Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен әйбер көлгә әйләнде» — Саба районында янгыннан соң бер гаилә урамда калган

Хуҗабикә йортны иминиятләштермәгән булган.

news_top_970_100
«Бөтен әйбер көлгә әйләнде» — Саба районында янгыннан соң бер гаилә урамда калган
https://www.instagram.com/soylisem/

«Йорт эчендәге бөтен нәрсә көлгә әйләнде»

21 март көнне көндез Саба районы Эзмә авылында яшәүче Шәйдуллиннар гаиләсенең йорты янып, көлгә әйләнә. 

Авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов әйтүенчә, янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Авылның янгын сүндерү машинасы вакытында килеп җитү һәм авыл халкының бердәм ярдәмгә күтәрелүе нәтиҗәсендә генә янгын ихатадагы сарай, гараж һәм күрше-тирә йортларга күчмичә калган. 

Янган йортта улы Илсур һәм җиде яшьлек оныгы Язнур белән өлкән яшьтәге Гөлнур Шәйдуллина яшәгән. Илсур авыл хуҗалыгында эшли. Хатыны белән аерылышкан, улын ялгызы үстерә.

Ммн шалтыратканда, Шәйдуллиннар район үзәгендә яңа документлар ясату белән мәшгуль иде. Чөнки йорт эчендәге бар нәрсә, шул исәптән документлар да янып көлгә әйләнгән. 

Гөлнур апаның тагын ике баласы бар. Кызы — күрше авылда, олы улы Илнар гаиләсе белән каршыдагы күрше йортта тора. Янгынны беренче булып Илнар Шәйдуллин күреп алган. 

«Без әниләр белән кара-каршы яшибез. Мин ул көнне өйдә идем, үз эшләрем белән ишегалдына чыксам, әниләрнең йортыннан төтен чыга, зал ягы яна. Анда энемнең компьютеры тора иде. Бәлки шуның чыбыгында кыска ялганыш булгандыр. Чөнки янгын чыгарырлык башка бер генә сәбәпне дә атый алмыйм. Мин янгын сүндерү машинасы чакырган арада ярдәмгә кеше җыела башлады. Ләкин ялкын бик кыска вакыт эчендә бөтен йортны камап алды. Бернәрсәне дә чыгарырга җитешмәдек. Киемнәр, документлар, җиһазлар - барысы да янып көлгә әйләнде. Ул вакытта өйдә бер кеше дә булмаган. Энем Илсур эштә, әни кибеткә чыгып киткән. Язнур безгә кунакка кергән иде», — ди Илнар Шәйдуллин. 

Илнарның тормыш иптәше Илсөяр ханым әйтүенчә, йортның эче тулысынча агачтан эшләнгән булу да янгынның шулай тиз таралуына сәбәп булган. «Йорт тыштан кирпеч белән төреп алынган булса да, залның стеналары да, түшәмнәре дә такта иде. Янгынны күрү белән йөгереп чыктык. Әмма без чыгудан ни файда, бер әйберне дә алып чыгарлык булмады. Иң беренче булып, авылның янгын сүндерү машинасы төшеп җитте. Соңрак Шәмәрдән һәм Саба янгын сүндерүчеләре килеп кушылды», — дип сөйли Илсөяр. 

«Әнинең кан басымы 200гә менде»

Бу хәсрәтне өлкән яшьтәге әниләре Гөлнур апа аеруча авыр кичергән. Гомер иткән, балаларын үстергән йортның бер мизгелдә күмер өеменә әйләнүен ул әле дә кабул итә алмый. Кибеттән кайтып, йорты янганны күрү белән кан басымы 200гә кадәр күтәрелгән аның. Килене Илсөяргә тиз арада беренче ярдәм күрсәтергә туры килгән. 

Иң аянычы — Шәйдуллиннарның йорты иминиятләштерелмәгән булган. Киленнәре Илсөяр сөйләвенчә, күп еллар элек терәлеп торган күршеләре янган вакытта Гөлнур апаның йортына да бик нык зыян килгән. Бөтен тәрәзәләр челпәрәмә килгән, йортка ут каба дип куркып, җиһазларны чыгармакчы булганнар. Аларның күбесе ватылып беткән.

«Өйләренә күп зыян килгән әниләрнең. Ләкин ул вакытта әниләргә иминият компаниясеннән бер тиен дә акча бирмәгәннәр. „Шуннан соң моның файдасы юк икән дип уйладым. Башка иминиятләштермәдем йортны“, — ди әни. Авыл кешесе беркатлы була бит ул», — ди Илсөяр. 

Илсөяр Шәйдуллина бу авыр вакытларында авыл халкының бик нык ярдәм итүен әйтеп үтте. «Янгын сүндергәндә бик күп кеше җыелып, утка каршы бердәм булып көрәште. Хәзер әниләргә хуҗалык өчен кирәк-яраклар, киемнәр китерәләр. Авылдашлардан 200 мең тирәсе акча да җыелды. Барысына да бик зур рәхмәт. Мондый аянычлы хәлләрдән Аллаһ сакласын», — ди ул. 

Авыл җирлеге рәисе дә: «Шәйдуллиннар гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге вакытта йортны берәр дәүләт программасы аша төзеп булмасмы дип сөйләшүләр бара», — диде.

Гөлнур апа улы һәм оныгы белән вакытлыча олы улы Илнарларга күченгән. «Әлегә җир туң, май айлары җитмичә, төзелешне башлау турында уйлап булмый. Үзебез генә башкарып чыга алмаячакбыз, әлбәттә. Чөнки кечкенә йорт төзеп керү дә бик зур финанс чыгымнары сорый торган эш. Әмма мин кешедән ярдәм сорый алмыйм. Илсур да шундый кеше. Без үз көчебез белән яшәргә күнеккәнбез», — ди Илнар Шәйдуллин.

Илсөярнең сеңлесе Гүзәл Сафина социаль челтәрләр аша ярдәм сораган. Йорт-җирсез, бер нәрсәсез калган Шәйдуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы: 2202200297717587 Илнар Шәйдуллин.

Акбарс картасы: 2200530128654605 Гүзәл Сафина (салганда «ярдәм» дип язсагыз иде).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100