Баланы мәктәпкә әзерлибез: кибеттән алыргамы, базарданмы? | intertat.tatar

Баланы мәктәпкә әзерлибез: кибеттән алыргамы, базарданмы?

Быел балаларын мәктәпкә җыяр өчен ата-ана ничә сум акча сарыф итәчәк? Баланы кайда киендерү кулайрак? Шул сорауларга җавап табу ниятеннән, «Интертат» хәбәрчесе Чаллыдагы иң популяр балалар кибетләренең берсен һәм базарны әйләнеп кайтты. Артистларны да әлеге темага сораштырып алдык.

Ата-аналар өчен иң мәшәкатьле айларның берсе — август. Балаларны мәктәпкә озатырга да санаулы көннәр калып бара. Укучыны мәктәпкә җыю өчен кирәкле әйберләр исемлеген төзи башласаң, бер бит кенә җитмәс: формасы, рюкзагы, аяк киемнәре, физкультура формасы, колготки-трико ише әйберләре, канцтоварлар - барысы да кирәк. Елдан-ел әйберләрнең кыйммәтләнүен дә исәпкә алсак, гаилә бюджетына әйбәт кенә «суга» торган чор. 

Җырчылар балаларын мәктәпкә ничек әзерләгән?

Беренче эш итеп, балалары мәктәп яшендә булган артистларга шалтыратып, сораштыру үткәреп алдым. Җырчылар балаларына бөтен әйберне дә алып бетергәннәрме инде? Мәктәпкә әзерләнү гаилә бюджетын ничә сумга киметкән?

Ильмира Нәгыймованың улы Камил быел икенче сыйныфка бара. «Мәктәпкә әзерлек тулы көченә бара. Тапкырлау таблицасын кабатлыйбыз әле бу көннәрдә. Канцтоварларны җыйдык инде. Киемнәр аласы калды. 

Кием мәсьәләсенә килгәндә, безнең мәктәп формасын тегә торган ателье нәкъ безнең өй каршында урнашкан. Узган ел мәктәп формасына шунда заказ биргән идек. Форма 10 мең тирәсенә төште бугай. Бала бер ел буе киде, бер җире дә ертылмады да, тузмады да. Тукымасының нинди икәнен карап тормадым. Мәктәптә каян алырга куштылар, шуннан алдык. Әле бәләкәйләнмәде. Быел да мәктәпкә шул ук форма белән барачакбыз. 

Рюкзакның узган ел ортопедик каркас белән булганын алган идек. Өр-яңа кебек, ләкин җиңелрәк рюкзак карыйсы килә. Балаларның китаплары бигрәк авыр бит, шуның өстенә рюкзак авырлыгы да өстәлә. 

Алмаш-тилмәш кияргә ике аяк киеме алдык. Аның бер пары — классик стильдә, икенчесе кроссовки.  

Ә болай баланы мәктәпкә җыю 25 меңнәр тирәсенә төшәдер ул», — дип сөйләде безгә Ильмира. 

Алсу Әбелханова ике баласын мәктәпкә әзерли. 16 яшьлек Әмир 10 сыйныфка күчә, Солтан өченче сыйныфка бара. «Әмир быел башка мәктәпкә күчте, чөнки аның киләчәктә медицина белгече буласы килә. Химия-биология ныклап укытыла торган мәктәп кирәк булды. Шуңа күрә аңа быел башка форма алачакбыз. Формаларның бәясен караганым юк, караудан мәгънә дә юк. Чөнки ул мәктәптә кабул ителгән инде. Махсус урыннан барып алырга туры килә. 

Кечкенәсе Казанның 155нче татар гимназиясендә укый. Аларның да махсус мәктәп формалары бар. Малайларның икесенә дә чалбарны икешәрне алам. Чөнки я сагыз ябыштырып кайталар, я буяу тидерәләр. Сезонга бер чалбар гына җитми. Өсләренә дә костюм да, жилет та алабыз. Минем балалар костюм кияргә яратмыйлар. Беренче сентябрьдә генә киелә дә ул, шкафта эленеп тора. Күбрәк күлмәк һәм жилеттан йөриләр.  

Мәктәпкә әзерләүнең тулы бәясен атый алмыйм. Төрле елны төрлечә туры килә. Акчаны да санап булмый, кирәк булгач, барыбер аласың инде. 

Аяк киемнәре 3-4 пар алына. Бу ике малайга 6-7 пар аяк киеме кирәк дигән сүз. 

Минем олы малай бик ыспай. Аңа кием матур һәм үзенчәлекле булырга тиеш. Шулай булгач, мәшәкатьләре дә күбрәк. Аяк киеменә килгәндә, улым классиканы яратмый. Стильле, модалы аяк киеме эзлибез. 

Бәләкәе, Аллаһка шөкер, әлегә сайланмый», — дип сөйләде Алсу.

Дилә Нигъмәтуллина да кызы Сәфинәне мәктәпкә әзерли башлаган. 

«Сәфинәгә күп әйберләр алынды инде. Хәзер портфель эзлибез. Элеккесе тузмаган, ләкин анысын авыр ди. Шуңа җиңелрәк вариант карый идек. 

Формага килгәндә, аны мәктәп контракт төзегән кибеттән барып алдык. Тукымалары бик әйбәт, бөтерчекләнми. Миңа бик ошады. Берне яз көне алган идек, алмаш-тилмәш киеп йөрергә тагын берне алмакчы булам. Бөтен нәрсә тәҗрибә белән килә бит. Шуңа алмашка тагын берәү алынса, әйбәтрәк булачак дигән нәтиҗәгә килдем. 

Дәфтәр-ручка ише әйберләргә килгәндә, укытучы җибәргән исемлек буенча бөтен әйберләрне алып бетердек дияргә була. 

Аяк киемен сыйфатлыны алырга тырышам, чын күннән булсын, дим. Көне буе мәктәптә шул аяк киеме белән йөриләр, шуңа баланың аяк киеменә акча кызганмаска кирәк дип саныйм.

Сәфинә әкренләп үсә. Үзенә киемне дә үзе сайлый башлады. «Тегесе ошамый, монысы ярамый» кебек сүзләр дә әйткәли. 9 яшь кенә булса да, үз фикере бар. Аның фикеренә дә колак салырга туры килә», — ди Дилә Нигъмәтуллина. 

Базар: сайлау мөмкинлеге аз, бәяләр кыйммәт

Үзем дә бәяләрне карап кайтым дип, Чаллының халык телендә «ГЭС базары» дип йөртелә торган базарына юл тоттым. Мәктәптә укыганда үзебезне дә шушында киендерәләр иде. Элек гөрләп тора иде бу базар. Хәзер базар дип әйтерлеге дә калмаган инде. Урамда торып сатуларны тыйганнан бирле эшмәкәрләрнең кайсы кая таралышкан булса кирәк. Бина эчендә рәтләр сирәк, арендага бирелә торган буш урыннар күп. Базардагы ассортиментның да төп өлкән яшьтәге кешеләр өчен булуына игътибар итәм.

Укучы формасы. Мәктәп укучысының төп киеме — форма. Күп мәктәпләр укучылары өчен бердәм форма булдырды. Бу, бер яктан караганда, уңайлы. Мәктәптә ательеның адресын бирәләр дә, шунда барып форма тектерәсең яки әзерне сайлап аласың. Ата-ананың форма эзләп башы авыртмый. Ләкин күп танышларымнан ательелардагы бәяләрнең шактый тешләве турында фикерләр ишетергә туры килде.  

Бердәм форма принцибы буенча яшәмәгән мәктәпләр дә бар. Андый мәктәптә укучыларның әти-әниләре киемне базарлар һәм кибетләрдән эзли. Базарда мәктәп формаларына «ревизия» үткәрәм. Әйтергә кирәк, формаларны сайлау мөмкинлеге зур түгел, алай да, тырышып эзләсәң, күңелгә ятышлысын табарга була. Сатучыларның күбесе дорфа, ачылып сөйләшергә теләк белдерүчеләре аз булды.

Сатучы Люда апа гына, янына кеше туктаганга сөенеп, барысын да җентекләп аңлата башлады. Аның әйтүенчә, элекке гадәтләренә тугры калып, базардан кием эзләүчеләр хәзер дә күп. Бәяләр киемнең тукымасына һәм үлчәменә карап төрлечә. Бала көне буе мәктәптә формадан йөргәнгә, ул һава үткәрүчән, бала өчен бик уңайлы булырга тиеш икән. 

«Идеаль форма — 100 процент натураль тукымадан тегелгәне», — ди Люда апа. Ләкин ул андый тукыманың бик тиз бөгәрләнүен һәм андый киемнән йөргән укучының пөхтә күренмәвен әйтеп үтте. «Составына аз гына синтетика кушылса да зыян юк. Аның каравы, форма көне буе йөреп тә бөгәрләнми, юганнан соң да үтүкләве җан рәхәте», — ди ул, барлык сатучыларга хас булганча, үзенең товарын үтереп мактап. 

Формаларның төрлесе бар. Малайлар өчен иң киң таралган вариант — костюм, жилет һәм чалбардан торган комплектлар. Жилет-чалбар, костюм-чалбар вариантлары да очрый. 

Кызлар өчен матур-матур сарафаннар, итәк белән костюм, итәк белән жилетлар тәкъдим итәләр. Башкалардан аерылып торырга яратучы балалар өчен, артык күзгә бәрелми торган принтлары булган, үзенчәлекле формалар да күрдем.  

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, элек очсызга киенеп кайту өчен йөри торган базарларда кием-салымның бәясе кызыктырырлык түгел. Аренда хакы, салымнары күптер инде, сатучыларга да яшәргә кирәк бит. Ләкин кайберләре бәяләрне чамадан тыш арттыралар дип әйтергә дә базам. Мәсәлән, бик кәттә костюм-чалбарлар сатыла торган бер ноктада укучы формасының 2000 сумлыгы да, 11 меңлеге дә бар!

1 сентябрь үтү белән киемнәрнең бәясе шактый төшә икән. Сатучылар сүзләренчә, шушы ук формаларны сентябрь ахырында үз бәяләренә биреп җибәрергә дә мөмкиннәр. Чөнки көз көне алар башка төр товар белән сату итә башлый, ә бу киемнәрне каядыр куярга кирәк. Шулайдыр, килешәм. Ләкин берәүнең дә баласын 1 сентябрь линейкасына узган елгы җиңе кыскарган костюм белән җибәрәсе килми шул. Башка киемнәрне соңрак алырга була әле, ләкин форма мәсьәләсен ата-ана алдан кайгырта.

Аяк киеме. Укучыларга аяк киеме сайлаганда аяк киеменең сыйфатлы булуы, табигый күннән тегелүе, шулай ук аякны тирләтми торган булуы шарт. Хәзер аяк киеменең табан асты ак төстә булуына да игътибар бирәләр. Анысы мәктәп идәннәрендә укучылар ямьсез кара тап калдырмасын өчен кирәк.

Базарда натураль материаллардан эшләнгән аяк киемнәре күп түгел. Булганнарының бәяләре 1900 сумнан югарырак. Өсте тишекле бик йомшак экокүннән эшләнгән малайлар түфлиләре, шулай ук кызлар өчен дә уңайлы күренгән туфлиләр очраттым.

«Чын күннән булмаса да, үзебездә эшләнгән аяк киемнәре. Аларны ел саен уку елы башланыр алдыннан алып кайтып сатабыз. Без елны да тискәре фикерләр ишеткәнебез юк әле. Бөтен кешенең дә чын күн аяк киеме алырга мөмкинлеге юк. Гаиләдә 3-4 укучы булган гаиләләр дә бар бит әле. Менә бу экокүн туфлиләр 1200 сум тора. Ә табигый күн ботинкаларга бәяләр 2000 сумнан башлана. 3 балага да кыйммәтле аяк киеме ала башласаң, ничек акча җиткермәк кирәк», — ди сатучы Надежда. 

Рюкзак. Базарда рюкзакларның төрлесе бар. Аркасында ортопедик җайланмасы булган каты рюкзаклар да, аркага массаж ясый торганнары да, артык кыйммәт булмаган йомшаклары да. Сатучы Хәния ханым беренче сыйныфка укырга керүчеләр өчен катгый рәвештә ортопедик, җиңел рюкзак алырга киңәш итә. Аларның нинди генә төсләре юк, уткайтаргыч элементлары да бар. Бәяләр букчаның авырлыгына һәм кайда җитештерелүенә карап аерыла. 

Хәния апа «фабричный» рюкзакларны мактады. «Алар шулхәтле җиңел, чыдам да була. Бала аны дүрт ел буе рәхәтләнеп куллана», — ди ул. Чыдам булуына мин дә ышанам. 3200 сум торсын да, чыдам да булмасын, ди. Тик менә баланың дүрт ел буе бер рюкзак белән йөрисе килер микән. Аһ-һай… Анысына бик шикләнәм.

Шулай итеп, базардагы якынча бәяләр дә ачыкланды. Түбәндәге исемлектә бөтен әйберләрнең дә бәясе бер экземпляр өчен китерелде. Кайбер кием-салым, мәсәлән, малайлар өчен күлмәк, кызлар өчен кофталарны ике яки өчне алырга кирәк булуын истән чыгармыйк.

Кызлар өчен:

Мәктәп формасы — 650 сумнан алып 4000 меңгә кадәр.

Аерым итәк — 300-500 сум.

Кофта (2-3 кирәк) — 500-1500 сум тора.

Кардиган яки джемпер — 800-1500 сум.

Аяк киеме (2-3 пар кирәк) — 800-2000 сум.

Рюкзак — 500-3500 сум.

Колготки (2-3 кирәк) — берсенең бәясе 300 сумнан башлана. 

Бантик- 150-350 сум.

Гольфы — 150-300 сум.

Малайлар өчен:

Костюм-чалбардан торган мәктәп формасы — 1500-5000 сум.

Аерым чалбар — 500-1500 сум.

Жилет — 300-800 сум.

Күлмәк (2-3 кирәк) — 350-800 сум.

Аяк киеме (2-3 пар кирәк) — 800-1900 сум.

Галстук — 100-200 сум.

Трико — 200-250 сум.

Спорт формасы. Спорт киеменә килгәндә, җылы сезон өчен укучыларга футболка, шортик, балетка ише әйберләр алынса, көзгә таба җылырак спорт костюмы һәм кроссовка кирәк булачак.

Физкультура дәресләренә, гадәттә, бер генә төсле футболка һәм кара төстәге шортиклар сорыйлар. Базарда андыйларны бөтенләй күрмәдем. Ә спорт костюмнарының җаның теләгәне бар. 

Малайлар һәм кызлар өчен спорт костюмнары — 1500-3000 сум.

Балетка — 200 сум.

Кроссовка — 1000-2000 сум тора.

Кибет: бәяләр куркырлык түгел

Чаллыдагы бер сәүдә үзәгендә урнашкан балалар кием-салымнары сатыла торган кибеткә юл тотам. Базар һәм кибет бәяләрен чагыштырып, кибеттә дә бәяләр «куркып чыгып чабарлык» түгел дигән фикергә киләм. Зур хәрефләр белән язылган «ташлама», «акция» сүзләре дә күзгә чалына. 

Кибеттә кыз баланы киендерү:

Мәктәп формасы — 800 сумнан алып 3000 меңгә кадәр.

Аерым итәк — 500 сум.

Кофта — 400-1500 сум. 

Кардиган яки джемпер — 600-1500 сум.

Аяк киеме ике пар кирәк (туфли, балетка,) — 1000-3000 сум.

Рюкзак — 800-4000 сум

Колготки (2-3 кирәк) — берсенең бәясе 400 сумнан башлана. 

Бантик — 200-250 сум

Кибеттә малайларны киендерү:

Малайларга мәктәп формасы (костюм, чалбар)- 3500-8000 сум

Аерым чалбар — 500-1500 сум

Жилет — 200-800 сум

Күлмәк (2-3 кирәк) — 500 — 700 сум

Рюкзак — 800-4000 сум

Аяк киеме (2-3 пар кирәк) — 1000-3000 сум

Галстук — 200-400 сум

Трико — 200-250 сум

Малайлар һәм кызлар өчен спорт киемнәре — 2000-3000 сум

Футболка (2 кирәк) — 100-150 сум

Шортик — 200 сум

Балетка — 150-200 сум

Кроссовки — 1000-3000 сум. 

«Карандашым-китабым» яки канцтоварга күпме акча тотыла?

Базарда канцтоварлар сайлау мөмкинлеге бик аз. Сатучылар моны махсуслашкан кибетләрнең бик күп булуы һәм кулланучыларның аның ише әйберләрне интернет аша кайтартуы белән аңлатты. 

Кибетләрдә дәфтәрләр якынча — 7-15 сум, калын дәфтәрләр — 25-40 сум тирәсе тора. Укый башлаганда 20 буйлы, 20 шакмаклы дәфтәр тәгаен кирәк була инде. Артыграк алып кую да зыян итмәс. Китап һәм дәфтәр тышлыклары, бетергеч, пенал, каләм-карандашлар, хезмәт дәресләренә кайчы, пластилин, төсле кәгазь, рәсем дәресләре өчен альбом, буяулар, алырга кирәк. Калын дәфтәр, көндәлекләрнең бәясе битләр санына карап һәм тышлыгында балалар арасында ни дәрәҗәдә популяр мультик герое сурәтләнүгә карап арта.

Канцтоварлар исемлеген ата-анага укытучылар төзеп җибәрә икән. Балалар кием-салымы кибетендә бер әти белән әнинең исемлек буенча фирмасына кадәр күрсәтелгән канцтоварлар җыюына игътибар иттем. Пластилинның бер төрлесе генә кирәк, буяуның да майлысын түгел, «акварель» дигәнен алырга кушканнар.

Кыскасы, уку кирәк-яраклары өчен 2000-2500 сум тирәсе акча кирәк.

Интернет-кибетләр: бәяләр чынмы, әкиятме?

Канцтоварларны өйдән чыкмыйча, телефон төймәсенә басып та җыярга була. Чөнки интернет-кибетләр дә бу кызу чорда тик ятмый бит, әледән-әле шәп ташламалары белән кызыктырып тора.

Интернет-кибетләрдә балаларга кием дә сайларга була. Заказ бирәсең дә, борын төбеңдәге өләшү пунктыннан барып аласың. Үлчәмең туры килмәсә яки ошатмасаң, кире тапшыру мөмкинлеге бар.

Безнең илдәге иң популяр интернет-кибетләр уку елы алдыннан минималь укучы наборының ничә сумга төшүен исәпләп чыгарганнар. Мәсәлән, россиялеләрнең 56 миллионнан артык заказын өйрәнгән Wildberries интернет-кибетенең аналитик хезмәте тикшерүе нәтиҗәләре буенча, бу елның июлендә укучының мәктәп киемнәре һәм кирәк-яраклары җыелмасының минималь бәясе 2130 сум тәшкил иткән. Бу суммага мәктәп формасы, аяк киеме, рюкзак һәм канцелярия товарлары кергән.

Базарда иң арзан мәктәп формасы да 650 сум торганда, бу ниндидер күктән төшкән саннар кебек. Бу мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чаралары һәм аларның социаль челтәрләрендә таралгач, әти-әниләр бик күп комментарийлар язды. Алар баланы берничек тә 2 130 сумга киендереп булмавы, моның әкият булуы турында әйтә. 

Шулай да, интернет-кибетләргә күз салу комачау итмәс.

Нәтиҗә

Иң бюджетлы вариантларны сайлаганда, кызларны мәктәпкә әзерләү 8-9 мең тирәсенә төшәчәк. Сыйфатлырак кием-салым алырга уйласагыз, 15-17 мең тирәсе акчагызны сарыф итәчәксез.

Малайларга иң түбән бәяле кием-салым алып, 6 мең тирәсенә киендереп була. Сыйфатлырак киемнәр алып, баланы яңа уку елына әзерләү өчен 15-17 мең тирәсе акча кирәк.

Бу чыгымнарга канцтоварлар өчен тотылачак 2000 сумны да өстәп куегыз.

Әлеге исемлеккә 1 сентябрьгә алыначак чәчәк бәйләме, өлкәнрәк сыйныфлар арасында кулланылучы төрле планшетлар, сезонлы өс һәм аяк киемнәрен бөтенләй кертмәдек. Аларын да исәпли башласаң, әти-әнинең айлык хезмәт хакы бер көн эчендә чыгып очарга мөмкин.

Росстат беренче сыйныфка укырга баручы баланың кием-салымы һәм уку кирәк-яракларына күпме акча киткәнен санап чыгарган. бу хакта РИА-Новости яза. Алар биргән мәгълүматларга караганда, 2021 елның июлендә беренче сыйныфка баручы малай өчен кием-салым һәм канцтоварлар җыелмасы 19 мең 575 сумга төшкән (2020 елның июлендә 18 мең 807 сум булган). Беренче сыйныфта укучы кыз бала әйберләре һәм канцтоварлар 24 мең 123 сум белән (узган елның июль аенда 23 мең 218 сум булган) бәяләгән.