Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар егете Булат Ишмөхәммәтов — Австралия иң танылган университетының «йөзе»!

Татар егете Булат Ишмөхәммәтовның фотосы - Австралиянең иң танылган югары уку йортларының берсе -  Flinders Университеты реклама баннерларын бизи. Австралиядә рекламаның нинди идеологиягә буйсынуы һәм ничек Flinders Университетың “йөзе” булуы хакында ул “Интертат” хәбәрчесенә дә сөйләде. 

news_top_970_100
Татар егете Булат Ишмөхәммәтов — Австралия иң танылган университетының  «йөзе»!
Булат Ишмөхәммәтовның шәхси архивыннан

«Австралиядә реклама йолдызлары — гап-гади кешеләр»

Булат Ишмөхәммәтов — татар дөньясында билгеле шәхес. Күпләр аны «ТНВ», «Эфир» телеканалларында эшләгән үткен телле журналист, «Город» тапшыруы продюсеры буларак белә. Ул Киев Ислам Университетын һәм Казан педагогия институтын тәмамлаган.

2013 елдан бирле Булат Ишмөхәммәтов гаиләсе белән Көньяк Австралиянең Аделаида шәһәрендә яши, мөселманнар җәмгыятенең имамы. Дөньяви һәм дини белеме булган Булат әлеге постка Австралия татар диаспорасы вәкилләренә дини йолаларны, милли мәдәниятне, татар телен Материалы сакларга ярдәм итү өчен Президент тәкъдиме белән сайлап куела. 

Булат карашларын киңәйтү, белемнәрен арттыру өстендә бертуктаусыз эшли. Ул быел Австралиянең Flinders Университетытын тәмамлап, социаль хезмәт мастеры (Master of Social Work) белгечлеге дипломы алган. Мэтью Флиндерсның пандемия вакытында чит илдән килгән студентларга ярдәм йөзеннән оештырылган махсус премиясенә дә ия булган. 

Бүген Булат Ишмөхәммәтов Университетның студентларны җыю буенча реклама кампаниясендә катнаша. Аның фотосын төрле журналларда күрергә була, алар элмә такталарны, җәмәгать транспортын бизи. 

Flinders университеты — Австралиянең иң атаклы университетларының берсе. Ул дөньядагы топ университетлар исәбендә йөри. Гомуми университетлар рейтингында 250 урынны били. Чагыштыру өчен, бу рейтингта безнең Казан федераль университеты 800 баскычта тора.

Университетның реклама кампаниясендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең төгәл санын әйтә алмыйм. Барлык гаризалар арасыннан ун кешене сайлап алдылар. Алар исәбендә мин дә бар. Мин Университет рекламасында төшәр өчен махсус бернәрсә дә эшләмәдем дияргә дә була. Университет, үзләрендә укып чыккан студентларга, реклама кампаниясендә катнашырга тәкъдим итеп, чакырулар җибәрә. Кызык итеп кенә гариза биргән идем. Әлеге рекламада төшкән өчен студентларга акча түләнми. Моны волонтерлыкның бер төре дип атарга да буладыр. Без университетыбызны танытырга, аңа яңа студентларны җәлеп итәргә ярдәм итәбез, — ди Булат. 

Булат Ишмөхәммәтов сөйләвенчә, Австралиядә реклама йолдызлары — гап-гади кешеләр. Анда Россиядәге кебек реклама өчен танылган шәхесләрне һәм йолдызларны чакыру юк. 

Россиядә рекламада төшү өчен син барлык яктан камил кеше булырга тиешсең. Ә Австралиядә реклама дәүләт идеологиясенә нигезләнеп ясала. Бездә төрле илләрдән килгән бик күп милләт вәкилләре бер казанда кайнап яши. Шушы милләтләрнең күптөрлелеге, аларның мәдәниятләре катнашып, Австралияне тагын да дәрәҗәлерәк итә, аңа үсәргә булыша. Шуңа бездәге рекламада һәрвакыт гади кешеләр төшә. Мәсәлән, берәр журналның беренче битендә без индус хатын-кызын күрәбез. Икенче битендә мөселман хатын-кызы нәрсә дә булса рекламалый. Ә өченче битендә инде Австралия хатын-кызын очрата алабыз. Реклама «йөзен» кешенең милләтенә һәм социаль дәрәҗәсенә карамыйча сайлыйлар. 

Булат Ишмөхәммәтовның Австралиядә реклама йолдызына әверелүенә гаиләсе бер дә гаҗәпләнмәгән. «Татарстанда танылган журналист идем бит. Шуңа моны бик тыныч кабул итттеләр. Ә менә дусларыма мине баннерларда күрү бик кызык булды. Фотога төшереп, миңа җибәрә башладылар. Чөнки мин бу реклама кампаниясендә катанашуым турында алдан беркемгә дә сөйләмәдем. Ә инде үземә килгәндә, мин дан-шөһрәт ярата торган кеше түгел. Бу эш барып чыкмаган булса да кәефемне төшермәс идем. Чөнки мин анда кызык өчен генә катнаштым», — ди Булат.

Социаль хезмәт мастеры кем ул?

Булат Ишмөхәммәтов үзенең һөнәре турында да сөйләп үтте. Социаль хезмәт мастеры бүген Австралиядә иң популяр һөнәрләрнең берсе. Булат әлеге юнәлештә 6 ай практика узган һәм киләчәктә шушы өлкәдә эшләргә хыяллана. 

Социаль хезмәт мастеры ятим балалар, өлкән яшьтәгеләр, наркоманнар, йортсыз калган кешеләр, ир-атлар тарафыннан җәберләнеп яшәүче хатын-кызлар, яки халыкның төрле авырлыклар алдында калган катламы белән эшли. 

Мисал өчен, һәр илдә ир-атлар тарафыннан кыерсытылып яшәүче хатын-кызлар бик күп. Статистика буенча хатын-кызларның һәр алтынчысы ир-атлар тарафыннан җәберләнеп яши, тик бу турыда беркемгә дә сөйләми. 

Австралиядә хөкүмәте андый хатын-кызлар өчен махсус йортлар салдыра. Кыен хәлдә калганнар анда балалары белән тынычлап яши ала. 

Безнең илдә ятимнәр балалар йортларында тәрбияләнми. Алар бездә, гомумән, юк. Балалар йортында җәмгыятькә лаеклы шәхесләр тәрбияләнә алмый. Шуңа күрә дәүләтнең бурычы — һәр сабыйның гаилә җылысын тоеп, якыннары янәшәсендә үсүен тәэмин итү. Балалар йортларында тәрбияләнгән баланы нинди киләчәк көтә? Ул ничек итеп үз гаиләсен булдырырга, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне каян өйрәнергә тиеш? Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр әти-әнисез балалар өчен башка гаилә эзли. Башта иң якын кешеләренә — әби-бабалары, туганнары карамагына тапшырырга тырышалар. Баланы кабул иткән гаиләләргә махсус хезмәт хакы да түләнә. Соңыннан социал хезмәткәр бу баланың укуы, нинди түгәрәкләргә йөрү, кызыксынуларын даими контрольдә тота. Табибларга мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә. Теләсә кайсы вакытта ярдәм кулын сузарга әзер тора.

Әгәр баланы якын туганнары алырга теләмәсә, алар өчен башка әти-әни эзли башлыйбыз. Мондый гаиләләргә дә хезмәт хакы түләнә. Ул бер елга уртача 60 мең доллар тәшкил итә. 

Әлеге һөнәр ияләре балаларның яңа гаиләдә ни рәвешле тәрбияләнүе, нинди авырлыклар белән очрашуы турында һәрвакыт хәбәрдар. Алар аңа җәмгыятькә файдалы, әхлаклы шәхес булып үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук баланың чын әти-әнисе белән элемтәләре өзелмәү дә бик мөһим. Мәсәлән, берничә ел төрмәдә утырып чыккан, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр бар. Балалары башка гаиләдә тәрбияләнсә дә, аларның чын әти-әниләре белән үзара мөнәсәбәтләренә нокта куярга ярамый. Без айга берничә мәртәбә булса да аларны күрештерү, аралаштыру ягында, — ди Булат.

Булат сүзләренчә, коронавирус пандемиясе сәбәпле, Австралиядә бу хезмәткә сорау тагын да арткан. Үзизоляция вакытында кешеләрнең депрессиягә бирелү, гаиләләр таркалу очраклары күбәйгән. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә гел өйдә утырып, психологик проблемалар белән ешрак очраша башлаган. Менә шушы категориядәге халык белән психологлар гына түгел, социаль хезмәт мастерлары да эшли.

Ил чикләрен япкач, күпләрнең якыннары башка илдә калды. Алар белән күрешә алмау, аерым яшәргә мәҗбүр булу кешеләрне бик нык кайгырырга, депрессиягә бирелергә мәҗбүр итә. Һиндстандагы вазгыятьне беләсездер. Бүгенге көндә милләте буенча индус булган 60 мең Австралия кешесе Һиндстанда калды. Алар һаман үзләренең якыннары янына кайта алмый. Кайбер гаиләләрнең балалары башка илдә калды. Минем үземнең дә кызым бүгенге көндә Казанда, әби-бабасы белән яши. Аны һаман кире алып килә алмаганга бик борчылам.

Менә шундый чорда гражданнарның психологик иминлеген тәэмин итү аеруча да мөһим. Социаль хезмәт мастерлары аларга начар уйлардан арынып, тулы канлы тормыш белән яши башларга ярдәм итә. Бу мәсьәләләр дәүләтнең приоритетында, Австралия үз гражданнары бәхетле булсын өчен тырыша. Халкының тормыштан канәгать булуы — илнең иң зур күрсәткече — ди Булат Ишмөхәммәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100