Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табиблар кебек алгы сафта»: Рөстәм Миңнехановның журналистларга сүзе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына килде. Коронавирус таралу белән бәйле чикләү шартларында журналистларның эш тәртибе белән танышты.

news_top_970_100
«Табиблар кебек алгы сафта»: Рөстәм Миңнехановның журналистларга сүзе
Рамил Гали

«Татар-информ» агентлыгы редакциясендә Президент татар һәм рус редакциясе журналистлары белән аралашты. Агентлыкның татар редакциясе хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина редакциянең бер өлеше дистанцион эшләве, ә биремнәр буенча репортажларга чыккан вакытта бөтен саклану чараларын кулланып эшләүләре турында сөйләде.

— Әлбәттә, перчатка, битлек киегез дә эшләгез. Өйдән генә торып эшләп булмый журналистка. Юкса, нинди журналист инде син?! Халык белән очрашырга кирәк, — дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгы татар һәм рус телләрендә яңалыклар әзерләвен искәртте. Ул интернетта татар аудиториясе зур булуын, укучылар саны күп булуын әйтеп узды. Татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов та аның сүзен җөпләп: «Потенциал бар, бу кадәр кеше укыр дип үзебез дә уйламый идек», — диде.

Рөстәм Миңнеханов та интернетта мөмкинлекләр булса, укучылар күп булыр, дип саный. «Иң беренче мәгълүматны татар телендә бирергә кирәк, аннары бөтенесе дә укый башлый. Газеталарның кәгазь варианты да чыксын аның, ләкин яшьләр күбрәк интернетта, яшьләргә интернеттан уку кызык», — диде.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев интернет матбугат чараларының оператив булуын искәртте. «Вакыйга төнге 11дә була икән, шул вакытта ук яңалыгы чыга, бөтенесе шул мизгелдә укып бетерә», — диде.

Балалар сүзе: «Карантин кайчан бетә?»

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» редакцияләрендә булды. Видеоконференция режимында «Салават күпере”нең нәни укучылары белән аралашты. Нурбәк Батулланың улы — дүрт яшьлек Туран Батулла Президенттан: «Карантин кайчан бетәр икән ул?» — дип сорады.

— Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак. Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз, — диде Рөстәм Миңнеханов.

 «Рөстәм абый, сез телефонда уйнарга яратасызмы?» — дип сорады бер кызчык. «Яратам, вакытым булганда», — диде Президент һәм кесәдән телефонын чыгарып та күрсәтте. «Рөстәм абый, кунакка килегез», — дип чакыручылар да булды. «Карантин беткәч, сезнең монда килергә вакытыгыз булгач, монда очрашырбыз», — дип вәгъдә бирде Рөстәм Миңнеханов. 

Президентка балалар белән дистанцион эшләү алымнарын күрсәттеләр.

«Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова яңа балалар бүлмәсендә дистанцион рәвештә дәрес үткәрелүе турында сөйләде. 

— Балалар безне тик утыртмыйлар, һаман күбрәк эшләргә этәргеч бирәләр.

Наклейкалар да ясатабыз. Телефон дигәннән, QR-код та кулланыла. Мәсәлән, әкият журналда бастырыла, QR-код аша кергәч, «Шаян ТВ»дан Ләйлә аларга шул әкиятне укый, — дип сөйләде Зилә Хөснетдинова.

 Рөстәм Миңнеханов дәрес өчен кулланылган беренче рәсемгә истәлеккә имзасын калдырды. 

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән онлайн очрашуда Рөстәм Миңнеханов каләм ияләренә коронавирус таралу шартларында ничек итеп эшләү буенча киңәшләрен бирде. 

«Татмедиа» АҖ хезмәткәрләре 24/7 режимында Татарстанның социаль челтәрләрендә 550 мәйданчык алып бара, аларда язылучыларның гомуми саны 2,1 млн кешедән артып китә. Аудитория үсеше ел башыннан 33 процент тәшкил итте», — диде акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка докладында.

Ул җирле хакимият белән турыдан-туры диалог авыллар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә район башлыклары өчен дә кирәк, чөнки алар территорияләр белән идарә итүнең сыйфатын арттыру өчен кирәкле мәгълүмат ала, диде.

«Республика басмаларын сәүдә челтәрләренә чыгарырга кирәк»

«Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов Татарстандагы сәүдә челтәрләрендә республика басмаларын сатуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

«Казанда да, республиканың зур шәһәрләрендә дә сәүдә челтәрләренең азык-төлек кибетләре эшли. Аларда газета-журналлар сату урыннары бар. Шәһәр кешесе керә, ипи, сөт белән газета да сатып ала. Ләкин аларда республика басмалары сатылмый. Русчалары да юк, татарчалары да. Әлеге кибетләрдә Татарстанда чыгучы газета-журналларны сатуны җайга салып булмасмы икән?» — диде Раиф Усманов.

Баш мөхәррир, «Ирек мәйданы» газетасы тәҗрибәсеннән чыгып, татар телендәге газеталарның киоскларда яхшы сатылуын әйтте. «Бигрәк тә Казанда тиражлар гел үсеп килде», — ди ул. «Газетаны күпләр почта аша яздырып алдыра. Ләкин шәһәрләрдә таралу кыен, халык газетаны сатып алырга күнеккән», — диде Усманов.

Рөстәм Миңнеханов безнең республика газеталары кибетләрдә сатылырга тиешлеге хакында әйтте һәм бу мәсьәләне чишү юлларын карарга кушты.

«Ирек мәйданы» редакциясе берничә газета нәшер итә. Бүген Татарстанда «Ирек мәйданы» газетасын 40 меңгә якын укучысы бар. Редакция Уфада «Манзара» басмасын чыгара, аның тиражы 12 мең.

«Фейкларга дөрес мәгълүмат белән каршы торырга!» 

Президент журналистларны фейкларга дөрес мәгълүмат белән каршы торырга өндәде. Бүгенге шартларда журналистларның объектив мәгълүмат бирүе әһәмиятен ассызыклады.

— Кызганыч, социаль челтәрләрдә кайбер иптәшләр бөтенләй хакыйкатькә туры килмәгән сүзләр тарата. Матбугатта иң дөрес мәгълүмат чыгарга тиеш. Сезнең федераль, республика, корпоратив, муниципаль дәрәҗәдә беренче авызлардан мәгълүмат алып, халыкка җиткерү мөмкинлеге бар. Сез кемдер таратырга омтылган фейкларга шул рәвешле каршы тора аласыз.

Бүген бик үк җиңел чор түгел. Бер үк вакытта берничә проблема бергә өелде. Изоляция, күп кенә компанияләрнең эше туктатылу белән бәйле икътисади проблемалар да бар. Шулай ук илебез, республикабыз өчен нефтькә бәяләр белән бәйле зур проблема да өстәлде. Коронавирус аркасында халыкның сәламәтлеге өчен дә бик борчылабыз. Бу авыр юлны ничек узарбыз дип уйланабыз. Барлык юнәлешләрдә иң мөһиме — дөрес, объектив мәгълүмат бирү, — диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Изоляция ни өчен шушы рәвештә булуын аңлатырга кирәк»

Президент әйтүенчә, халыкка изоляция ни өчен шушы формада булуын аңлатырга кирәк.

— Кемнәрдер үзизоляция артык катгый дип әйтә, ләкин изоляциянең ни өчен шушы рәвештә булуын аңлатырга кирәк. Ни өчен парклар ябык, ни өчен балалар мәктәпкә йөрми. Әгәр шушыларны дөрес итеп аңлатсаң, кешеләр фикерен бераз үзгәртәчәк. Мөрәҗәгать итәрлек телефоннар да бар. Бу мәгълүматны 10, 20, 100 тапкыр кабатласаң да артык булмаячак, — диде ул.

Президент журналистларның да куркыныч шартларда эшләүләрен, шуңа күрә сакланып эшләү мөһимлеген искәртте.

— Сез табиблар кебек алгы сафта булырга тиеш. Әгәр урамга чыкмасагыз, клиникаларда, предприятиеләрдә җаваплы кешеләр белән очрашмасагыз, әлбәттә, сезнең мәгълүмат кырыгыз тараячак. Сез мәгълүмат алырга тиеш, ә моның өчен аралашу даирәсе дә булырга тиеш, — диде.

Рөстәм Миңнеханов перчатка, битлек киеп эшләү бүгенге шартларда туган мәҗбүри чара булуын искәртте.

— Без үз мисалыбызда үз-үзебезне, якыннарыбызны ничек сакларга тиешлегебезне күрсәтергә тиеш», — диде.

«Волонтерлар, хәйриячеләр турында күбрәк сөйләгез»

Президент журналистларга коронавирус таралуына чик куюда ярдәм итүче хәйриячеләр, өлкәннәргә азык-төлек, дарулар илтүче волонтерлар турында активрак сөйләргә киңәш бирде.

— Бүген медицина өлкәсенә, муниципалитетларга ярдәм күрсәтүче компанияләр, уңай мисаллар күп. Районнарда да позитив мисаллар бар. Бик күп волонтерлар өлкәннәргә ризык китерә. Анда гап-гади егет-кызлар эшли, алар турында сөйләргә кирәк. Изоляция вакытында нәрсә белән шөгыльләнеп булуны күрсәтергә кирәк. Бүген моңа ихтыяҗ бар, — диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавирус турында куркынычларга түгел, позитив күренешләргә басым ясарга кирәк.

— Шәфкать туташларын, табибларны гына алыгыз. Мин йогышлы авырулар хастаханәсенә кердем, ул костюмнарны кидем, ә аларга ялгышмыйча көне буе шулай эшләргә кирәк. Бик зур хезмәт, бу кешеләр турында рәхмәт сүзләре белән сөйләргә кирәк. Матбугатта, телевидениедә, интернетта да бөтен мәгълүмат бирелергә тиеш. Билгеле, рискка да барырга туры килә, — диде.

Президент «Татмедиа”га да антисептиклар, битлекләр бирергә кушты.

— Дәүләтнекеме ул, хосусый оешмаданмы — безнең журналистларга эш өчен кирәкле әйберләрне бирегез. Бик зур мәгълүмати эш бара. Рәхмәт җиткерәсем килә. Эшегез җиңел түгел. Дәүләтнеке дә, дәүләтнеке булмаганнар да эшкә җигелгән. Шушы эшнең алга таба да дәвам итүен һәм үзегезнең иминлегегезгә җитдирәк каравыгызны сорар идем. Әле бүгенге көндә эш җайга салынды дип әйтә торган түгел. Бер ай, ай ярым булырмы бу хәлләр — әйтеп булмый. Авыру кешеләр арта, без аның эзен югалта башладык, каян, ничек килеп чыкты бу… Без күрәбез, кешеләр сакланмый, алар бу куркынычны әле аңлап бетерә алмыйлар. Шуңа күрә сезнең аша бу кешеләрне инандырырга кирәк, алар үзләрен сакларга тиешләр, — дип мөрәҗәгать итте Президент ММЧ вәкилләренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100