«Правда» газетасы данлап язган татар солдаты 80 ел узгач туган авылына кайтты | intertat.tatar

«Правда» газетасы данлап язган татар солдаты 80 ел узгач туган авылына кайтты

Калуга өлкәсендә эзтабарлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатның җәсәден тапты. Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылында туган Әбрар Җәләлиевне медальонындагы язмасы буенча ачыклаганнар. Сиксән елга якын хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган лейтенант туган ягына әйләнеп кайтты.

Трассадан Борындык авылына кереп китә торган борылыш янында ук зират, шунда казып куелган кабер күренде. Авыл эчендә юлга вак таш салынган. Авыллардагы төп юл гадәттә мәдәният йорты, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янына илтә. Абыйлар, апалар, җитәкләшкән әбиләр шул якка атлый. Мин соңыннан ачыкладым — Әбрар абыйның исемен йөрткән урамга гына асфальт салынган икән.

Без килеп җиткәндә, халык әле җыела гына башлаган иде. Хәрби формалы кешеләр, яшь армиячеләр күренде.

«Әти, синең абыең кайтты бит! Бәлки әтиең дә табылыр»

Ак-ак шәл бәйләгән һәм аның өстеннән җылы зәңгәр башлык кигән әбигә игътибар иттем. Тәлига апа Хәйбуллина үзе белән таныштыргач: «92дә ич мин, оят», — дип пышылдап куйды.

«Безнең каршыда авыл советы иде. Солдатка шуннан киттеләр. Без — 11 яшьлек бала-чага, елый-елый озатып кала идек. Әбрар абыең да шуннан китте инде. Ий, җаным мин нинди хис кичергәнемне дә белмим инде хәзер, бер дә ансат түгел. бөтенесен күрдек, белдек. Елыйм гына мин. Ярар, Аллага тапшырдык инде. Хәзер чыгып йөри торган хәлдә түгел, тик күрәсем килде», — ди ул.

Яныма Әбрар Җәләлиевның туганы — Ләйсән апа Медова килде. Әбрар абый аның әбисенең абыйсы була. Ләйсән апаның бабасы да сугышта катнашкан.

«Әтисе сугышка киткәндә минем әтигә биш яшь кенә булган. Әти 9 Май парадын караганда телевизор каршында күз яшьләренә буылып утыра иде. «Минем әткәй кайтмады, әнкәйнең дүрт туганы кайтмады», — ди иде. Мин хәзер: «Әти, синең абыең кайтты бит! Бәлки, әтиең дә табылыр», — дип әйтер идем. Ләкин соң инде…

Әбрар абый чисталык яратучы, аз сүзле булган, аларның нәселе шундый. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде дигән хат килгән булган, тик вакытында аның артыннан йөрүче булмаган. Хәзер инде әти, туганнарның күбесе юк, шулай да без, калган туганнары, бик горурланабыз», — ди ул.

«Бүген үлгән кебек булды»

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әбрар Җәләливнең шәҗәрәсен төзегән. Әбрарның дүрт ир туганы һәм ике кыз туганы була. Егетләр: Әбрар, Әкмәл, Әкрам, Нуретдин һәм әтиләре Гәрафетдин сугышта катнаша. Бары тик Әкмәл генә кире әйләнеп кайта. Әбрарның хатыны журналист булып эшли, аларныңбер балалары туган, әмма ул бик кыска гомерле булган.

Әкмәл Җәләливнең кызы Роза апа абыйсының җәсәден табу хәбәрен авыр кабул итүен әйтте. «Шалтыратып хәбәр иттеләр. Ул хәбәрне ишеткәч, бик авыр булды. Туган авылына кайтарып җирләргә рөхсәт сорадылар», — ди ул. 

Роза апаның Илшат, Марат, Люция исемле бертуганнары бар. Люция апа гына Казахстаннан кайта алмаган. «Бабай пулеметтан атып самолет бәреп төшергән, дип сөйлиләр иде», — дип искә алды туганнары.

Халык арасыннан барганда хәрби киемле бер абыйның: «Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетми әле», — дигән сүзләре ишетелде.

Әбрар абыйның авылдашлары өчен ул хәбәр бер яктан шатлыклы, икенче яктан кайгылы итеп кабул иткән. «Бүген үлгән кебек булды», — ди авылдашы Рузалия апа.

Батыр татар солдаты

«Без укыган вакытта мәктәп китапханәсендә «Батырлар» дигән зур китап бар иде. Аның өченче битләрендә «Дан һәм хөрмәт сиңа пулеметчы Әбрар Җәләлиев. бер сугышта гына да йөзләгән фашистларны корып салуың белән татар егетләре арасында дан алдың», — дигән сүзләр язылган иде, — дип искә алды авылдашы Фәрит абый Мөлеков.

Әйткәнемчә, монда яшь армиячеләр дә бар. «Безгә аның турында укытучылар бик күп сөйләде. Бу турыда ишеткәч тә, бик гаҗәпләндек. Без аның белән горурланабыз», — дип сөйләде мәктәп укучысы Зилә Тимуршина.

«Борындык авылы халкы безнең героебыз бар, дип яшәде»

Яшь армиячеләр ике яклап тезелеп басты, Әбрар Җәләливнең җәсәде салынган кечкенә табутны автобустан чыгардылар. Шул коридор буйлап мемориал янына алып килеп куйдылар. Халык арасында «Әбрар кайтты», «солдат кайтты» дигән сүзләр ишетелде. Иң алдан солдатның портретын тоткан яшь армияче кыз бара. Намазлык белән капланган табутны мемориал каршындагы бәләкәй өстәлгә урнаштырдылар, янына чәчәкләр һәм солдатның шлемы куелды.

Мемориалның баскычына тагын бер тартма урнаштырдылар, аны да намазлык өстенә куйдылар. Тартмада солдатның шәхси әйберләре тупланган.

Кайгы митингы Россия һәм Татарстан гимны белән башланды. Беренче булып район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

«Бу көнне хәтер көне дип атап була. Батырларча һәлак булган Әбрар Гарәфетдин улы ниһаять туган авылына җирләнә. Бу — зур вакыйга. Борындык авылы халкы безнең героебыз бар, дип яшәде. Бәлки, кәгазьдә ул дәлилләнмәгәндер, ә аны тапкан егетләр батырларча һәлак булуын дәлилләде. Бүгенге көндә районда биш ветеран бар. Аларның батырлыгы мәңге хәтердә калырга тиеш», — диде ул һәм бер минутлык тынлык игълан итте.

Ул эзтабарларга, авыл халкына, Калуга өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте. Солдатны эзләп табу, алып кайту эшенә зур өлешен керткән кешеләргә Кайбыч районының 30 еллыгы медален тапшырды. «Лев Марченков исеме Кайбыч районы тарихында алтын хәрефләр язылыр», — диде район башлыгы. Калуга өлкәсенең конкурентлы сәясәт министры урынбасары, хәрби тарихчы Лев Марченков — Әбрар Җәләлиев җәсәден тапкан кеше.

«Медальон эчендәге кәгазь кызыл төстә, канга буялган кебек иде»

Лев Марченков чыгышы бик тетрәндергеч булды. Ул шундый ихлас һәм чын иде, әйтерсең, үз туганы турында сөйли. Ул бит бу кешеләргә туган да, авылдаш та, райондаш та түгел, ә бөтенләй чит төбәктән килгән ят кеше. Эшен күңел биреп башкарган кеше генә нәтиҗәсен күреп, шундый хисләр кичерә аладыр. Күпмедер дәрәҗәдә салкын канлы булуны таләп итә торган хезмәт белән шөгыльләнүче абый, шундый йомшак күңелле булып чыкты.

«Бер яктан кайгылы чара булса, икенче яктан — тантаналы. Ничек булса да, солдат өенә кайтты. Монда аның балачагы, яшьлеге узган, мәхәббәтен очраткан, беренче тапкыр үпкән, әти-әнисе белән булган. Бүген ул өйдә.

Без аны 4 сентябрь көнне таптык, торгыздык. Эзтабар хезмәте металл эзли торган җайланма һәм көрәктән генә тормый. Алдан СоветларСоюзы һәм немец документларын өйрәндек. Мосальск районын өйрәнгәндә, 10-20 июльдә (ред. — 1942 ел) Сухаселино авылы янында 146нчы укчылар дивизиясенең дүрт мең солдатын югалтуы ачыкланды. Ун көндә! Без шул урынны өйрәнергә булдык. Элек Сухаселино авылы урнашкан урында касканы таптык. Солдатны торгызганда портмоне, тәңкә, тарак, пәке табылды.

Хезмәттәшем: «Медальон!» дип кычкыргач, без бик шатландык. Безнең бик күп төрле медальон күргән бар, монда эчендәге кәгазь кызыл төстә, канга буялган кебек иде. Без ул язманы экспертизага җибәрдек. Икенче көнгә аны укыдылар. Анда «146нчы укчылар дивизиясе 698нчы укчылар полкының өченче пулемет ротасы взводы командиры Җәләлиев Әбрар Гәрәфетдин улы, Кайбыч районы Борындык авылы», дип язылган иде.

Шунысы гаҗәпләндерде - ул кәгазьгә иң кечкенә энесенең исеме язылган иде. Гадәттә, солдатлар хатынын яки әти-әнисен күрсәтә. Кәгазьдә күрсәтелгән кешегә солдатның үлеме турында хәбәр ителергә тиеш була. Бу очракта — энесе. Соңыннан аңладык: ул әти-әнисенә, хатынына хәбәр итәргә теләмәгәндер», — дип сөйләде эзтабар.

Борындык авылы җиренә аның күз яшьләре тама иде. Ул һич оялмады үзенең шул халәтеннән. «Аңлыйсызмы, шул „үлем кәгазен“ язганда солдат нинди хисләр кичерә икән? Ул бит аны ни өчен язуын аңлый. Солдат медальонындагы кәгазь буш булган очраклар бик күп. Ул шулкадәр кызганыч. Кайтыр иде, тик булмый инде. Бу очракта кайтты. Бу яңа тарих булыр», — ди хәрби тарихчы.

«Юл буе Коръән укыдык»

Лев Марченков солдатның шәхси әйберләрен, аның канын сеңдергән туфракны туганнарына тапшырды. Ул әйберләрне күргәч Роза апа да елады. «Тарагы да булган…» — дип пышылдады ул. Эзтабар абый: «Барысы да яхшы», дип аны тынычландырырга тырыша.

Туганнары солдатның шәхси әйберләрен халыкка күрсәтеп мәйданнан әйләнде. Ул вакытта сүз Роза апага бирелде. «Минем әтиемнең бертуган абыйсын бүген туган авылында җирлибез. Эзтабарлар алдында баш иям, район җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм. Әбрар 1914 елның 14 мартында дүртенче бала булып дөньяга килә. Авыл мәдрәсәсендә укый, совет армиясенә алынганчы авылда эшли. 1939 елда Хасан күле янында Япония милитаристларына каршы сугышларда катнаша, аннан авылга кайта. 1941 елда сугышка китә, 1942 елда һәлак була», — дип абыйсының биографиясе белән таныштырды ул.

Солдатның туганнары аның шәхси әйберләрен Кайбыч районының Туган якны өйрәнү музеена тапшырды.

Апас һәм Кайбыч районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин комиссариатка килгән үлем турындагы хәбәр кәгазен укыды. «Батырлык күрсәтеп, 1942нче елның 13 июлендә һәлак булды», — дип язылган булган.

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте аксакаллар советы рәисе Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин — солдатның җәсәден Калугадан Мәскәүгә алып кайткан кешеләрнең берсе. Солдатның җәсәде бер тәүлек Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә торган, хәзрәтләр бертуктаусыз Коръән укыган.

«Калугада югары дәрәҗәдә озату мәрасиме оештырганнар иде, губернатор да катнашты. Әбрар абыйны ничектер башкалардан да күбрәк мактап сөйләделәр. Без Мәскәүдән 7-8 кеше бардык, кайтканда шуны аңладык: бу эшне безгә тапшырдылар бит, без аны барып алдык. Шундый горурлык хисе белән кайттык. Юл буе Коръән укыдык», — ди ул.

Дамир хәзрәт аңлатканча, читтә вафат булган кешеләрне туган җирләренә кайтарып кәфен кылу дөрес гамәл дип санала. «Аларга бит җеназа укылмаган, хәзер җеназа укылачак. Бу очракта мәетнең сөякләрен юмыйча гына алып кайтып күмәргә рөхсәт ителә. Пәйгамбәр заманында да шулай эшләнгән», — ди ул.

«Дан һәм хөрмәт сиңа, большевик-пулеметчы Әбрар Җәләлиев!»

Әбрар Җәләлиев исеме 1943 елда «Правда» газетасында басылып чыккан. Татар халкы фронтовик татарларга хат язган булган. Анда иң батыр солдатларны мисал итеп күрсәткәннәр. Батыр татар егетләре турында язма ике битлек булган. Солдатның авылдашы Фәрит абый исендә калган сүзләр дә шуннан өзек булган икән.

«Дан һәм хөрмәт сиңа, большевик-пулеметчы Әбрар Җәләлиев! Бер сугышта йөздән артык фашистны юк итеп, син бөтен дөньяга Ватанын саклаучы татар егетенең нинди батырлыкларга сәләтле булуын күрсәттең», — дип язылган анда.

Соңыннан җеназа намазы укылды. Солдатның җәсәден хәрби машинада зиратка алып киттеләр. Ишегалларына, урамнарга чыккан авыл халкы солдатны озата калды. Бөтен авыл өстеннән мылтык тавышы яңгырады. 

79 ел читтә яткан солдат туган авылына кайтты… Һәр гаиләдә диярлек хәбәрсез югалган солдатлар бар. Ничек өмет яшәмәсен инде?