Яңа үзизоляция турында халык фикере: кем бизнесын кайгырта, кем диңгез ярына ашыга | intertat.tatar

Яңа үзизоляция турында халык фикере: кем бизнесын кайгырта, кем диңгез ярына ашыга

Безне тагын фатирларга ябып куялар, җәмәгать. Илебездә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр үзизоляция игълан ителде. Ул халыкны куркытамы? Ун көн өйдә утыру уңай нәтиҗә бирерме? Үзизоляциянең озакка сузылу ихтималы бармы? Сорашуыбыз шул турыда.

Карантин күп кешенең гадәти тормышын баштанаяк үзгәртә. Узган елның язында безгә өйдән торып эшләү, дистанцион уку, беркем белән аралашмыйча, дүрт стена кысаларында яшәү кебек яңа шартлар белән күзгә-күз очрашырга туры килгән иде инде. Ул вакытта ике атналык карантин тулы ике айга сузылып, күпләр өчен сынау чорына әйләнде. 

Әйтергә кирәк, 2020 елдагы карантинны игълан итәр алдыннан, республикабыз авыручылар саны буенча алдынгылар рәтендә түгел иде. Бу юлы исә Татарстан коронавирус инфекциясенең дүртенче дулкыны бик нык колач җәйгән төбәкләр исемлегендә.

Әлеге чикләүләрдән безгә нәрсә көтәргә? Яңа үзизоляция режимы кертелү турындагы яңалык ничек кабул ителгән? Шул турында халык фикерен белештек.

«Ипотеканы да карантинга япсыннар иде»

Бер оешмада сәркатип булып эшләүче Алия Яруллина бу карантинны җиңел үткәрәчәкбез дип уйлый. 

Быелга үзизоляцияне узган елдагы кебек авыр кичермәячәкбез. Ул вакытта кеше депрессиягә бирелде. Чөнки беренче тапкыр карантинга ябылганда, халык аңа әзер түгел иде әле. Тәрәзәдән карарга да куркып, кибеткә азык-төлек алырга чыкканда перчатка киеп, маскага уранып йөрүләребез чит илнең зомби турындагы фильмнарын хәтерләтте.

Аннан бу хәлләрне ниндидер сәяси хәрәкәт дип кабул итүчеләр, чиргә ышанмаучылар, карантинны колагына да элеп бирмичә, мәҗлес-бәйрәмнәр уздыручылар да күп булды. Халык беренче атнасында тыңлаучан булып кыланды да, карантин озынайтылгач, шунда ук баш күтәрде. Китте бер-берсенә кунакка йөреш, китте аралашу. Шуңа да узган елдагы үзизоляциянең бернинди файдасы булмады — җәй көне чир тагын да артты, азды, котырынды. 

Ә бу юлы карантинның нәтиҗәсе күренергә мөмкин дип уйлыйм. Чөнки шушы ике ел эчендә генә бу зәхмәттән күпме кеше кырылды. Күпме халык якыннарын югалтты, яки аның белән авырып, ковидның уен эш түгел икәнен аңлады. Бәлки, бу юлы халык акыллырак булыр?

Үзем үзизоляцияне чираттагы ял итеп кенә кабул итәр идем. Һава торышы да сөендереп, урамга чакырып тормый. Китаплар укып, сериаллар карап ял итәчәкмен. Ун көннән дә артыкка гына сузылмасын. Ни генә дисәң дә, ипотеканы карантинга япмыйлар. Ирем дә, үзем дә шәхси оешмада эшлибез. Әгәр узган елгы хәлләр кабатланып, озакка китсә, акча мәсьәләсе турында җитди уйланырга туры киләчәк. Җитәкчебез безгә болай гына хезмәт хакы түләп ятмаячак, — ди ул.

«Тагын ярты шәһәр авылга кайтып тулачак»

Авылга мәгълүмат ташкыны аз гына соңрак килеп җитә. Мин шалтыратканда Арча районы Наласа авылында яшәүче Нурсия ханым үзизоляция игълан ителүеннән хәбәрдар түгел иде әле. 

Чын диген! Тагын карантин ясыйлармы?!

Үзизоляция болай авыл халкының тормышын тамырдан үзгәртми инде ул анысы. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр хәзер болай да артык чыгып йөрми — өй, кибет-почта тирәсеннән ары киткәннәре юк. Ә безнең кебек урта буын кешеләрен өйгә бикләп куймаслар. Чөнки узган карантин вакытында авыл советлары, почта, кибетләр — барысы да эшләп торды. 

Үзизоляция кертсәләр, балаларны дистанцион укуга күчерерләр, мөгаен. Үзем әни кеше буларак әйтәм — читтән торып уку белән мәктәпкә йөреп уку бер нәрсә түгел. Әгәр ата-ана үзе дә эшләмичә, баласы янәшәсендә аңа ярдәм итеп, мәсьәләсен аңлатып утыра алса бер хәл әле ул. Ә менә безнең кебек иртә таңнан көчкә кадәр эшләгән кешегә нишләп бетәргә?

Аннан авылда берничә укучы баласы булган гаиләләр дә аз түгел. Шул өч укучыга бер компьютер. Ә дәресләрнең вакытын көйләп, урыннарын күчереп утыручы булмаячак, алар шул бер үк вакытта үткәрелә. Ләкин, гафу итегез, авыл халкының балаларына өч компьютер алып бирергә мөмкинчелеге юк инде…

Болай гомумән алганда, бүгенге шартларда авыл халкы куркып яши. Карантин кертмәгән килеш тә саклану чаралары күрелә. Чөнки авылдашларыбыз арасында ковид белән чирләп терелүчеләре дә, вафат булучылар да бар. Әмма хастаханәгә ковид дип алып китсәләр дә, терелеп чыккач, кешегә бөтенләй башка төрле диагноз язганнары билгеле була. Шуңа күрә авылда рәсми рәвештә ковид белән чирләүчеләр күп булды дип әйтеп булмый, ялган сөйләгән кебек килеп чыга. 

Үзизоляция кертелгәч, тагын шәһәр халкы авылга кайтып тулачак инде. Ә бит чир безгә шәһәрдән килә ул. Узган ел да, авылда бер авыртучы да булмаган вакытта карантин ясадылар да, шәһәр кешесе авылга кайтып ял иткәч, карантинны бетерделәр. Менә шуннан соң авылда халык кырылып чирли башлады.

Әлегә бездә хәлләр түзәрлек иде. Дистанцион укуга күчкән баласы-чагасы да, читтән торып эшләүче өлкәннәре дә — җыйнаулашып әти-әниләре янына кайтачак. Әле аларның күбесе вакцина да ясатмагандыр. Шәхсән без — авыл халкы — үзебез вакцина яклы. Юк-бар мәгълүматка ышанмаска тырышабыз. Авылдашлар арасында прививка куйдырмаган кеше бик аз гына калгандыр, — дип сөйләде ул. 

«Авылда кайбер балаларның дистанцион уку мөмкинлеге юк»

Мамадыш районы Урта Кирмән авылы укытучысы Рифат Мәрдәнов укулар дистанцион рәвешкә күчерелмәс микән дип борчыла:

Бүгенге көндә авыл җирлегендә яшәүче кайбер гаиләләрнең баласын читтән торып укыту өчен техник мөмкинлекләре юк. Ноутбук, компьютеры булган очракта да, интернет элемтәсе тиешенчә эшләми.

Үзизоляция авыл халкының тормышын төптән үзгәртә дип әйтә алмас идем. Әмма яшәү темпы беркадәр әкренәя инде. Корьән ашлары, башка төрле мәҗлесләр үткәрүне кичектереп торалар. Хастаханә, базар яки район үзәгендәге кибетләргә бару яхшы заманнарга кадәр күчерелә, — ди Рифат абый. 

Әлеге урында халыкны тынычландырырга ашыгырга кирәк. Бу үзизоляция болай да балаларның каникул чорына туры килә. Ягъни, 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял иткәннән соң, балалар гадәттәгечә мәктәптә укый башлый. Республика хакимияте ил территориясендә эшләми торган көннәр кертү сәбәпле, мәктәп каникулларын озайту карары чыгармады. Балалар бакчалары да үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Шулай ук үзизоляция көннәрендә өзлексез цикл предприятиеләре һәм оешмалары, шәһәр инфраструктурасын тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк.

«Халык авылларга якынаеп, яшәргә кайта башламасмы икән дигән өметем бар»

Журналист Эльвира Фатыйхова:

Мин, шәхсән, үзизоляциягә каршы түгел. Чөнки ул тормышыма берничек тә йогынты ясамый, комачау итми. Ләкин мин кешеләрне мәҗбүриләп вакциналауга каршы. Чөнки мантыйк белән уйлап караганда, вакцина ясаткан кешеләр авырмаска тиеш. Шуңа, авырырга телиме ул, юкмы, ясатамы вакцинаны, юкмы — һәркем үзе сайларга хокуклы дип уйлыйм. Әлеге мәҗбүри вакциналау ярдәм кирәк булмаган кешенең артыннан куып җитеп, ярдәм итәргә теләгән төсле күренә. 

Аннан, читтән караганда, бу коронавирус тирәсендәге истерия дәүләт оешмаларын һәм анда эшләүче кешеләрне генә яшәтеп калдырырга теләгән кебек. Чөнки аларда бюджеттан финанслау каралган һәм хезмәткәрләр эшлиме-юкмы, барыбер күпмедер эш хакы алып баралар. Ә шәхси оешмалар, кибетләр, урта һәм кече бизнес бөтенләй таркалып бара. Әле кичә генә Казанда ике ресторанның ябылуы турында укыдым.

Минемчә, бу пандемия әле тиз генә бетмәячәк. Көн саен шушы вирус белән көрәштә бюджеттан 3,6 млрд сум тотыла икән. Бу акчалар кая китәдер, ләкин сәламәтлек саклау өлкәсе бик кызганыч хәлдә. Мәсәлән, Казанның яхшы саналган 7нче хастаханәсендә үпкәгә компьютер тамографиясе ясату өчен нибары бер аппарат бар. Андагы чират — үзе вирус тарату урыны. Ел ярым эчендә берничә аппарат кына алып куеп була иде инде.

Аннан соң, кеше дәүләт оешмасында эшләгәндә барыбер шул дәүләткә бәйле була, артык сүз әйтә алмый. Ә үз бизнесы булган кешеләр ирекле, бәйсезрәк һәм кануннар белән дә яхшы таныш. Мәҗбүри вакциналау, халыкны эшендә үк этә-төртә автобуска тутырып, сарык урынына вакциналау пунктларына илтү, бизнесны бетерү һәм аңа бернинди компенсация бирмәү, ярдәмләшмәү киләчәктә тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Уңай яктан караганда, халык авылларга якынаеп, яшәргә кайта башламасмы икән дигән өметем бар. Таләпләр тагын да катгыйланса, вакцина ясатырга теләмәгән кеше авылга кайтып китәр. Бәлки, шунда нәрсә дә булса җитештерә башлар? Бу утопик хыял кебек тоелса да, мондый хәлнең күзәтелүе мөмкин. Шулай ук халыкның финанс кыенлыклары кичерү аркасында да авылга тартыла башлавы бар, — дип сөйләде Эльвира.

«2020 ел яңа ысул белән эшләргә мәҗбүр иткән иде»

11 октябрьдә кертелгән чикләүләр яки QR-кодлар системасы буенча яшәү эшмәкәрләрне яңа кыенлыклар белән очраштырды инде. Бу турыда җырчы, эшмәкәр Салават Миңнеханов үзенең инстаграм сторисларында әрнеп сөйләгән иде. 

Вакцина ясатмаган кешеләрне сәүдә үзәкләре, фитнес-үзәкләр, кинотеатрларга кертмибез дигән булып, без эшмәкәрләрне амбразура астына куйдылар. Әлеге чикләүләрдән төп зыянны без — эшмәкәрләр күрә бит. Күз алдына гына китерегез, миндә күпме кеше эшли. Алар һәрберсе гаиләле, кайберләре әти-әниләрен дә тәэмин итеп торалар. Әгәр без гел минуска китеп ябылсак, алар ни эшләр? 

Без сез куйган барлык таләпәрне дә үтәдек. Әйтегез әле, 400 квадрат метрдан азрак мәйданлы биналарда коронавирус йоктыру ихтималы чыннан да кимрәкме? Ә сез үзегез нәрсә эшләдегез? Сабантуйлар, шәһәр көне, сайлаудан соң концертлар үткәрдегез?! Ул чараларда алып баручылар ник бер тапкыр дистанция саклагыз дип әйтсәләр икән, — диде ул.

«Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә дә, Салават Миңнеханов үзизоляция режимы кертелгән яки башка яңа чикләү шартларында эшләргә туры килгәндә, эшмәкәрләргә бик «рәхәт» булачагын билгеләп үтте.

Инде хәзер үк без авыр хәлдә. Биредә хәтта сүз көнлек керемнең күпмедер процент кимүе турында да бара алмый. Халык сәүдә үзәкләренә QR-кодлар белән генә кертелә башлагач, без тулысынча минуска төшеп беттек. 

Әмма катырак суккан саен, көчлерәк булырга өйрәнеп киләбез. 2020 елда булган карантин без — эшмәкәрләрне башка юнәлешләрдә активлашырга, яңа ысул белән эшләргә мәҗбүр иткән иде. Бер урында зарланып утырып эш бармый бит. Шуңа күрә монысында да яңа юлларын уйлап табарбыз. 

Нәкъ менә шул зур сәүдә үзәкләренә чикләүләр кертелүе генә аңлашылмый. Күпфункцияле үзәкләр, хастаханәләрдә коточкыч хәлләр күзәтелә, чирле кешеләр шунда барып биш-алты сәгать чиратта утыра. Ә чикләүләрне гел бер юнәлештә генә кертүләре бик сәер.

Нәрсә әйтәсем килә, халык тизрәк QR-кодлар ясатып бетерсен иде инде. Чөнки без барыбер шушы кодлар системасына килеп терәләчәкбез. Халыкны, эшмәкәрләрне шуның белән шантажлау дәвам итәчәк, — ди эшмәкәр.

Үзизоляциядә диңгез ярына?

Үзизоляция өйдән чыкмыйча, халык белән контактны мөмкин кадәр чикләүне күз алдында тотса да, озын яллар турында игълан ителү белән, җылы якларга юлламалар эзләүчеләр саны арткан. Мәсәлән, РБК туристик компания вәкилләреннән сорашу уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча, әлеге чорда ял итәргә теләүчеләр саны 30-40 процентка кадәр артуын күрергә мөмкин.

Халык чираттагы озын ялларны бушка үткәрмичә, үз файдасына кулланырга ашыгамы? Бу хакта ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтаховтан сорадык. 

Ноябрь башында ял итәргә теләүчеләр, чыннан да, күп. Әмма бу илдә чираттагы үзизоляция кертелү белән түгел, ә укучыларның көзге каникул вакыты башлану белән бәйле. Турларны күпләп сатып алучылар бар дип әйтмәс идем. Шулай да әлеге эшләми торган көннәрдә кая да булса китәргә теләп, туристик юнәлешләр белән кызыксынучылар саны артты. 

Путевкаларны, балаларының каникул чорына туры китереп, 1- 7 ноябрь көннәренә алдан броньләп куйган кешеләр бик күп иде. Шулай ук җәй көне ял итәргә өлгерми калып, хәзер озын яллар бирелү сәбәпле ял итү мөмкинлегеннән файдаланырга теләүчеләр дә бар. Чит илләргә дә, үзебезнең Сочи, Кырым кебек юнәлешләргә дә сорау зур. 

Туристлар арасында бүгенге көндә иң популяр юнәлеш булып Төркия санала. Шулай ук Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен сайлаучылар да бар. Дөрес, соңгысына рейслар саны чикләнгән булу сәбәпле, урыннар табу бик кыен булачак. Шуңа күрә тәкъдимнәр юк диярлек, — дип билгеләп үтте ул.

Рамил Мифтахов фикеренчә, чит илләргә бары тик прививка куйдырып һәм ковид белән авырмавың турында пцр- тестлар узып кына чыгарга була.

— Шул рәвешле кеше үзенең куркынычсызлыгын тәэмин итә һәм аның озын ял көннәрен кайдадыр файдалы итеп үткәрергә теләве гадәти күренеш, — ди Рамил Мифтахов. 

Әлеге фикерләрдә нәрсә күрәбез?

Карантинны ниндидер глобаль уңай нәтиҗәләргә китерер дип әйтеп булмый. Авыручылар саны кимерме, анысы да сорау астында кала. Әмма бу карантинның, чыннан да, аның узган елга караганда җиңелрәк кичереләчәгенә шик юк. Һәрхәлдә, халык депрессиягә бирелмәчәк. Чөнки ике елга якын дәвам иткән замана афәте безгә кайбер кыйммәтләрне аңларга, тормышның кадерен күбрәк белергә өйрәтте. Аннан… куркып, шомланып булса да, без бу чир белән янәшә яшәргә ияләндек инде. 

Ун көнлек үзизоляция урта һәм кече бизнес вәкилләре өчен яңа сынау булачак. Үзизоляция, чикләүләр бетерелгәннән соң да аларга аякка басу өчен бик күп вакытлар китәр әле. Бата торган — еланга да тотына, диләрме. Эшмәкәрләргә дә бу шартларда «исән калу» өчен ниндидер яңа юнәлеш уйлап табарга һәм, ни кызганыч, бары тик үз көчләренә генә ышанырга кала.

Авыл халкы өчен үзизоляция кертелү артык зур вакыйга итеп кабул ителми. Чөнки авыл ул болай да үзизоляциядә яши бит. Ике күрше арасындагы социаль дистанциясе дә җитәрлек. Бәлки авылга чир ташыйлар дип шәһәр халкын ачуланучы авыл апасының сүзләрендә күпмедер хаклык бардыр? Изоляция булгач, изоляция булсын дип, фатирда гына ятсак дөресрәк булмасмы?