Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләре гаиләсенең үлемен ничек күтәрер?» - Баулыдагы авария өч кешене алып китте

Шушы кышта Татарстанда тулы бер гаиләне диярлек алып киткән фаҗигаләрнең икенчеседер бу. Әле күптән түгел Югары Осландагы янгында дүрт кеше үлеме турындагы хәбәр тетрәндергән булса, 14 февральдә Баулы районында дүрт кешелек гаилә һәлакәткә очрап, ике баласы белән бер ата кешенең гомере өзелүеннән чәчләр үрә торды.

news_top_970_100
«Әниләре гаиләсенең үлемен ничек күтәрер?» - Баулыдагы авария өч кешене алып китте
шаһитләр

11 сәгать 45 минутта Баулы районы Мәскәү-Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1262нче километрында МАЗ һәм НУUNDАI GRАND SАNТА FЕ машиналары бәрелешә. Баулы ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, МАЗ белән 1972 елгы Ростов өлкәсе кешесе идарә иткән. Уфа ягыннан Самарага таба хәрәкәт итеп, югары тизлектә НУUNDАI GRАND SАNТА FЕ машинасы белән бәрелешә ул. Бөгелмәдә яшәүченең, киресенчә, Уфа шәһәренә таба барышы булган. 1975 елгы ир куркынычсызлык каешларын эләктергән булган, һәлакәт урынында ук үлгән.

Аның 2005 елгы кызы Бөгелмә мәктәпләренең берсендә 9 сыйныфта укыган. Шулай ук фаҗига урынында ук җан биргән ул.

2002 елгы улы Уфа дәүләт нефть техник университетының беренче курсында белем алган. Күзләренә зур зыян килгән булган, 2-3 дәрәҗәдәге шок кичергән, корсак куышлыгында ябык җәрәхәт, сынулар белән Бөгелмә хастаханәсенә озатылган. 18 февраль көнне хастаханәдә баш мие шешеп вафат була. Кичә аны Бөгелмә зиратында җирләгәннәр.

Шушы гаиләнең бердәнбер исән калган кешесе — 1977 елгы хатын-кыз. Ул башта Бөгелмә хастаханәсендә яткан, аннары Әлмәткә күчерелгән. Сул як җилкәсе җәрәхәтләнгән, ике аягы да тездән сынган, сул кулы имгәнгән. Табиблар аның гомере өчен көрәшә. Әлегә Оксана ире һәм ике баласы үлгәнен, гаиләсез калганын белми.

«Андый балалар бик аз»

Евгений узган ел студент тормышын башлап кына җибәргән булган. Сыйныф җитәкчесе кичә аны җирләп кайтканнан соң, укучысы турында якты истәлекләре белән бүлеште.

— Андый балалар класста, гомумән, мәктәптә аз. Шулкадәр үрнәк гаилә иде ул, гел бердәм, дус. Бөтен чараларда катнашты бит алар. Әтиләре дә, Женя да, Надя да. Тау чаңгысында шуарга, шашлык кыздырырга, атларда йөрергә, Карабашка чыгарылыш кичәсенә ял итәргә дә бергә йөри идек. Гел бергә һәм гел алда иде ул гаилә. Сеңлесе Надя башка класста булса да, һәрвакыт безнең белән иде. Аларны аерым күз алдына да китереп булмый иде. Женя брэк-данс белән мавыга, чаңгыда шәп шуа иде. Тау чаңгысында шуарга класс белән баргач, яхшы шуганын күрдем. Бөтен гаиләсе белән идеаль бит алар.

Женяның туган көне 16 мартта, минекеннән бер көн алда. Мин аны гел туган көне белән котлый идем, менә хәзер ул юк инде, 19 яше туласы иде бит, — дип күз яшьләренә буылып сөйләде укытучысы.

Женяны соңгы юлга озатырга барлык классташлары, аларның әти-әниләре дә килгән.

— Казаннан, Уфадан бөтен классташлары кайтты, Мәскәү, Питерга киткәннәре генә кайта алмады. Кичә балаларның нинди шокта булганын күрсәгез. Женя исән калыр дигән соңгы өмет бар иде, могҗиза көттек. Юк, булмады… Авария булгач, аңа шок булган диләр, сеңлесенә «Настя» дип тә кычкырган.

Безнең өчен бик зур хәсрәт бу. Әле яңа гына 11 классны тәмамлап, олы тормышка чыгып киттеләр. 5 класстан бирле сыйныф җитәкчесе булдым. Минем газиз классым бит ул, йөрәгемнең бер өлеше. Үз балам кебек иде. Мин аларны балаларым дип йөртә идем.

Женя университетка керергә хыялланды һәм шунда керде дә. Әтиләре гомере буе нефтьче булып эшләгән, ул да әтисе эзләреннән китмәкче булган, шуңа күрә физикадан имтихан тапшырды.

Әниләре белгәч, нишләр инде, гаиләсе өчен үлеп тора иде бит ул. Балалары хакына бөтенесенә әзер иде. Хәтта алар бәләкәй вакытларында, 5-6 класста Бөек Устюгка Кыш бабайга да алып барды аларны.

Оксана Леонидовна чыгарылыш мәсьәләләре буенча да янып йөрде. Машинасы да җиде урынлык иде аның. Класс белән барганда, ул еш кына үзе рульдә иде. Шулай машиналарга төяләшеп бара идек.

Ничек күтәрер инде бу хәсрәтне… Анага бөтен гаиләсен югалту бит бу. Киләчәккә якты планнар белән яшәгән кешеләрнең бер мизгелдә бөтенесе өзелде. Ул хыяллар инде хәзер чынга ашмас.

Шулкадәр тәрбияле, тыйнак балалар, андый балалар да юк инде хәзер. Беркайчан тавыш күтәрмиләр, дорфалыклары бөтенләй юк. Бу үзенчәлекле, идеал булырлык гаилә. Бу тормышта бернәрсәне кадерли белмәгән яшьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек.

 «Тыныч, бик тыйнак кыз иде»

Надяның сыйныф җитәкчесе белән дә сөйләштек.

— Мин 1 сыйныфтан бирле Надяның класс җитәкчесе. Тыныч, бик тыйнак, ачык кыз иде. Бик оста итеп рәсем ясый иде, бию белән шөгыльләнде.

Искитмәле гаилә. Нинди генә үтенеч булса да, кире какмыйлар иде. Дельфинарийга, атлар йортына да бардык. Масленица, Яңа ел бәйрәмнәрен дә бергә үткәрдек. Әниләре Оксана Леонидовна «палочка-выручалочка» иде безнең. Ата-аналар комитеты рәисе иде. Әтиләре дә гел ярдәмгә генә атлыгып торды.

Сыйныфташ балалары бик авыр кичерәләр, бик каты елыйлар. Бөтен классыбыз белән Надяны озаттык. 

«Миңа аның социаль челтәрдә балаларының бөтен фотоларын алуы сәер тоелды»

Оксананың дусты Эльвира шушы гаиләне бик якыннан белүен әйтте.

— Алар спорт ярата торган гаилә иде. Октябрьск янындагы тау чаңгысы базасына барулары иде. Улы дистанцион рәвештә укыгач, соңгы ике айда өйдә иде.

Ире Сургутта эшли, ул да кайткан иде, җыелышып, Гашыйклар көнендә барып кайтырга уйлаган булганнар. Без кунакка йөрешә идек. Бик яхшы дуслар. Алар кебек чын дуслар аз.

Оксана балаларын үлеп ярата иде. Ирен дә бик яратты, 18 яшьтән гашыйк алар бер-берсенә. Шуннан кавышып, йорт төзи башладылар, — дип сөйләде ул.

Эльвира сүзләренчә, шушы фаҗигагә кадәр ул берничә сәер күренеш күзәткән.

— Миңа аның социаль челтәрдә балаларының бөтен фотоларын алуы сәер тоелды. Гыйнвар азагында булды бу. Мин тәки аңламадым ник алганын. Ул ел саен йортларындагы зур залга зур чыршы куя иде. «Быел куясыңмы? Танышым арзангарак сатачак, китереп бирәчәк өеңә», - дигән идем. «Юк, теләмим», - диде, ясалма чыршы да куймады. Сәер тоелды бу вакыйгалар.

Шөкер, бик авыр хәлдән табиблар чыгарды кебек, бүген үзе сулый, аяклары гипста, умырткалыгы да сынган. Уңай динамика бар, диделәр табиблар. Киләсе атнада хәле әйбәт булса, гомуми палатага чыгарачаклар. Шок хәлендә булганга хәтере юк. Үз фамилиясен генә әйткән иде.

Киләсе атнада Бөгелмәгә барам, янына керәчәкмен. Сеңлесе белән аралашып торабыз, якыннары үлгәнен я ул, я мин әйтермен инде. Әле хәзер моны күз алдыма да китерергә куркам.

Көчле кеше булсаң да, бик авыр хәл бит бу. Нинди генә көчле булсаң да. Хәзер аны үзен генә калдырырга ярамый, тәүлегенә 24 сәгать аның белән бергә булырга кирәк, нәрсә булмас, үзенә кул да салырга мөмкин, чөнки ул ирен, балаларын үлеп яратты, — дип уртаклашты Эльвира.

Материалда барлык исем-фамилияләр үзгәртелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100