«Коронавирус психикага тия торган авыру икән, гел үлгән кешеләрне күреп саташтым» | intertat.tatar

«Коронавирус психикага тия торган авыру икән, гел үлгән кешеләрне күреп саташтым»

Кама Тамагы районы Каратал авылында яшәүче, һөнәре буенча укытучы, 52 яшьлек Җәмилә Йосыпова короновирус авыруыннан көчкә котылган. Ул үзенең башыннан үткән хәлләрне сөйләде.

«Үз хәлемне аңлап, хастаханәгә ятам, дидем»

«Июль аенда томау төшеп, ике атна буе авырып йөрдем, — диде Җәмилә Йосыпова. — Ул чагында короновирусның җиңелчә генә бер төредер, дип уйладым. Борынга «Гриппферон» тамызып, шулай үтте ул. Аннары сентябрь аенда шундый ук хәл күзәтелде. Ә менә февральдә авыруым чын короновирус булып чыкты.

Мәктәптә укытучы булып эшлим һәм дәрестән соң балалар белән шөгыльләнәм. 10 февраль көнне озайтылган төркемнең бер сәгатен укытканнан соң, үземдә хәлсезлек тойдым. Баш авырта, бернәрсә күрәсе, ишетәсе килми. Эшемне дә төгәлләп бетерә алмыйча, сорап эштән кайтып киттем. Кайттым да яттым. Тән температурасы 37,3не күрсәтә. Икенче көнне инде эшкә бара алмадым. Өченче көнне дә температурам төшмәде. Директор белән сөйләштем: шимбә килермен инде дип…

Бәхеткә, шимбә буранлы көн булды: мәктәп автобусларын җибәрмәделәр. Өйдән дистанцион гына укыттык. Мәктәпкә барган булсам, аннан кайтып җитә алмаган булыр идем, дип уйлыйм. Төштән соң хәлем авырайды. Температура 38,5кә менде! Күз алларым караңгылана — яттым. Өйдә берүзем: иптәшем иртән эшкә китә, кич кайта.

Фельдшерга шалтыраттым. Бу вакытта табиблар йөрмәс инде дип, «Парацетамол» эчәргә кушты, иртәгә хәл итәрбез, диде. Шундый өметләр белән йокларга яттым — йоклап булмый, хәл юк. Икенче көнне ашап та, эчеп тә булмый иде. Укшыта башлады, су да эчеп булмый. Ашказаным авыркан чакта, гадәттә, ашый алмаганда кесәл эчәм, көчләп бер кәсә кесәл эчтем дә табиблар килгәнне көттем. Сәгать унда ашыгыч ярдәм килеп җитте. Үзебезнең бүлекчә табибы Зөлфия Рәшит кызы да бар иде. Карадылар, тыңладылар. Үпкә чиста, диделәр. Кан, мазок алдылар. Зөлфия Рәшит кызы: «Өйдә дәваланган кешеләргә без бушка дарулар бирәбез», — диде. Мин тереләм дип ышанып өйдә калдым.

Икенче көнне бүлек табибыбыз шалтыратып: «Иртәгә районнан берничә кешене Буага томографиягә алып барабыз, синдә пневмония булырга охшаган, бармыйсыңмы?» — дигәч, ике дә уйламый ризалаштым. Сөйләшенгән вакытка районнан килеп тә җиттеләр. Буа шәһәренә кузгалдык. Тикшерү уздырдылар, нәтиҗәсе шул: ике як үпкә дә 15% зарарланган булып чыкты.

Безне алып барган медбрат: «Апа, нишлисез, хастаханәгә ятасызмы?» — дип сорады. «Ятам, әлбәттә», — дидем үз хәлемнең никадәр авыр булуын аңлап. Өйгә кереп киемнәрне алдык та киттек район хастаханәсенә.

«Бер атна ашый алмадым, температурам төшмәде»

Хастаханәгә барып керүгә әйбәт каршы алдылар, үземне генә бер палатага урнаштырдылар. Сатурацияне үлчәделәр. Ул вакытта минем сатурация түбән булган, 78% кына. Мин боларны хәтерләмим, соңыннан гына белдем. Кислородка тоташтырдылар, дарулар бирделәр. Минем хәлем бик начар: ашыйсым килә, әмма ашап булмый.

Хастаханәгә кергән беренче көнне миңа «Короновир» дигән сигез данә бертөсле дару һәм ике төймә «Парацетамол» бирделәр. Су да эчә алмаган килеш бер генә төймәне йота алдым. Мин бу даруларны көне буе эчәргә дип аңлаган идем. Шәфкать туташы кереп әйткәч кенә белдем: даруларның бөтенесен берьюлы эчәргә кирәк булган. Бер стакан су алып кереп бирделәр. Бер төймә дару кабам, бер йотым су, бер төймә дару, бер йотым су… Шулай итеп көчкә ун төймә даруны эчеп бетердем дә яттым. Корсакка канны сыеклата торган уколлар кдадылар, кабат анализлар алдылар…

17 февраль көнне дә, ягъни хастаханәгә эләккәнемнең икенче көнендә дә алга китеш булмады: ашыйсы килә, ашап булмый… Ботканы кашык очына алам, сабый баланы көчләп ашаткан кебек үз-үземне алдап ашатам: «монысы әни өчен», «монысы әти хакына»… «Кап, Җәмилә», — дим. Ашый алмыйча, шулай бер атна газапландым.

Икенче көнне «Короновир» даруының төймәләр санын өч данәгә генә калдырдылар, ә «Парацетамол»ны бер атна эчтем әле.

18 февральдә туган көнем — аны да хастаханәдә үткәрдем. Иртәдән котлыйлар, шалтыраталар… Бөтенесенә җавап бирәсе килә, кайсы үпкәли: «Мин язам, миңа җавап бирми» — дип. Үз хәлем хәл…

Шулай итеп, туган көнем дә узды. 19 февраль көнне иртәдән укшытты, косасым килде. Ашказанына дарулар ярамагандыр, дип уйладым. Алай да көчләп иртәнгене ашадым, тик озак вакыт үтмәде — чыгып костым. Хәл китте, калтырыйм. Шәфкать туташы керде, кан басымын үлчәде. Гомердә күтәрелмәгән кан басымым күтәрелгән. Тиз генә дарулар биреп төшерделәр, кардиограмма ясадылар, шикәрне тикшерделәр. Ашказаны өчен тагын ике төрле дару бирделәр.

Шулай итеп, бер атнадан температурам төште, ашказаны даруларын эчкәч, әкренләп ашый башладым.

«Коронавируслар төшемә кереп йөдәттеләр»

Температура булгангадыр, атна буе рәтле йокы күрмәдем. Кич җиткәч, эчем поша башлый иде, йокыга китә алмадым. Кич җитә, тып-тын, берүзем бер бүлмәдә. Күзләремне йомам, күз алдымда кап-кара болыт… Ачам күземне, биш минут йокымсырыйм, тагын шундый халәт кабатлана.

Бу вирусның зурайтылган рәсемен телевизор, интернеттан күреп беләбез. Шулар белән саташып яттым. Әлеге шарлар туп-туры миңа таба тәгәри: кайсы яшел, кайсы зәңгәр, кайсы кап-кара төстә. Үлгән кешеләр белән дә саташтым. «Мине алырга килә торганнардыр» — дип куркып беттем.

Аннан соң, Аллаһ Тәгаләдән болай гына сораганчы, тәсбих тартыйм, дидем. Кулларымны күтәрәм: хәл юк, куллар төшеп китә. Уң кулымны күтәрәм, сул кул белән саныйм… 100гә кадәр ерак бит әле! «Җәмилә, әйдә!» — дим, үземә көч бирәм. Шулай өч тапкыр тәсбих тартып чыккач, ярты сәгать рәхәтләнеп тынычлап йоклап ала торган булдым.

Психикага нык тия торган авыру дип әйтүләре дөрес икән. Вакыт-вакыт телефоннарны атып бәрәселәрем килә иде. Коридорда кеше сөйләшкән тавышларны ишетәсем килмәде.

Рәхмәт табибларга! Бик яхшы карадылар. Гел янымда булдылар. Баш табиб үзе берничә тапкыр кереп, хәлемне белде. «Кирәк әйберләр юкмы?» — дип кызыксынды. Җыештыручылар һәрдаим кереп, тузаннарны сөртеп, идәннәр юып, микробларны үтерә торган сиптерткечләр белән бүлмәне зарарсызландырып тордылар. Чүп савытында бер генә чүп булса да, ярты сәгать саен аларны җыеп чыгып китәләр, яңа пакетлар куеп торалар. Анда эшләгән кешеләргә түземлек, сабырлык телим, авырмасыннар гына.

«Терелү өчен, өч кило уылган кишер ашадым»

Хастаханәдән кайткач, һава суларга да чыгарга куркып, ике атна өйдә яттым.

Шулай итеп, хастаханәдә ике атна яттым. Өйгә кайтасым килмәде. Өйгә кайтудан куркып калдым. Биш көн буе өйдә авырып яткач, нишләптер өйдән бизеп киткәнмен. Әле ярый хастаханәгә барганмын дим, Аллага шөкер! Шуннан кайткач, бер атна өйдәге халәткә ияләшә алмадым. Ятам — аркалар авырта. Аннан соң, яңадан бүлекчә табибым Зөлфия Рәшит кызы ютәл дарулары бирде. Өч ай дәвамында аркалар авыртырга мөмкин дип кисәтте.

Хастаханәдән кайткач, һава суларга да чыгарга куркып, ике атна өйдә яттым. Әз генә 5-10 минутка чыга идем дә, тиз генә кереп ята идем.

Куркыныч, бик әшәке авыру икән бу. Хәл әле дә юк. Эштән кайтып чәй генә эчәм дә, ике сәгать ятып ял итәм. Шулхәтле арыйм.

Шуны сиздем: хәтер, зиһен ягына да кагыла икән бу куркыныч авыру. Хәзер уйлап-уйлап куям да, и Аллага шөкер, артта калды дип сөенәм.

Хастаханәдән кайткач, балалар сагынганнар. Оныкларым да бар. Аларның минем янга кайтасы килә. «Кайтмыйсыз», — дидем.

Бу вирусның кайдан ничек эләккәнен берничек тә аңлата алмыйм. Бергә эшләүче хезмәттәшләремнең тормыш иптәшләре авырды авыруын. Әмма мин ул авыручылар белән контактка кермәдем. Йөткереп, салкын тидергән кешеләр белән аралашканымны да хәтерләмим. Каян эләккәндер, белмим.

Ничек саклануга килгәндә, авырган кешеләр янында йөрмәскә тырышырга, масканы гел кияргә, аякларны туңдырмаска, физик эшләр белән артык мавыкмаска, витаминнар эчәргә киңәш иттеләр. Мин гөлҗимеш суы, кара карлыган, компотлар кайнатып эчәм. Гел уылган кишер ашыйм. Авырып китеп, әзрәк ашый ала башлагач та, өч кило кишер ашап бетергәнмендер. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә куштылар. Махсус үзем өчен сулыш гимнастикасы ясарга өйрәттеләр. Шуларның файдасын күрәм. Әле озак сакланырга, диде табиблар. Бүтән авырмаска тырышырга кирәк инде».