Югалган һөнәрне торгызучылар: «Элек Балык Бистәсе челтәрен Америкада да белгәннәр» | intertat.tatar

Югалган һөнәрне торгызучылар: «Элек Балык Бистәсе челтәрен Америкада да белгәннәр»

Балык Бистәсен заманында бөтен дөньяга таныткан һәм бүген бетеп барган һөнәр бар. Челтәр (кружево) үрү ул. Бу эшчәнлекне унике ел элек районда яңадан торгызып җибәргәннәр. «Интертат» хәбәрчесе кыйммәт бәягә сатыла торган нәзакәтле кул эшләнмәләре ясаучыларның хезмәтен күзәтеп кайтты.

Балык Бистәсе элек-электән челтәр үрүчеләре, балык тотучылары, зәркән осталары белән дан тоткан. Петр I һәм аннан соң хакимлек иткән императорлар заманында Балык Бистәсендә үрелгән челтәрләр Россия башкаласына озатылып, бөтен дөньяга таралган. Заманалар үзгәреп, аннан районда челтәр үрүче осталар калмый.

«Бер бизәкнең бәясе — мең сум»

Балык Бистәсендә борынгы челтәр үрү һөнәрен 2009 елда Рәмзия Фәттахова торгызып җибәрә. Ул Казанның Сәнгать институтын тәмамлап, югары уку йортында эшләп алганнан соң, район үзәгендә «Яңарыш» («Возрождение») студиясе оештыра. Биредә ул мәктәп укучыларына да, өлкән яшьтәге энтузиастларга да челтәр үрү осталыгын өйрәтә. Уңышлары да күзгә күренерлек: ясаган эшләнмәләре күргәзмәләрдә сатылып бара, бәйгеләрдән дипломнар кайтып тора.

Осталарның берсе, Балык Бистәсе районы Туган якны өйрәнү музееның гыйльми хезмәткәре Любовь Ахунова безгә күрсәтү өчен өстенә юка җептән үрелеп эшләнгән кардиган киде. Әлеге киемгә оста кулларның бер еллык хезмәте кергән!

Үрүчесе аның хакын 200-300 мең сумга бәяләде. Хезмәтнең кадерен аңлаган кеше моның өчен ярты миллион сум да чыгарып бирергә мөмкин икән. Билгеле, гади кеше көндәлектә андый кием киеп йөрми. Кул эшләнмәләрен яратучы Мәскәү эстрадасы артистлары, бай хатыннар арасында үрелгән киемгә ихтыяҗ бар, дип уртаклашты Любовь Ахунова. Соңгы елларда кул эшләнмәләренә кызыксыну аеруча арткан.

— Тулысынча үрелгән киемне чират торып алмасалар да, күлмәкләр бизәү өчен ясалган тасмаларны, чәчәкләрне алып бетереп баралар. Ярминкәләрдә безнең эшләнмәләр белән кызыксыналар.

Бер баруда бөтен әйбер сатылып бетә дип әйтә алмыйм. Сатылмаган әйбер өчен борчылып йөргән юк. Бер җирдә булмаса, икенчесендә алалар. Алабугада Спас ярминкәсендә яхшы сатыла. Хәзер интернеттан заказ бирүчеләр дә бар. Студиядә шөгыльләнүче Анна Евгеньевна бүгенге көндә заказга үрә, — ди Рәмзия Фәттахова.

Бер бизәкнең бәясен мин мең сумга якын дип карадым. Иң кыйммәткә — 30 мең сумга сатылган эшләнмә — пелерина (җилкәгә киеп куя торган аксессуар) булган.

— Өлкәннәр белән дә, кечкенәләр белән дә эшлим, — дип дәвам итә Рәмзия Фәттахова. — Балалар төркеменә 6-7 кыз йөри. Әлегә алар каникулда. Эшләрен өйләренә алып кайтып күрсәтәләр дә, әниләренә бик ошый. Балалар өйрәнгәч, рәхәт инде. Алга таба күбрәк бала җәлеп итәргә, мәктәп түгәрәге итеп оештырырга хыялланабыз. Үзебезнең һөнәребезне яшьләргә өйрәтеп калдырырга кирәк. Ул болай да югалып бара иде. Хәзер без аны торгыздык дип, курыкмыйча әйтә алам. Күптән түгел генә Казанда узган «Мәдәни код — яшәү стиле» («Стиль жизни — культурный код») фестивалендә катнашып, дипломнар алып кайттык.

Мәдәният йортында студиябез бар. Кичләрен шунда җыелабыз.

Студия дигәне бинаның икенче катындагы коридорның бер өлеше инде. Ул бүленеп тә алынмаган. Челтәр үрүчеләрнең җиһазларын һәм башка кирәк-яракларын саклар өчен кечкенә генә бүлмәләре бар. Хатын-кызлар түгәрәккә җыелгач, һәркем үз әйберләрен бүлмәдән коридорга алып чыга да, шунда бергәләшеп бизәк үрү эшенә керешәләр.

«Балык Бистәсе челтәрен Америкада да белгәннәр»

Балык Бистәсе районы Туган якны өйрәнү музееның гыйльми хезмәткәре Любовь Ахунова челтәр үрү һөнәрнең тарихын сөйләп бирде.

— Балык Бистәсенә челтәр үрү һөнәрен Новгород өлкәсеннән XVII гасырда күчеп килүчеләр алып кайта. Алар үз ихтыяҗлары өчен генә үрә. XVIII гасырда әлеге кәсеп Петр I реформалары башлангач киң җәелә. Патша фәрманы буенча дворяннар Европа стиле буенча киенергә тиеш була, шуңа күрә Россиядә челтәр үрү үзәкләре барлыкка килә башлый. Мондый промысел 17 губернада төзелә.

Казан губернасында ике үзәк барлыкка килә: берсе Балык Бистәсендә, икенчесе Мамадыш өязендә. Балык Бистәсендә ике йөзгә кадәр хатын-кыз челтәр үрү белән шөгыльләнә. Нигездә, алар күп парлы (ягъни метражлы) челтәр үрәләр. Балык Бистәсе осталары ясаган бизәкләр башка һөнәрчелек үзәкләренекеннән аерылып торган.

XIX гасырда безнең промыселны алпавыт Екатерина Донаурова үз канаты астына ала. Ул үзе Санкт-Петербургта яши, ә җәйләрен бирегә үз утарына кайтып тора. Балык Бистәсенә кайткан вакытта челтәр үрүче хатын-кызларга заказлар калдыра. Ул үзе дә челтәр үрү һөнәрен үзләштерә. Челтәр эскиз буенча үрелә. Башта рәсем контуры буенча энәләр кадала, аннары шул энәләр буенча җеп үрелеп бара. Үрелгән урыннан энә эскиз буенча алгарак күчерелә.

Әлеге һөнәрдә шаблон «сколк» дип атала. Сколклар тиз эштән чыкканга күрә, аларны яңартып торырга кирәк. Авыл хатыннарының рәсем ясау осталыклары булмый. Екатерина Донаурова бизәкләрнең рәсемнәрен үзе ясап, челтәр үрүчеләрне сколклар белән тәэмин итеп тора. Аның эскизлары буенча үрелгән челтәрләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә озатылып тора. Алардан Балык Бистәсендә үрелгән челтәрләр илкүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә тарала. Шулай итеп, Балык Бистәсе челтәрләренең даны бөтен дөньяга барып җитә. Аларны хәтта Америкада белгәннәр.

Революциядән соң биредә ике артель барлыкка килә. Эшләнмәләрне күбесенчә чит илләргә озаталар. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, челтәргә ихтыяҗ бетә һәм бу промысел юкка чыга башлый.

1950нче елларга челтәр үрү һөнәре көнкүреш кирәк-яраклар өчен өйдә үрүчеләрдә генә кала. Буыннар алышкан саен һөнәр югала бара. XX гасыр азагына Балык Бистәсендә күргәзмәдә күрсәтү өчен дә челтәр үреп бирә алучы калмый. Без бу һөнәрне тулысынча югалган дип йөргән идек, бәхетебезгә, Рәмзия Сәхәбетдиновна аны Казанда үзләштереп, Балык Бистәсендә челтәр үрү эшен торгызып җибәрде, — дип таныштырды Любовь Ахунова.

«Ярты ел буена коймак кадәр генә әйбер ясагансың»

Любовь Ахунова өлкәннәр төркемендә даими җиде кеше шөгыльләнүен әйтте. Студиягә килеп бераз өйрәнгәч, я сабырлыклары, я вакытлары җитмичә ташлап китүчеләр дә бар икән. Шулай да, даими төркем тупланган. Алар һәр дәрескә килеп, челтәр үреп, аралашып, бер-берсе белән һөнәр серләрен уртаклашып, кайвакыт җырлар утырып кайталар.

— Бу һөнәр бер идея белән янып йөргән кешеләрне берләштерә. Өйдәгеләр дә бу мавыгуыма уңай карый. Мин моның белән шөгыльләнә генә башлаганда беренче салфеткамны ярты ел үрдем. Ирем беренче эшемне күргәч: «Мин сине күпме вакыт йөрттем, ә син коймак кадәр генә әйбер ясагансың», — диде. Бу һөнәрне үзләштерү - язарга өйрәнү белән бер. Башта коклюшкаларны дөрес тотарга, эскизны укырга өйрәнергә кирәк. Үрү осталыгы вакыт белән генә килә, — ди Любовь Ахунова.

Рәмзия Фәттахова студиясендә челтәрне «коклюшка» дип аталган таякчыклар белән үрәләр. Рәмзия Сәхәбетдиновна сүзләренчә, таякчыклар белән үрелгән челтәрләр, крючок белән бәйләнгәнгә караганда тыгызрак һәм тигезрәк була, формасын да югалтмый. Таякчыклар белән үргәндә нечкәрәк җепләр кулланыла, шуңа күрә эшләнмәләр нәзакәтлерәк килеп чыга.

Эштә күбесенчә җитен җепләр кулланыла. Алар чыдам, нык була. Алардан бәйләнгән эшләнмәләр тиз генә тузмый. Дөрес итеп кулланганда, кешенең үз гомеренә җитә, — ди Рәмзия Фәттахова.

Эскизларның күбесен Рәмзия Сәхәбетдиновна үзе ясый, кайберләрен ярминкәләрдә сатып алалар. Хәзер Балык Бистәсе осталары борынгы үрнәкләр буенча челтәр бәйләүгә өстенлек бирә.

«Сәнгать институтында укыганда челтәр үрү һөнәренә кереп киттем»

Рәмзия Фәттахова борынгы һөнәрне торгызып җибәрү тарихы белән дә уртаклашты.

— Казан Сәнгать институтының икенче курсында укыганда челтәр үрү түгәрәгенә йөри башладым да, бу һөнәргә кереп киттем. Остазым Альбина Петровна минем Балык Бистәсеннән булуымны белгәч, туган ягымның челтәр үрү буенча заманында дан казанганын сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, мин моны аңарчы белми идем. Аннан соң бу эшне тырышыбрак өйрәнә башладым.

Югары уку йортын тәмамлагач, шунда эшкә урнашып калдым. Күпмедер вакыт узгач, Балык Бистәсенең мәдәният йорты директоры минем челтәр үрү һөнәрен үзләштерүемне белеп, үзе янына эшкә чакырды. Менә инде унике елга якын Балык Бистәсендә челтәр үрү һөнәрен торгызып киләбез. Башта Казан белән ике арада йөреп эшләдем. 2014 елда институттагы эшне калдырып, районга кайтырга булдым. Хәзер Балык Бистәсенең балалар иҗат үзәгендә һәм мәдәният йортында эшлим.

Без калфаклар да ясыйбыз. Аларның да челтәр белән тышланып эшләнгәннәре бар. Калфакларыбыз күргәзмәләрдә сатылып бетте, күрсәтергә берсе дә калмады. Кулъяулыклар ясыйбыз. Алар белән бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булдык. Безнең калфаклар, кулъяулыклар узган елда да, быел да «Лучшие товары и услуги Республики Татарстан» каталогына керде, — дип сөйләде Рәмзия Фәттахова.

Рәмзия Сәхәбетдиновна Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туган. Бала вакытта чигәргә, бәйләргә яраткан. Аның күн мозаикасы буенча да белеме һәм тәҗрибәсе бар.

Менә шундый осталарга бай безнең республика.