Трактор җыйган Зәки: «Колхозга ун мең йомырка сыя торган инкубатор ясап бирдем» | intertat.tatar

Трактор җыйган Зәки: «Колхозга ун мең йомырка сыя торган инкубатор ясап бирдем»

Радиоалгыч ясау аның өчен бөтенләй берни түгел. Меңләгән кош-кортны үзе ясаган инкубаторда чыгара. Авыл буйлап ул үзе ясаган транспортта гына йөри. Башкортстанның Гафури районындагы Үтәк дип аталган татар авылында оста куллы Зәки Морзагулов яши.

Үтәк авылында кунакта йөргәндә бик кызыклы транспортка тап булдык. Урам буйлап балалар мультфильмындагы кебек бер бәләкәй трактор узып китте. Трактор дип тутырып әйтеп тә булмый кебек инде, кабинасы юк аның, барысы да «урамда».

Элек мәктәптә физика, математика фәннәрен укыткан һәм бер ел хәтта мәктәп директоры да булып эшләгән Зәки абый Морзагулов ул транспортны үзе ясаган. Тиз генә аның янына барып килдек. Без килеп җиткәндә, үзе ясаган машинада ишегалдына кереп бара иде ул.

«Журналлардагы схема буенча техника җыя идем»

«Менә көчкә кайтып җиттем әле, бензин бетеп килә икән», — дип елмайды ул. Шунда ук ул миңа гади һәм кызык кеше булып тоелды. Алай да Зәки абый җыйган машинаны ишегалдыннан чыгарып күрсәтергә бик рәхәтләнеп ризалашты. Чын әйтәм, минем кебек техникадан ерак торган кеше өчен эшкә яраклы машина җыю бер могҗиза кебек. Югыйсә, бөтен техниканы шулай авылда, яки берәр гаражда уйлап чыгарганнар бит инде. Шуның өчен шакмаклы күлмәк кигән зәңгәр күзле Зәки абый минем өчен бөек уйлап чыгаручы булды.

«Мәктәптә укыганда физика укытучысы бик көчле иде минем. Шуннан кызыгып киттем. Мин „Юный техник“, „Моделист-конструктор“ журналларын ала идем. Анда күрсәтелгән схемалар буенча техника җыйдым. Беренче ясаган әйберем әле дә истә. Транзисторлы радиоалгыч иде ул. Мин аны журналда чыккан схема буенча җыйдым. Ул вакыттагы радиолар ике-өч дулкынны гына тота иде. Минеке 7-8 дулкынны ала, төнлә ул унга ук җитте. Радиохулиган булып алдым. Ул вакытларда кич чыкканда магнитофон алып чыгу модада иде бит инде. Мин шулай алып чыга идем. Учак тирәсенә җыелып утырып, җырлар тыңлый идек», — дип искә алды Зәки абый яшь чагын.

Хәзер генә бөтен җирдән музыка тыңлау мөмкинлеге бар, ул вакытта кемдә музыка бар — шул иң текә булып саналган инде, игътибар үзәгендә йөргән.

Авылда радиоалгычы, телевизоры ватылган бөтен кеше техникасын аңа күтәреп килә торган булган.

Зәки абый егерме еллап мәктәптә укытучы булып эшләгән. Ул да үз мөгаллиме кебек укучыларында техникага мәхәббәт уята белгән. «Укучыларымның күбесе заводларга эшкә керде. Хәзер дә аралашып торабыз әле, рәхмәтләр әйтәләр. Мин бераз гына информатика фәнен дә укытып өлгердем, ул мәктәпләргә керә генә башлаган иде. Үземнең балалар техникага бирелмәгән шул, аларга компьютер кызыклы. Анысы да техника инде аның», — дип сөйләде ул.

«Үзем ясаган инкубатор белән кош-корт чыгарабыз»

Героем ике ел армиядә хезмәт иткән. «Хезмәт иткән вакытта светомузыка чыга башлаган иде, лейтенантларга шуны җыеп бирә идем», — ди ул.

Зәки абый кебек кешеләр турында техника җене кагылган, диләр. Аның ул шөгыленә хатыны Фәһимә апа да бик уңай карый. Бервакытта да «нишләп утырасың инде вакыт үткәреп» димәгән ул. Киресенчә, иренә ярдәм итәргә әзер тора. Хатыны белән Зәки абый 9-10 сыйныфта укыган вакытта ук танышкан. Ул күрше авыл кызы булган. Алтын куллы ир эләккән апага.

Нинди хайван асрауга карап, Зәки абый техникасын да туры китереп ясый торган булган. Сыер, сарык тотканда печән чабарга кирәк булгач, чапкыч ясаган. «Ат косилкасы» дип атлаган инде ул. Зәки абый әйтүенчә, ул ат өчен авыр булган, шуңа ул чапкычны тракторга беркеткән. «Бик әйбәт һәм тигез итеп чаба иде ул», — ди.

Кош-корт кирәк булгач, инкубатор ясый башлаган. «Колхозга 10 мең йомырка сыя торган инкубатор ясап бирдем. Элек мәктәпнең хәрби кабинеты бар иде, шунда җыеп чыктык. Элек күргән эш булмаса да, барысын да дөрес тоташтырдык. Күп итеп каз, үрдәк, чеби чыгара идек. Барысы да үз вакытында чыкты.

Хәзер дә өйдә үзем ясаган инкубатор белән кош-корт чыгарабыз. Анда меңгә якын йомырка сыя. Урам тулы чебеш сатучылар булгач, инкубаторлар кирәкми дә инде. Элек һәркем йомырка тотып килә иде», — ди ул.

Данлыклы инкубатор ясаучы булганга, Зәки абыйга «күкәй Зәки» дип кушамат такканнар. Авылда биш Зәки булган. Морзагулов Зәки абый авылдагы барлык йомырка һәм кош-корт белән идарә иткән заманында.

«Хатын белән бергә күңеллерәк бит»

Безнең алда торган машина - аның өченче иҗат җимеше икән. Ике тракторын күрше авылларга сатып җибәргән инде. Ул машинаның кайсы детале кайдан алып куелганны сөйләде.

«Алгы күперен үзем ясадым. Нигездә, дрель кулландым, эретеп ябыштырылган җирләре дә бар. Эретеп ябыштыруда үзем бик көчле түгел, ярдәм сорадым. Алгы тәгәрмәчләр мотоцикл коляскасыннан. Руль «Жигули» машинасыныкы, арткы күпер дә шул машинаныкы. Арткы тәгәрмәчләр «Газель» машинасыннан, «Жигули» тәгәрмәче бәләкәй булыр иде. Фаралары гади трактордан алынган. Алгы ягында - борчак или торган иләк. Барысын да уйлап, бер хәлгә китерергә тырыштым инде.

Кыскасы, кайдан нәрсә табасың инде. Хәзер әйбер табуы кыен шул. Элек алай түгел иде. Детальләрне иске техниканы кабул итә торган урыннардан алам. Металлоломга алыштырам. 15 кг деталь алу өчен 30 кг тимер-томыр алып килеп бирергә кирәк», — ди ул.

Беренче ике машинада бер кешелек кенә утыргычлар булган, өченче тракторында Зәки абый хатынын да утыртып йөри ала. Утыргычларын «ысписанный» автобустан алып куйган. Җиләк, себерке җыярга шулай бергә йөриләр икән. «Хатын белән бергә күңеллерәк бит. Менә әле җиләккә бардык. Биш литрлы ике чиләк җиләк җыйдык», — ди ул.

«Двигательне әҗәткә алдым»

Бу җайланманың двигателе тугыз ат көченә тигез. Мотоблокларда шундый була. Иң кызыгы — машинаның «йөрәген» Зәки абый әҗәткә алган. «Пенсионерларның пенсиясе бәләкәй бит инде, акча табып бетереп булмый. Двигательне әҗәткә алдым. Ул 25 мең сумга чыкты. Түләп бетердем инде, Аллага шөкер, котылдым», — ди ул.

Өченче машинасын Зәки абый ярты ел җыйган, тәҗрибә арткан саен җыю вакыты кими бара. Беренче машинасын бер ел, ә икенчесен сигез ай тирәсе җыйган булган. Бу машинаны ничә сумга сатар идегез, дип сорадым аннан.

«Аның турында уйлаган булмады әле. Хезмәтне, вакытын исәпкә алганда йөз меңгә якын чыга инде», — ди ул. Ул бит хәзерге сүзләр белән әйткәндә «һаndmade», эксклюзив, башка беркемдә дә андый юк.

Зәки абый хәзер ындыр табагында эшли. Эшкә дә үз машинасында йөри. Яңгыр булса, мондый машинада җилдертеп булмый шул. «Кабина куеп була инде. Алай кирәге юк бит. Кыш көне кулланмыйм, гаражда тора, әле җәй көне яңгыр да булмады», — ди ул.

Зәки абый Морзагулов бүген дүртенче машинасын җыеп ята инде. Двигатель генә куясы калган, анысы көчлерәк була — 15 ат көче.

Гади татар авылында шундый энтузиаст кешеләр булу бик сөендерә. Гадәттә, авылда аларга бик җиңел карыйлар, ә уйлап карасаң — нинди акыллы кешеләр!