Рәдиф Җамалетдинов: «Ике-өч телдә эшли алырлык журналистлар әзерләячәкбез»

Быел КФУда «Татар теле, әдәбияты һәм журналистика» дигән яңа белгечлек ачылачак. Татар журналистикасы нинди булырга тиеш? Басма матбугат бетәчәкме? Татар телен ничек саклап калып була? Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән сөйләште.

«Шәкертләр әзерләүгә танылган журналистларны җәлеп итәрбез»

Рәдиф Рифкатович, яңа уку елына Сезнең институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар журналистикасы белгечлегенә абитуриентлар кабул ителәчәк. Әлеге белгечлек белән таныштырып үтсәгез иде.

2020 елда без яңа программага абитуриентлар кабул итәчәкбез. Программа бик үзенчәлекле. Ул ике модульдән тора. Аның беренчесе — татар теле һәм әдәбияты өлкәсендәге филолог һәм икенчесе — журналистика өлкәсендәге компетенцияләр формалаштыруга юнәлтелгән. Шулай итеп, без бер-берсенә бик якын булган, бер-берсен тулыландыра торган филология һәм журналистика өлкәсендә хезмәт итәчәк профессионаллар әзерләячәкбез.

Журналистика буенча Казан федераль университетында аерым югары мәктәп тә бар, ә ни өчен бу белгечлек булдырыла?

Дөрестән дә, Казан федераль университетында күп еллар дәвамында журналистлар әзерләү буенча махсус факультет бар иде. Ул хәзер дә бар, тик исеме бераз башкачарак атап йөртелә: университетның башка структураларындагы кебек югары мәктәп форматында эшләп килә. Яңа программабызның үзенчәлеге шунда: белгечләрне татар телендә әзерләячәкбез. Моннан тыш, программага чит телләр буенча да күп сәгатьләр кертеләчәк. Шуңа күрә, безнең фикеребезчә, киләчәктә әлеге программа буенча белем алучы яшь белгечләр, иң беренче чиратта, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихыбызны үзләштерәчәк һәм, әлбәттә, журналистика серләренә төшенәчәк; алар чит телдә дә аралаша алачак.

Яңа белгечлеккә конкурс зур булырмы? Сезнең фаразлар нинди?

Әлеге программаны ачу турында күптән түгел генә карар кабул ителде. Шуңа карамастан, балалар тарафыннан да, ата-аналар ягыннан да кызыксыну зур. Институтыбызда ай саен ачык ишекләр көне уздырабыз һәм һәр очрашуда шушы белгечлеккә кагылган шактый сораулар бирелә, программа белән кызыксынучылар саны күп.

Моннан чыгып, конкурс зур булыр дип әйтергә тулы нигез бар. Шунысын билгеләп үтәргә телим: бу программага федераль бюджеттан 23 бюджет урыны каралган. Россия күләмендә башка гуманитар юнәлештәге белгечлекләрнең күпчелегенә 10-15 бюджет урыны гына бирелгән шартларда, бу — зур сан. Шуңа күрә, журналистика белән кызыксынган, бу өлкәдә сәләте булган яшьләргә бюджет нигезендә уку мөмкин булачак.

Татар журналистикасы белгечлеген укытуда яңалык булачакмы? Бәлки, яңа методика булдырылыр?

Әлеге программаны ачу турында карар кабул иткәнче шактый уйландык һәм бу программаны тулысынча эш белән тәэмин итүчеләр ярдәмендә гамәлгә ашырырга булдык. Бүгенге көндә Татарстанда уңышлы эшләп килә торган матбугат чаралары бар. Россиядә аерым авторитетка ия «Татмедиа» агентлыгын да аерым билгеләп үтәргә телим. Без алар белән уку планын бергәләп эшләдек һәм киләчәктә бергә аны (уку планын) гамәлгә ашыру турында да килештек. Үз чиратымда, бу этапта безгә ярдәм кулы сузган «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйковка һәм республикабызның тәҗрибәле журналистларына рәхмәтемне җиткерәм.

Бу гамәли эшчәнлеккә юнәлтелгән программа булачак, ягъни студентларны киләчәктә кем кайсы урында нинди эш башкарачак — турыдан-туры шуңа әзерләячәкбез. Практиканы да республиканың «Татмедиа» агентлыгы карамагындагы матбугат органнарында, телевидениедә уздыру планлаштырыла. Студентлар, беренче курстан башлап, республикабызның бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче медиатармагы белән танышачак, соңрак үзләре сайлаган юнәлеш буенча тулы гамәли әзерлек, чыныгу узачак.

Әлеге белгечлектә укыган студент кайсы өлкәдә үзен күрсәтә алачагы хакында тулырак әйтеп үтсәгез иде?

Бу программаны үзләштергән яшь белгечләр фәнни-тикшеренү институтларында, мәгариф һәм мәдәният оешмаларында эшли алачак. Әмма, нигездә, без аларны киләчәктә медиатармакта хезмәт итәрләр дип уйлыйбыз. Чөнки бу программага кабул итү барышында өстенлек нәкъ журналистика өлкәсендә сәләте булган яшьләргә биреләчәк. Шәкертләребезне әзерләүгә Россия Федерациясенең, төрки дөньяның танылган журналистларын да җәлеп итәргә уйлыйбыз, бүгенге көндә алар белән сөйләшүләр алып барабыз.

Гомумән, эш белән тәэмин итүчеләр белән турыдан-туры уку-укыту процессын оештыру — бик уңышлы алым. Дизайнерлар әзерләүдә инде шундый уңай тәҗрибәбез бар. Берничә ел элек Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин белән китап бизәү өлкәсендә махсус лаборатория булдырган идек. Бүгенге көндә без күз алдына да китерә алмаган нәтиҗәләргә ирешеп киләбез. Нәшриятта әзерләнүче дистәләгән китапны бизәүдә безнең студентлар катнаша. Кулларына диплом алу белән, бу яшь белгечләр нәшриятларда эшләячәк.

«Киләчәктә 2-3 телдә эшли алырлык журналистлар әзерлисебез килә»

Сез хәзерге татар журналистикасыннан канәгатьме? Матбугатка нәрсә җитми?

Сорау бик гади дә һәм шул ук вакытта искиткеч катлаулы да. Бер яктан караганда, башка һөнәр ияләренә булган кебек үк, журналистларга карата да шактый тәнкыйть сүзе яңгырый, шул исәптән татар журналистикасына да. Икенче яктан, теге яки бу медиа оешманың укучысы, караучысы, тыңлаучысы бар икән, димәк, ул кирәк һәм киләчәктә дә үз эшен шулай дәвам итәргә тиеш.

Татар журналистикасына килгәндә исә, бүгенге көндә утыз-кырык мең тиражы булган газеталар, миллионлаган тамашачысы булган татар телендә эшләүче радио-телевидение бар икән, димәк, татар журналистикасының, милләтебезнең, һичшиксез, киләчәге бар!

Икенче мәсьәлә — замана белән бергә кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә, андагы методика да үзгәрергә, уку-укыту барышында яңа алымнар кулланылырга тиеш. Без 20-25 ел элек социаль челтәрләрнең шундый киң җәелеш алуын күз алдына да китерә алмаган идек. Хәзер Интернеттан башка матбугатны, журналистика юнәлешендәге эшчәнлекне күзалларга мөмкин микән? Әлбәттә, юк. Моннан чыгып, татар журналисты да бүгенге заман таләпләренә җавап бирә торган белгеч, ул үз өлкәсендә чын профессионал булырга тиеш.

Татар журналистикасы һәм татар журналисты нинди булырга тиеш дип саныйсыз?

Нәкъ татар журналистикасын гына аерып күрсәтмәс идем, чөнки журналистика кайсы гына телдә дә, журналистика инде ул. Минемчә, башка журналистлар кебек үк, татар журналистикасы өлкәсендә эшләгән белгеч, иң беренче чиратта, ул чын профессионал һәм гадел булырга, вакыйгаларны башка телләрдә язучы, яктыртучы журналистлар кебек үк төрле яклап ача белергә, теге яки бу вакыйга-ситуациягә төрле карашларны җиткерә белергә тиеш. Шул ук вакытта татар журналисты, һичшиксез, телебезне камил белергә, аны сиземләргә, әдәбият, мәдәният һәм тарихыбыз белән таныш булырга тиеш.

Кайбер очракта журналистлар, чараларда катнашып, аның эчтәлеген дә аңламыйча, төрле сораулар бирәләр. Алай гына да түгел, кайвакыт ул сорауның хәтта бу чарага кагылышы да булмый. Әзерләнгән материал чараның, вакыйганың асылын чагылдырмый. Мондый хәл булырга тиеш түгел.

«Яңа программа ачып, үзегезгә зур җаваплылык аласыз, журналистика сезнең өчен яңа өлкә», — дип әйтүчеләр булыр. Чынлап та, бу — бик үзенчәлекле, үтә җаваплы, күпмедер күләмдә институтыбыз өчен яңа юнәлеш. Ләкин безнең коллектив өчен ул өр-яңа түгел. Чөнки әлеге тармак өчен без кадрларны инде дистә еллар дәвамында әзерләп киләбез, дип әйтә алам. Медиатармакта нәкъ менә безнең белгечлекләр буенча уку йортыбызны тәмамлаган күп журналистлар уңышлы эшли. Безнең мәгълүматлар буенча, республика радио һәм телеканалларында, басма һәм башка матбугат органнарында эшләүче журналистларның 60-70 проценты — дипломнары буенча рус яки татар, чит телләрдә бездә белем алган филологлар яки укытучылар.

Киләчәктә республика медиатармагы өчен 2-3 телдә эшли алучы журналистлар әзерләү буенча махсус магистрлык программасы ачу планыбыз бар. Ул программага башка югары уку йортларында төрле белгечлекләр буенча белем алып чыккан, журналистика, иҗат өлкәсендә сәләтләре булган яшьләрне кабул итү күздә тотыла.

«Басма матбугат булган һәм булачак»

Күп кеше басма газета-журналлар бетәчәк дип әйтә. Сез моңа ышанасызмы?

Тарихка күз салсак, медиатармакта яңа форма, орган барлыкка килү белән шундый сораулар туган. Үз вакытында радио, телевидение уйлап табылгач та шундый сораулар булган, төрле фикерләр яңгыраган. Соңгы елларда социаль челтәрләрнең тормыш-көнкүрештә актив кулланыла башлавы да мондый сорау-фикерләрне еш яңгыратуга сәбәпче.

Минемчә, басма матбугат булган һәм булачак. Кырык мең укучысы булган газеталар бар икән, ничек аның киләчәге булмасын ди?! Дөрес, кайбер басмалар 500-1000 тиражны да җыя алмый. Аларга, һичшиксез, басманың исеменнән башлап, материалны бирү стиле, аның төрләрен күбәйтү, гомумән, үз йөзләрен булдыру, үз укучысын табу юллары турында уйланырга кирәк.

Киләчәктә безнең институт, без әзерләгән белгечләр бу ялгышларны төзәтү, аларны булдырмау юнәлешендә тиешле эшчәнлек алып барыр, медиатармакка, татар журналистикасы үсешенә дә, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерү һәм саклауга үз өлешләрен кертер дип ышанам.

Татар теле темасын дәвам итик әле. Хәзерге шартларда туган телне саклау өчен нишләргә кирәк?

Миңа калса, татар милләтеннән булган һәр кеше, иң беренче чиратта, гаиләдә, эштә һәм үзара аралашу барышында үз телендә сөйләшсә, телебезнең чисталыгына игътибарлы булса, мәсьәлә чишелешенең төп өлеше шунда. Һичшиксез, мәдәният, гомуми белем-тәрбия бирү һәм кадрлар әзерләү системасының, хакимият структураларының телебезне саклау һәм үстерүгә тиешле дәрәҗәдәге дөрес, комплекслы сәясәте булуы кирәк. Кызганыч, бүгенге көндә әлеге санап үтелгән юнәлешләр буенча нәтиҗәле эшлибез, булган ресурс һәм мөмкинлекләрне дә тиешле дәрәҗәдә файдаланабыз дип әйтә алмыйбыз.

Шул ук вакытта өметле балаларыбыз, яшьләребез үсеп килә. Аларның күпчелеге бу проблемаларны күрә, аңлый. Димәк, телебез яшәячәк, үсәчәк дигән өмет бар.