«Җылы кыш ул салкын җәй кебек — бернәрсәгә дә кирәге юк». Җылы кышның файдасы бармы?

Тун-итекләр — шкафта, суыктан чемердәп бит алмалары да кызармый, урамга чыгып, беренче сулышны алуга чәчләргә «ак» та кунмый. Бәсле агачлар турында сөйлисе дә юк. Шәһәрләрдә «боз шәһәрчекләре», шугалаклар да ябылды, чөнки һава торышы март азагын хәтерләтә. Гыйнвар температурасы быел нормадан 10-12 градуска югары.

Кыш ник җылы?

Быелгы җылы кыш Атлантик океан тәэсирендә көнбатыштан җылы һава массалары керү белән бәйле.

— Әлегә без циклонның җылы секторында. Бүген кичкә төньяктан һава массалары керү нәтиҗәсендә, берникадәр суык киләчәк, ләкин озакка сузылмаячак. Төнлә минус 9, көндез минус 5 булып ала да, аннары тагын температура күтәрелүе көтелә. Барыбер суык кыш юк, — диде профессор, КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, элек һава агымнары Себердән Карск диңгезеннән килгәнлектән, көчле суыклар булган. «Россия Федерациясенең бөтен территориясендә аномаль җылы булгач, безгә каян килсен инде ул салкын?! Себер антициклоны, көнчыгыштан суык юк. Арктика да ябык», — ди белгеч.

Февраль нинди булыр?

Әле февральдә дә зәмһәрир суыклар көтелми, диделәр. Яңгыры яумаса, шунысына риза булырсың инде.

— Февраль гыйнварга караганда салкынрак булса да, көчле суыклар көтелми. Көнбатыштан һава күчеше кимеми, шуның аркасында февральдә дә җылы булачак. Ничек кенә булса да, февраль гыйнварга караганда бераз кышкычарак булыр дип фаразлыйбыз, — диде Юрий Переведенцев.

Ул 2007 елның гыйнвары да быелгы кебек җылы торганын искәртте.

Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев быел 16, 17, 18 гыйнварда 0 градустан югарырак температуралар булып, рекордлар куелганын әйтте. Православлар «крещение салкыннары”ннан да мәхрүм калды. Моннан 78 ел элек — 1942 елда 21 гыйнварда минус 44,2 градус булган.

Юрий Переведенцев, янә сүзгә кушылып, бүген һава басымы буенча рекорд булганын белдерде. Циклон белән бәйле рәвештә, басым 20 мм га төшкән.

— Хәзер бу атмосферада кислород кими. Юеш, дымлы климат депрессияләргә бирешүчән кешеләргә тәэсир итә. Температурадан бигрәк басым уйный. Я атмосфера фронты үтә, я башка циклон килә.

Тулаем алганда, җылы һаваның минусларга караганда барыбер плюслары күбрәктер.

Һәрхәлдә, икътисади планда шулай. Ягуга экономия. Кар көртләре, бураннар юк. Кешеләрнең өшү очраклары юк. «Европа кышы» ул кадәр начар да түгел инде, — диде ул.

Җылы кыш әйбәтме?

Җылы кышның плюслары һәм минуслары турында башка тармак вәкилләре нәрсә уйлый икән? Алардан да сораштырдык.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов:

— Безнең 500 мең га якын көзге культуралар чәчелде. Арыш, көзге бодай, тритикале дигән культуралар. Быел көз көне, узган елга караганда, кышка әйбәт кенә халәттә керделәр. 95 процент көзге культуралар, кышлату башланганда, "яхшы" һәм "бик яхшы" билгесе белән кергән иде. Бүген алар 25-30 процент шикәр җыя. Ул шикәр никадәр күбрәк булса, кышлау шуның кадәр уңышлырак уза.

Югары температураларның көзге культураларга берникадәр тискәре яклары булырга мөмкин. Беренчесе — дымнан соң катырса, боз белән капланып, һава кермичә, «тончыгу» булырга мөмкин. Икенчесе — җылы булгач, тармаклану төенендә температура күтәрелү сәбәпле, үсемлектә шикәр кимүенә китерә. Шикәр кимегән саен, кышлатуга сәләте кими.

Мондый һава шартлары берникадәр борчый. Кар явып, салкынайтса, яхшырак инде. Ләкин дөм хафаланырлык урын юк. Алга таба хуҗалыклар, чәчүдә тайпылышлар булса, барыбер берникадәр запас әзерләргә тиеш.

  • 2019 елда Татарстанда явым-төшем җитмәү сәбәпле, 218 мең гектардан артык көзге культуралар һәлак булды, ә зыян 1 млрд сумнан артык тәшкил итте. РФ Хөкүмәте Карары буенча Татарстанга китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум бүлеп бирелгән иде.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов: 

— Суык әйбәт.

Безгә коры эссе һава торышы һәм кышкы салкын әйбәт.

Мин көн салкынайгач, я Алла, дип азрак иркенәеп куям инде. Күп әйберләр гаскәр шикелле туктый суыткач: төрле эпидемияләр, Африка чумасы, кош гриппы һәм башкалар... Фермаларда да көн катыруга корылана, чистара, 15-20 градус салкын — безнең өчен бик әйбәт һава.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков:

— Быел кыш сузылды, килгән иде, тагын китте. Плюс температуралар торды бит. Бер яктан, 0 дән түбән температуралар хайваннар көнкүрешендә кыенлыклар тууга күбрәк йогынты ясый. 0 дән югары температуралар җиңелрәк кичерелә.

Элек кошлар шәһәрләргә кайта, урман кошлары безгә тартыла иде кышын, ә хәзер мин карабүрекләр, чечеткалар, купшылларны күрмим, элек әле аларны очратып була иде. Хәзер кыш җылы булгач, кошлар азыкларны үзендә төньяктарак регионнарда да табалардыр.

Шулай да хайваннарга кагылышлы бер куркыныч бар.

Аю, бурсыклар уяу йоклый, йокымсырап кына ята мондый җылыда.

Байбак кына ул өненә керә, каплап куя да, селкенмичә дә йоклый. Көзен май туплагач, алар йоклый инде күбесенчә. Әлегә хайваннарның өннәрдән чыгу очраклары күзәтелмәде. Уянып чыккан очракта, кышын җылы булса да, бу хайваннар урманда азык тапмаячаклар.

Үрдәкләр шәһәрләрдә кала башлады. Бу җирле популяция белән күбрәк бәйле. Катмый торган сулыклар булган Россиянең башка шәһәрләрендә дә шулай.

Гомумән алганда, хайваннар дөньясы өчен начар хәл димәс идем. Иң мөһиме — азык булуы, калганын кичерә алалар. Алдагы елларга караганда, температура югарырак булса да, хайваннар үзен нормаль хис итә дип уйлыйм.

Күренекле бакчачы Фарсель Зыятдинов:

Гадәттәгедән аерылып торса, һәрвакытта тискәре ягы да булмыйча калмый. Узган атнада бакчада булган идем, бөреләр әле туңмаган иде. Ачылмаган иде, ачылсалар, уянсалар, туңа инде. Менә хәзер тагын барып карыйсы булыр әле. Бөреләр ачылып китмәсә, тик уянса да, барыбер суыкларга бирешүчәнлеге кими. Ачылып, салкыннар да башланса, бакчаларга зыян китерәчәк.

1964 елдан бирле табигать шартлары үзгәреше турында көндәлек тутырып барам. 56 нчы ел инде.

Мондый елның булганы юк иде бер вакытта да.


Кар әз инде, эреп бетте бит, суыклар китсә, уҗым басулары, бакчалардагы җиләкләр дә өстендә кар ятмагач, туңарга мөмкин. Өстендә 20-25 см кар булырга тиеш.

Кыскасы, әгәр гадәтләнгән тәртип бозылса, уңай яклары булмый, тормышта да, табигатьтә дә, күбесенчә, кире яклары күбрәк була, — диде ул. 

Сүз уңаеннан, Тимур Әүһәдиев та һәрбер сантиметр кар бер градус җылылык бирүен әйтте.

Татарстан Республикасының торак-коммуналь өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов:

— Счетчиклар һәм һава торышын көйләү җайланмалары (узеллары) булган урыннарда, дөрес көйләнгән булса, анда җылылык экономиясе 20-25 процентка җитә. Казанда мондый җайланмалар куелган күп фатирлы йортлар бик күп. Андый җайланмалар булмаган йортларда артык каты ягу проблемасы туа. Фатирларында эссе, һәм алар тәрәзәләр ачарга мәҗбүр. Җылылык буенча сораулар беренче урында, чөнки «Казэнерго», «Татэнерго"да гигакалория шактый кыйбат тора. Ничек кенә булса да, милекчеләрнең сораулары туса, «Ачык Казан» га яки турыдан-туры идарәче компаниягә аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һава температурасын билгеләүче җайланма бармы, эшлиме, төзекме икән дип белешергә.

Җырчы Раяз Фасыйхов:

— Җылы кыш ул салкын җәй кебек, бернәрсәгә дә кирәге юк. Минус 6, минус 7 булып, кары явып торса, шул рәхәт. Мин үзем снегоходларда йөрергә яратам, ә кар юк. Чыгып булмый. Бернинди кәеф тә юк. Пычрак, реагентлар… Әле ярый, урманга барып, чиста кар күреп кайттым. Ул бит әле ардыра, өстәмә депрессия, микроблар инфекция таралуга да яхшы мохит. Балалар чирли. Шуңа күрә бер дә өнәмим.

Кыш кыш урынында, җәй җәй урынында булсын иде. 


«Татар-радиосы» диджее, алып баручы Зөлфәт Зиннуров:

— Пычрак булгач, машина гел пычрак хәзер, юдыргыч су күп кирәк. Җылы булгач, ишегалдына чыгып, кар көрәү ләззәтеннән дә мәхрүм әле менә.

Чаллыдан Казанга кунакка кайткан Эльвира:

— Балалар белән ЗАГС каршындагы Үзәк чыршыны, бозлы фигураларны күрергә, тау шуарга бик теләгән идек тә, ул ябык икән. Ичмасам, урамда шугалакта тимераякта да шуып булмый!