыйсыз? Кирәк булмады халыкка безнең кәбестә бөккәне. Халык монда 63 сумга итле өлеш һәм 65 сумга ябык пицца ала. Ләкин һәр пекарняның үз контингенты бар дип уйлыйм. Зур супермаркет эчендә урнашкан пекарня кыйммәтле ассортимент тәкъдим итәргә мөмкин. Чөнки анда аренда бәясе икеләтә кыйммәт. Аларның сатып алучылары да үзгә.

 Ассортиментка кертеп тә, сатылмаган ризык төрләре буламы?

 Була. Ассортиментны даими үзгәртеп торабыз. Чөнки сатып алучылар арасында гурманнар да очрый. Безнең ризыклар дүрт төрле камырдан пешерелә. Корн-дог пешерә башладык — камырдагы сосиска алучылар саны кимеде. Безнең кабак бөккәне ашыйсы килә, диючеләр булгач, авылдан кабак алып килеп пешердем. Берничә кеше алды да, яңадан сораучы булмады.

Һәр төр ризыкның үз сатып алучысы бар. Әбиләр сырлы кабартма ала. Шуңа күрә көнгә бишне булса да ясап чыгарырга тырышабыз. Тавык фаршы белән өчпочмакны начар алалар, сыер итеннән өчпочмак шәп үтә. Кеше тәмне һәм сыйфатны аңлый.

«Тәмле түгел», дип килеп әйтүчеләр очрыймы?

Соңгы вакытта кәбестә пирогыннан зарлана башладылар. Чөнки кәбестә пирогы өчен эчлек стандартлар буенча коры суда пешерелә. Хәзер эчлекне суган, кишер белән майда кыздырып, икенче төрле итеп ясарга уйлыйбыз. Рус пирогын татарныкына әйләндерәбез.

«Өчпочмакка сыер мае салмагансыз, үзе бигрәк бәләкәй, — дип бәйләнүче әбиебез бар. — Плюшкагыз матур түгел, шикәрен өстенә аз сипкәнсез», — дип тә эләктерә. Ул аны алмый һәм ашамый, ләкин барыбер әйтә.

Гөлшат ханым сүзләренчә, пекарняның шәһәр үзәгендә булмавының уңай яклары да бар. Мәсәлән, биредә һәр көнне бер үк кешеләр йөри. Гел күреп торгач, авылдагы кебек туганлашып беткәннәр. Акчасы булмаганнарга бурычка да бирәләр икән.

«Бәяләре студент кесәсенә сукмый»

Пекарнядан чыккач, шул тирәдән үткән-сүткән халык белән аралашып алдым. Ачыкланганча, халык пекарняларга кибеттәгедән тәмлерәк ипи алырга керә икән. «Камыр ризыкларының табадан яңа гына төшкән булуы, ерактан ук килгән хуш ис, авыз суларын китереп, үзенә тарта. Үзең белән дә алырга җайлы», — диеште алар.

Лиана: «Пекарняга һәр көнне керәбез, чөнки ипиен яратабыз. Тәмле булса да, бәрәкәтле түгел, бер көндә ашап та бетерәбез».

Фәүзия: «Кунакка барганда пекарнядан пироглар алам. Ашлар уздырганда заказга да ясатабыз. Ә көндәлек камыр ризыкларын күбрәк үзем пешерергә тырышам».

Динара: «Балалар пекарняда чәй эчәргә яраталар. Урамга чыккач, шунда кереп пончик яки башка баллы пирожки ашамыйча калмыйбыз. Үзем артык авырлыктан интегәм, шуңа күрә өйгә алып кайтмаска тырышам».

Рамил: «Тәмле итеп, тиз генә капкалап алу өчен әйбәт урын. Бәяләр дә студент кесәсенә сукмый. Пекарняларны үзара татар «Макдональдс»ы дип атыйбыз».

Рәзинә: «Пекарняларга кермим, чөнки сыйфатында шикләнәм. Шуңа үзем пешерәм. Берничә тапкыр камыр гына сатып алганым бар».

Ландыш: Атнага өч-дүрт тапкыр керәбез. Ипи, камырдагы сосиска, өчпочмак һәм чәй янына пироглар алам.

Евгения: Пекарнядан чүпрәсез ипи, арыш оныннан пешерелгән пирожкилар алабыз. Чөнки гаиләбез белән дөрес туклана башларга җыенган көнебез.

Сүз дә юк, пекарнялар — эшмәкәрлек өчен файдалы юнәлеш. Тик һәр көнне камыр ризыгы белән сыйлану кешенең сәламәтлеге өчен файдалы түгел. Диетологлар фикеренчә, он һәм камырга кушыла торган төрле катнашмалар (маргарин, камыр көпшәкләндергеч, чүпрә, шикәр, ванилин), аерым очракларда, җитди авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Даими рәвештә камыр ризыгы кулланучылар ашказаны, эчәк авырулары, аллергия, артык авырлыктан интегә. Диетологлар, ипи һәм камыр ризыклары сайлаганда, эре бөртекле оннан әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирергә һәм аларны артык еш ашамаска кушалар.

Ничек кенә булмасын, камыр ризыклары — татар халкының аерылгысыз бер өлеше ул. Янәшәбездә яшәүче башка халыклар да милли ашларыбызны ярата. Зур супермаркетлардан алалармы, пекарняданмы, әллә инде вакыт табып үзләре пешерәме — анысы һәркемнең үз ихтыярында. Иң мөһиме: сайлау мөмкинлеге бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100