Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил Исхаков: «17 ел бергә эшләп, Минтимер Шәймиев белән күз яшьләре аша аерылыштык»

Гыйнвар ае республикабызның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее белән тарихка кереп кала. Шуңа бу айда Шәймиев белән тыгыз эшләгән, якын аралашкан шәхесләрдән фикер җыйдык.

news_top_970_100
Камил Исхаков: «17 ел бергә эшләп, Минтимер Шәймиев белән күз яшьләре аша аерылыштык»
Рамил Гали

Бер көнне 1989-2005 елларда Казан мэры булып эшләгән Камил Исхаковка шалтыраттым. «Минтимер Шәрипович белән бәйле иң якты хатирәләрне сездән дә ишетәсе килә…» — дим. Ә ул миңа: «Минтимер Шәрипович турында телефоннан гына сөйләп буламыни?! Мин аның белән эшләгән елларны берничек тә берничә җөмләгә генә сыйдыра алмыйм», — дип җавап бирде һәм очрашуга чакырды.

Ярты сәгатьлек булыр дигән сөйләшү ике сәгатькә якын сузылды. Бүген Камил Исхаков Татарстан Президентының Казанда Җәмигъ мәчетен булдыру өчен җаваплы ярдәмчесе булып эшли. Ә мэр булган еллары эшчәнлегендәге иң якты еллар дип хәтеренә сеңгән. Бигрәк тә Минтимер Шәймиев кебек җитәкче кулы астында эшләве белән бәхетле булганы турында сөйләде ул.

— Минтимер Шәймиевне беренче күрүем студент чакта булды. Югары Советка депутатлыкка беренче мәртәбә студентлар арасыннан сайладылар, шул исәптән мине дә. Шунда сессияләрдә күргәли идем. Мелиорация министры иде ул вакытта.

Соңрак мин «Алгоритм» фәнни-җитештерү берләшмәсе директоры булдым. Шундый гадәт бар: ел азагында республика җитәкчелеге яңа объектларны йөреп чыга. Бик яхшы ашханә төзеттем. Заманча итеп эшләдек, бөтен технологияләрне кертеп. Анда 20ләп кешедән торган комиссия килде, Минтимер Шәймиев Министрлар Советы рәисе иде. Беренче тапкыр якыннан шунда таныштык.

Аннары бездә дөнья күләмендә хәрби машиналарда эшләргә өйрәтү буенча курслар узган иде. Чехлар, поляклар, венгрлар һәм башкалар укыды. Өлкә комитеты партиясе үзләрендә бөтен хезмәткәрләрне санау техникасына өйрәтә башлады. Гомәр Исмәгыйлевич (Гомәр Усманов — Министрлар советы рәисе (1966-1982), Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре (1982-1989) — Т.И.искәрмәсе) үзе дә укырга килде. Мин аны үзем өйрәттем. Шунда «Менә шундый егет бар», дип Минтимер Шәриповичка күрсәтте ул мине. Ул вакытта әле миңа 40 яшь. 

Ике ай узгач, өлкә комитеты партиясенә чакыртып: «Генераль директор эшен калдырасың, яңа эшкә, райком партиясенең беренче секретаре булып барасың», — диләр. 1988 елда елап киттем хәтта, чөнки эшем ошый иде. Яшелчә базалары төзиләр иде ул вакытта. Минеке иң матуры булган, шуны да, башкаларны да исәпкә алып, 1989 елның 14 февралендә мине мэр итеп сайладылар.

Мэр вазифасында беренче көнне эшкә килдем. Шул көнне бик каты итеп кар ява. Мэр буларак мин бит шәһәрне чистартырга тиеш. Әле бернәрсә белмим. Кайда, нәрсә, ничек эшләргә, кая йөгерергә, нәрсә әйтергә… Шулай кабинетта борчылып, хафаланып утырам. Шалтыратып сүгүчеләр дә булды: нишләп карны чистартмыйсың, кая карыйсың, транспорт, сәүдә туктый, янәсе… Болай да бик каты эчем кайный, әле җитмәсә күпме сүз ишеттем!

Ә Минтимер Шәрипович ул вакытта Министрлар Советы рәисе. Берзаман ул шалтырата. Тегесе юк, монысы юк, дип кайгырып сөйләп тә алдым инде. Шунда Минтимер Шәриповичның сүзләре гомергә истә калды. «Синең техникаң бармы шәһәрдә?» — дип сорый. «Бар инде, таптык, заводлардан да алдык», — дим. «Алар бөтенесе дә эшлиме?» — дип сорый. «Әйе, эшлиләр», — дим. «Техника белән эшләргә кеше бармы?» — ди. «Бар, тырышалар», — дим. «Кайнама, бөтенесе җайланыр, машиналар, кешеләр чыккан, эш бара, кайнама, җайланыр», — ди. Менә шул истә калды. Бөтен кеше шалтыратып сүгә, ә ул әтиләрчә матур итеп тынычландырды, — дип сөйләде Камил Исхаков Шәймиев белән танышу тарихын.

Алга таба ул Минтимер Шәймиевнең эшчәнлек чорында иң мөһим вакыйгаларга тукталды. Аларга бергәләп шактый кыен проблемаларны хәл итәргә туры килгән.

«Минтимер Шәрипович үзе дә тузган торакта яшәгән кеше…»

1941 елда сугыш башлангач, Мәскәү, Петербургтан Казанга күп кенә заводларны күчергәннәр. Шулай итеп, Казанда халык саны, заводлар арта, ә аңа карап торак артмый, аны тиз генә салып куеп булмый бит. Чардаклар, подваллар да кеше белән тула…

Аннары 1957 елда акрынлап күтәрелеш башлана. Идел буенча гидроэлектростанцияләр төзибез. Куйбышев ГЭС ын эшләп бетергәндә Казанда су 17 метрга күтәрелә. Казанга су кермәсен өчен дамба төзибез. Үзем әле мэр булып килгәч тә, һәр көнне суның биеклеге нинди дәрәҗәдә дип карый идем. Дамбадан күтәрелсә, Казанга су тула иде. Дамбаларны эшләдек, ә барыбер су капиллярлары белән шәһәргә керә, аны туктата торган әйбер юк. Казан үзәгендә йорт подваллары су белән тула, йортларның фундаменты какшый. 

Тузган торак күп булды, безнең өчен ул зур бәла иде. СССР программасы буенча елына 4-5 йортны, күп булса 100ләп гаиләне күчерә иделәр. Ә безнең өчен ул бик аз. Мин шуны өйрәнеп, планлаштырып, Минтимер Шәриповичка берничә тапкыр килеп күрсәттем. Ул аңлады, ул гомумән тиз аңлый торган кеше, бөтен әйберне йөрәгеннән үткәрә. Аның миңа булышасы килә, ләкин кул астында чарасы да юк — акчасы да күренми, Россия дәүләтеннән сорасаң да юк ул.

Ул үзе дә миңа сөйләде. «Камил, мин бит үзем дә монда яшәгән кеше. Авылдан монда укырга килгәч тузган торакта торган, ул шартларны үзе дә бик яхшы белә. Аның белән Казанны карарга дип кая гына бергә чыксак та, туктап, кереп карарга тырыша идек. Карт-карчыклар чыгып: «Минтимер Шәрипович, карагыз, нинди хәлдә яшибез, без бит монда туган кешеләр, читтән килгәннәр түгел. Табыгыз инде җаен», — дип кычкыралар.

Шулвакыт бу уй Минтимер Шәриповичның эченә тәмам кереп утырды. «Бервакыт «Бабай» уйлый, мине һәм Равил Моратовны чакыртты. «Мин сезне биклим, утырыгыз, программа эшләмичә чыгармыйм», — ди. Шулай итеп, Равил Фатыйхович белән галәмәт яхшы программа уйлап чыгардык.

Минтимер Шәрипович халыкны яратып, кеше турында уйлап, алар өчен бик кайгырып, нинди дә булса карар табарга тырыша иде. Әле бит заводларда җитештерелгән продукция күләменең бер процентына тиң акчаны программа үсеше өчен күчерүне гамәлгә кертте. Кайбер заводлар моның белән килешмәсә дә, Минтимер Шәймиев үз таләбендә каты торды. Бөтен мөмкин булган җирдән җыярга тырыша идек акчаны.

Бер шәһәрдә 100 мең кеше бушлай фатир алды. Тарихта андый хәлнең булганы юк иде! Без кешеләрнең торагын гына яхшыртып калмадык, теге дөньядан башка дөньяга күчердек. Кайнар су, бәдрәфләре дә юк иде бит аларның, ә монда яңа халәт, яңа дөнья… Без хәерчелектә яшәгәннәрне югары гражданнарга әверелдердек. Болар бөтенесе Минтимер Шәрипович эшләре, ә без — үтәүчеләр.

Аннары Югары Советка кертеп, моны закон рәвешендә кабул иттек. Ельцин да, Путин да безгә килеп: «Халык өчен бик яхшы эшлисез, ләкин законны бозасыз бит. Закон бозылмасын өчен берәр нәрсә уйлап чыгарыйк», — диләр. Шөкер, без эшләргә өлгердек. 

Әле, беләсезме, нәрсә керттек. Әйтик, тузган торакта бер гаилә яши ди, аларга яңа фатир бирергә карар кыласың, берзаман карыйсың, аерылышканнар, каяндыр балалар да өстәлгән… Булмаган әйберләрне формаль якка китереп… Хәзер бит инде ике фатир бирергә кирәк… Без шунда да законны бозып: «Торакларын тузган дип таныганда гаилә нинди булган, шундый гаиләгә генә бирәбез», — дидек. Ә бала туса, билгеле, анысы исәпкә алынды. Гаилә чынлап фатирга күченгәч кенә программа үтәлгән дип саныйбыз.

Минтимер Шәриповичка закон бозган өчен гражданлык эше дә кузгатып караганнар иде бит. Ул шунда әйтте: «Әгәр мине „Тузган торак“ программасы өчен судка бирәсез икән, тизрәк эшләгез моны». Янәсе, бөтен халык шушы программа өчен хөкем ителгәнен белсен. 

Минтимер Шәрипович кыенлыкларга карамастан, бөтен ил җитәкчеләренә дә каршы килеп, законны бозып, калкан кебек барды. Ул үзен авыр хәлгә куйса куйды, ләкин халык хакына барды, — дип ассызыклап сөйләде Исхаков.

«Казан феномены»н ничек җиңгәннәр?

«Казан феномены» дигән төшенчә бар иде. Бездә җинаятьчелек югары дәрәҗәдә иде бит. Җинаятьчел бизнес, акча, караклык, үтерүләр… Түзәрлек түгел иде, нәрсә эшләргә белмәдек. Казан эчке эшләр идарәсе җитәкчесе көчле кеше иде. Алар безгә һәр иртә вазгыятьне җиткерә… «Камил Шамилевич, ниндидер чаралар кирәк, ул кеше икәнен төгәл беләбез, ләкин тоткарласак та, судсыз өч тәүлеккә генә ябарга ярый бит», — ди. Законда аларга эшләргә комачаулаган әйберләр күп иде, ә җинаятьчеләргә шул гына кирәк тә. Ул миңа: «Суд һәм тикшерүсез 3 тәүлек урынына 15 тәүлеккә ябыйк», — ди. Ә мин: «Әйдә, 1 айга», — дим. Ул шаккатты. Шул чараларны эшләдек.

Мин Минтимер Шәриповичка кердем, берәү булса, куып чыгарыр иде, «Син нәрсә, закон бозасың бит», — дияр иде. Бүтән субъектларда шулай булды да ул, беркем берни эшләмәде. Ә ул дөрес аңлый белде һәм аның ярдәме белән Югары Советка чыгып, җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча чаралар турында закон кабул иттек. Россия законнарын да бозып бит ул…

Нәтиҗәдә, Казаннан җинаятьчеләрне берничә ай эчендә кудык. Алар башка шәһәрләргә таралышты. Аннары безне Россия җитәкчелеге: «Сез нәрсә эшлисез, нинди башбаштаклык бу?!» — дип сүгеп тә карады. Без түздек һәм шушы фикердә каты тордык. Чөнки бүтән чарасы юк иде. Аннары бер елдан Россия җитәкчелеге нәкъ шуны кабул итте. Күз алдыгызга китерәсезме?! Минтимер Шәрипович ничек алдан күреп эшли белгән! Бөтен авырлыкны үз өстенә алды. Аннары Ельцин да указ имзалады. Россиядә чәчәк аткан җинаятьчелекне шулай баса башладык, — ди Камил Исхаков.

«Метроның мәшәкате күп булды»

СССРда катгый кагыйдә бар иде: метро турында 1 млн кешесе булган шәһәрләр генә хыяллана ала. 1977 елда бездә миллионынчы кеше пәйда булды. Уфада да халык 1 млн га җитте. Без Уфа белән бергә китеп баручы поездның соңгы вагонына сикереп мендек — 10, 11нче шәһәрләр булып. Шуның белән шөгыльләнә башладык. Бездә проектантлар да, подряд оешмасы да, метро узарык җиһазлар да юк. Җир астында проектлау зур эш бит. Түбән Новгород безгә проектлап бирде, ләкин ул проектны чүпкә ташларлык кына булды, чөнки шәһәр өчен чит кешеләр транспорт схемасын проектлап, троллейбус, трамвай, автобус маршрутлары белән чагышмаслык итеп эшләгәннәр. Безнең шәһәрнең үз генераль планы бар, төрле нокталарны бергә бәйләргә кирәк, аны шәһәрне белгән проект оешмалары гына эшли ала. Шул рәвешле, бөтен станцияләрне үзгәртергә туры килде.

Тоннель уздырырга кирәк бит. Чиләбегә бардым, анда 70 метр тирәнлектә тауларны ватып ясыйлар. Ә бездә кайда казысаң да — су. Үзебезнең үзенчәлекләрне исәпкә алып, Канададан махсус машинага заказ бирдек. Аның җир астында эшләү нечкәлекләре искиткеч күп. Берсендә ул машина эшләгәндә, су басымы астында күмелеп тә калган иде… Могҗизалар күп булды инде. Мәшәкате бик күп, ләкин Минтимер Шәрипович нәрсә икәнен аңлый иде. Кешеләр: «Нәрсә сез акчаны җиргә тыгасыз? Безгә ипигә, ризыкка бирегез», — дип безгә ташланды. Түзәргә, акланырга туры килде, аның каравы, хәзер көн саен 100 меңләп кеше шул метрода рәхәтләнеп йөри.

Рөстәм Нургалиевич та каршы иде, чөнки бик күп акча табырга кирәк. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов финанс министры иде. Без «әйдә, төзик» дибез, ә ул: «Нәрсәгә кирәк инде?» — ди. Президент булгач, киңәшмәләрнең берсендә: «Финанс министры, Премьер-министр булганда да метрога каршы идем, ләкин безнең үҗәт мэрыбыз бар иде. Ул Минтимер Шәриповичка юлын табып, инандырып, мине көчләп шушыны эшләргә мәҗбүр иткән иделәр. Хәзер Президент булгач, метро булмаса, нишләр идек икән дип уйлыйм… Бөкеләр тагын да күбрәк булыр иде, халыкка уңайсыз булыр иде бит инде», — дип сөйләде Рөстәм Нургалиевич, — ди Камил Исхаков.

Ул метро белән бәйле тагын бер кызык фактны әйтте:

— Минтимер Шәрипович белән яшь буынга дип капсула салдык. Шул ук көнне Мортаза Рәхимов һәм Борис Ельцин Уфада үз капсулаларын салдылар. Анда бүгенгә кадәр капсула селкенмичә дә ята, бер метр метро да эшләнмәде. Ә без көн саен 100 мең кеше йөртәбез. Ә бер үк көнне башлаган идек. Минтимер Шәрипович булмаса, эшләнмәс иде болар. Хәлиткеч карарлар бу.

 «Минтимер Шәрипович Кремль территориясендә казырга рөхсәт бирмәсә, Казанның меңьеллыгы булмас иде»

Камил Исхаков Казанның меңьеллыгы Кремль территориясендә казу эшләреннән соң расланганын искә төшерде. «Минтимер Шәрипович казырга рөхсәт бирмәсә, Казанның меңьеллыгы булмас иде», — диде ул.

— Без археологлар белән әллә нәрсәләр таптык бит анда. 200дән артык төрле табылдык — күн, керамик кувшиннар… Пыяла мәрҗән таптык без анда, беркем дә ничә ел булганын ачыклый алмады башта, эзли-эзли Швециядә шушы эшләнмәләр белән шөгыльләнә торган бер картны таптык. Без шул мәрҗәнне аңа алып килгәч, куллары калтырый, «Гомер буе икенче комплектын эзлим, берәү бар, икенчесен эзлим, сездә җирдә яткан икән», — дип елады хәтта.

Коточкыч хәлдәге шәһәрдән Меңьеллыкка шундый «кәнфит» ясап куйдык. Тарихка күз салсак, Казан шәһәренең бөеклеге элек бик югары булган. Казан белән исәпләшкәннәр, патшабикә Екатерина, Петр I Казанга килүне зур вакыйга итеп күргәннәр. Бай сәүдәгәрләр, галимнәр, күренекле шәхесләр яшәгән Казанда. Аннары без статусны югалттык. Әле дә күтәреп бетерә алмыйбыз.

Казан туристлар өчен ябык шәһәр иде бит. Оборона әһәмиятендәге шәһәр, монда беркемне кертмәскә тырышалар иде, нәтиҗәдә, инвестицияләр, акча да керми. Казан коточкыч халәттә иде. Минтимер Шәрипович тырышлыгы белән Кремльне Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә дә керттердек. Бөтен ЮНЕСКОны йөреп чыктык. Австралиядә комитет утырышында Казан Кремле моңа лаек дип игълан иттек. Аның территориясендә яңа төзелеш — Кол Шәриф төзелә, собор реставрацияләнә. Ә яңа төзелеш барган объектны Бөтендөнья мирас һәйкәле итеп тануның бүтән мисалы юк. Без инде аңлаттык: яңа төзелеш түгел ул, без борынгыдан булганны торгызабыз, дидек. Бу — уникаль вакыйгалар…

Минтимер Шәрипович белән спортка басым ясый башладык. Казанның югары лига командалары Мәскәү, Петербургтан да өстен иде бит берзаман. Россиянең спорт башкаласы идек. Дөньяда безне белсеннәр өчен кирәк иде бу. Спорт аша шулай Казанны таный башладылар, — дип сөйләде Камил Исхаков.

Ул Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән төзелгән Болгар ислам академиясендә эшне оештырып җибәрү үзенә йөкләнгәнен искәртте. «Миңа анда тормыш кертергә туры килде», — диде.

Болгарда Ак мәчет төзелгәндә дә Шәймиев Камил Исхаков белән киңәшләшкән.

— Мин Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән элемтәдә бит. Минтимер Шәрипович миннән: «Дөньяда нинди матур манаралар бар?» — дип сорый. «Мәдинәдә эшләнгән манаралар дөнья күләмендә иң матуры», — дидем. Шундый ук манаралы Ак мәчетне эшләп куйдык, — диде ул.

Минтимер Шәрипович миңа әти шикелле. 40 яшьтән башлап, 57 яшькә кадәр һәр көнне бергә эшләдек. Ул укытучым булмаса, шәһәр беркайчан мондый булмас иде. Мине аңлап, булышып, күп нәрсәгә өйрәтте ул. 17 ел бергә эшләп, мине Путин алып киткәндә күз яшьләре белән аерылыштык. Минтимер Шәрипович мине якын күрә, зур бәя бирә, тәрбияли, өйрәтә иде, — дип йомгаклады Камил Исхаков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100